

Зөлфирә юлда йөрергә ярата. Шуңа күрә дә, бетен кешене шаккаттырып, хәлдән килгәнчә ауча җыйды да бер танышыннан машина сатып алды. Искерәк кенә булса да, күзгә матур күренә үзе. Кая гына барса да, аптыратып бетерәләр: «Яңа яңа инде... Шәпме ?» – дигән булалар.
Шәп. Күз тиярлек дәрәҗәдә «шәп» булып чыкты Зөлфирәнең машинасы.
Авылга кайтып, кабат шәһәргә килеше иде. Айга бер мәртәбә ялгыз анасының хәлен белеп килә ул. Әнисенең генә түгел, бөтен авылның хәлен белә. Алай гына микән? Юлны, шушы серле дә, шомлы да таш тасманы сагына, ахры, ул... Юл тойгысы – иң көчле тойгы, диләр бит. Шул сихри тасма буйлап барасың да барасың... Күпме барсаң да, очы, ахыры булмаячагын белеп барасың... Ниндидер яшерен, татлы тойгы бу. Өмет тойгысы, ымсындыргыч бәхет тойгысы...
Бәхеткә бөтенәймәде шул ул. Беренче мәхәббәте, көнләшүеннән шартларга җиткәч, үз авылына кайтып китте. Ялганын кичерә алмыйча, икенчесеннән үзе ваз кичте. Нинди бахет инде ул?! Күңел дигәннәре ялгыз гына яши алмый шул. Шуңа да үткәнен онытмый җәфалана, ә киләчәгенә һәрвакыт ымсына, өметләнә...
Көзге төтенгә күмелеп утыручы авыллар күз алдыннан бер-бер артлы уза торалар. Чиратлашып, үрләр, урманнар артка күчә барды, берсеннән-берсе җыйнак, матур итеп салынган күперләр, койма белән уратып алынган чишмәләр күзгә чалынып кала...
Казанга җитәргә утыз-кырык чакрымлап калгандыр, Зөлфирәнең «шәп» машинасы кинәт бик сәер ыңгыраша башлады һәм, берничә мәртәбә төчкереп куйгач, бөтенләй туктап калды. Юк, һич кенә дә барырга теләми, хәтта кабынмый да.
Зөлфирә, машинасыннан төшеп, капотын ачты, бөтен белгәнен җигеп, машинаның тотарга мөмкин булган бөтен җирен тотып, кашпап чыкты. Кабынмады. Аннары, җансыз машинасына карап торды-торды да елап җибәрде. Юк, машинасы кабынмаган өчең түгел. Үз язмышының шулкадәр мәрхәмәтсез булуына ачынып елады...
Зөлфирәнең күз яшьләрен Ходай Тәгалә бик тиз күреп алды – Арча ягыннан килүче юл очында Бер машина күренде. Ләкнн бу Ходай дигәннәре адәм баласын бер сыный башласа, ахырына кадәр сыный бит ул. Бу юлы да шулай булды – теге машина усал җилләр бөркеп узды да китте.
Икенчесе, өченчесе дә, аннан соңгы машиналар да туктамадылар... «Әһә, туктау гадәте юк икән бу юлларда», – дип уйлап алды Зөлфия. Элегрәк «шофер шоферны ташламый» дигән сүз бар иде. Аның әтисе дә гомерен руль артында үткәрде бит. Менә ул юлда ватылып яткан бер машинаны игътибарсыз калдырмый иде.
Инде өметен өзеп, чарасыздан, кабат кабинасына кереп утырам дигәндә генә, сызгырып бер ак «Волга» килеп туктады. Аның ишегеннән кара-кучкыл йөзле, чем кара мыеклы, кара кашлы, пөхтә кара чәчле бер егет күренде.
– Нәрсә, кабынырга теләмиме әллә?
– Кабынмьй шул...
– Кай җире авырта?
– Нәрсә-нәрсә?
– Кай җире ватылган, дим?
– Белмим...
– Яле, күрсәт җан җирләрен...
Зөлфирә шундук, тыңлаучан бала кебек, җитеэ гена капотын күтәреп куйды. Теге егет, знфа гәүдәсе белән сузылып, машинаның җаны яшәгән җиргә чумды.
«Кара, нинди матур кеше бу! Буе төз, зифа, киемнәре килешле, тавышы моңлы. Ә күзләре! Күзләре – сер чишмәсе. Юк, сихер чишмәсе!» Зөлфирә, шул күзләрне күргәч, йөрәгенең, сикереп чыгардай булып, еш-еш тибә башлавын тойды. Чыгып, шушы егетне үз куенына алган капот эченә сикереп төшеп китәр иде, билләһи!
– Менә булды да!
Зөлфирә бу сүзгә әллә ни сөенмәде. Ник сөенсен ул – менә хәзер бу чибәр егет ипләп кенә капотны ябып куяр да, баш кагып кына саубуллашкач, үз машинасына утырып, җил алгандай, юкка чыгар.
Зөлфирәнең егетне җибәрәсе килмәде. Нәрсәдер сорарга кирәк булгандыр. Бәлки, исемен сораргадыр?..
Берни дә сорарга өлгерми калды, теге егет, чынлап та, баш кагып кына саубуллашты да китеп барды. Киткәнче әле, тәрәзәсеннән үрелеп, Зөлирәгә тутырып карады, бу юлы инде, күптәнге танышына караган кебек,үз итеп, яратып карады.
Зөлфирә исә, тигез генә ритмда этләп утырган машинасы янында ялгызы басып калды.
Казанга җитәрәк, Зөлфирәнең «мактаулы» машинасы тагын төчкерә башлады.
Бераздан ул бөтенләй туктады – берничә мәртәбә ухылдап, алга ыргылып куйды да шып булды.
Фото: mavink.com