Чәчмә әсәр
8 Декабря 2022, 04:36

Илфира ГАЗИНА. Каргышлы бүрәнәләр. Хикәя (2)

...Еллар буена корылган, төптән уйланылган киләчәкне селтәп очырып, бер авыл кызына алыштырып куярга башына тай типмәгән дә Юнысның...

Илфира ГАЗИНА. Каргышлы бүрәнәләр. Хикәя (2)Илфира ГАЗИНА. Каргышлы бүрәнәләр. Хикәя (2)
Илфира ГАЗИНА. Каргышлы бүрәнәләр. Хикәя (2)

(Дәвамы.)

Юнысның да, һич көтмәгәндә, Нәрисәгә күзе төште. Чын мәхәббәт йөрәкне сызлатып килеп керде, әгәр юллар аерылыр булса, гомерлеккә яра салып чыгып китәчәк. Юныс моны күңел төбендә яткан тоемлавы аша аңлаганын төшенде. Нинди асыл кош! Эх, укытасы иде аны, укытасы да үзең белән алып, баш тарткан якка китәсе иде. Аннан аның белән: җаның да, тәнең дә тарткан кеше белән рәхәт кичереп яшисе дә бит... Юк шул, совет заманы. Ул – коммунист, гаиләсе бар. Әле кайчан гына укуын тәмамлап бетүгә, туган районындагы бер авылга агроном булып кайткан иде, бер ел да эшләмәде, күрше районының Әнәс авылына председатель итеп җибәрделәр. Әтисе сөйләве буенча, район хуҗасы урынына лаеклы кеше эзлиләр икән. Ләкин моның өчен башта  халыкка эш күрсәтү кирәк.

Шул урын Юныс өчен. Киләчәктә аны үрләтәчәкләр. Колхоз көчле, халык эшли. Мал, акча күпме телисең. Үскәндә дә ул бернәрсәгә дә мохаҗлык кичермичә буй җиткерде. Әти-әнисе гомер буе төшемле вазыйфаларда эшләде. Әтисе аның өчен алдан кирәкле кешеләр белән ашын да, эшен дә, җылы куыш та кайгыртты. Менә шул еллар буена корылган, төптән уйланылган киләчәкне селтәп очырып, бер авыл кызына алыштырып куярга башына тай типмәгән дә Юнысның.

Үзенең әлеге хатыны Тәнзиләгә, ягъни әнисе сайлаган кызга, күп уйлап та тормый өйләнгәнен үзе дә сизми калды. Чөнки карьера баскычында үсү өчен гаиләле булуның бик мөһимлеген әти-әнисе, институтта укыганда ук, сөекле улларының аңына сеңдереп куйдылар. Ә менә савымчы кызга гашыйк булу Юнысның киләчәк планында бөтенләй каралмаган. Әллә каян гына килеп чыкты да бу хис, яшь ирне үзенә бөтереп алып кереп тә китте.

Нәрисәгә карата бөтенләй башка, моңарчы татымаган хисләр кичерде ул. Менә ул “УАЗиг”ына утырып, шулай уйларына уелып, ерактагы басуларны да караштырып чыгып, фермага якынлашып килә. Анда да кереп чыгасы бар. Арыш серкә койган матур вакыт, һавада рәшә тирбәлә, ниндидер хуш ис таралган. Тукта, тукта! Чү! Арыш басуы буйлап кына атлаган кыз күренде. Нәрисә әллә? Шул икән кызый. Бу вакытта берүзе генә нишләп йөри икән? Тузан чаңлатып килеп туктаган машинаны күреп чибәркәй сискәнеп китте. Чагу чәчкәле йока күлмәк кигән, озын кара чәчләрен таратып җил иркенә куйган.

– Нәрисә, әйдә утыр, мин дә фермага бит, – диде Юныс.

Нәрисә дулкынланудан ни дияргә дә белми кызарып чыкты, үзенең “УАЗик”ка ничек менеп утырганын да сизми калды.

– Чибәр кыз бу вакытта нигә фермага бара? Кичке савымга кадәр вакыт бар бит әле, – дип елмайды Юныс, кызга карап.

– Фермада әйберем онытылып калган. Шуны алырга барам.

– Нәрисә, син бигрәк чибәрсең. Сиңа карап кына торасы килә, – дип, Юныс машинаның тәрәзәсен төшерде.

Ачык тәрәзәдән җәйге басу исе бөркелеп кереп, икесенең дә уй очларын чуалтты.

– Карамагыз әле миңа алай, Юныс абый. Мин оялам сезнең болай каравыгыздан.

– Өй алырга акчаң бармы соң? – дип шаяртты Юныс.

Кыз бу минутта ирен читләренә сөйкемле елмаю уелган яшь рәискә җаны-тәне белән тартылды. Юныс үзе дә тыела алмыйча көлеп торган, чыпчыктай туктаусыз чыркылдап утырган кызны күреп, дөньясын оныткан иде.

Менә шулай алар бик еш кына икәүдән-икәү очраша башлады. Бер-берсенә ияләшеп беттеләр, шаярышып көлештеләр. Назлы карашлар, баш әйләндергеч йомшак сөйләшүләр. Җан җанга, тән тәнгә тартылса, арадагы киртәләр җимерелә, ди иде Нәрисәнең мәрхүм Җәмилә әбисе.

Шулай булды да шул, йөри тогач, алар, тук башаклы арыш басуында онытылмаслык мизгелләр кичерде. Аларны әлбәттә беркем дә күрмәскә тиеш. Юныс абыйсы кызны шулай дип ныгытып куйды. Ә Нәрисәдә Юнысны яратудан оялу түгел, ә горурлык хисе генә бар. Шуңа да аны яратуын кеше белер дип тамчы да курыкмый. Ул бары тик Юныс хакына, чит-ятлар араны өзмәсеннәр дип кенә яшеренеп очрашырга мәҗбүр. Хурлыкка калу, начар исеме чыгу мең оят икәне аның ике ятып, бер төшенә дә керми. Бу хәлләрнең начар исем чыгаруга сәбәп икәнен ул аңлап бетерми. Ә Юныс өчен аларны берәр кеше күрсә, дөнья убылып төшәр кебек, киләчәгең бетәр, юкка чыгар, киләчәк карьерасына юл ябылыр. Шуңа да алар бик яшерен генә күрештеләр.

Ләкин без капчыкта ятамы соң? Бигрәк тә, әнисе әйтмешли, кем галошының кем сыеры тизәгенә басканына хәтле бөтен кеше белеп торган авыл җирендә.

...Бу вакытта колхозчыларның көнне-төнгә ялгап эшләгән чагы. Кырык яшен кырлаган Фәриснең басуда бертуктаусыз эшләгән комбайны ватылып куйды. Иң кирәк чакта гына урып-җыюның кызган вакытында. Фәрис ачы итеп озак кына сүгенде дә авыр итекләрен сөйрәп авыл ягына шәп-шәп атлап китте. Юлны кысарту өчен ул арыш басуын кисеп чыгарга булды. Бил тиңеннән булып күпереп үсеп утыручы арыш басуы өстеннән сизелер-сизелмәс кенә, үтә күренмәле рәшә күтәрелә. Мехонизаторлар басуны сөргәндә дә, чәчкәндә дә басу аша авылга турыга сукмак калдыралар. Бик кирәк чакта җәяүлеләр, атлылыр турыга йөри.

Иксез-чиксез басу. Аяз күк, якты кояш, алтын нурга манчылган офык, аңа тоташкан арыш басуы. Фәрис үпкәсен тутырып басу исен сулап жибәрде, корсак ачуы да онытылгандай булды. Аны гамьсез рәхәтлек биләп алды, тәне жиңеллек тойды. Исәбе менә шушы басу юлыннанан тиз генә кайтып, авылдан кирәкле запчасть табып кире килү иде. Шәп-шәп атлап китеп барган җиренән, ул арыш арасында сәер генә кыштырдау тавышларын ишетеп, туктап калды. Аны кызыксынуы җиңде: тиз генә шундагы арышларны ачып карады. Эх, нигә кирәк инде аңа бу? Үз юлы белән генә барган булса икән...

Арышларны аралавы булды, бөтен аяк буыннары йомшап, күз аллары караңгыланды. Карашы председатель Юнысның шашкан күзләре белән очрашты. Ә аның кочагында яшь савымчы Нәрисә. Алдында пәйда булган бу манзарадан күзләре чагылып, аңы томаланып киткәндәй булды. Аяк астындагы җирне дә тоймас хәлдә, тиз генә моннан китү ягын карады. Тыны кысылды, йөгерә башлады, күргәннәренә үзе дә ышанасы килмәде. Күз алдына рәиснең шардай ачылган күзләре килде. Нишләргә дә белмәде. Ни булыр икән инде?

Авылга кайтып тиз генә кирәк-ярагын алып басуга йөгерде, үзе нигәдер дер-дер калтыранды. Комбайны янына якынлашканда анда торган “УАЗик”ны күреп, нәрсә дияргә дә, үзен ничек тотарга да белми аптырады. Башка да сыймас гаҗәп вакыйга бит, уйлый-уйлый уелып китәрсең. Гадәтән тыш хәл шаһиты булдым да куйдым, дип сүгенеп куйды үзалдына.

Ә беркөнне Юныс:

– Фәрис абый, әллә ватылдың? – дип сорады, берни булмагандай.

– Ватылды, Юныс Әхнәфович, – диде Фәрис, майлы кулларын чүпрәккә сөртә-сөртә.

– Утыр әле, арыгансыңдыр. Ял итеп алыйк, сөйләшәсе дә бар синең белән, – Юныс куеныннан бер шешә затлы аракы чыгарды. – Фәрис абый, мин Нәрисәгә гашыйкмын. Үземнең нәфсемне тыялмадым, без очраша башладык. – Председатель, сөйләшкәндә, урап-сурап тормый, үгезне мөгезеннән алу гадәтенә ия иде.

– Нәфес барыбызда да бар ул, Юныс энекәш, – дия-дия, Фәрис тәмәкесен кабыза алмый азапланды.

– Әйе, Фәрис абый, нәфсе бөтен кешедә дә бар, ләкин кемдәдер ул йөгәнләнгән, кемдәдер бәйдән ычкынган. Менә миндә ул ычкынып алды. Ләкин моны кешеләр белергә тиеш түгел. Мин – коммунист, районга да алмакчылар. Гайбәт сүзләр минем киләчәгемә капканы ябачак. Аңлыйсыңмы, Фәрис абый, сүз таралырга тиеш түгел.

Әхлакый тәртипсезлек, гаиләгә хыянәт совет законына һич сыймаганын Фәрис, зур уку йортларында белем алмаса да, бик яхшы аңлый. Юныс кебек җитәкче кешегә кара тап ятачагын да чамалый.

– Юк, юк, мин берни дә күрмәдем. Кайгырмагыз, Юныс Әхнәфович! Мин иләкнекен чиләккә, чиләкнекен иләккә бушатучылардан түгел, – диде ул.

Моңа кадәр томаланып торган Фәриснең аңы әзрәк ачылгандай булды, җансыз күзләренә бераз нур кунды. Юныс икесенә ике стаканга голт-голт аракы койды. Бер-берсенә карамый гына стаканнарны бушаттылар. Аннан тагы койды. Тагы эчтеләр. Ләкин аракы Фәриснең башына китмәде, ул ап-аек калды. Буталчык уйлары аның җанын бимазалап кимерүен дәвам итте.

Шул халәттә алпан-тилпән атлап өенә кайтты. Баш очында каркылдап әйләнгән әллә козгын, әллә карга тавышы аның күңелен тагы да ныграк тынычсызландырды. Ә арыш эчендәге күргән хәлләр вакыт-вакыт тел очын кычыттырып торса да тыелды, рәиснең зәһәр үченнән шүрләде.

(Дәвамы бар.)

Илфира ГАЗИНА. Каргышлы бүрәнәләр. Хикәя (2)
Илфира ГАЗИНА. Каргышлы бүрәнәләр. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас