Чәчмә әсәр
5 Декабря 2022, 05:28

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (12)

...Уйлап карасаң, мин дә аннан әллә ни ерак сикерә алмыйм. Бу ярлылык белән әллә кая китеп булмый шул. Ә укырга, белем алырга, телләрне өйрәнергә, белем баскычларына күтәрелергә теләк зур. Һай, зур да соң!..

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (12)Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (12)
Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (12)

(Ахыры.)

ХХII

Мин монда октябрь башына кадәр биш ай эшләдем. Мәдрәсәгә дә кайтыр вакыт җитте. Иптәшләремнән аерылуы кыен булды. Шушы вакыт эчендә беркем дә эчеп-исереп гауга чыгармады, сүгенү дигәне дә сирәк булды. Ссыльныйлар дигән кешеләр дә бар иде, алар бик акыллы, укымышлы кешеләр булып чыкты.

Мин бигрәк тә Васяга ияләшкән идем. Аңа карата хөрмәтем дә, рәхмәтем дә зур. Чөнки Вася белән аралашу аркасында күп нәрсәгә күзем ачылды. Бердән, ул миңа урыс телен өйрәтү буенча тәүге укытучым булды. Ялгыш әйтеп җибәргән сүзләрне көлми генә төзәтер, яңа сүзләрне аңлатыр иде. Язарга да иренми өйрәтте. Минем бик тиз алдырганны күргәч:  “Во, даешь, кореш!” – дип үзем белән бергә шатланды. Көн дә урыслар белән аралашу сөйләшүемне яхшыртты, телне шомартты.

Ял көннәрендә юынып, чистарынып, ашап-эчеп алгач, куышка кереп ял итәбез. Сузылып ятып, арыган тәннәрне яздырабыз. Шушындый ләззәтле чакларда әкият тыңлыйбыз. Кемгә чират килеп төртелгән, шул белгән әкиятен сөйли. Бер шарты бар – кыска булмасын. Шушы айларда мин күпме әкият ишеттем, эчтәлекләре һәм корылышы буенча безнең әкиятләрдән үзенчәлекле булуына, аерылып торганнарына игътибар иттем.

Кайтыр вакытым җитә башлагач, миңа да: “Син җәй буе безнекен тыңладың, хәзер үз әкиятиеңне сөйләп ишеттер әле», – дип үтенделәр.

Мин “Җил-җил арба”ны сөйләргә булдым. Тәрҗемә итеп бару да, әкият юлын бозмый бәян итү дә кыен эш икән. Көйләп-җырлап әйтелә торган урыннарын, килешү буенча (“там не переводи, пой по-своему”, диделәр), үземчә әйтеп сөйлим тегеләргә. Сүз эзләп төртелебрәк киткән урыннарда әлеге Вася ярдәмгә килә. Чөнки мине өйрәткәндә откыр егет үзе дә күп кенә татар сүзләрен өйрәнеп алган иде.

“... Абыйлары үз сеңелләрен танып, өйләренә алып кайттылар, ди... Ә күрше кызының оятсызлыгы, алдакчылыгы ачылса да, кече туганнары теләгәнчә, көймәгә утыртып диңгезгә агызып җибәрми, үз сеңелләре моңа кадәр көн күргән сарык абзарына хәзер тегене  ябып куйдылар, ди. Теге чакта  Бибигазизәдән тартып алып кигән затлы киемнәренең итәген биленә кыстырып, күрше кызы Мәрьямбикә хәзер үзе ялчы хәленә күчте... Менә шулай кадер-хөрмәткә күмелеп, зиннәтле күлмәкләр киеп, тәмле ризыклар гына ашап, агаларының күркәм сараенда яшәп киткән, ди Бибигазизә.

Шулай атналар, айлар үткән. Бер вакыт бу кыз ата-анасын өзелеп сагына башлаган... Кайтасы килү теләге, сагыну хисләре шул хәтле көчәйгән, ди, бу абыйларына кайтарып җибәрүләрен сорап мөрәҗәгать иткән...

Җиде агасы аны, кадер-хөрмәт күрсәтеп, күчтәнәчләр биреп, җил-җил арба янына алып килгән..

Шулчак теге күрше кызы да йөгереп килеп, елый-елый аны да иленә алып кайтуын үтенгән, ди. Күңелләре киң абыйлары да, Газизә үзе дә арбага утырырга рөхсәт иткән инде...

Бибигазизә урынына менеп утыргач:

 

Җил-җил арбам, җил арбам,

Җиде диңгез үтәек.

Җил-җил арбам, җил арбам,

Җиде урман үтәек.

 

Җил-җил арбам, җил арбам,

Җиде тауны үтәек.

Җиде тауны үтәек тә,

Туган якка җитәек...” –

 

дип җырлап җибәргән, ди...”

Әкиятемне тәмамлагач, иптәшләрем бераз тын яттылар да, “әйбәт әкият”, дигән нәтиҗә ясап куйдылар.

Киткән көнне Вася мине станциягә кадәр барып озатып калды. “Прощай, не забывай!” – диде.

Истәлеккә пәкеләребезне алмаштык.

(Күп еллар үткәч, Василий Измайловның бер өлкәдә райком җитәкчесе булып эшләгәнен белдем. “Правда” гәзите битеннән, инде олыгайса да, шул ук таныш чалымнары сакланган сөйкемле һәм  мөлаем Вася карый иде.)

Мин мәдрәсәгә кайтканда дусларым Әптрәхмән Хәйруллин белән Мотыйгулла Карамышев андалар иде инде. Без кочаклашып күрештек – сагынышканбыз икән. Гадәт буенча, бер аулак урынга утырып, баштан үткәннәр белән уртаклаштык.

Соңыннан алдагы планнар турында сөйләшүгә күчтек. Мотыйк һаман “Мөхәммәдия”не ташлап китү ягында:

– Укулар башланганчы алда әле бераз вакыт бар, артык ерак китә алмасак та, “Галия” мәдрәсәсенә әллә чыгып китәбезме?

– Ул турыда мин дә уйлап куйган идем...

Хәйруллин, берсе өстенә берсе утыртып куелган бәләкәй сандыкларыбыз арасыннан үзенекен идәнгә төшереп утыртты.

– Вә ләкин без яңа гына ачылып эшли башлаган ул мәдрәсә турында аз мәгълүматлебез. Ә безнеке, дус вә кушагалар, шәһәрдә күптән фәннәр укыту буенча бердән бер, шуның белән иң абруйлысы. Бер ел калгач, берсен икенчесенә алмаштырудан ни файда? Икенчедән, анда китер өчен өстәмә юл чыгымы, укыр өчен акча. Тагы мәдрәсә киеме алырга кирәк булуы бар, бәлки аларда башка кием формасыдыр. Ул бит башка кадими мәдрәсәләрдә генә гади: өстеңдә нинди киемең бар, шуның белән – дәрескә.

Күзгә төртелеп торган шундый җитди дәлилләрне китергәч, без, нык аңлашылды дигән кыяфәт алып, Мотыйгулла белән бер-беребезгә карашып куйдык.

Хәйруллин сандыгының ачкычын алып, матур тавыш чыгарып ачыла торган эчке йозагын борды. Фәхри хәлфә биреп кайтарган китапларын капчыгыннан алып сандыкка җайлап кына салды да, капкачын ябып, өстенә менеп утырды.

Йөзе белән безгә борылгач:

– Менә шулай эшләр, тора-бара ни эшләр, – дип куйды.

– Ә бит, Омскига – миссионерлар мәктәбенә дә соң түгел, урыс телен менә дигән итеп өйрәнеп чыгар идек! – дип мин үземнең элекке фикеремне кабатлауны кирәк табам.

Аннан иптәшләремә урысчалап:

– Вы оба способные человеки, толк от вас выйдет. Сможете читать любые книги, расширите свои познания!..

Васядан еш ишеткән сүзләр белән боларны сыйлыйм гына. Тегеләрнең күзләре дүрт булып миңа төбәлә. Шундый озын җөмләдән соң, исем китмәгән кеше булып, өстәл өстенә үк барып утырам. Бу “телмәргә” һәм хәрәкәтемә каршы Хәйруллин:

– Бер “күркә” урынына болар хәзер икәү булды, – ди кинаяле елмаеп.

– Әй, Хәйруллин, бу бик хәтәр җиппәрә бит, малай. Чыгарып, тырмага бастырып киликме әллә? Әтү үз телен сәфсим онытып кайткан лабаса безнең “ике мөгез”!

Мотыйк бармак төртеп кыткылдап көләргә тотынды. Ләкин тегесе:

– Вәт, шельма, ничек тиз отып кайткан! – дип, аны туктарга мәҗбүр итте.

– Болай ятышлы гына чыга, – Мотыйк килешүчән елмаеп, яныма килеп кунаклый. – Чынлап та, әллә шунда китәбезме? Ике ел нәрсә ул?!

– Тик чукынырга кирәклеге ошап җитми бит әле...

– “Веры разные, бог один”, – дип җибәргән булам..

Бу юлы тегеләр эндәшмирәк торгач:.

– Шулаен шулай да ул... – диделәр.

– Нигә, христиан да кеше, мөселман да кеше, аермасы юк.

– Бар шул! – ди Мотыйк үтә дә катгый тавыш белән.

– Юк шул! – мин теге тискәрегә каршы төшәм. – Шундый ук ике куллы, ике аяклы, бер башлы.

– Бар! – дип ныкыша һаман “көнбагыш”. – Бар! Аларны бабага утыртмыйлар!

Бу мәрәкәдән күмәкләшеп көлешеп алдык та, мондый сөйләшүнең безгә мәгънә бирмәгәнен тоеп, күпмедер вакытка тынып калдык. Карамышев, зур башын ике учына кысып, озак кына утырды да:

– Мәдрәсәне тәмамларга соңгы ел калды, беркая да барып йөрмик, монысын төгәлләп, очына чыгып куйыйк та, соңыннан нинди юнәлеш тотарга күз күрер. Мөгаллимлек эшендә берәр ел эшләп, яхшы гына итеп “янчык” эчен ныгытып алыйк та, тагын омтылып карарбыз, – дип нәтиҗә ясап куйды.

Хәйруллин сандыгын кире урынына мендереп утыртты, аннары арлы-бирле бүлмә буйлап йөреп алды. Килешле итеп тегелгән зәңгәр төстәге яңа тройка киеп кайткан егет соклангыч иде. Мыегын да җептәй генә калдырган, битенә төс кергән, тәненә ит кунган сабакташка ике пар күз төбәлде.

Мотыйк кабыргага төртеп: “Базардан алган кәкре башлы таягына таянып, хәтәр генә атлап йөргәнен теге абыстай күрсә-ә-ә, әй...” – дип пышылдый.

Ә теге аны ишетми, лавкадан очсызга гына яңарак сатып алган туфлиен шыгырдатып басып йөрүен белә.

Менә ул каршыбызга ук килеп баса, кулларын иңнәребезгә сала.

– Дә-ә-ә, егетләр, сезгә мондый фикер йөртергә мөмкин, ә миңа – юк. Яшь килешми алай каңгырырга. Әткәй-әнкәй дә хәзер нык бирешкән, өйләренең дә рәте чамалы, җимерелергә тора. Мин монысын гына тәмамлармын да үз Ногайбәгемә кайтып китәрмен инде. Авылда балалар укытырмын. Шунда өйләнермен дә. Ә бәлки теге “дүдәк”не алып кайтырмын... Ә сезнең канатлар яшь, самай очар чагыгыз – әйдә, максатларыгызны тормышка ашырыгыз.

Хәйруллин тәрәзә яңагына барып сөялде. Шул минутта безнең бөгелүне белмәс өлкән дустыбыз ничектер кечерәеп калган кебек тоелды.

Менә ул карашын безнең дөем ятак каршысындагы юлдан өйләренә таба кайтып килүче бер оя казларга төшерде. Инә каз алдан, атасы, тезелеп килгән балаларын саклап, арттан төшкән. Бәпкәләр зурайган, үзләре каз корына кергән, шулай да курчалауга һаман мохтаҗ. Хәрби тәртип казлар гаиләсендә каты куелган. Хәер, тәртип дигән төшенчә тәрбия эшендә кошларга гына түгел, кешеләргә дә комачауламас иде.

– Менә шулай, дуслар. Дәрт булу беләнмени, дәрманың чамалы булгач. Миңа да, теге “дүдәк”кә дә “оя” корырга вакыт. Үземнән булмаса, балаларымны урыс телендәге китапларны шатырдатып укырлык һәм үзләре дә иркен сөйләшерлек итеп өйрәтәчәкмен…

Уйлап карасаң, мин дә аннан әллә ни ерак сикерә алмыйм. Бу ярлылык белән әллә кая китеп булмый шул. Ә укырга, белем алырга, телләрне өйрәнергә, арытабан белем баскычларына күтәрелергә теләк зур. Һай, зур да соң!.. Аның өчен Әмирхан, Шәһәрбануларныкы кебек атаң булу кирәк. “Атаң урыс булмагач, Наташадан тумагач, булмый инде, булмагач.”

Һәркем үз уйларына чумып, тынып калды. Тын бүлмәгә ачык тәрәзәдән кергән урам тавышлары агылды.

Таш түшәлгән урамнан җиңел генә тарантас тарткан аргамакның тек-тек итеп басып үткән тояк тавышы, теге казларның капка ачуны таләп итеп гөгелдәве, өйләр арасында тартмачының: “Энә сатам, без сатам, колак чистарткыч та бар! Иннек-кершән сатам, ал, чибәр туташ», – дип кемгәдер кычкырып эндәшкәне, ике йөк ташучының авыр итекләрен шаркылдатып, кочаклашып “Бродяга, судьбу проклиная...” дип җырлар-җырламас көйләгән тавышлары иде болар.

Күпмедер шулай эндәшми, үз уйларыбызга бирелеп, тып-тын утырдык. Шул вакыт Мотыйк озын итеп көрсенеп куйды.

– Нигә шулкадәр, мәет озаткандай, бәгырьләрне телеп, уфтандың әле, дус?

– Габдулла Тукаевка кыен булыр инде, дип көенәм.

– Ә аңа нәрсәсе кыен булыр икән соң?

– Үзен кем яратканын белмәү...

– Аны кем яратканны син каян беләсең?

– Мин. Мин аны хөрмәт итеп яратам. Мотыйгулла галиәссәлам Карамышев дигән шәптин-шәп бер егетнең шигъри осталыгына гашыйк булуын, күп шигырьләрен яттан сөйләвен хәзер һичкайчан да белмәячәк.  Бу бер.

Мотыйк шушы сүзләрдән соң күзләрен чылт-чылт йомып ала. Керфекләре арасыннан берничә тамчы күз яше битенә тәгәри. Борынын тарта. Кулъяулык эзләп, кулын кесәсенә тыга...

– Я, ярар, булды. Менә шуңа көям.

– Ә икенчедән?

– Һаман ялгызы гына йөрер инде.

– Бәй, берәү дә гаскәр белән йөрми лә!

– Зөлкарнәеннән башка, дим инде.

Мотыйкның кинәт кенә теләсә нәрсә сөйләнә башлавына аптырап, Хәйруллин белән карашып алабыз. Башындагы “шөрепләре”нең ныклыгына шик төшерәм:

– Ә нигә минсез?

– Бәлки Казанга барып эләксәк, Тукай кебек юньле шагыйрьләрне ишетеп, син дә адәм тыңларлык берәр нәрсә язарга өйрәнер идең. Бәлки, мәшһүр шагыйрь сине дә күзгә элеп, арасына алыр иде, дип уйлавы иде кордашның. Әтү, аягүрә чыгарып йөргән нәрсәләреңнән колакларыбыз “шиңеп” бетте ләса. Тотасың да, я мине, я аны мәсхәрә итеп җыр яки такмак чыгарасың. Имеш:

 

Агыла да болыт, һай, агыла,

Таулардин дә тауга кагылып.

Кайгырмачы, Хәйрүш, ай, кайгырма,

Шәһәр кыздай, бүтән табылыр.

 

Ярый, монысы ничава әле, төбендә этлек оеткысы юк. Олырак кешедән ояласың. Ә менә миңа ничек җырлыйсың:

 

Биек тауның башларында

Утыра катык тәпәне.

Мотыйк, монда күп уралма –

Башың әрем кибәне.

– Имеш, минем баш – “әрем кибәне!”

 

Хәйруллин шушы сүзләрдән соң көлеп:

– Синең башның “әрем кибәне” белән бер уртаклыгы да юк, әлбәттә, әмма телең... Ә Фазылҗанга килгәндә, кәнишне, Тукай була алмас та, булмасын да, үзебез белән генә йөри бирсен. Шулай бит, дус?

Мин аның сүзләрен дөресләп, ризалык белдереп, ияк кагам.

Каршыда утырган Мотыйк:

– Әйе, Казан да булганмы кала, безнең Троицкига җитә буламы! Шушында калып, укып чыкканыбызга рәхмәт, дисеннәр әле, шәй бит? – дип миңа карый.

Мин тиз генә аңа каршы, үзе әйтмешли җавап бирергә “бозаулап” өлгергәнче, Хәйруллин җитди итеп болай диде:

– Бер яктан уйлап карасаң, без, теге кем әйтмешли “туклыктан шашып ыргыгандай” булабыз түгелме? Безнең үзебезнең укыган җиребез Троицкидә иң яхшысы түгелме ни?! Кайсы мәдрәсәдә шәкертләр өчен менә шундый шартлар тудырылган: укыйм дисәң, менә дигән бина, яшим дисәң, менә дигән ятак, мунча керәм дисәң, тагы үзебезнеке, башкаларда ул да юк. Без ән-ә-ә кайда үрелгән кебек, урындагылар монда үрелә түгелме соң әле?

Мин шулчак Васядан ишеткән бер мәкаль кебек нәрсәне искә төшердем: “От хорошего лучшее не ищут”. Шуны бу юлы русча әйтмичә, ничегерәк татарчага тәрҗемә итеп әйтергә дип уйлап утырганымда, Мотыйк утырган җиреннән торып:

– Син, дус, әле өстәп, шәһәрдәге иң матур, иң биек манаралы мәчет тә бездә генә, дип әйтсәң...– диде дә, минем янда торган утыргычны күчереп куйды.

– Без булмасак, мәдрәсәдә, гомумән, ямь булмас. “Касимия”гә үч итеп, шушында ябышып ятып укып чыгыйк әле. Аларның хәлфәләре дә әллә кем түгелдер әле. Безнең Фәхри хәлфә үзе генә ун хәлфәгә торырлык!

Мотыйк утыргыч куеп, өстәлгә менәргә уйлады.

Өстәлгә менсә, “телмәр”енең очы-кырые булмаячагын сизгәнлектән, без тегене кочаклап, кире идәнгә төшерәбез.

– Бәндә хокукларын буучы кыргыйлар, вәт кемнәр сез! Тырнак очы кадәр генә дә түземлек дигән, тирән һәм мәгънәле карашны аңларлык акыл дигән нәрсә юк сездә. Булса да, җәяүләп качкан. Кеше дәртләнеп сөйләргә булган иде, авызын томалыйлар. Поп Гапон урынында булсагыз, мине дә “пиф-паф” итәр идегез, мөгаен. Икегез дә ачыдан да ачы тәнкыйтькә лаек тәрбиясезләр!

Мотыйк үпкәләп, безгә аркасын биреп утыра.

Ә мин аны әйләнеп чыгам да каршысына килеп басам. Алладан ялварган кешедәй, куш куелган кулларымны баш тәңгәленә күтәреп:

 

Ачыдан да ачы ни ачы –

Туры әйткән тел ачы.

Шундый ачы әйтә торган

Мотыйк мәңге булсачы! –

 

дип мөгрәгән кеше булам. Тегенең ирен читләре елмаерга итә, мәгәр тыела, үзен тота.Инде Хәйруллин озын булып утыргычка менеп баса да:

–И-и-и, Мотыйк әфәнде, алтын фикерләрегезне бүлдергәнебез өчен без бәндәләрне гафу кылыгыз. Сезне кыргыйларча туктатуыбыз, ачыктык, тамак ялгап алырга вакыт, дип әйтергә базнат итүе иде бу түземсез ач шәкертләрегезнең... – Нәкъ “көнбагыш” тавышы белән, аныңча иелеп-сыгылып әйтеп куя.

Мотыйк рәхәтләнеп көлә дә, Хәйруллин булып:

– Сугып төшеримме, әллә үзең  генә төшәсеңме? – ди.

Шаярышып алгач, өстәл тирәли утырып чәй эчәбез.

Чәй эчкәндә беребез дә башкача йөрәгебезне тырнаган нәрсәне – тормышка ашмаган омтылышыбызның сынуын телгә алмый.

Әйдә, шәһри Казан, үзенең мәртәбәле “Касимия”се һәм университеты белән хыялда гына калсын.

Гасыр башына исраф ителмәгән көч, ташып торган дәрт, әллә нәрсәләр эшләп ташлардай гайрәт вә ләкин тормышка аша алмаган һәм һичкайчан да ашмаячак хыял белән аяк басабыз.

22 февраль, 1956 ел.

 

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (12)
Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (12)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас