

(Дәвамы)
Шуннан Юныс Фәрисне капка төбенә төшерде дә үз юлы белән китте. Монда килердән алда гына ул район үзәгендә ветеринария лабораториясендә эшләүче энекәше янына кереп, күселәргә куела торган иң көчле агу вакцинасын алып чыкты. “Амбарда кимерүчеләр күбәйде, кайтышлый кертеп чыгам”, – дип, китәргә ашыкты энекәше яныннан.
Кеше авызына керә күрмәсен, бавырны бетерә, дигәннәрен ул электән белә иде. Энесе дә аның артыннан шуны талкып калды. Бавырны гынамыни монда, йөрәкне, җанны таркаттылар бу колхозда, дип уйлаап куйды шул вакыт Юныс.
Алар тукталып эчкән җирдә машина тәрзәсеннән ыргытылган икмәк, колбаса калдык-постыклары сибелеп калды. Баш өстендә әйләнеп йөргән кара каргалар машина ераклашу белән аларны сырып алдылар.
Ә бүген Фәрис бура тирәсендә карга үләксәләрен күреп аптырап-аптырап йөрде дә аларны читкә алып ыргытты. “Балам, догалар укып, читкә илтеп күмәргә кирәк”, – дип киңәш итте аңа чүп түгеп кайтып килгән күрше Зөбәйдә әби, бу хәлне күреп. Фәрис кул гына селтәде.
Шулай, күләгәнең агы булмый, карасы артыңнан калмый, ди халык. Көннәр язга таба авыша башлаганда, Фәриснең түзеп тормаслык булып эче авырта башлады. Авырту көчәйгәннән-көчәя башлады. Түзәрлек әмәл калмагач, дәваханәгә барырга булды. Башта район дәваханәсендә, аннан Уфада да ятып чыкты. Авырту басылмады. Көннән-көн хәлсезләнде.
Председатель дә кереп хәлен белешеп торды, өй салышырга ярдәм итәчәген кабат-кабат әйтте. Авыл халкы арасында “кара сары булган икән, бавыры таркала” дигән хәбәр авыздан-авызга, колактан-колакка сөйләнә башлады. Фәрис больницада ятканда, аның хатыны Рәгыйдә ярдәм сорап идарәгә килде, Юныс тешен кысып булса да өйне күтәрерлек акча бирде. Колхоз казнасында акча җитәрлек иде. Ул бүрәнәләр барыбер Нәрисәгә дә, миңа да, Фәрискә дә игелек китермәде шул, дип ачынып уйлады.
Авыл халкының авызын томалап булмый. Халык барыбер дөресен белә, сөйли. Авылда һәр казык башының күзе бар, дип дөрес әйтәләр. Халык күзеннән арыш арасына да, “Яшел төп” акланына да, ындыр артындагы аулакка да качып булмый икән. Туган балага кемнең генә фамилиясен бирсәң дә, халык аның чын нәселен белә, төбенә тоз коя. Хакыйкать бик тирәндә ятса да, өскә чыга икән.
Җәй көне, осталар бөтен авылны балта тавышына күмеп, өй күтәргәндә, Уфа дәваханәсендә яткан Фәриснең үлем хәбәре килде. Аны соңгы юлга озатырга бөтен авыл кешеләре җыелды. Юныс та килде.
Берсеннән-берсе бәләкәй биш баланың мәрхүм әтиләре баш очында тавышсыз гына елап торулары еллар буена аны җәзалаячагын, төшләренә кереп җәфалаячагын ул әле күз алдына да китерми иде. Картаеп беткән Фәриснең әнисе Ләбибә әби, хатыны Рәгыйдә, елый-елый кызарып беткән күзләрен сөртә-сөртә, Юныска рәхмәт укыды. Ә Юнысның әйтерсең лә көч-егәре тәнен, буыннарын ташлап киткән. Ул тораташтай басып тик тора. Әнә инде авыл кешеләре җеназадан да кайтып килә. Аларны һавада тирбәлгән ямьсез козгын тавышлары озатып кайтуын күреп, Юнысның бөтен эчен суык, ә тәнен калтырау ялмап алды. Бу ямьсез кошлар анын бөтен хилафлыкларын белгәннәр дә бөтен авыл өстенә шуны сөйлиләр кебек. Ярый да халык кошлар телен аңламый.
Юныс гомеренең шушы чорында чит-ят юлга, ялгыш якка борылып кереп киткәнен сизә. Ул теләми, ләкин каршы да килә алмый. Үз юлына кабат чыгар юл да эзләми. Фәрис абыйның җеназасыннан соң аның колагына ниндидер шомлы аһәң ишетелеп торды, ямьсез козгын тавышын хәтерләтте. Ул да тормышының рәте китеп барганын сизә, ләкин берни кыла алмый иде.
Шуннан соң бертуктаусыз Юнысның җан-бәгырен нәрсәдер бимазалап, кимереп тора башлады. Кул астындагы кешеләр белән дә килешә алмады: алар аны, ул аларны аңламады. Аңлашылмаучылык яман шеш сыман үсте дә үсте. Юныс эчтән дә, тыштан да бөтенләй икенче кешегә әйләнде. Еллар агышы аны үгезнекедәй калын таза муенлы, пеләш башлы, юан корсаклы ямьсез кешегә әйләндерде. Фәриснең фаҗигасенә сәбәпче буларак, шушы гөнаһны яшереп, жанында асрап яшәве авыр, бик авыр. Эчтән борчылу аның кешелеген, асылын көннән-көн изә, кимсетә иде. Вакыт-вакыт ул хәтер капчыгыннан үткәнененең авыр хатирәләрен актарып чыгарып, үзен-үзе эзәрлекләр, бертуктаусыз җәфалар булды.
Фәрис абыйның өе төзелеп бетте. Төзелмәсә, яхшырак булыр иде дә бит... Юк шул, төзелде, әмма монда яшәгән киленгә, ягъни тол калган ялгыз хатынга да, балаларга да җан тынычлыгы калмады. Фәриснең үзеннән кала дүрт сеңлесе бар. Ялгыз биш бала белән калган киленгә әле берсе, әле икенчесе килеп, бу өйдә аларның хаклары булуын, аларның нигезе икәнен белдереп китәр булдылар. Аларның бу кыланышы вакыт-вакыт кешенең кабырга арасына таяк тыгып, аны төткәләп алуга тиң иде.
Еллар шулай хагы, ялганы, нахагы белән үтә торды. Юныс район җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелде. Балалар йортыннан хатыны белән бергә тәрбиягә яшь бала алдылар. Аны үзләренекедәй итеп тәрбиялиләр. Нәрисә улын үстерде, кияүгә дә чыкты, ләкин ире белән озак яши алмады. Күңел күген иләс-миләс китергән иң беренче саф хисләргә төңелеп алдангач та язмышына үпкәләп йөрмәде, улын яхшылап тәрбияли алды. Читтән торып техникумда укыды, хисапчы булып эшләп китте. Колхозчылар Нәрисәнең эшен яраттылар, үзе дә авылдашларына бик игътибарлы булды. Улы Закирның бик әдәпле, тырыш бала булып үсүендә Нәрисәнең өлеше зур. Кеше өлешенә кермәде, авыдашларына гадел булды, улына да шундый тәрбия бирде. Әти-әнисе – дини кешеләр, Нәрисә дә көн саен биш тапкыр намаз укымаса да, бик күп догалар, аятьләр белә. Азып-тузып йөрмәде. Вакыт күрсәтә, тормыш өйрәтә торгач, еллар шаукымы аның күзләрендәге тиле мәхәббәт очкыннарын сүндерә, йөрәген ярсу газаплардан арындыра алды. Җаны ярсып еласа да, күрсәтмәде. Утырып елыйсы килгән чакларында да басып йөреп елмаерга көч тапты.
...Юныс беркөнне коточкыч төш күреп уянды. Бу сәер һәм куркыныч төш аңа бик еш керә. Кап-кара сөрелгән җир. Ул машина белән килә. Караса, җир чите... караңгы упкын. Ул икенче якка борыла, анда да упкын. Ул машинадан төшә, җир убыла, ул түбәнгә оча. Менә ул алсу төстәге туннель аша аска оча. Бер-бер артлы аның күз алдыннан тормыш юлы үткәндәй була. Фәрис абый, аның елап торган балалары күз алдына килә. Нәрисәнең кара чәчләренә уралгандай була. Зәп-зәңгәр күзле малае....
Иртән уянгач озак кына уйланып ятты. Юныс яши, ләкин яшәвен тоймый. Ерак еллар офыгы артында калган олы сөюе искә төшеп, күңел чоңгылын айкады. Уйларына уелып озак ятты, күңеле белән Нәрисәле арыш басуына кайтты. Аңа сөйгәне улларын ак биләүгә биләгән килеш шунда аны көтәдер кебек. Күңеле белән шунда үткән исерткеч мәхәббәт мизгелләрен кабат-кабат уйлап, hич туймасын аңлап, сикереп торды. Авыр саташулы төштән дә, татлы газаплы мәхәббәтен искә төшерүдән туган уйларыннан арыныр өчен тиз генә душ кереп чыкты да иртәнге ашын да ашамый чыгып китте.
Уйлана-уйлана ихатасына чыкты. Дөньяга көз килгән, саргаеп беткән үләннәр. Анда-санда очкан пәрәвез җепселләре биткә килеп сарыла. Фани дөнья сап-сары алтын тәңкәләргә күмелгән сихри мәл... Ап-ак кышларга керәсе...
(Дәвамы бар.)