

(Дәвамы.)
Ә яшь җитәкче, чынлап та, зәһәрлеген халыкка күрсәтергә өлгергән иде. Кайбер гаиләләр аның белән килешәлми читкә дә чыгып китте. Күпләрнең җилегенә үтте, юлларын кисте. Юныс өчен хагы, нахагы бергә үрелеп барды. Колхозда да бик күп эшләр майтарып өлгерде. Кайберәүләр аның шулай бик җиңел генә өскә күтәрелүен күреп, көнләшүләреннән чиргә сабышты.
...Арыш басуындагы вакыйгадан соң бер атна чамасы Фәрис исәңгерәп йөреде. Әйтерсең лә Юныс эчергән аракыдан айный алмады. Иләс-миләс уйлары белән булган хәлне бәяләргә тырышты, ләкин башындагы фикерләре чуалды гына. Тау артындагы кояшның алсу нурлары таралып өлгермәгән иде әле.
Шулай уйга батып, капка төбенә килеп җиткән иде, тузан туздырып, “УАЗик” килеп туктады, аннан председатель Юныс сикереп төште дә Фәрис янына килде, башын җиңелчә ия төшеп исәнләшергә кулын сузды, үзе җиргә сеңеп барган кыйшаебрак торган өйгә карап:
– Фәрис абый, өең дә искергән икән синең, яңаны салганда да ярар иде, – диде.
Монысын Фәрис үзе дә белә. Беркөнне каенише Рәфис белән мич башындагы мичкәдәге әчегән балның тәмен татып утырганда, сүз өй турында чыккач, Фәрис ипи пычагын алып өй ниргәсенә кадады. Пычак мамыкка эләккәндәй җиңел генә кереп китте. Ниргәләр черегән иде. Өйне каеннан салсаң, күпкә чыдамый, диләр шул. Әле биш баланы монда үстереп кеше итәсе бар. Зурысына ундүрт яшь, кечесенә биш кенә. Яңа өйне нихәлләр итеп салмак кирәк. Биш бала белән тамак та такы-токы, туйганчы ашаган да сирәк. Балаларның өс-башына җиткереп, очын-очка ялгап көчкә яшәп яткан чак. Алар капка төбендәге җиргә сеңеп утырган тәбәнәк эскәмиягә утырды.
– Фәрис абый, өй салам дисәң, Караиделдән мин үземә бүрәнәләр китертергә уйлап торам, сиңа да өлеш чыгара алам.
– И Юныс Әхнәфович, минем тишек бер тиен акчам да юк бит. Ничек андый зур эшкә тотынасың?
– Мин синнән акча сорамыйм, килешербез. Тик минем турындагы гайбәт халыкка чыкмаска тиеш. Без Нәрисә белән хәзер очрашкан да юк. Үпкән-кочкан- җилгә очкан. Ә өй өчен кайгырма, мин сиңа ярдәм итәрмен. Син алдынгы механизатор бит. Колхозчыларның яшәү шартларын яхшыртырга кирәк. Эшне көйләрбез.
– Мин аны оныттым, Юныс Әхнәфович! Мин бернәрсә дә күрмәдем, – дип авыз эченнән мыгырданды Фәрис, үзе гаепле кеше сыман тотлыкты. Эскәмиядән торып, әрле-бирле йөренде, бер дә юктан кызарынды-бүртенде.
– Ярар, ярар, аңладым. Өй төзергә булышырмын, Фәрис абый. Борчылма! Өй салуның ние бар, иплисе дә сиплисе! – Шулай дип шаярып көлеп куйды, тиз-тиз генә “УАЗ”игын кабызып, авызын ачып ябарга аптырап калган Фәрисне тузан эчендә калдырып, китеп барды. Фәриснең тамагында төер генә түгел, әйтерсең лә ут дөрли иде, авызы чатнап кибеп чыкты.
Рәис елмаеп кына торса да эчен, әйтерсең лә йөз тычкан кимерә иде. Ул Фәрискә бик ышанып бетәлми, мөгаен да, ул телен тыя алмас, бер дә тел тыя торган кешегә ошамаган. Әле сөйләмәсә, аннан соң сөйләр, дип хафалана. Нәрисә өчен бик кайгырмый. Аны ныгытып куйды. Кешегә чыгармас кызыкай. Егете дә кайтып йөри. Өйләнешеп тә куйсалар. Җайланыр.
Юныска нәрсә, тәмләп карады күзе төшеп кызыгып йөргәнне, күңеле булды. Ярату үтәр, вакыт – дәва. Гаиләсе бар, балалары булмавы гына бераз күңелне кыра кыруын. Бәхетле булу өчен уртак һәм газиз бала кирәк шул. Уртак җан, уртак бәгырь. Булыр әле. Булмаса, берәр бала алып үзләренеке кебек үстерерләр.Шулай күңеленең ерак почмагында сулык-сулык килгән яра да уңалыр кебек. Зур эшләр көтә Юнысны, зур эшләр. Вак-төяккә тукталып, вакланып торуны юкка вакыт әрәм итү генә дип уйлады ул. Алга, хыялга таба барырга кирәк. Бернигә карамый. Ә хыялы – өскә, бик өскә үрмәләү.
Кошлар төркем-төркем җыелып, җылы якларга очарга әзерләнгән, ә агач яфраклары саргаеп, җиргә түшәлгән хозур бер вакытта Караидел урманнарыннан шыгырдап торган карагай бүрәнәләр төягән тракторлар авылга кайта башлады. Аларның гөрелтесе бөтен авылны шаулатты. Фәрис “кирәкми” дисә дә, шатлыгы эченә сыймады, җирдән көткән, күктән төшкәндәй булды аңа. Өч тракторга төяп, Фәрискә дигән бүрәнәләр дә ындыр артына китереп бушатылды. Менә алар – күптән көткән бүрәнәләр...
Фәрис авыр эш эшләп, кытыршыланып беткән куллары белән карагай исе аңкып торган бүрәнәләрне, җанлы нәрсәләрне яраткан шикелле, сыпырып-сыйпап әйләнде дә әйләнде. Үзе пышылдап кына сөйләнә, шатлана, төзеләчәк өен күз алдына китерегә тырыша. Читтән карап торган кеше аны акылдан язган дип уйлар иде. Ә берәр гыйлемле кеше булса, догалар укып, балаларым, оныкларым белән рәхәтлектә, иминлектә яшәргә язсын, дип теләкләр телә, дип киңәш бирер иде.
Юк, шул, атеизм чәчәк аткан, ә Фәрис абыйның, алдынгы механизатор буларак, парторг кыставы буенча партиягә кергән вакыты иде. Ул бүрәнәләр өстенә утырды да салыначак өен күз алдына китерү өчен чытырдатып күзләрен йомды. Ләкин, күпме тырышса да, уена берни дә килмәде... Моңа әллә баш очында бертуктаусыз ямьсез каркылдап әйләнгән каргалар комачау итте, әллә уеның тормышка ашмасына Аллаһ тәгаләдән бер ишарә булды. Фәриснең аңына моңарчы таныш булмаган шикле уйлар килеп керде.
Ә бу вакытта күзен мәхәббәт пәрдәсе томалаган Нәрисә Юныс абыйсын гына күрә, аңа бер кеше дә кирәк түгел, ул гына булсын. Нәрисә башта өйләнешәчәкбез дип хыялланды. Ул бит нык-нык ярата, аннан башка тора алмый, әнә нинди матур сүзләр сөйли. Юныс бит фермага да аны күрер өчен генә килә. Ничек миннән башка яши алсын соң ул? Фәрис абый аларның мәхәббәтенә шаһит буды. Булса соң, күрсә соң, сөйләсен әйдә, белсеннәр. Моны ишетеп, хатыны, бәлки, үзе китәр. Аерылышырлар да яшь председатель аңа өйләнер менә...
Ләкин нигәдер Юныс бу турыда телгә дә алмый, уйлап та, сүз кузгатып та карамый. Моны сизде Нәрисә, бар булмышы, бөтен күзәнәкләре белән тойды һәм нәрсә эшләргә дә белмичә аптырауга калды. Беренче мәхәббәт хисен җаны-тәне белән татыган кыз моны берничек тә башына сыйдыралмады. Миңа аның бер байлыгы да кирәми бит, аның белән куышта да яшәргә риза, дип, күз яшьләре аша уйлый иде беркатлы авыл баласы...
Моннан соң Нәрисәнең Җәмилне дә күрәсе килмәде, егет ялга кайтканда аның белән очрашмаска төрле сәбәп тапты. Ләкин беркөнне Җәмил капка төпләренә килеп сызгыргач, чыкмый булдыра алмады. Кызның күзләре боек, сагышлы иде. Бик тирәнгә, еракка яшерелгән күңел хисләренә моңсулык пәрдәсе корылганын Җәмил аңларлык хәләттә түгел шул. Чыгу белән егет кызның йомшак, җылы кулларын учына алды, сагынуыннан хисләнеп кочаклап алмакчы иде, Нәрисә ничектер чирканып читкә тартылды. Аның тәненнән Юныс кулларының җылысы, ирененнән аның ирен тәме китмәгән, шуңа да Җәмилгә ятсынып карады. Сөйләшүләренең дә рәте булмады. Клуб тирәсеннән урап килделәр.
– Бүген бик арыдым, башым авыртып тора, – дип, үбәргә үрелгән Җәмилдән читкә тайпылып кереп китте.
Җәмил ул-буны күз алдына да китермәде, кызның кәефе юктыр, үтәр әле, дип уйлады. Гомумән, аның кызлар белән җитди якын бәйләнешкә кергәне юк. Нәрисәнең дә саф кыз булуына бер шиге дә юк. Ә сөйгән кызының хәлләре бик мөшкел иде. Керү белән аның күңеле болгана башлады. Йөгереп чыгып, ындыр ягына барып коса башлады, клубтан кайтып кергән апасы моны күреп, һушсыз булды. Кызның ай-ваена карамыйча, җилтерәтеп алып килеп, күтәрмәгә утыртты да энәсеннән-җебенә кадәр барысын да сөйләтте. Нәрисәнең дә эченә җыелган иде. Ул түкми-чәчми сөйләде.
– Син авырга калгансың, әни белән әти белеп калса, бәреп үтерәләр икебезне дә. Нишлибез?
Үкси-үкси елап арыган Нәрисә сулкылдап-сулкылдап алды. Озак кына ни әйтергә дә белми аптыраудан соң:
– Миңа Юныс абый белән сөйләшеп карарга кирәк, ул нәрсә дияр икән? – диде.
Икенче көнне председатель фермага килгәч, Нәрисә җаен туры китереп, аулакта гына сөйләшергә теләгәнен әйтте. Менә алар “УАЗ”икка утырып кайтырга чыктылар. Урман эчендә халык “Яшел төп” дип йөртә торган аклан бар. Монда аулак. Кеше йөрми. Чөнки кайчандыр агач башында утырган бик зур урман песие күргәннәр. Халык бик ышанмаса да бу тирәне урап узуны хуп күрә.
– Мин авырга калдым, нишләргә миңа хәзер? – дип елый да башлады Нәрисә. – Миннән көләчәкләр хәзер. Адәм көлкесенә калдым. Җитмәсә, безне Фәрис абый күрде. Ул бөтен авылга сөйләр. Кичә минем әти белән сөйләшеп торганнарын күрдем. Әти белсә, бәреп үтерә. Юныс абый, яманатымны бөтен дөньяга чыгарма. Әйдә шәһәргә китик, синең белән кая барырга да риза. Мин йөрәк астында синең балаңны йөртәм, безнең балабыз булачак, – дип, алдан уйлап куйган сүзләрен тезде Нәрисә.
– Менә хәлләр ничек икә-ә-ән.... Уеннан уймак чыккан болай булгач... – дип уйлап торды Юныс, үзе Нәрисәнең кара дегеттәй елкылдап торган чәчләреннән сыйпады. Шулкадәр бәгырен әрнетеп яңгырый Нәрисәсенең тавышы, жиргә ятып елыйсылары килә Юнысның.
(Дәвамы бар.)