Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
7 декабрь 2022, 06:53

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (31)

Гөлзилә сөйгәне янына килеп чүгәләде һәм тагы да ни әйтергә белми тынып калды. Бу кешенең ул яраткан, ул көткән Таһир белән уртаклыгы бик тә чамалы иде.

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (31)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (31)

         22

Район үзәгенә килгәч, Таһирны күрмичә китү мөм­кин түгел иде. Әмма больницада Гөлзиләне колач җәеп көтүче булмады.

– Авыруга тынычлык кирәк. Аз гына да борчырга ярамый, – дип тарткалашты ак халатлы хатын.

Тик Гөлзиләнең сөйгәнен бик тә күрәсе килә, аннан соң очрашсалар, Таһирның да хәле уңайга үзгәрмәсме ди­гән өмете дә бар иде. Ак халатлы хатын үз дигәнендә нык торды, бары тик учына илле сум салгач кына алан- йолан каранып ризалашты.

– Ярый, биш кенә минутка, – диде ул, пышылдауга күчеп. – Озак торма. Мөдир күрмәсен берүк.

Гөлзилә кергәндә, палатада дүрт ир ята иде. Кыз ка­раватларга күз йөгертеп чыкты да кайсына барырга бел­мичә, әллә ялгыш кердемме дигәндәй, аптырап калды.

– Таһир! – дип эндәште бераздан.

Тәрәзә янындагы караватта түшәмгә текәлеп яткан бе­рәү башын күтәрде. Аның чәчләре агарган, йөзе саргаеп, суырылып йодрык кадәр генә калганлыктан, авызы да, борыны да зур булып күренә иде. Төпкә баткан күзлә­рендә бер мизгелгә генә чиксез әрнү, үкенү, гафу үтенү һәм тагы әллә күпме еллар буе сөйләп тә аңлата алмас­лык авыр тойгылар дулап алды да, аларны битарафлык пәрдәсе каплады.

– Таһир! – Гөлзилә сөйгәне янына килеп чүгәләде һәм тагы да ни әйтергә белми тынып калды. Бу кешенең ул яраткан, ул көткән Таһир белән уртаклыгы бик тә чамалы иде. Кыз бу хакта уйламаска, үз хисләрен егеткә сиздермәскә тырышты. Ләкин кирәкле сүз һаман табыл­мады. Гөлзилә бармаклары белән Таһирңың чәчләрен сы­пырды, битләреннән иркәләде, иреннәренә тиеп үтте. Һәм, ниндидер ярсу бер наз белән, муеныннан кысып кочак­лады. – Сагындым мин сине, кадерлем. Үлеп сагындым. Нигә хат язмадың? Борчылып көттем сине. Исән кайтса иде, дидем, һәм син исән! Син минеке, җаным...

Гөлзилә сөйгәненең иреннәреннән үбәргә теләде. Ләкин Таһирның таләпчән кулы аны читкә этәрде. Кыз, гаҗәплә­неп, аңа карады, Таһирның күзләре һаман битараф иде.

– Җитәр, Гөлзилә, – диде ул, бар дөньядан ваз кич­кән бер тавыш белән. – Үзең дә күреп торасың, мин син көткән Таһир түгел.

– Беләсеңме, Таһир... Канкоешлар турында ишеткәч мин нәрсә уйладым? Бер генә күзәнәге исән булса да, ул минеке, хыянәтсез көтәчәкмен, хыянәтсез яшәячәкмен, дидем.

Егетнең карашындагы битарафлык пәрдәсе мизгелнең бер өлешендә ачылып ябылды.

– Акылсыз уйларның колы булырга ярамый. Син яшь, чибәр. Үз тиңеңне табарсың.

– Ә мин сине яратам. Сине!..

– Ә мин яратмыйм! Бу безнең соңгы күрешү. Башка­ча килеп йөрмә. Хуш. Бәхетле бул. – Һәм Таһир, сөйлә­шү тәмам дигәндәй, күзләрен йомды.

Гөлзилә моны көтмәгән иде, ул ни әйтергә, ни кылырга белми аптырап калды. Шул хәлендә күпмедер торгач, һушы алынган бер кеше кыяфәтендә ишеккә атлады.

–– Ахмак син, Таһир, – диде күрше караватта яткан абзый, Гөлзилә чыгып киткәч. – Шундый гүзәл җанлы кешең барда, яшәргә дә яшәргә әле. Ә син куып җибәрдең... Эчеңдә җаның юктыр синең.

Таһир дәшмәде. Ул аңын югалткан иде.

–– Беркем дә күрмәдеме? – дип каршылады Гөлзиләне ак халатлы хатын һәм кыз, өстен алыштыруга, теге иллелекне кире сузды. – Мә, балам. Кеше кайгысында акча җыя торган гадәтем юк.

– Кирәкми, апа, мин бит чын күңелдән.

– Мин дә. Үз хәләлем үземә.

– Алайса әнә Таһирга берәр нәрсә алып кертерсез.

– Ә, теге солдаткамыни... Ярар, кызым... Иреңме әллә?..

– Егетем.

– Рәхмәт, кызым. Ташламагансың икән. Яраткан ярты булса да, яратмаганнан артык ул.

Хатын Гөлзиләнең аркасыннан сөеп озатты. Ишек тоткасына үрелгәч кенә кызның исенә төште дә ул, кабат борылып, сумкасыннан ике китап чыгарды:

– Апа, менә боларны да бирерсез әле, үзем онытканмын.

– Бу якныкы түгелсеңме әллә, балам? – диде апа, китапларны алып, кызның җавабын ишеткәч, ни өчендер кабатлап куйды. – Уфадан укмыни?!

Больницадан чыккач, биләмәдәге эскәмияләрнең берсенә барып утырды. Кесәсеннән Әлфия биргән хатны, Таһирның тапшырылмый калган хатын алды. Егет анда Гөлзиләгә башканы яратуы, тиздән өйләнергә җыенуы хакында язган, кызның изге хисләреннән көлеп йөрүе өчен гафу сораган һәм авылга тиз генә кайтмавын үтенгән иде. Чынлап та, әгәр бу хатны Уфада укыган булса, Гөлзилә нәфрәтләнеп әрнер, туган ягына мәңге кайтмас хәлгә җитәр иде. Ә хәзер ул ничектер беркатлы изге ялган булып кына тоелды. Гөлзилә Таһир белән очрашуын кабат күз алдыннан үткәрде дә аның битараф кыяфәтен, «Мин сине яратмыйм. Бу безнең соңгы күрешү» дигән сүзләрен исенә төшереп, назлы елмаеп куйды. Ул сөйгәненең күңел төбендә ниләр ятканын белә иде инде. Әйе, бу ул яраткан, ул көткән Таһир түгел иде. Ләкин бу изге җанлы, башкалар бәхете хакына үзен корбан итәргә дә әзер торган һәм Гөлзиләне өзелеп сөйгән олы йөрәкле Таһир иде.

Сөйгәненең авыр уйларын оныттырырга, рухына канат куярга тиеш иде кыз. Ә моның өчен Таһир белән әледән-әле күрешеп торырга, аның күзләрендәге битарафлык пәрдәсен ачарга кирәк иде. Вокзалга килгәч, кыз икеләнеп калды. Әллә авылга гына кайтыргамы соң? Ул чакта сөйгәне белән көн дә күрешеп торачак ул. Әмма Әлфиянең сүзләре хәтеренә төшкәч, Таһирны Мәскәү табибларына күрсәтү өчен акча тупларга кирәген уйлап, Уфага билет алды. «Эх, үзем белән булган акчаны бирәсе калган. Кирәк-яракларын бүгеннән хәстәрли торсыннар иде», – дип уйлады ул, ачынып. Бирәм дигән колына, чыгарып куйган юлына... Шулчак билет кассасы төбендә чират көтүчеләр арасында Таһирларның күршесе Мәлих абыйны күреп калды. Ике меңгә якын акчасы бар иде әле Гөлзиләнең. Әлфиягә бер-ике авыз сүз сызгалап, ул аларны Мәлих абзыйга тоттырды.

– Ой, бу кадәр акчаны югалтсам, нишләрмен соң?! – диде абзый, аны эчке кесәсенә яшереп. – Исән-имин кайтарып тапшырырга язсын инде.

Автобус килергә бер сәгатькә якын вакыт бар иде әле. Бу Гөлзиләгә йортының сатылуы хакында район гәзитенә игълан биреп килү өчен тап-таман булды. Әти-әнисенең, үз яшьлегенең төсе булган нигезне, туган йортын сату аңа җиңел түгел иде. Тик Таһирны аякка бастыру теләге көчлерәк булып чыкты.

Уфага килгәч, Гөлзилә Матбугат йортына кереп аппаратураларын сату турында берничә гәзиткә игълан бирде. Тулай торакка кайту белән, Нәфисәне күреп сөйләшергә теләгән иде, тик ул үзендә булмады, бүген бөтенләй килмәячәк, диделәр.

Күңеле өмет белән тулы иде кызның. Таһирны Мәскәү табибларына алып барыр өчен акчасы җитәргә тиеш иде. Ул гына җитмәсә, аракы сатар. Концертлар турында онытып торырга туры килә килүен дә. Тик ул яшь бит әле, өлгерер. Үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен белә ич хәзер. Ярдәм итәрдәй кешесе дә бар. Әйе, әлеге мәлдә Таһир аңа йөк, авыр йөк иде. Тик ул кадерле йөк, рухыңа канат куючы тылсымлы йөк иде.

(Дәвамы бар)

Фото: grazdano4ka.ru

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (31)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (31)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: