Чәчмә әсәр
9 Декабря 2022, 01:47

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (32)

Гөлзилә Таһирның кабат аякка басачагына нык ыша­на иде инде.

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (32)Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (32)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (32)

...Гөлзилә озак кына йоклый алмый ятты. Авылдан алып килгән тәэссоратлар шулкадәр күп, кызга бер үк вакытта рәхәт тә, кыен да иде. Ә йоклап киткәч, иреннәренә бәхетле елмаю кунды. Ул татлы төш күрә, кояштай балкып торган Таһир белән үз туйларында бииләр иде...

Соң гына йокыга киткәнгәме, ул кояш шактый күтәрелгәндә дә уянмаган иде әле. Ишек шакыган тавышка сискәнеп, күзләрен ачты.

Комендант йөри икән. Ул, исәнлек-саулык та сораш­мыйча, бүлмәгә узды да, кулындагы гәзитләрне өстәлгә ташлап, Гөлзиләнең каршысына килеп басты.

– Син нәрсә? Акылдан шаштыңмы әллә? – Кызның берни аңламавын күреп, гәзитләрне аның борын төбенә китерде. – Аппаратура сатарга җыендыңмы?!

– Утыр әле, – диде Гөлзилә аңа урын күрсәтеп һәм бераздан хәлне аңлатып бирде дә өстәп куйды: – Мин ныклап уйладым. Башка юлым юк.

– Башка юлым юк, – дип үчекләде аны Нәфисә. – Соң, миңа керсәң булмый идемени. Киңәшләшер идек.

– Вакыт кыса.

– Ярый, әллә ни зур бәла түгел. Сорап килсәләр, са­тып җибәрдек инде, диярбез.

– Ничек?

– Аппаратураны сатарга ярамый, Гөлзилә, – дип, нә­сыйхәт бирергә тотынды хатын. – Ул синең төп кора­лың, вакыт җиткәч, үзеңне данга һәм акчага күмәчәк әйбер. Бу бер булды, икенчедән, бүгенге көндә кулыңда зур акча тоту куркыныч нәрсә.

– Миңа бит...

– Бүлдермә. Мин заманында университетның икъти­сад буенча өметле яшь белгече идем. Китәргә туры кил­де. Нәрсә сөйләгәнемне белеп сөйлим диюем. Әле кибет киштәләрен сыер ялаган кебек, ә базарда – бар да бар. Тик кыйммәт хак белән. Бу нәрсә турында кисәтә? Әй­берләр кыйбатланачак, димәк. Ә бәя арта икән, акчаның кадере бетә. Шуңа күрә үзеңдә фәлән сум тоту – куркы­ныч нәрсә. Ә аппаратура – ул һәрчак аппаратура. Аң­лыйсыңмы?

Гөлзиләнең чәчләре үрә торды, ул бу хакта башына да китерә алмый иде.

– Нишләргә соң?

– Беләсеңме, Гөлзилә. Син изге күңелле, акыллы һәм тугры җанлы кеше. Мактанып әйтмим, яшь чакта үзем шундый идем. Безнең хәтта язмышлар да бераз охшаш. Тик минем егетем Әфганда калды... – Беркавым тын торгач, дәвам итте: – Без болай эшлик. Син зур гына суммага кредит ал һәм бөтен акчаңны долларга әйләнде­реп куй. Танышлар бар, ярдәм итәрләр.

– Озак буламы?

– Көнендә үк булмас, тик ышанычлы.

– Ә аппаратлар?

– Мәскәү врачларына күрсәтеп алып кайттың да – вәссәлам, дип уйлыйсың син. Ә бит дәвалау озак, хәтта берничә айга, елга да сузылырга мөмкин, һәм нәтиҗәсе нинди була әле... Хәтта егетең аякка баскан хәлдә дә, әйтик, туй үткәрергә, яшәргә кирәк. – Комендант, сүз­ләрен Гөлзиләгә сеңдерергә теләгәндәй, аның күзләренә текәлеп торды да дәвам итте: – Аннан соң бер изге эш икенчесенә комачау түгел. Таһирыңны әтисе, туганнары йөртер. Ә син концертларыңны өзмичә, акчалата ярдәм итәрсең.

Мондый акыллы киңәштән Гөлзиләнең түбәсе күккә тиде. Ул комендантка чиксез рәхмәтле иде. Тормыш юлы­на яңа аяк басып килгән кешенең мохтаҗлыклары хәт­тин ашкан була, тик аның өчен иң зур ярдәм – акча да, җылы урын да, башкасы да түгел, ә дөрес юнәлеш, акыл­лы киңәш. Юл күрсәтүче әнә шундый остазлары булган кеше, әгәр ул беткән юләр түгел икән, бервакытта да югал­мый.

Гөлзилә Таһирның кабат аякка басачагына нык ыша­на иде инде. Аның тормышы кабат тыйгысызга әйләнде, әле банк юлын таптады, әле базар тирәсендә бөтерелде, әле үз төркемендәге артистларның эшчәнлеген күзәтте. Тик ул арымады да, төшенкелеккә дә бирелмәде. Мон­дый киеренке тормыш аңа чәм өстәде, сөйгәнен терелтү һәм сәхнәгә чыгу өмете дәрт-куәт бирде.

Беркөнне, үтеп барышлый гына, Нурия янына кергән иде. Күптән күрешкәннәре юк. Ни дисәң дә, шәһәргә кил­гән мәлләрендә ихлас ярдәм иткән ахирәте бит әле ул. Аннан соң хәзер инде Гөлзилә дә төшеп калганнардан түгел, Нурия белән тиңгә-тиң булып сөйләшерлеге бар. Элекке бүлмәсендә хәзер икенче кыз тора икән, ул Гөл­зиләгә эре генә караш ташлады да:

– Ее отсюда вытурили... – дип, ишекне ябып та куйды.

Гөлзилә ачык ишектән Нурия яшәгән чактагы мебель­ләрне абайлап калды да, тәкәббер бикәнең сүзләренә ышанмыйча, кабат тукылдатты.

– Әйтеп торам бит, кудылар аны моннан. Сифилис тараткан ул. Аңлыйсыңмы?

– Ә хәзер кайда яши?

– Белмим. Институттан кудылар... – Һәм тәтәй кыз ишекне шапылдатты.

Нуриянең язмышы өчен борчылса да, теге вакытта Са­биров коткысына бирелмәве өчен шатланды кыз. Ярый акылы җитеп калды әле. Хәер, бәлки, өзелеп сөйгән яры, Таһиры булмаса, Гөлзилә дә бирешер иде. Икеләнгән чаклары да булмады түгел бит...

(Ахыры бар)

Фото: psyfiles.ru

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (32)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (32)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас