Чәчмә әсәр
4 Декабря 2022, 15:03

Заһит МУРСИЕВ. Тартай теленнән таба

Бу юлы аңа чыннан да уңыш елмайган, акча янчыгы тапкан, йөз сум акчасы белән.

Заһит МУРСИЕВ. Тартай теленнән табаЗаһит МУРСИЕВ. Тартай теленнән таба
Заһит МУРСИЕВ. Тартай теленнән таба

Бер заман тартай, эш юктан эш булсын дип, урман буйлап йөргән. Аның өчен бу да эш, кайда нәрсә күрә икенче урынга барып сөйли. Башка кошлар авызларын ачып тыңласа, тартайның кәефе була.

Бу юлы аңа чыннан да уңыш елмайган, акча янчыгы тапкан, йөз сум акчасы белән. Шатлыгыннан бахыр җан-фәрман оясына очкан. Ләкин, үз ояңда гына утырып булмый, шатлык эчкә сыймый, кем беләндер уртаклашасы килә. Тик, йөз сум әллә ни зур байлык түгел, әгәр дә менә йөз мең булса!.. Ул чагында бөтен урман халкы көнләшер иде тартайдан.

Акыллы баш шулай итә дә, саесканга, каргага, чыпчыкка барып әйтә, ябалак та күрә моны, чәперчек тә ишетә. Кемдер котлый, кемедер көнләшә, икенчеләре иске дуслыкны искә тәшерә. Һәм, билгеле инде, барысы да белгәч, хәбәр козгынга да барып җитә. Ул тартайга хәбәр итә: “Йөз мең акчамны мин югалткан идем, китереп бир”,– ди. Менә сиңа бер хәл, комсыз козгын бичара тартай аркасында баеп китәргә уйлаган икән. Ә тартай ул акчаны кайдан алсын, ул бит йөз сум тапты.

Ләкин козгын явыз үзенекен итә, бирмәсәң мин сине чукып башыңны тишәм, каурыйларыңны йолкып шәрә килеш калдырам, ди. Ләкин эш аңа кадәр барып җитми, козгынга бит акча кирәк, шунлыктан ул тартайны судка бирә.

Суд җыела. Бөркет  – судья, торна белән карга –  утырышчылар, челән–  сәркәтип. Мондый эре түрәләр кечкенә бахыр тартайның хәлен аңлыймы да, сүзен тыңлыймы? Саескан сүзләрен дәлил итеп, тартайны гаепле дип табалар. Ягъни, козгынга йөз мең сум акча түләттерергә карар чыгаралар.

Тартайның тавышын ишеткәнегез бар микән, ул хәзер элеккечә нык кычкырмый, имеш. Башын кайгы баскан, бурычын һаман да түләп бетерәлми, ди. Аның каравы, тартай теленнән таба, дигән мәкальне без бик яхшы аңлыйбыз һәм аның кебек кыланмаска тырышабыз.

 

Заһит МУРСИЕВ фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас