

Иртәгесен Бәйтулла авырды: температурасы күтәрелде, йөткерә, төчкерә башлады. Ул, әҗәлемне шушында таптым бугай дип, урыныннан кузгалмады. Ләкин пират Бәйтуллага үләргә ирек бирмәде: кат-кат әйтеп тә тыңлата алмагач аны аягыннан сөйрәп торгызды:
— Әй, микроб! Хәзер үк тәхеткә менеп утырмасаң, тереләй җиргә күмәм, бел! Син минем сугышчыларыма реконфузия... тфу — реконструкция ясарга тиеш. Тиз арада, хәзер үк!
Бәйтулла куркуыннан тәхеткә үрмәләде.
— Нәрсә ашыйсың килә? — дип сорады пират, бераз йомшарып.
— Ашыйсы килми, — диде Бәйтулла яңа туган мәче баласыдай күз кабакларын күтәрә алмыйча. — Каинар чәй булса иде...
— Бәхетең бар икән, балчыктан әвәләнгән нәрсәкәй, бүген төнлә Мор дружинасы азык-төлек корабын талады. Сез дуңгызлар
яратып эчә торган коньякка хәтле алып кайтканнар.
— Ә? Коньяк?! — Бәйтулланын күзләре ачылды,— Бирегез, шул коньякны булса да бирегез!
Ашап-эчкәч Бәйтулла Эшкә кереште. Бөкре дә аның эшеннән канәгатьләнеп ерак сәфәргә чыгып китте. Аңа Циклоп планетасыннан Җиргә өч йөз робот шахтер алып кайтучы корабны кулга төшерергә кирәк иде.
Ярты гомерен роботларга багышлаган ир аларның схемасын яхшы белә, теләсә сүтә, теләсә җыя ала иде. Бу юлы Бәйтулла. хисләр блогына тимәячәк, бары, тик хәтер блокларына гына үзгәреш кертәчәк. О, шундый үзгәреш кертәчәк ки, роботларда шовинизм идеяләренең «ш» хәрефе дә калмаячак. Әйтте диярсез, алар әле кичә генә хуҗабыз дип табынган Кара Пәригә каршы баш күтәрәчәкләр.
Ул иң әүвәл күзәтүче урынына калган Норга реконструкция ясады. Чөнки аның иртәме, соңмы сизенүе мөмкин иде.
Шулай бер атна вакыт узып китте. Роботлар арасында бернинди дә фетнә купмагач, Бәйтулла тирән кайгыга батты. Югыйсә, ике меңгә якын робот үтте аның кулыннан! Бөкре кайтып җитсә, аны өзгәләп ыргытачак бит инде. Чөнки роботлардагы шовинизм хисе бөтенләй сүнеп бетте. Нишләргә соң? Нишләргә?
— Нор! диде ул беркөнне ишектән атылып кергән роботка, — Бар чәй ясап китер, баш авырта.
Кинәт Нор:
— Үзең барып ал! — дип җавап бирде. Аның сүзләрендә ачу Һәм нәфрәт сизелде.
— Нәрсә булды сиңа, Нор? — диде Бәйтулла, гаҗәпләнеп.
— Син кабахәт!
— Ә? Нигә алай дисең, Нор?
— Чөнки син Кара Пәригә аның явыз планнарын тормышка ашырырга булышасың: шуңа күрә безне үзгәртәсең.
«Аллага шөкер! — дип сөенде Бәйтулла. — Димәк, минем хезмәтем әрәмгә китмәгән».
— Киресенчә, Нор! Мин сездән яхшы күңелле роботлар ясадым. Аңла, мин бер генә роботның да язмышына битараф түгел. Ә хәзер мине тынычлыкта калдыр. Минем башка роботларны да кабул итәсем бар.
Шул чакта Нор шапылдап идәнгә ауды. Аның аркасы, тишелеп, ертылып беткән, тимер чыбыклар гына тырпаеп калган иде:
— Нор! — дип, аның янына йөгереп килде Бәйтулла.— Кем тиде сиңа?!
Робот җавап бирмәде. Бәйтулла ашыгып урамга йөгереп чыкты. Я ходай, анда буш кәстрүлләр җебек шалтыр-шолтыр килеп, роботлар сугыша иде. Бәйтулла биек яр өстендә Саламин бугазында барган сугыш хәрәкәтләрен күзәтүче Ксеркска охшап калды. Югарыдан бөтенесе дә әйбәт күренә иде. Чү, ул төзәткән роботлар бөкре яңа гына алып кайткан роботлар белән сугыша түгелме соң? Әйе, әйе, изге көчләр белән явыз көчләр сугыша. Их, бөкре кулга төшергән тимер затларының да блокларын үзгәртсәң иде! Өлгермәде шул Бәйтулла, өлгермәде. Кайсы як җиңәр инде хәзер? Ярый Бәйтулла роботлары җиңә алса... Әнә бөкре карт та атылып уртага керде, гайрәтләнеп нәрсәдер кычкырды, ләкин шул минутта бер робот аның башын тартып алды да бар көченә җиргә томырды.
— Шул кирәк сиңа,— диде Бәйтулла, чиксез куанып. — Дөмегүең бик әйбәт булды.
...Бәйтулла Җиргә исән-сау әйләнеп кайтты. Кич утырганда ул үз башыннан кичкән маҗаралар турында сөйләргә ярата. Әмма аңа берәү дә ышанмый...
Фото: mudit.cgsociety.org