

(Дәвамы.)
Ләкин озак икеләнү аңа хас нәрсә түгел.
– Нәрисә, сөеклем, менә нәрсә, мин синең белән шәһәргә китәлмим. Ә сиңа яшерен генә ярдәм итә алам. Ләкин моны бер кеше дә белмәскә тиеш. Син бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәссең. Мин сине генә яратам, җаным! Фәрис абый берни сөйләмәячәк. Мин аңа өй салырга карагай бүрәнәләр китерттем. Аның авызы тыгылган.
Чукынып китсен бүрәнәләре, ә мин нишлим хәзер? Бүрәнәләр белән безнең мәхәббәтне томалап тончыктырмакчы. Ул бүрәнәләр минем хисләремнең тамчысына да тормый бит, дип уйлады кыз. Юнысның шул бүрәнәләр бәрабәренә аларның мәхәббәтен сатуына һич тә ышанасы килмәде. Фәрис абый кешеләргә сөйләсә, Юныс кешеләрдән куркып, бәлки миңа өйләнер дигән яшерен уйлары да бар иде аның. Моны ишетеп, хатыны кайтып китәр. Ул аның артыннан бармас. Аннан соң мине алып кайтыр. Аларның балалары да юк, ә минем балам булачак.
Беркөнне ындыр артыннан кайтканда бүрәнәләрне күргән иде шул. Озак кына карап торды ул өелгән бүрәнәләргә, шунда утырып хәл җыеп та алды. Чөнки чүпрәктән тегелгән сумкасында ярты чиләк чамасы он бар. Әнисе йорттагы малларга азык булыр дип, алып кайтырга куша. Башкалар алгач, ул да ала. Шулай җиңел генә килгән бүрәнәләрдән салган өендә рәхәт күреп яшәр микән Фәрис абый, дип уйлап куйган иде шунда кыз, эшнең кайсы якка тәгәрәвен чамалап. Менә шулай, мәхәббәтнең татлы баш әйләндегеч исерткеч мизгелләре бик тиз үтте.
– Теләсәң, авырыңны төшерт. Бер кеше дә белмәс. – Юныс Нәрисәнең зәңгәр төстәге кофтасының кесәсенә акча тыкты.
Аның үзенә дә бик-бик кыен, көннән-көн үзенең ниндидер пычракка чумуын сизүдән аңа да бик авыр иде. Үзенең кан тамчысыннан яралып килгән, икесенең яшерен мәхәббәт җимешләрен юк итү турындагы уй аңа ниндидер әйтеп тә аңлаталмаслык газап сала, шуңа да ул салкынканлылык сакларга тырыша, сөйгәненең карашыннан күзен яшерә.
Нәрисә елый-елый авыл ягына йөгерде. Ә кич апасы белән утырып елаштылар.
– Җитте, суган суы сыгып утырырга, синең бу председателең кабахәт булып чыкты. Икенче якын барасы булма! Ә балаңны төшертергә ярамый, ишетәсеңме? Башкача балаң булмас. Әле бик бәләкәй, беркем сизмәс, кешегә сөйли күрмә. Җәмилең белән араңны җайла. Тизрәк кияүгә чыгарга кирәк сиңа. Эчең кабара башлаганчы. Ышанычлырак булсын өчен, Җәмил белән төн үткәреп ал. Җәмил бигрәк үшән, ышаныр, сине бик ярата, – дип, акыл өйрәтте апасы.
– Апа, минем аны күрәсем дә килми!
– Башка чараң юк, сеңелкәем. Синең аркада минем дә әниләрдән тиргәләсем килми.
Шул көннән башлап, балага узган яшь кызның йөзен моңсулык пәрдәсе каплады, ә башына мәңге чишмәслек булып чуалган уйлар кереп оялады. Саф сөю гөнаһлы тормыш мәшәкатьләре белән алмашынды. Нәрисә бу минутта алар корган планның чәлпәрәмә килгән тормышын берничек тә көйли алмаячагын уйлый алмый иде әле. Гашыйклар тормышта нишләптер кайчак шундый ялгышлык эшли шул: үзенең дөрләп янган хисләрен томалый, ә пыскып торган тойгыларын өреп кабызырга тырыша. Пыскып янган учакның ни жылысы булсын соң?
Күп тә үтми Нәрисә белән Җәмилнең туе булды. Кыз егет йортына килен булып төште. Җиде ай үтәр-үтмәс тупырдап торган малай тапты. Бала туганга Җәмилдән дә ныграк шатланган кеше булмагандыр. Дәваханә ишеге төбеннән бер минутка да китмәде. Шәфкать туташларын җәфалап бетерде. “Нәрисә ничек? Малай исәнме?” Кызлар, аннан көләләр генә, шаярталар. Ә ул шатлыктан нишләргә белми, бераз йөреп килә дә тагы сорый: “Малай исәнме, яшәрме соң? Җитлекми туган бала үлә, диләр”. Аларның никахына җиде айга якын гына вакыт үтте бит. Кызларның: “Кайгырмагыз, абый, сезнең бала яшәр, ул җитлегеп туган. Дүрт саны да төгәл”, диюләре дә аңына бик тиз генә барып җитми. Икенче бала белән бутыйлардыр, дип уйлый.
Бәбине алып кайткан көн бәйрәмгә әйләнде. Бар да шат. Тик каенана Сания генә баланы мунча керткәндә, шикләнеп карап торды: җитлекми туган баланың колагы үтә күренеп торган кебек юка була, ә бу баланың колагы тырпаеп кып-кызыл итләчләнеп тора, үзе ап-ак тәнле, зәңгәр күзле. Ике кап-кара кешедән дә шундый ап-ак тәнле бала туар икән. Күңелендә шик туган каенана ике якның нәсел җепләрен барлап чыкты, ләкин ак тәнле кешеләрне бер генә дә күз алдына китереп, исенә төшерәлмәде.
Фәрис абый: “Менә Нәрисәнең баласы кемгә охшаганын үзегез күрерсез әле”, дигән. Чын булып чыгамыни инде, яшь председатель белән буталган диюләре? Чынлап та, балада председатель чалымнары шәйләнә шул. Ә Җәмиле, уҗым бозавы, башын югалтып, шул Бүре Гафур кызына капланды. Әйткәнне ишетеп тә карамады... Менә хәзер үстер инде кеше баласын.
Боларны ишеткәч, улы, акылдан яздыңмыни, әни, нигә юкны сөйлисең, дип ачуланды. Аннан соң инде әнисенең көн дә кабатлаган сүзләре аңын томалады, һәм ул Нәрисәне абзарда сыер сауган җиреннән сөйрәп торгызды да бер-бер артлы сораулар яудырды, аларга җавап та көтмәстән, хатынына йодрыклары белән ташланды. Яңа гына баладан котылган Нәрисә хәлсезләнеп салам өстенә ауды. Ә Җәмил, юлында очраган әйберләрне тибеп очыра-очыра, үзенең кайгысын самогон белән юарга урамга чыгып китте.
Шул вакыйгадан соң Нәрисә баласын алды да туган йортына кайтырга чыкты. Фермада кичке савым тәмамланган вакыт. Әмәлгә калгандай, юлда аны рәис машинасы куып җитте. Күгәргән йөзен кеше-кара күргәнче дип, Нәрисә ындыр артыннан кайтып килә, Юныс аны машинасына утыртты да үзләре генә белгән аланлыкка алып китте. Дулкынлана-дулкынлана, улын кулына алып карады, малайны үзенең әтисенә охшатты. Шатлангандай булды. Нәрисә аңа барысын да елый-елый сөйләп бирде.
Сөйгәненең үзәк өзгеч әрнүле тавышын ишетеп, матур күзләрен каплаган кайгы пәрдәсен күреп, Юныс тешен кайрый-кайрый уртын чәйнәде. Бөтен дөньяга ачуы кабарды. Яңа туган улын үзе карап үстерә алмаганына да, яраткан кешесен ачыктан-ачык яклый алмаганына да, үзенең көчсезлегенә дә.
Чарасызлыктан ул иңке-миңке булды. Фәрис абыйга ни җитмәгән инде? Нинди бүрәнәләр кайтартты! Ындыр артында шыгырдап торган бүрәнәләрдән буралган бура тора. Менә җәйгә өй күтәрәчәк. Кеше телен тыймаса, тыймас икән.
Авызына каптырганны йота белмәгәч, әйдә, үз җаен үзе карасын.
Юныс бар дөньяга ачулы иде. Юрганга төрелгән бәләкәй генә бәгырь кисәген рәхәтләнеп сөя алмаганына, үз кулларына тотып үстерә алмаганына... Ул ерткычланганнан-ерткычланды. “Кяферләнмә, балам, динсез булма, догасыз йөрмә”, – дияр иде әбисе, исән булса.
Юныс үзенең көннән-көн кяфергә әйләнгәнен сизде, ләкин үзендә моны туктатырлык бер көч таба алмады да, теләмәде дә.
Үч алырга, үч, бары үч алырга кирәк. Барысыннан да. Ә аның кулында власть. Ул алачак үч. Җәмилне дә, Фәрис абыйны да сытачак ул. Сытачак! Председательнең колхозчылар арасында айт дигәнгә тайт дип торган ялагайлары җитәрлек. Була бит шундый кешләр: җитәкчене күрсәләр, койрыгын болгаган эт кебек, әле артына, әле алдына төшәләр, өстенә кунган кибәккә кадәр сыпыралар.
Авыл бригадиры Хәбир шундыйлардан иде. Икенче көнне ук бригадир, үзенең егетләрен ияртеп, төнлә күрше авылдан матай белән кайтып килгән Җәмилне зират кырында сагалап торып, канга батырып тукмадылар да егерме дүрт сәгать эчендә авылдан чыгып китәргә кирәклеге турында председательнең карарын җиткерделәр. Үтәлмәгәндә, шушы зират эченә тереләй күмеләчәген әйтеп куркыттылар.
Менә Җәмил сөйрәлеп-үрмәләп, кан төкерә-төкерә, гарьлегеннән яшьләренә төелеп, кара төнне ерып кайтып килә. Төнне тагы да шомландырып, баш очында гына, ямьсез бала елаган тавышлар чыгарып, ике ябалак озатып кайта. Җәмил аларның кара төнне ертып, ялтырап торган күзләренең үткен карашын үзендә тоеп, шыбыр тиргә батты. Әйтерсең лә алар Жәмилнең ачы кайгыларын уртаклашып, аның өчен елыйлар. Тормышын челпәрәмә китергән мәкерле тозакка эләккәнен аңлаган иде инде Җәмил. Икенче көнне, барысына да ләгънәт укый-укый, авылдан билгесез якка чыгып китте ул. Кабат кайтмас өчен.
Менә яңа бура ындыр артында мәһабәт күтәрелеп авылга күренеп утыра башлады.Фәрис булачак өй өчен такталар ярдырды, матчалыклар эшләтте, тәрәзә кәчәкләре, рамнар хәстәрләде. Өй төзү мәшәкатьләреннән ул тәмам йончып калды. Фәрис кар ер-ера аның янына барырга ярата. Өйне салып чыгу көннәрен көтә. Барган саен кукраешып, бурага кунаклап, ямьсез каркылдап утырган каргаларга кулын селтәп куа, таш ыргыта. Берәр дога укый-укый куар иде, бер дога да белмәве исенә төшкәч, кар өстенә черкелдәп төкерә дә кайтырга чыга. Фәрис ераклашу белән алар кабат утыра. Бүрәнәләрне пычратып бетерәләр, каһәр төшкерләре.
Шулай уйланып кайтып килгәндә, кичәге Юныс белән бура янындагы очрашуын исенә төшерде. Ферма ягыннан килгән Юныс, аны күреп, “УАЗ”икка утырырга чакырган иде: “Фәрис абый, әйдә яңа салыначак өең өчен берне күтәрик!” Фәриснең эче пошып тора, кабинага җәһәт кенә менеп утырды, рюмка артыннан рюмканы күтәреп кенә торды. Председатель аңа салды, үзе нигәдер эчмәде.
(Дәвамы бар.)