Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
7 декабрь 2022, 09:50

Илфира ГАЗИНА. Каргышлы бүрәнәләр. Хикәя (1)

...Кыз колхоз рәисенә башын югалтып гашыйк булды. Юка кылыч борынлы, зәңгәр күзле, аксыл чәчле, какча озын төз гәүдәле мәһабәт ир күзен ачса да, йомса да кызның күз алдына килде дә торды.

Илфира ГАЗИНА. Каргышлы бүрәнәләр. Хикәя (1)
Илфира ГАЗИНА. Каргышлы бүрәнәләр. Хикәя (1)

Нәрисә берәмтекләп жыеп, хәләл көч белән еллар буена туплаган акчасына шыгырдап торган карагай бүрәнәләр китертте. Өй нигезен салганда да озаклап догалар укыды, теләкләр теләде. Менә әле дә кытыршы, сипкелгә чуарланган куллары белән һәр бүрәнәне сөя-сөя, сыпырып, иреннәрен сизелер-сизелмәс кыймылдатып, пышылдый:

– И Ходаем, игелекле нигезләр насыйп ит. Тынычлык, татулык, муллык, мәхәббәт хакимлек итсен бу нигездә. Балакаем Закирым, бердәнберем бу өйдә хәләле белән бәхетле балалар үстерсен!

Хатынның шомлы уйлар томалаган аңы беразга ачылып киткәндәй була.  Яше кырыкка җитеп килгән Нәрисә күпне күрергә өлгергән, үзенең күңеленнән өлешенә төшкән ачы язмышына, тормыш сукмагында аралашырга язган кара эчле явыз кешеләргә булган ачу хисен алып ташлап, хыялый яшьлегендә кылган хатасына тәүбә итә-итә, хәзерге күркәм тормыштан ямь табып, Ходайга сыенып, булганына шөкер кыла-кыла яшәргә өйрәнгән иде.

Икетуган бабасы хаҗга баргач, күчтәнәчкә зәм-зәм суы алып кайткан иде. Буталчык уйларыннан һаман әле арына алмаган хатын булачак өйнең почмакларына белгән догаларын укып, шуны бөркеде.

Улы Закир бәләкәйдән үк осталарга ияреп акча эшләп үсте. Кулы да шунда эшкә өйрәнде. Үзенең хәләл көче белән менә өй төзи. Аңа дуслары, туганнары ярдәмләшә. Карьера турында уйлап та карамый газиз улы, әйтерсең лә тәнендә әтисе Юныс каны акмый. Төс-кыяфәте белән аңа суеп капласа да, андый нәрсә ике ятып бер төшенә дэ кермэде. Гади генә нәрсәләрдән үз бәхетен үзе корды. Нәнәсеннән дә әнисеннән дә догалар, игелекле киңәшләр генә ишетеп үскән Закир бик ипле, ярдәмчел, ихлас күңелле. Улы, бердәнбере аның куанычы, таянычы.

Нәрисә уйларында инде ничәнче кабат яшьлегенә кайта... Табышларына караганда югалтулар күбрәк булды шул. Күңел күген иләс-миләс китергән иң беренче хисләргә төелеп, үпкәләп, гарьләнеп йөргән чаклары артта, бик еракта еллар томаны артында калган. Уйларында инде ничәнче кабат үткән хатирәләрне, урый-урый, яшьлек елларына кайта.

– Ә сиңа, сеңелем, укырга керергә кирәк! – дип, савымчы хатын-кызлар арасында бит очлары алсуланып янган, күзләре нурлы дәрт чәчеп торган, озын кара чәчле алчак йөзле кызга эндәште колхозның яшь рәисе.

Юныс яңа гына эшли башлаган, әле колхозчылар белән танышып йөри. Үзенең йөзеннән яшьлек юләрлеге дә китмәгән кебек. Нәрисәнең дә бит алмаларына ут каптымыни, озын буйлы, кара дулкын сыман чәчле, кыйгач кашлы яшь ир карашы белән аны көйдереп алгандай булды. Бөтен тәне аша ниндидер татлы дулкын үтеп, сәер халәт кичерде ул.

Нәрисә дә күзеңне ала алмаслык чибәр шул. Яшьлек дәрте ташып торган кызга күп авыл егетләренең күзе төшә. Шуңа өстәп уңганлыгына таң калырлык: ут инде, ялкын. Унынчы классны тәмамлагач, фермага эшкә килде, чөнки укырга мөмкинчелеге юк иде. Авыл кешесе өчен авыр 70 еллар шул, гади халык үз балаларын кайда тели шунда укыталмый. Биш бала арасында үскән төпчек кызга ни кала инде.

Бер карасаң, эш яратып үскән Нәрисәгә фермада эшләү бер дә авыр түгел. Көндез эшләсә, кич авыл клубында дус кызлары белән күңел ача. Калакка салып йотарлык чибәр, үзе басынкы да, итагатьле дә, шаян да кыз күп егетләргә ошый. Күптән инде дуслашып-озатышып йөргән егете дә бар: авыл хуҗалыгы техникумында укый. Җәмил исемле бу егет кызга үлеп гашыйк, атна саен булмаса да, уңае чыкса, сөйгәне янына ашкынып кайтып җитә. Нәрисә дә аңа ияләште: кайтканын көтеп ала. Дөресрәге, бүгенге көнгә кадәр, яшь рәиснең өттергеч карашы белән очрашканчы... Авылга гаиләсе белән килгән икән Юныс Әхсән улы Хөсәенов. Хатыны Тәнзилә мәктәпкә укытучы булып урнашкан, диләр. Бергә яшәүләренә ике ел үтсә дә, балалары юк икәнлеген авылның озын телле гайбәтче хатын-кызлары каяндыр белеп алган.

Шул көннән башлап рәис ферманы көн дә килеп урый башлады. Сәбәбе булса да, булмаса да, Нәрисә сыер сауганда яки башка эш башкаргандамы, озак кына аның янында тукталып, хәлләрен сорашып, кызның һәр хәрәкәтенә, сөйләшүенә, челтер-челтер матур итеп көлүенә сокланып карап торыр булды. Үзеңнән олы кешеләргә ихтирамлы, хөрмәтле булу кирәклеге кызга ана сөте белән кергән. Бигрәк тә мондый укыган, авылдагы бар кеше хөрмәт иткән “зур урындагы” кешегә. Юныс абыйсы елмайса, дөньялар яктырып киткәндәй була кызга. Аны күрәсе генә килеп тора, очрашсалар, бөтен тәне буйлап, ниндидер йомшак дулкын йөгерә башлый.

– Нәрисә, колхозга хисапчылар кирәк. Мин сине укырга Уфага җибәрәчәкмен, – диде Юныс, сыер савып утырган кыз янына килеп, ә үзенең күзләреннән сибелгән нурларда серле очкыннар балкый иде.

– И-и-и, Юныс абый, мин бик тә укыр идем, әти-әниемнәр риза булмас шул, – дип, Нәрисә дә мәхәббәт тулы күзләрен мөлдерәтеп председатель абыйсына карады.

– Әллә кияү егетләре сине җибәрергә теләмиме? – диде Юныс, шаяртып. – Эх, үземнең яшь чагым булсамы, бер дә сине читкә җибәрмәс идем...

Шулчак рәиснең сүзләрен ошатмагандай, Нәрисә савып утырган сыер койрыгы белән аның битенә чәпәде. Юныс куен кесәсеннән ап-ак кулъяулык чыгарып, битен сөртә-сөртә, өстен кагынып, чыгып китте. Ә Нәрисә чыркылдап көлә-көлә сыер савуын дәвам иттте. Шайтан кыз... Болай да ягымлы тавышы колакны иркәләтеп гел яңгырап тора, дип уйлап елмайды Юныс.

Яшь рәис бик уңган иде, эшләмәгән эше, тыгылмаган тишеге калмагандыр. Колхозчылар арасында бик тиз абруй казанды. Күпләр аны хуплады, ә кайберәүләр ачы тәнкыйть утына салып сөйләделәр. Ә яшь кыз өчен Юнысның соклану катыш аталарча кайгыртучан карашын тою, авыл кешеләренә хас булмаганча матур сөйләшүен ишетү көтеп алган тансык бәйрәмгә әйләнде. Кыз колхоз рәисенә башын югалтып гашыйк булды. Юка кылыч борынлы, зәңгәр күзле, аксыл чәчле, какча озын төз гәүдәле мәһабәт ир күзен ачса да, йомса да кызның күз алдына килде дә торды.

(Дәвамы.)

***

Автор турында

Дүртөйле районының Әсән җире – бик күп күренекле шәхесләрнең туган төяге. Аның туфрагы зирәк зиһенле, каһарман йөрәкле, кыю сүзле бөек шагыйрь Шәехзадә Бабичны биргән, аның рухы гасыр буе авыл халкына юл күрсәтеп, көч-илһам биреп килә. Шагыйрь рухы сеңгән туфрак анда үскән Галимҗан Гыйльманга да бик шифалы булды. Бабич исемен телгә алырга да ярамаган вакытта авылдашлары аны онытмый, батыр йөрәкле укытучылар шул заманда аның турында материаллар туплыйлар, укучыларга һәрчак сөйләп торалар. “Яхшылык эшлә дә суга сал, халык күрер, халык күрмәсә, балык күрер,” – дигән хакыйкатькә нигезләнеп яшәүчеләр күп була авылда.

Әлшәй районының Иске Васильевка авылында туып үсеп, Башкорт дәүләт университетын тәмамлагач,  Бабич рухы сакланган менә шундый җирлеккә, килен булып төшә Илфира, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Ул бу авылның табигатен дә, үзен дә башта берничек тә үз итә алмый. Кая карама дала җәйрәп ята, күзләрне рәхәтләндереп байкарлык урман да, тау да юк. Каян илһам алып эшләргә, яшәргә икән дип уйлый яшь укытучы. Шулай ямансулап йөргәндә, кулына Әсән авылында туып үскән язучы, шагыйрь Галимҗан Гыйльманның “Тозлы яңгыр” дигән китабы килеп керә. “Менә кем үз туган җиренең матурлыгын күрә белә икән! Хәйран калдым”, – ди ул. Язучы әсәрләренең күбесендә Әсән авылында булып үткән вакыйгаларны сурәтләп яза. Аның “Тозлы яңгыр” дигән китабында да авыл кешесе өчен үтә дә якын һәм кадерле булган Күәш елгасы, Маңгазы тавы, Сырганактау итәкләре, Мулла куагы, Кушнарат буасы һәм башка җир-су атамалары телгә алынган икән.

  Илфираның үзендә дә Әсән халкына, аның үткәненә, җиренә кызыксыну уяна. Ул бу төбәккә бар булмышы белән гашыйк була. Укучыларны да бу энҗе-мәрҗәннәргә тиң байлыклар белән таныштырасы, илһамландырасы килә. Чөнки үзең илһамланган нәрсә белән генә укучыларда кызыксыну уятырга була. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә җитә. Ничек буыннар бәйләнешен югалтмаска? Укучыларда ничек халкыбызның үткәненә кызыксыну уятырга? Шушы проблема укытучыны уйланырга мәҗбүр итә.

 Укучыларның рухи мәдәниятен формалаштыруда җирле материал куллану укытучының эшендә төп юнәлешкә әйләнә. Илфира Ингел кызы үзе дә шигырьләр, хикәяләр, балалар өчен  сценарийлар яза. “Башкортстан укытучысы” журналында класстан тыш чара һәм мәкаләләре басылып тора. Ә инде “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләре, “Тулпар” журналы битләрендә укучыларының ижат жимешләре белән бик еш танышырга була.

 Аның укучылары район, республика олимпиадаларында призлы урыннар яулый, төрле конкурсларда актив катнаша. Остазлары юлын сайлап, өч укучысы Башкорт дәүләт университетының, ике укучысы Башкорт педагогия университетының татар бүлекләрендә белем ала. Үз һөнәрен, балаларын ихлас яратканга, мәктәп, авыл тормышында кайнап яши ул. Хезмәт агачы җимешләрен мул бирә. “Ел укытучысы” бәйгесендә лауреат булып, республика президенты кулыннан махсус бүләк алуга да ирешә. Наҗар Нәҗми юбилее уңае белән үткәрелгән үзешчән шагыйрьләр фестивалендә узенен шигырьләрен сөйләп, гран-при яулый.

 Тәкъдим ителәчәк “Каргышлы бүрәнәләр” хикәясе – Илфираның проза өлкәсендә беренче каләм сынавы.

Ганс ХӘКИМОВ.

Илфира ГАЗИНА. Каргышлы бүрәнәләр. Хикәя (1)
Илфира ГАЗИНА. Каргышлы бүрәнәләр. Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: