Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
6 декабрь 2022, 22:55

Флүрә ГАЗИЗОВА. “Кияү мунчасы...” Хикәя

Ниһаять, Хәлил өйләнде. Ул үзенең Галиябануын авылдан тапты.

Флүрә ГАЗИЗОВА. “Кияү мунчасы...” Хикәя
Флүрә ГАЗИЗОВА. “Кияү мунчасы...” Хикәя

Ниһаять, Хәлил өйләнде. Ул үзенең Галиябануын авылдан тапты. Яңа елда танышкан иде ул аның белән. Ут чәчеп торган егетне чибәрлеге белән артык аерылып тормаган бу кыз ничектер үзенә тартты. Бу көнгә кадәр ничек бер дә искә алмаган соң ул аны?! Кич буе балкып торган чыршы тирәсендә бергә биеделәр. “Айлы төн” булып киенгән сылу белән “испан” егете дәртле көйгә бөтерелделәр генә! Куллар – кулда, күзләр – күздә, йөрәкләр дә бер булып типте. Шулай итеп, шук егетне кара күзләр үзенә гашыйк итте.

Танышып йөрүләренә бер ел да тулмады, көзен беренче кырпак кар явып үткән көнне кәләшен алып та кайтты Хәлил. Ноябрь ае булуга карамастан, сирень яфраклары һаман да ямь-яшел, коелып та карамаганнар иде әле. Көзге салкын җилдә чит-читләре бозланып каткан яфраклар, бер-берсенә тиеп, тонык кыңгырау тавышы чыгарып чыңлыйлар. Күк йөзе күкшел-зәңгәр, офыкларга томан өртелгән, кояш та саран гына яктырта. Тик бу көн аларга бар көннәрдән дә яктырак, җылырак тоелды. Әнисе бик карт булганлыктан, яшь кәләше белән Хәлил үзләре булдыра алганча туганнарны җыеп туй мәҗелесе дә уздырдылар. Яшь кияү авылның иң абруйлы егете, яшьләрне җитәкләүче оешманың сәркәтибе дә бит әле. Шулай итеп авыл яшьләрен дә җыеп алырга туры килде. Яшьләр табынына ут күрше апаларын да дәштеләр. Аттан ала да туа, кола да туа дигәннәре дөрестер инде. Әти-әнисе шундый акыллы, ипле кеше булсалар да, күрше апа әти-әнисенә баш бәласе булды. Ныклап уйлап караганда үзләрендә дә зур хата булды инде. Кызларын кеше итәбез дип урыс мәктәбенә бирделәр. Әйтерсең лә татар мәктәбен бетергәннәр кеше була алмый. Ә кыз моны үзенчә аңлады. Тәртипсез төркемгә эләгеп тарта һәм аннан да яманрагы, эчәргә өйрәнде. Сәрхүш килеш кеше фатирын талаган чакта тотылып, берничә елга ябып та куйдылар. Күрше апаның шул ерак яклардан кайткан чагы гына иде. Күрше бит, чакырмасаң килешмәс дип, аны да калдырмадылар.

Алай әйбәт кенә утырды ул утыруын. Шешәгә дә бик капланып бармады. Үзен матур гына тотып чыгып китте. Табын таралып кунак озатуга, төн көнгә таба авышкан иде инде. Көн буена мәшәкатьләрдән арыган яшьләр аш бүлмәсендә генә черем итәргә булдылар. Өйләре кысан, җитмәсә ерактан кунакка кайткан туганнар да бар. Яшь кияү кәләшен кочагына алып иркәлим дисә, карашы тәрәзәгә төште. Ә тәрәзә пыялаларында дәһшәтле кызыл утлар биешә...

– Иркәм, тор, янабыз бит, – дип әйтүгә, кәләше куркып елый да башлады. Тышка йөгереп чыксалар, янгын аларда түгел, ут күршеләрнең каралтысы дөрләп яна икән. Ут шулкадәр тиз күтәрелгән, янында беркем юк. Барысы да иртәнге тирән йокыда. Хәлил кулына эләккән әйбер белән буш бидрәгә сугуга, тимер дигәнең чылтырап коелды да төште. Шешә булып чыкты каһәрең... Яшьләр капкаларга бәреп кешеләрне уята башладылар. Кызлар озатып йөреп, өйләренә кайтып җитмәгән егетләр дә йөгереп килеп җиттеләр.

Кеше җыелып ут сүндерә башлауга санаулы минутлар гына үтүгә карамастан, абзар түбәсе җимерелеп тә төште. Маллары, кош-кортлары ут астында калып, һәлак булдылар. Әле ярый күрше-тирәгә зыяны тимәде. Тыкырык янында гына булуы утка таралырга ирек бирмәде, күрәсең. Бәлки, күрәчәкләре булмагандыр, Ходай саклагандыр. Шулчак берәү, үз-үзенә сөйләнгәндәй:

– Кияү мунчасы кызу булды, – дип куйды. Хәлил ялт итеп артына борылып карауга, ферма каравылчысының янгын яктысында кып-кызыл булып күренгән таныш йөзен шәйләде.

Баксаң, күрше апага урамда бер мәгъшук табылган. Болар озын-озак озатышып тормаганнар, туп-туры якын бабайларның кичә ягылган җылы мунчасына киткәннәр икән. Күрәсең, тәмәке тартканнардыр инде. Мунча алды кышка чабыну өчен миндек һәм төрле кипкән дару үләннәре белән туп-тулы була бит. Үзләре чыгып киткәч, ут күтәрелеп тә чыга. Моны кем белгән дә кем күргән дисәң, күргәннәр икән шул...

Элегрәк авылга төннәрен күз-колак булу өчен каравылчылар билгеләнгәннәр. Кайбер урыннарда чиратлап кизү торганнар. Авыл буенча агач тукмак шакылдатып тавыш биреп йөргәннәр. Янгын чыга-нитә калса, иң беренче күреп, кешеләрне күтәргәннәр. Вакытында йокларга, ял итәргә искәрткәннәр.

Вакыт узу белән, бу чаралар юкка чыга, онытыла. Аәзер иңде урамнарда электр лампочкалары яна, кирәге дә юк. Ләкин кайберәүләр шул кизүлек итүнең бер төре – “тынга йөрүне”, барыбер дә онытмыйлар. Авылның бер башыннан икенче башына тып-тын гына тәрәзә буеннан йөреп, өй эчендә ни сөйлиләр, шуны тыңлыйлар. Иртәнгә төнге маҗаралар турында такмаклар әзер дә була. Кеше җыелган җирдә шуны җырлап йөзеңне кызарталар Әнә шундыйларның берсе иде ул каравылчы Хафиз. Ферманы да каравыллый, авылны да урап чыга. Менә ул күреп кала инде бу парның мунчага кереп киткәнен. Күрше апаның кияүләп йөргәнен күреп, янгынны “кияү мунчасы кызу булды” дип төрттереп әйтүе икән. Әйе, “кияү мунчасы” үтә кызу булды Мунча, абзар, утын сарае, якын бабайның гомер буе өйгән каралты-курасы бер тында янды да бетте.

Күрше апа икенче көнне үк каядыр чыгып китте һәм шул китүеннән бөтенләй юкка да чыкты. Башкача авылга кайтып күренмәде.

 

Фото: oren.mk.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: