

Космодромга килгәч, Бәйтулланың кәефе кырылды. Билет кассасы янында чират тезелгән, ул Галлей кометасы койрыгы кебек һаман озыная бара иде. Нәрсә эшләргә инде? Солярия планетасына киләсе рейс икенче атнада гына булачак. Гомердә бер мәртәбә курортта ял итәргә дип чык та, бөтен матур планнарың челпәрәмә килсен инде, ә! Уйлап-уйлап торды да Бәйтулла, төкерим әле билетыгызга дип, «Җир – Солярия» маршруты буенча очачак кораб янына табан атлады.
Кораб ишеге янында чибәр генә стюардесса кыз басып тора иде. Чибәр дип, әллә ни чибәр дә түгел, җирлеләр күзлегеннән караганда, мондый өч аяклы, өч куллы Солярия кызларын котсыз дияргә дә була. Ә менә алар, нигәдер, иң матурлардан саналалар. Керфекләре озын булгангадыр, мөгаен. Бәйтулла үгетләп тә, ялварып та карады, кыз кырт кисеп: «Куяннарны утыртып премиядән колак кагасым килми әле»,— дип кенә җавап бирә. Миһербанлыкка килгәндә, соляриялеләр җирлеләрдән шактый аерылып торалар икән шул: җир кешесен, ичмаса, акча төртеп булса да күндерергә була. Ахыр чиктә, Бәйтулла, тәмам өметен өзеп, читкә барып басты. «Дөрләп яна инде болай булгач путевка! — дип сыкранды ул. — Көне килеп җиткәч кенә отпускы биргән завод директорын әйтер идем: «урам себерүче робот проектын эшләп бете рмичә беркая да җибәрмим»,— дип тоткарлады бит.
Кораб очып китәргә ун минут чамасы вакыт калгач, бәхет дигәнең саран гына елмаеп куйды: киребеткән стюардессаның баш түбәсенә әчтерхан чикләвеге кадәр ходай ташы килеп төште. “Күк йөзен тишкәләп бетергәч шулай була инде ул,—дип шатланды Бәйтулла.— — Тишек чиләк төбенә охшап калган атмосфера, күрәсезме, безнең газиз башларыбызны метеоритлардан да саклый алмый башлады”.
Аның сүзләрендә хаклык бар иде, чөнки ул яшәгән шәһәрдә, башына ташлар төшү сәбәпле, көн саен кешеләр больницага эләгә иде.
Платформага такта кебек сузылып яткан стюардесса янында ыгы-зыгы купты. Ике-өч минуттан, сиренасын улатып, ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитте. Форсаттан файдаланып лифт ишегеннән кереп барганда, Бәйтулла тач шундый ук стюардесса белән маңгайга маңгай сөзешеп алды. «Их,— дип кычкырды ул, кабартма кебек кабарган маңгаен уып, — нәрсә дип бәреләсең әле син, башыңа Уран планетасы төшкере!» Әдәп дигән нәрсә соляриялеләрдә дә бик алга китмәгән икән: стюардесса, өч кулын да йодрыклап, аның өстенә ташланды. Ярар, мондый гына дөмбәсләүләргә күнеккән инде Бәйтулла, өйдә хатыннар табагач белән дә төяләр бит әле, янәсе.
Бу күңелсез хәлдән соң илле яшьлек ирнең тәмам өмете өзелде. Ул, ничек кенә җаен табарга икән моның дип, катлаулы кроссворд чишкәндәй, баш ватарга тотынды. Уйлый торгач, әмәлен тапты, хәйлә¬кәр ир узып баручы Солярия егетен туктатып, кулындагы алтын балдакны аның кырык ямаулы өч җиңсәле пиджагына, өч балаклы чалбарына алмаштырып алды. И гаҗәпләнде инде моңа егет, алдадым бит җирлене дип уйлагандыр, мөгаен. Алай гына алдап булмый шул Җир кешеләрен! Бәйтулла ашыга-ашыга пиджак белән чалбарны киде дә туп-туры стюардессага табан атлады. Кардәшлек хисләрендә уйнап карый, ян әсе, инвалид булып килә, кызганыр, бәлки.
— Ни булды сезгә, якташ?— дип сорады кыз, Бәйтулланын бер аягы белән бер кулы юклыгын абай¬ап.
— И гүзәлем, — диде Бәйтулла, күзләреннән яшь чыгарып. — Бер сабыйны коткарганда магнитоплан астына эләккән идем. Елдан артык больницада аунап яттым. Менә хәзер Солярияне төшләремдә күреп интегәм инде. Кайтырга дип чыктым, ә кесәмдә сукыр бер тиен акчам да юк.
— Борчылмагыз, абый,— диде стюардесса, аны чын күңелдән кызганып. — Өченче блокка узыгыз, анда буш урыннар бар.
Лифтта күтәрелеп өченче бло¬ка кергәч, Бәйтулла иллюминатор янындагы йомшак утыргычка барып утырды. «Аллага шөер, — дип куйды ул, — тәки ышандырдым бит».
...Кораб Кояш системасыннан чыккач, Бәйтулла, бераз черем итеп алыйм дип, кул сәгатенә көйләнгән йокы аппаратының төймәсенә басты һәм төш күрә башлады.
Имеш, Бәйтулла зиннәтле ресторанда утыра. Берсеннән-берсе матур, нечкә билле кызлар, аның муенына сарылып, авызына шампанский коялар. Кинәт шунда кемдер төчкереп җибәрә. Тукта, төш программасында мондый нәрсә булырга тиеш түгел иде бит. Ниткән төчкерү ул тагын?!
Бәйтулла уянып китте. Аның янында изелеп беткән эшләпә кигән кылыч борынлы, күлмәк төймәседәй кечкенә яшел күзле бер бөкре карт утыра иде. «Ну культурасыз да соң хәзер кешеләр, — дип уйлады Батулла ачуы килеп. — Шулай каты итеп төчкермәсәң дә була бит инде, карт шайтан!» Бераздан Бәйтулла картны онытты, иллюминатордан күзәтеп бара башлады. И серле дә инде бу галәм! Шушы бөек сер алдында һәрвакыт югалып каласың. Ул сине һаман үзенә тарта, уйландыра, өр-яңа ачышлар вәгъдә итә.
Ир иллюминатор астындагы автоматның дүртпочмаклы кызыл төймәсенә басты. Анда:
— Тыңлыйм сезне, хөрмәтле пассажир! — дигән тимер тавыш яңгырады.
— Миңа «Кичке Казан», «Космос яңалыклары», «Яңа ачышлар» газеталары кирәк.
Ул, автомат астыннан шуып чыккан газеталарны алгач, йотлыгып укырга кереште. Арада иң кызыклысы «Космос яңалыклары» иде. Ник дисәң, аның икенче-өченче битләрендә урнаштырылган мәкаләдә коллар белән сату итүче космос п¬раты турында язылган иде. Фоторәсеменә текәлебрәк карасаң, пиратның кечкенә яшел күзләрендә миһербансызлык һәм шәфкатьсезлек билгеләрен абайларга була. Тукта, кемне хәтерләтә соң әле ул? Кайдадыр күргәне бар бит Бәйтулланың бу кешене. Шулчак аның янында утырган бөкре карт янә төчкереп куйды. Я раббым, ул бер тамчы су кебек газетадагы юлба. сарга охшаган иде!
Бөкре дә аның калтырап төшкәнлеген күрде.
— Таныдыңмы, микроб? — диде ул, саргаеп беткән тешләре арасыннан гына ысылдап.
— Ә?.. Әйе, — дип җавап бирде Бәйтулла. Аннан соң, танымадым дип әйтүең хәерлерәк булыр дип, тотлыга-тотлыга, өстәп куйды: — Та., танымадым, валлаһи!
— Тыныңны да чыгарасы булм диде пират, куен кесәсеннән лазер пистолеты чыгарып. — Юкса, холкым бик начар, шушы уенчык белән маңгаеңа тычкан сыярлык тишек тә ясап куюым бар!
Бәйтулла, берсүзсез буйсынып, урынына сеңде. Ул арада блокта камыш сабагы юанлыгындагы кырык аяклы, кырык куллы ревизор күренде. Маңгаенда елтырап торган зур зәңгәр күзе, идәнгә кадәр салынып төшкән кып-кызыл мыегы аның Циклоп планетасында туганлыгы турында сөйли иде.
— Хөрмәтле юлдашлар, — диде ул чәрелдек тавыш белән эндәшеп, — билетларыгызны әзерләгез!
Аны күргәч, Бәйтулланың эченә җылы керде, йөрәгендә, юеш тәмәке уты кебек пыскып кына: «Бәлки, ул юлбасарны танып алып аны зарарсызландыру өчен тиешле чара күрер», — дигән өмет уянды.
Менә, ревизор алар янына килеп туктады. Әмма, гаҗәпкә каршы, ул Бәйтулладан билет сорамады, буш пиджак җиңе белән чалбар балагына карап торды-торды да:
— Сез соляриялеме?— диде.
— Ә... әйе, — диде Бәйтулла, көч-хәл белән генә телен әйләндереп.
— Нәрсә булды сезгә?
— Җирдә бер баланы коткарганда магнитоплан астына эләктем.
Аның сәламәтлеге белән кызыксынгач, ревизор теге картка мөрәҗәгать итте:
— Билетыгызны күрсәтегез, юлдаш.
Пират, аны ишетмәмешкә салышып, авызын кыйшатты.
— Сезгә әйтәм, юлдаш, билетыгызны күрсәтегез! — дип чәрелдәде ревизор.
Юлбасар, ачудан агарынып, үзенең куен кесәсенә тыгылды һәм күз. ачып йомганчы тегенең корсагына пистолетын китереп терәде.
— Әгәр дә хәзер үк тешсез авызыңны йоммасаң, шушы уенчык белән корсагыңны тишәм!
Циклоп, бернәрсәдә аңламыйча катып калды. Аның түгәрәк итләч йөзе домна миченнән чыккан кайнар металл кебек кызарды, аннан соң, яңа яуган кар кебек, агарды. Ул ике кулын да өскә күтәреп:
— Ю... лдаш, а... акылыгызга ки-легез! — диде. — Атмагыз! Бу... бу сезнең язмышны хәл иткәндә и... исәпкә алыныр.
— Йом, дим, авызыңны, галәм ишәге! — диде юлбасар, пистолетың аның аяк астына күчереп.
Ревизор, шактый шүрләп калса да, бөкре уйлаганча ук куркак җан булып чыкмады һәм күп кенә ихтыярсыз вак җаннар кебек үз-үзен сакларга да тырышмады. Ул, алда нинди куркыныч язмыш көткәнен аңласа да, кычкыра-кычкыра лифт ишегенә табан йөгерде. Аның беренче блокта утырган иптәшләрен кисәтергә теләве көн кебек ачык иде. Вакыйганың көтелмәгән борылыш алуы бөкрене бераз каушатып җибәрде. Шулай да азаулы юлбасар абай иде. Ул, тиз генә үз-үзен кулга алып, ревизорның аркасына лазер нуры җибәрде. Картлык картлык инде: күзләре начар күрү сәбәпле ул үзенең корбанын үтерә алмады. Лазер нуры циклопның колагын гына кисеп төшерде. Икенче тапкыр төзәргә соң иде инде: ревизор, яраланган дуңгыз кебек чыелдап, лифтка шылды. Җиңелергә күнекмәгән бөкре, сүгенә-сүгеңә, аның артыннан ташланды. Бу куркыныч тамашаны күзәтеп утырган пассажирлар арасында тавыш купты, Бәйтулла да, пират пилотларны юк итсә, корбаны үз кулына төшерәчәк дип, хәсрәткә батты. Аннан соң инде мәрхәмәт көтмә: аларның барысын да коллык көтә. Әйе, әйе, бөкре карт ирләрне дә, хатын-кызларны да,. картларны да, балаларны да коллыкка сатачак. «Я раббым, ниләргә генә дип мине юлга чыгардың? Нинди зыяным тиде сиңа, тәңрем?!» — дип, Бәйтулла курортка путевка алган көнен каһәрләде. Кем белә, бәлки, хатынының каргышы төшкәндер? Чыгып китәр алдыннан пошилар кебек сөзешә- сөзешә сугыштылар бит. И каргады инде мескен хатын, и каргады: ишектән атлауга ук фаҗигага юлыгырга тиеш иде Бәйтулла,
Аның уе дөрес булып чыкты: күп тә үтмәде, репродуктордан пиратның карлыккан тавышы яңгыра¬ды:
— Әй сез, амебалар, кораб минем кулла. Галәм киңлегендә ходай ташлары белән очып йөрисегез килмәсә, минем әмердән башка урыныгыздан кузгаласы булмагыз!
Кол булудан да авыррак тагын нәрсә бар икән! Бәйтулланың йөзе, ак кәгазь битенә кара тамган кебек, зәңгәрләнеп китте. Шушы коточкыч сүзне ишетмәс өчен, ул төпсез галәм киңлегенә сикерергә дә риза иде. Ул берничә тапкыр иллюминаторны ватарга омтылып карады, әмма, берни дә барып чыкмагач, хәлсезләнеп, утыргычка ауды. Күпмегә сатарлар икән аны? Бәйтулланың күз алдына диңгез сыеры кебек симез колбиләүче килеп басты. Бәлки, аны сатып та тормаслар, ә? Аның кебек пенсия яшенә җиткән ир нәрсәгә ярасын ди? Ул савыт-саба юудан башка бернәрсә дә эшли белми ич!
Күңелсез уйларга бирелеп утыра торгач, Бәйтулла, туйганчы йоклап калырга кирәк, коллыкта йокларга ирек бирмәсләр дип, күзләрен йомды.
(Дәвамы бар).
Фото: gamerwall.pro