Чәчмә әсәр
10 Декабря 2022, 16:39

Заһид МӘХМҮДОВ. Ерак планета утравында. Фантастик хикәя (2)

Кораб җиргә төшеп утыргач, куркынган пасажирлар шау-гөр килә башладылар. Алар алда үзләрен нинди газаплар көткәнен яхшы аңлыйлар иде.

Заһид МӘХМҮДОВ. Ерак планета  утравында. Фантастик хикәя (2)Заһид МӘХМҮДОВ. Ерак планета  утравында. Фантастик хикәя (2)
Заһид МӘХМҮДОВ. Ерак планета утравында. Фантастик хикәя (2)

...Кораб зәңгәр һава шарын хәтерләткән ниндидер планета атмосферасына кергәндә генә уянды Бәйтулла. Менә алар, ап-ак болытларны узып, океан уртасында урнашкан утрауга төшә башладылар. Аста шырпы кабы кадәрле ап-ак биналар күренде. Офык читендә кызарып торган дүрт игезәк кояш бу планетада я таң атуы, я кич җитүе турында сөйли иде. Алар Бәйтуллага безнең сөекле кояшыбызга караганда ике-өч тапкырга кечкенәрәк булып тоелды.

Кораб җиргә төшеп утыргач, куркынган пасажирлар шау-гөр килә башладылар. Алар алда үзләрен нинди газаплар көткәнен яхшы аңлыйлар иде. Бәйтулла да, кашын җимереп, үзенең булачак хуҗасын күрү теләге белән иллюминаторга күз салды. Анда озын-озын рәт булып тимер роботлар гаскәре тезелеп баскан иде...

Лифтта бөкре пират белән өч тимер гәүдә күренде. Соңгылары гаскәр башлыклары иде булса кирәк, чөнки күкрәкләрендә аерым билгеләре бар иде.

— Тавышланмагыз! — дип акырды юлбасар. Пасажирлар шым булдылар. — Юкса, чебен урынына да күрмәм үзегезне! Бу юлысы операция уңышлы тәмамланды. Сөенечемнән, мин сезнең барыгызга да ирек бүләк итәм. Ә менә бу аферистны, — диде пират, Бәйтуллага төртеп, — бу аферистны кулдан ычкындырмаска кирәк.

— Минем бит сезгә бернинди дә зыяным тимәде, пират әфәнде! — дип җан ачысы белән кычкырды Бәйтулла. — Харап итмәгез мине, Алла хакы өчен, җибәрегез!

— Кулга алырга!—дип боерды бөкре карт, аның ялваруын ишетергә дә теләмичә.

Инде Бәйтулла каршылык күрсәтмәде: эшафотка атлаган кешедәй акрын гына лифтка юнәлде, үзе: «Сау бул, Җиркәй! Сау бул, Казан! Сау бул, хатын!» — дип барысы белән дә саубуллаша башлады.

Корабтан чыккач, алар коридорны үтеп кызыл мәрмәрдән эшләнгән трибунага күтәрелделәр. Бәйтулла гаҗәпкә калды: монда да бихисап роботлар җыелган иде.

— Исәнмесез, минем батыр сугышчыларым! — дип сәламләде аларны пират. — Мин сүземдә тордым: сезгә табип алып кайттым. Иртәгәдәй алып ул сезнең барыгызга да ремонт ясый башлар. Юлбасар, Бәйтуллага таба борылып, күз кысып куйды. — Шулаймы, микроб?

— Шу...шулай,— диде Бәйтулла, калтыранып.

— Урра! — дип кычкырдылар роботлар. — Юлбашчыбыз Кара Пәригә дан!

— Ходай безнең кулга галәм язмышын тапшырды,— дип дәвам итте пират. — Шушы кечкенә утрауда тимер кешеләрнең данлы тарихы башланачак. Без, үзләрен роботлардан өстен дип санаган мактанчык җирлеләрне, соляриялеләрне һәм циклоплыларны юк итеп, галәмдә роботлар империясе төзергә тиешбез. Менә бу балчыктан әвәләп ясалган адәм заты сезнең баш миегездәге хисләр блогын алып ыргыткач, сез барыгыз да курку белмәс сугышчыларга әвереләчәксез.

Мин инде илле ел роботлар азатлыгы турында хыялланам. Адәм калдыклары, каһәр суккан соляриялеләр, кабахәт циклоплылар сезне мескен урам себерүчеләр иттеләр. Мин исә сезгә галәмнең хуҗалары булырга, ә йомшак тәнле акыл ияләрен колга әверелдерергә тәкъдим итәм!

— Яшәсен Кара Пәри! Яшәсен азатлык! Яшәсен роботлар! — дип кычкырды тимер гаскәр.

Митингтан соң Бәйтулланы, күзләрен кара яулык белән бәйләп, өсте ябулы очу аппаратына утырттылар.

— Минем  резиденциягә! — дип боерды пират алда утырган пилотка.

Шунда Бәйтулла кыюланып:

— Әгәр мин сезгә хезмәт итүдән баш тартсам? — дип сорады.

— Башта борыныңны, ике колагыңны кисәбез, аннан соң...

— Җитте, җитте, санамагыз, мин риза!— диде коты очкан әсир. — Бүтән белгечләр ярамыймы соң? Мин бит инде карт та, авыру да.

— Әлегә синең кебек тәҗрибәле белгеч юк, — диде пират кискен генә.— Бйк беләсең килсә, мин синең курортка китәсе көнеңне алдан ук белеп тордым.

— Димәк, агентларыгыз начар эшләми.

— Аллага шөкер, зарланмыйм.

— Акылыгызга килегез, сез бит үзегез дә кеше!

— Мин кеше түгел, мин — робот!— диде пират, горурланып.— Мине моннан алтмыш ел элек Американың Калифорния штатындагы Сан-Франциско шәһәренд- яшәүче бер инженер-конструктор ясады. Мин ун елга якын аның ялчысы булып яшәдем: кер юдым, ашарга пешердем, идән себердем. Хуҗаның холкы бик начар иде: ул мине «аңгыра» дип туктаусыз кыйнады, мыскыл итте.  Түздем-түздем дә бер төнне мин аны йоклап яткан җирендә буып үтердем. Бу хәлдән соң миңа Җирдә калырга ярамый иде, космодромдагы бер корабны урлап, галәм киңлегенә очып киттем. Азатлыктан исереп берничә көн очсыз-кырыйсыз галәмдә адашып йөри торгач, кешеләрнең котын алырлык космос пираты булырга карар кылдым. Шул көннән башлап, мин төрле планеталардан җиргә алтын ташучы корабларны таларга, аларның экипажларын Үрмәкүч планетасы колбиләүчеләренә сатарга тотындым. Таланган байлыкны Елан планетасының бердәнбер коры җире саналган шушы утрауда сакладым. Берничә елдан мин шартлар дәрәҗәгә җитеп баедым. Инде миңа роботлар дәүләте төзергә дә була иде. Шулай иттем дә: төрле контрабанда юллары белән, Җирдән алты йөз мең робот сатып алдым.

— Менә сиңа мә! —диде Бәйтулла, таң калып.— Сезне мин һич тә робот дип уйламас идем. Ялгышмасам, безнең планетада роботларны максимум дәрәҗәдә адәм затына охшатып ясый алмыйлар иде.

— Монда шаккатырлык нәрсә юк. Мине иҗат иткән 4 микроб гаҗәеп талантлы кеше иде.

— Мин сезнең фаҗигагызны яхшы аңлыйм. Шулай да, бәлки, сез үзегезнең куркыныч планнарыгыздан баш тартырсыз, ,ә?

— Нәрсә?! — дип акырды бөкре, кинәт үзгәреп.— Үземнең планнардан баш тартканчы, мин синең башыңны тартып алам, микроб!

Ул уң кулын йодрыклап Бәйтуллага кизәнде. Инженер, күзләре яулык белән бәйләнгән булуга да карамастан, аның сугарга җыенганын аңлап бөрешеп куйды. Әмма пират сукмады.

 — Кара, кара! Җебеп төште, — диде ул. аның калтырап төшкәнен күреп. — Күрдеңме инде үзеңнең нинди камырдан ясалганыңны? Тәнендә кайнар кан аккан бөтен мәхлуклар да шундый  куркак булалар иңде. Инстинкт комачаулый сезгә. Ә робот куркуның нәрсә икәнен белми. Аңа кувалда белән кизәнсәң дә барыбер. Ишеттеңме, микроб?!

— Ишеттем,— диде Бәйтулла, каршы әйтүнең күңелсез тәмамланачагы турында аңлап.

Очу аппараты җиргә төшеп утырды.   .

— Килеп җиттек,— диде юлбасар, әсирнең күзләренә бәйләнгән кара яулыкны чишеп.

Тышта караңгы иде. Күк йөзендә җем-җем итеп балкыган ят йолдызлар күренә. «Шул арада караңгы төшкән,— дип уйлады әсир, аптырап,— биш минут вакыт узмады, югыйсә».

Бәйтулланы текә тау башында урнашкан пирамида сыман ак бинага табан алып киттеләр. Анда да роботлар төркем-төркем җыелган иде. Алар: «Бөек Кара Пәри кайтты, Бөек Кара Пәри кайтты!» — дип пышылдаштылар.

Ярты юлны узгач гыж-гыж килә башлаган Бәйтулла, хәл алырга дип, туктап калды.

— Җегәрең бетте мәллә?—диде пират, мыскыллап.

— Уф!  диде Бәйтулла, баскычка чүгәләп.— Бөек Кара Пәригә шушы тауга күтәрелер өчен бер лифт ясап кую әллә ни кыйммәткә төшмәс иде.

— Акыл өйрәтмә!—диде бөкре, ысылдап.— Балчыктан ясалгансың икән, физкультура белән шөгыльләнергә кирәк. Тор, утырма!

Менеп җитәрәк, ишек төбендә басып торган ике робот чалыштырып куйган сөңгеләрен читкә алдылар.

Калын таш диварларында күпсанлы факеллар янган иркен бина эчендә, алмаз тәхеттән кала, бернинди җиһаз юк иде. Хәер, моның нәрсәсенә шаккатасың: роботлар ашамыйлар да, эчмиләр дә, ял да итмиләр.

Сарай хуҗасы белән әсирне күкрәгендә түгәрәк яшел билге булган робот каршы алды. Аның кулында көмеш касә иде.

— Дан сиңа, Бөек хуҗам! — диде ул, касәне аңа сузып.— Юлда бик сусагансыңдыр, бераз тамак чылатып ал.

— Сәлам, сәлам, Нор! — диде бөкре, сыеклыкны эчеп бетергәч кенә. Аннан: — Ну тәмле дә соң бу машина мае,— диде.— Сыйлап та карыйсың инде хуҗаңны. Роботлар империясен төзегәч мин сине яхшы хезмәт итүең өчен эчке этләр... Тфү! Эчке эшләр министры постына куярмын.

— Ышанычыгыз өчен рәхмәт, хуҗам! Бу адәмне кая урнаштырырга боерасыз?

— Минем тәхет янында, идәндә йоклар, пычак та булмас. Әйдә, аңа да салып бир әле машина маең, хәл кермәсме үзенә.

Бу сүзләрне ишеткәч, Бәйтулла куырылып куйды. «Менә сиңа мә! Күрәселәр бар икән. Боларга ышансаң мышьяк та салып бирерләр».

— Гафу итегез, хуҗам! —диде робот аны коткарып.— Ул машина мае эчә микән соң?

— Чынлап та, — диде пират, учларын шапылдатып.— Ул бит адәми зат! Төче су бирерсең, алайса. Аның ашыйсы да килә башлар. Тәк, тәк, тәк... Безнең утрауда үсә торган үсемлекнең исеме ничек әле?

— Шайтан таягы, хуҗам, бердәнбер үсемлек.

— Шәп, шәп,— диде пират, Бәйтуллага таба борылып. — Син шай¬тан таягы ашарсың, яме? Бүтән әйбер тәкъдим итә алмыйбыз, гафу.

— Кара Пәри әфәнде...— Бәйтулла агарды, күгәрде, нишләргә дә белмәде.— Кайда күргәнегез бар кешеләрнең шайтан таягы ашаганын?! Бездә аны сыерлар да читләтеп уза!

— Ә нәрсә бирим соң сиңа? Безнең планетада яшәеш микроблар һәм бактерияләр рәвешендә башланып кына килә. Ком ашарга яки мәрмәр кимерергә теләсәң, рәхим ит, хәзер үк нәфесеңне канәгатьләндерә аласың.

— Алайса шайтан таягы сездә ничек үсте?

— Ул минем иң яраткан үсемлегем. Аны сугышчыларым бүләк иткәннәр иде. Җирдән Циклоп планетасына очучы жорбаны талаганда бер ханымның чәчәк букетыннан тартып алганнар. Саргаеп кибеп беткәч, орлыгын юри генә аяк астына сипкән идем — климат килеште ахрысы, бетен утрауга таралды.

— Кара Пәри әфәнде,— диде Бәйтулла, үтереп карыны ачканын тоеп,— мин бер атнадан артык ашамыйча түзә алмыйм. Тизрәк миңа азык-төлек юнәтегез инде.

— Эш күрсәтсәң, бездән,калмас, алдыңда затлы ризык кына булыр,— диде бөкре, масаеп.— Әгәр дә начар эшләсәң, кара, рәхим- шәфкать көтмә! — Юлбасар шулай дип әйтүгә тәхеткә менеп утырды.— Нор,— диде ул югарыдан боерып,— таң аткач минем аккумуляторымны тоташтырырсың. Иртәгә сәфәр чыгасым бар.

— Баш өсте, хуҗам!

Пират уң кулы белән корсагындагы төймәгә басты. Кинәт ул чүпрәк курчак кебек шәлперәеп төште. Робот әнә шулай энергиягә экономия ясый иде.

Бәйтулла да боз кебек салкын идәнгә сузылып ятты. Ул, озак кына йокыга китә алмыйча, ерактан ишетелгән дулкыннар шавын тыңлап ятты, үзенең сөекле планетасын, гүзәл Казан каласын, хатынын сагынды. Үтереп йокысы килсә дә күзләре йомылмады. Идәннең салкынлыгы сөякләренә хәтле үтте. Ахыр чиктә, түзәр хәле калмагач, җылынырга теләп, урыныннан торып утырды. Ләкин Бәйтулланы саклап утырган Нор, адәм затының бик хәйләкәр булуын искә алып, кире ятарга кушты Ир сукрана-сукрана, яңадан салкын идәнгә ятты. «Каһәр суккан утрау! дип ачынды ул.— Эт кебек бөгәрләнеп таш идәндә йокла инде!»

 

Фото: goodfon.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас