Чәчмә әсәр
4 Декабря 2022, 15:00

Әнфисә ШӘЕМОВА. Мәхәббәт хатлары. Хикәя

Илгизәнең күз аллары караңгыланды. Кайда соң син, чын сөю, чын мәхәббәт?! Саф хисләр?!

Добавить в предпочтительные источники Google
Әнфисә ШӘЕМОВА. Мәхәббәт хатлары. ХикәяӘнфисә ШӘЕМОВА. Мәхәббәт хатлары. Хикәя
Әнфисә ШӘЕМОВА. Мәхәббәт хатлары. Хикәя

Я Хода, нәрсә соң бу? Ник шулкадәр мыскыл иткән аны Низам? Илгизәнең язган хат кисәкләре клуб бакчасында чүп булып очың йөри. Кисәк-кисәкләргә ерткаланган хатлар учакка ыргытылып, янып бетмәгәнгә охшаган. Җыештыручы Рәсимә апасы ут тергезгәндә кулланганмы соң боларны? Чүпләрне яндыру өчен. Иртәнгә клуб тирә-ягы тәмәке каплары, сыра шешәләре белән тулган була бит. Шуларңың барысын да бергә өеп, бер чокырда яндыра Рәсимә апалары. Тукта әле, ул чокырдан болай кәгазь кисәкләре очып чыгып йөрми ич. Ник ачуланды икән соң бу Низам? Илгизәнең кайтканына инде өч көн, ә егетнең әле клубта күренгәне юк. «Берәр кая киттеме әллә ул?» – дип кызлардан сорарга тартынды, чөнки бөтенесе Низамга гашыйк, ә авыл егетләре, тел әйләндереп бер сүз әй¬сәң, үзеңә бәйләнергә генә торалар.

Әле ФәҺим абыйсы «Сеңлекәш, киоскка барасың юкмы? Берәр кап тәмәке алып кайтыр идең», дигәнгә генә чыгуы иде. Киоск та, клуб та, Низамнарның өе дә бер тирәдә, шуңа  сөйгәне күренмәсме дигән өмет чаткысы да бар иде бллай да иләс-миләс күңелендә.

Әмма менә бу кәгазь кисәкләре... Кичә пешкән чияләрне үрелеп ашаганда чәчендәге заколкасы ычкынып төшеп китте, караңгыда эзләп тормаган иде. Шул табылмасмы дип кенә бакчага керүе иде. Шунда аны Рәсимә апасы күреп алды.

– Низамың үзеңне бигрәк яраткан булган икән. Бөтен халык белсен сезнең мөнәсәбәтләрне, дигәндер инде, югыйсә клуб ихатасына китереп чәчмәс иде хатларыңны. Укуын укымадым, әмма яндырып та бетереп булмый. Монда мин генә мени, дус-ишләрең укыр, мыскыллар, – дип йөрәгенә ут салды.

Илгизәнең, чынлап торып, хәтере калды. Ике ел буе армиягә язган хатларны әйләндереп алып кайтып, каз каурые урынына чәчмәсә инде. Бигрәк җиңел холыклы да инде бу Низам! Фәһим абыйсының олы кызы Зөләйханы да «балдыз» дип үртәп, ирештереп бер була иде. Уртак серләрен дөньяга чәчмәсә, белми калырлар дип уйладымы икән ни?!

Низам армиядән кайткач, җәй башында авылга бер кайтып ураган иде инде Илгизә. Сагынышып, яратышып туймадылар алар. Илгизәнең имтиханнарын тапшырып бетереп, диплом алып кайтасы бар иде, шуңа ул тагын да Уфага юл тотты. Инде имтиханнар тәмам, диплом алганда Низамның да үз янында булуын теләгән иде кыз.

Әле унбиш көн вакыт бар, шуңа ул, әти-әнисеннән сорап, авылга дәү әнисе янына тагын кайткән иде. Дәү әнисе Илгизәнең әнисенең энесе Фәһим абый, җиңгәсе Зилә, оныклары Зөләйха һәм Раил белән яши. Зөләйха Уфага имтиханнар тапшырырга киткән булып чыкты. Фәһим абыйсы авырып тора, Зилә җиңгәсе иртүк эшкә чыгып киткән, бәләкәй Раил әле йоклый.

Карале, Низам турында Фәһим абыйсыннан сорарга кирәк. Ул. аларга барып йөри бит. Илгизә тиз генә чәч заколкасы һәм башка кирәк-яраклар алды да кайтырга ашыкты.

– Бәй, син белмәдеңмени? Зөләйха бит Низам белән Уфага китте. Алар бит сине дә күрәбез, дигәннәр иде. Бөтенләй онытканмын, – диде Фәһим абыйсы, яткан җиреннән үк торып утырып.

Ничек инде?! Өч көй буе ни җиңгәсе, ни абыйсы бу турыда әйтмәде. Зөләйханың уку йортлары белән танышырга киткәнен кайткан көнне үк белде бит. Тик Низам турын? да ләм-мим.

Бакчада тавык бәрәңгесе пешереп, казан якында мәш килгән дәү әнисе Гөлниса янына дәшми генә килеп утырды кыз. Ямь-яшел булып кыякланып үсеп килгән суган түтәленнән барлы-юклы чүпләрне өзеп маташкан булды.

– И, бкла, бала. Аңлыйм да соң, тик ярдәм генә йтә алмыйм, – диде дәү әнисе, авыр сулап.

– Мин бит аны ике ел буе берәү белән дә очрашмыйча көттем. Нинди хатлар йөрде арада! Ә ул аларны бөтен дөньяга чәчкән, урам тулып ята, – дип түгелеп елап җибәрде Ндгизә.

– Ничек, ничек? – дип катып калды Гөлниса түти.

Ул Зөләйха оныгыннан мондый ук этлекне көтмәгән иде. Низамга күзе төшеп йөрсә дә, Илгизә апасына бу хәтле үк начарлык эшләргә базмас иде ул. Хәер, кем белә? «Яр бирмәк – җан» бйрмәк», дип юкка гына әйтмиләр  бит. Шул кара чутыр Вәгыйзь малаена икесенең дә күңеле ятты да  куйды шул оныкларының. Икесе дә  серләрен әбиләренә сөйләде. Низамы да, бик чибәр, зәңгәр күзле, нык бәдәнле ир-егет булса да, аның оныклары янында гына чуалды. Армиягә киткәнче «Гөлнисатти, Илгизә кайтмадымы?» дип сораса, армиядән кайтып, Илгизәне бер атналап озатып йөргәч, «Гөлнисатти, Зөләйха чыгып кына керсен әле», дип, күпне күргән, күпне белгән, кешене күз карашыннан берсүзсез аңлаган карчыкны чыгырыннан чыгарды. «Туганының ярын күзләмәсә, беткәндер җир йөзеңдә ир-егет, – дип ачуланды ул Зөләйха оныгын эченнән генә. – Япь-яшь бит әле, укуын яңа бетерде. Апасына юл куйса, булмаганмы инде?!»

Илгизә тиз-тиз генә китәргә җыена башлады. Юл киемнәрендәге каенсеңелесен күргәч, төшке ашка кайткан Зилә җиңгәсе каушап китте.

– Кая җыендың, Илгизә? Бер кайткач, атна-ун көн тора идең бит. Әти-әңиеңне Төркиядә ялда, дидең түгелме соң? Анда берүзең ятканчы, – дип такылдады.

– Юк, җиңги, мин Яркәйгә түгел, Уфага, – диде Илгизә, күтәрелеп карамый гына. – Зөләйхалар эзләп йөрер бит, хәбәрләшмәдек тә.

– Туктале, бикәчем. Кил әле, утыр. Сабыр гына тыңла.

Утырышкач, ничек сүз башларга белми торды җиңги кеше.

– Беләм, син дә Низамны яратасың. Мин орыша башлагач, ул синең хатларыңны күтәреп килде, елый-елый, гафу сорады. Сиңа җибәрүемне, үтенде. Ләкин'мин моны булдыра алмадым. Сине яраткан, синең белән чәчен чәчкә бәйләргә җыенган килеш, безнең әле яңа мәктәп бусагасын атлап чыккан кызыбызга кул салды ул. Үзем йолкып алдым түшәктән. Келәттә дөньяларын онытып яратышалар иде...

Илгизәнең күз аллары караңгыланды. Кайда соң син, чын сөю, чын мәхәббәт?! Саф хисләр?! Инде бер ел озатышып йөреп, ике ел буена арада хатлар йөреп, сагынышып күрешсәләр дә, хисләре шултиклем шашкын, кайнар булса да, үбешүдән ары китмәгәннәр ңде бит. Нишләдең син, Низам?! Мине яратуың шулкадәр генә булдымы икән? Чит кеше булса, бер хәл, бәләкәйдән бар нәрсәләрен бүлешеп, бергә үскән сеңелкәше бит ул. Үз туганнары булмагач, Зөләйханы бертуганыдай якын күрә иде. Ничек очрашырга да ничек сөйләшергә соң моннан соң алар белән?! Ник ул хатларны урамга чәчәргә иде инде сиңа, Низам?! Мин тәмам ачулансын, үзеңнән бизсен дипме? Барыбер  ике арадагы серне дөнья сасытып чәчмиләр бит. Кирәкмәгәч, утка ташласаң ни була иде?  Рәсимә апа да яндырырга тырышкан бит әле әнә, укымаган да. Ә, бәлки, укыгандыр да, юкса каян белсен ул адарның Илгизәнең Низамга язган хатлары икәнен?!

Әкрен генә атлап, автобус тукталышына китеп барган Илгизәне Гелнисатти куып җитте.

– Балам, саубуллашмый да китеп барасың түгелме? Зөләйхага ачуланма инде син, Низамны бик яратса да, сезгә аркылы киләргә нияте юк иде аның. Бу – җиңгәңнең этлеге. Фәһим абыеңа да, Иркә белән араларына кереп, мәҗбүри килде. Кызын да шулай озатмакчы. Сизеп йөрдем мин – Низамны да, алдалап, әллә ниләр эчереп, ул келәткә үзе салды. Күреп тордың, абыең ничә көн инде авырый. Ул да бик үртәлде. Сине ярата бит ул. Шул вакыйга гына түшәккә екты аны. Үз кызын күралмас булды шуннан соң. Җиңгәң шуңа күрә җитәкләштереп чыгарып җибәрде инде аларны. Вагыйзьләргә барган, суд белән янаган, куркыткан. Әле генә Рәсимәләргә кереп чыктым, хатлар турындагы сүзләреңә шаккаткан идем бит. Аларны да җиңгәң клуб янына чәчкәләгән. Сорасалар, Низам китереп ташлаган, дияргә кушкан Рәсимәгә. Улымны гына бәхетсез итүе җитмәгән, ике оныгымның да бәхетен җимерде бит шул елан.

Елый-елый озатты Гөлниса түти яраткан оныгы Илгизәне. Аннары үзенең көчсезлегенә, явызлыкның җиңүенә җаны көеп, Ходайның кичерүен сорап, догалар укый-укый кайтты.

Капкадан керә керешкә килененнән өлеш алды

– Мине «елан» дип барын әләкләп килдеңме? Син үзең елан! Яныңда торган оныгыңның бәхете турында уйлар идең син, әллә кайдагысын түгел.

– Кеше бәхете белән бәхетле булып булмый ул, килен. Әллә син

кызыңны түшәккә салып, бәхетле иттем, дйп уйлыйсыңмй? Зөләйха Низамны яратса, Низам Илгизәне ярата һәм гомере буе яратачак. Илгизәдә шулай ук. Бәлки, әле аңлашырлар да. Ә, бәлки, юк. Син туганны – туганнан, сөйгәнне сөйгәннән аерып, зур явызлык эшләдең, килен. Үз бәхетең дә бит синең – тышкы ялтыравык кына. Иркә кайтканда, бәхетле пар булып күренәсең килүдән генә. Ул әнә, чыннан да, үзенең бәхетен тапкан, ичмасам, маладис! Илгизәмә дә мин шуны көне-төне теләячәкмен. Ә Зөләйхага, бик яраткан оныгым булса да, кулдан килмәс, булдыра алмам. Чөнки ул, үзең кебек үк, кеше бәхетен урлады, – дип әйтәсе сүзен әйтеп бетерде дә бүлмәсенә үтте. Клеенка астыннан бер фотосурәт  алып, андагы өчәүне сыйпарга кереште.

– Кичерегез, балакайлар, бәхетегезне саклап кала алмадым.

Сурәттән аңа елмаешып карап торган өчәүнең берсе кара чибәр Низам, бер ягына озын толымлы, коңгырт күзле якты йөзле Илгизәне, икенче ягына зәңгәр күзле бөдрә чәчле Зөләйханы утыртып төшкән иде.

Ә Илгизә бу вакытта, башкача авылга кайтмаска сүз биреп, яшьләренә төелеп, автобуста китеп бара иде инде.

 

Фото: podruzke.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас