Чәчмә әсәр
4 Декабря 2022, 15:07

Илсөяр ТИМЕРБАЕВА. Җан газабы. Хикәя

Нәкъ шул мәлдә, мылтыктан аткан күк шартлап капка ачылуын, кубарылып-дулап каршыма чабучы ярсыган атны күреп өнсез калдым. Исемә килгәндә, мин ат астында идем инде

Илсөяр ТИМЕРБАЕВА. Җан газабы. ХикәяИлсөяр ТИМЕРБАЕВА. Җан газабы. Хикәя
Илсөяр ТИМЕРБАЕВА. Җан газабы. Хикәя

Марс абый елый. Гел шулай, мине күрде исә: «И кәкәм, и кәкәм», — дип такмаклый-такмаклый елый. Үзе миңа, аталарча ярату белән, мөлдерәпләр карый. Ни өчен? һич аңламыйм.

Минем хәтер балачакны барлый...

Марс абый — безнең кара-каршы күршебез. Мин белә-белгәннән бирле, ул атлы эштә. Ат аның аерылмас дустына әйләнгән инде.

...Миңа әле биш яшьләр чамасы гына. Миннән зурраклар мәктәптә. Әти-әни эштә. Өстемә туганнан туган апабыз җибәргән аксыл төстәге бишмәтне, әти үзе баскан киез итегемне киеп уйнарга чыгарга җыендым.

Шактый авыр агач чанамны өстери-тарта капка төбенә чыгып баскач, һаваның сафлыгыннан, салкынлыгыннан исереп, тын ала алмый торам. Җитмәсә, җир өстенә миллион йолдыз сипкәннәрмени, кояш нурында кар җемелдәве күзне ачтырмый да ачтырмый...

Без авылның иң биек урынында урнашкан урамда торабыз. Өйдән чыгып, берничә адым атлауга ук, түбәнгә таба тауны икегә ярган юл сузыла. Бер яктагы тау өстеннән чишмәгә йөрсәләр, икенчесеннән — каршыдагысыннан — клубка да, мәктәп белән кибеткә дә төшеп була. Безнең урам бала-чагасы шушы тауда чана, чаңгы шуып уйный. Кем ничек, нәрсә белән — анысы мөһим түгел. Иске ләгән, тимер тагарак, чаналар — берсе дә эшсез калмый, хәтта гайрәтлерәк малайлар ат чанасын тартып чыгалар да, күмәкләшеп, барысы бергә утырып шуалар. Бик каты җилдерә башласалар туктата да алалар, чана төбенә тыгып куйган таяк-тормозлары да бар.

Тауда беркем юк. Укучы балалар әле мәктәптән кайтмаган. Мин иркенләп кенә чанага утырам да аска җилдерәм. Аска ук төшәргә йөрәк җитми. Анда күпер текә ярлы елга... Бик кызулый башлагач, әле көч тә җыярга өлгермәгән аякларымны терәп туктатмакчы булам.

Нәкъ шул мәлдә, мылтыктан аткан күк шартлап капка ачылуын, кубарылып-дулап каршыма чабучы ярсыган атны күреп өнсез калдым. Исемә килгәндә, мин ат астында идем инде Аның корсагына да җитмәгән буем белән нишләргә дә белми дүрт аяк арасында басып торам Котырынган ат туктап калган. Хәтта кузгалып та карамый. Мин, хәтәр килгәнне аңлап, кычкырып елап җибәрдем дә үзем берни дә аңламастан, биек тауга атылдым. Нәни генә кулларым белән көрткә бата-чума үрмәлим дә үрмәлим, Тау өстендә: «И-и Ходаем,ничекләр генә исән калдың? И балакаи!» — дигән тавыш ишетеп, тагын да үксебрәк елый башладым. Барын да күреп-ишетеп торган, безнең урамга кызына кунакка менеп баручы Бәдыйгөлҗамал карчык, әрнеп-әрнеп авырткан кып-кызыл кулларыма карагач, күтәреп үк алып юатырга тотынды. «Анаңнар нәрсә карый микән?!» — диеп такмаклый-такмаклый мине капкадан кертеп җибәрде. «Әни ишетсә, нәрсә әйтер инде бияләй дә төшеп калган» дигән курку белән, шыпырт кына өйгә кереп, мич арасындагы сәндерәгә үрмәләдем.

...Озак еллар үтте. Мин инде үзем балалар үстергән әни кеше. Зур шәһәрдә яшим. Ләкин Марс абый һаман очраган саен, «и кәкәм» сүзен такмаклап елавыннан туктамый. Ниһаять, авылга бер кайтуымда, тәвәккәлләп, аңа үземне кызыксындырган сорауны бирдем: «Хәтерлисеңме, Марс абый?» Һәм, «әйе» дигәнне аңлатып башын селкүгә, атылып чыккан күз яшьләренә кушылып, аның җан ярасына кагылганымны аңлап, тетрәнүдән телсез калдым.

Өйрәтергә алып кайткан яшь аты, үзен дә чөеп атып ишегалдыннан дулап чыгып китеп, тауда шуып ятучы кечкенә кызчыкның өстенә менү күренеше, «баланы харап иттем!..» дигән коточкыч уй аны гомере буе озата барган, күрәмсең.

Ни кызганыч, икенче бер кайтуымда инде мине «и кәкәм» сүзе белән каршы алучы кеше булмады. Күңелнең кайсыдыр бер почмагы аны юксынып сулкылдады да сулкылдады...

 

Фото: goodfon.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас