20
Күрешер мәл якынайган саен, вакыт акрын үтте. Өй эчендә ялгызына күңелсез була башлагач, ул күршеләргә кереп китте. Нәсимә бөтен яңалыкны белеп торган хатын иде, авылдагы хәлләр белән танышыр Гөлзилә, бәлки, Таһир хакында да сүз чыгар. Шундыйрак өмет белән керсә дә, Нәсимә апа Таһир турында берни дә сөйләмәде, кыз үзе башлап сораштырырга кыенсынды. Ә авылда яңалыклар хәтсез җыелып киткән икән.
– Балалар читкә китеп бетте, Ногман абзыеңны яз көне җирләдек, – дип, үз хәлен дә сөйләп алды хатын. – Район үзәгенә баргач, өч адәмгә бер ярты алып эчкәннәр. Кеше кулыннан. Өчесе дә үлде. Интегеп үлделәр. И-и, бигрәк әллә нишләде бит замана да. Әллә шуңа инде авылда да бик нык эчә халык. Яшь егетләр эчә, кызлар... Яшьләр дә бик азынды хәзер. Әле җәй башында ярты авыл диярлек Уфада ятып кайтты. Теге... азгынлык чирен йоктырганнар.
Авылдагы күңелсезлекләрне шул рәвешле тезде генә Нәсимә. Кемнәрдер авариягә эләккән, кемнәрдер сугышып имгәнгән, кемнәрдер гаиләсе белән аерылышкан, кемнәрдер суга батып үлгән. Һәм барсына да эчкечелек гаепле. Боларны тыңлаган саен, Гөлзиләнең йөрәге кысып-кысып алды. Авылдашларының бәхетсезлегендә ул үзен дә гаепле итеп сизде. Ә кызның Уфада аракы сатып акча җыюы һәм шуның өчен күңел газаплары кичерүен тоймаган Нәсимә һаман тезә бирде:
– Гыйльманны хәтерлисеңдер әле?! Ул да ата-баба ишетмәгәнне кыланып үзен очлады. Бик күп яшь кызларны мәсхәрәләгән икән, диләр иде. Шуларның каргышы төшкәндер инде. Эчкән килеш ялгызы гына яшәгән Хәдичә карчыкның өенә ишек ватып кергән дә кыйнап, акчаларын алып, үзен көчләп чыгып киткән. Хәдичә карчыкны бүлнискә озаттык, милиция килде. Ә Гыйльман юк та юк. Өченче көн дигәндә таптылар. Олы юл буендагы каенлыкка барып асылынган. Шуннан соң әти-әнисе авылдан ук күчеп китте. Ходай дошманыңа күрсәтмәсен инде андый язмышны. Әй, әллә нишләде шул дөнья, әллә нишләде... Кибеттә товар, күңелдә иман бетте дигәндәй...
Шуның ише хәбәрләрне хәтеренә төшергәләгән арада, Нәсимә кызның да хәлләрен сораштырып алды. Кайда эшлисең, кайда яшисең, кияүгә-фәлән чыкмадыңмы, шәһәрдә дә тормыш авырмы?.. Гөлзилә кыскача гына, киңәеп китмичә генә, җавап бирде.
– Авылда калмаганың әйбәт булды, кызым, – диде Нәсимә, сөйләшүгә йомгак ясагандай. – Яшәүнең кызыгы китте хәзер. Өстәлгә куярга шикәр дә юк... Элек концерт-фәләне килә торган иде, хәзер алары да онытты, яшьләр үзләре дә аны-моны белми. Бөтен һөнәрләре эчү дә ахмаклану... Ә шәһәр, ни генә әйтсәң дә, шәһәр әле ул, анда үз күңелеңне үзең күреп булса да яшәргә мөмкин.
Нәсимә яныннан Гөлзилә авыр уйлар белән чыкты. Тормышка зарланып яши торган хатын түгел иде ул, хәзер үзгәргән, канаты сынган, күңеле сүрелгән. Сөйләгән хәбәрләренә караганда, өметсезлеккә бирелерлегең дә бар шул... Гөлзиләнең йөрәге чәнчеп куйды. Башка аракы сатмаячак ул. Алтын таулар вәгъдә итсәләр дә. Авылдашларының шул хәлгә төшүенә Гөлзилә һәм аның кебекләр гаепле түгелмени инде?! Гаепләрен йомар өчен куйган максатына ирешергә тиеш ул, кешеләргә шатлык һәм гүзәллек өләшеп яшәргә тиеш.
Сәгатькә якын сөйләшеп утырып та Таһир хакында бер сүз дә ишетмәве дә җанына шом өстәде. Ни өчендер аның сөйгәне турында сөйләргә теләмиләр. Хәтта Әлфиянең Әлфиясе дә ике сүзлек хат язып җибәргән.
Әлфияне искә төшерүдән көтелмәгән фикер ялтлап китте. Нигә әле кич җиткәнен, Таһирның килгәнен тилмереп көтеп утырырга? Өйләренә үзе барсын да керсен. Ә причем тут Таһир?! Әлфия янына килә ләбаса ул. Һәм Гөлзилә шулай итте дә.
– Ти-ти-ти-ти-ти!.. – Әлфия ихатада тавыкларга бодай сибеп йөри иде. Капкадан керүчене күргәч, ачкан авызын ябарга да онытып, катып калды, кулындагы табагы җиргә төшеп китте. – Гөлзилә?! Гөлзилә!!! – дип шыбырдады ул моңсу шатлык белән һәм кинәт, һушына килеп, ахирәтенә каршы ташланды. Ихлас кочаклашып күрештеләр.
– Күземә күренәме әллә дип торам... Нинди җилләр ташлады соң Гөлзилә, хәлләрең ничек? – Әлфия элеккедәй чәтелдәп торса да, кыяфәтендә моңсулык бар иде.
Бу Гөлзиләнең күңеленә шом өстәде. Шуңа да ул уратып-чуратып тормады, исәнлек-саулык сорашу белән, үгезне мөгезеннән алды.
– Таһир өйдәме? Нигә хат-хәбәре юк? Синең хатны ничек аңларга? – Бу сораулардан куырылып калган ахирәтенә сүз ачкычы табарга булышкандай өстәп куйды: – Өйләнмәгәндер бит?..
– Юк, – диде Әлфия, көрсенеп. Ул күз алдында кечерәеп калган иде. – Туктале, ашыкма әле, утырыйк әле...
Гөлзиләнең өметләре челпәрәмә килде, күңелнең аяз күген кара болыт каплады. Әлфиянең кыланышы юньле хәбәр вәгъдә итми иде.
– Тыңлыйм, – дип түземсезләнде ул, бакча буендагы эскәмиягә барып утыру белән. – Сөйлә инде, Әлфия. Тилмертмә мине.
Ләкин Әлфия ашыкмады. Күзләрен билгесезлеккә текәп, озак утырды. Аннан соң гына калтыраулы тавыш белән ярып салды:
– Абый армиядән гарипләнеп кайтты бит... Ике аягы да юк... Бару белән сугышка эләккән... Озата кайткан офицер әйтте, бөтен отделениедән өч кенә кеше исән калды, ди. Абыйны мактап туялмый үзе. Мактаулы булу беләнмени?..
Гөлзилә ахирәтенең сүзләрен ишетми иде инде. Аның миен бер уй бораулады: «Гарипләнеп кайткан... Ике аягы да юк...» Кыз сөйгәненең китапханәдә беренче тапкыр кинога чакырганын, ярсып чабып барган атны туктаткан чагын, Гөлзиләдән биздерергә теләп бәйләнгән егетләрне ничек тукмап озатканын хәтерләде. Әзмәвердәй таза һәм көчле Таһирны ул ике аяксыз итеп күз алдына китерә алмады. Бу акылга сыймаслык хәл иде. Ләкин шул ук вакытта бу чынбарлык иде.
– ...Күрсәң син аны... Элекке Таһир түгел инде. Юньләп сөйләшми дә. Карашларын бер ноктага төбәп, уйланып тик ята. Ашавының да рәте юк, коры сөяккә калды. Елмайганы да юк. Безнең белән беренче күрешкәндә дә боек иде. Кайтканына бер дә шатланмый шикелле...
Гөлзилә аның армиягә киткән чагын хәтерләде. Кадерле кешесе белән аерылу газабы бар булмышына чыкса да, хәрәкәтләрендә дә, карашларында да горурлык хисе, яшерен дәрт бар иде Таһирның. Егетлек эшләргә ашкыну тойгысы бар иде... Һәм менә шул кеше – ике аяксыз... Гарип... Илеңне явыз дошман басып алган чор булса, моны аңларга да булыр иде әле. Андый дәвер дә түгел бит... Авыз тутырып сөйләрлек сугыш та юк. Әзмәвердән – ике аяксызга, шат күңелледән – моңсу җанлыга әйләнгән егет, Гөлзиләнең сөйгән яры бар...
– Синең хатыңны аңа бирдем. Укып чыкты. Берни дә дәшмәде, кесәсенә тыгып куйды да – вәссәлам... Таң алдыннан сулкылдаган тавышка уянып киттем... Сиңа җавап та язган иде ул. Тик нишләптер ачып укыдым. Укыдым да ул хатны салып җибәрмәдем, үзем икенчене яздым. Ике генә сүздән. Аңлагансыңдыр?.. Абыйның хәле турында язарга йөрәк җитмәде, икегезне дә кызгандым. Аннан соң сәер хат бит. Тизрәк кайтып төшәрсең дип тә уйладым. Гаепле булсам, гафу ит... Ә ул хат менә... Гел үзем белән йөртәм...
Гөлзилә хатны кесәсенә салып куйды.
– Таһир өйдәме? – диде ул, урыныннан кузгалып.
– Юк. Больницада. Һушын югалткач, «скорый» чакырган идек, алып киттеләр...
Гөлзилә, гипнозланган кешедәй, тирә-яктагы бернәрсәгә дә игътибар итмичә, акрын гына атлап ихатадан чыгып китте. Әлфия эскәмиядә утырган килеш Гөлзиләне томанлы карашы белән озатып калды да бераздан үксеп елап җибәрде.
Өенә ничек кайтып җиткәнен, ничек кергәнен хәтерләми Гөлзилә. Уянып киткәндә, ул идәндә чалкан ята иде. Тирә-як караңгы, тәрәзәдән сагыш йомгагыдай ай күренә. Ул торып утны кабызды. Чәй куеп җибәрде. Аннан соң табак-савыт юарга тотынды. Ул арада чәй кайнап чыкты. Гөлзилә аны сүндерде дә диванга барып утырды. Торып, идәндә яткан сумкасын актарырга кереште. Андагы күчтәнәч-фәләнне алып өстәлгә куйды да яңадан диванга килеп ятты. Бераздан торып чәй ясады. Аны бер-ике йотты да китап шкафы янына барып басты. Гаилә альбомын кулына алды. Игътибарсыз гына бер-ике битен актарды да урынына кире куйды. Кинәт, нәрсәнедер исенә төшергәндәй, ишегалдына атылып чыкты. Ни эшләргә теләгәнен онытып туктап калды. Шул халәттә бераз басып торды. Аннан соң, акрын гына атлап, өйгә керде. Диванга барып утырды. Кабат китап шкафы янына килде. Бер китапны кулына алды да аңа бераз карап торды. Кинәт кыргыйларча чинап җибәрде, китабын атып бәрде. Һәм ниндидер ачы нәфрәт белән кулына эләккән бөтен нәрсәне идәнгә томырырга тотынды.
Бераздан өйгә Әлфия керде. Чәче-башы тузган, күзләре тонган Гөлзиләнең чинап-шыңшып дөнья җимергәнен күреп ул шунда ук чыгып йөгерде. Гөлзилә шашынды- шашынды да, хәлсезләнеп, идәнгә шуып төште. Ул бөтен гәүдәсе белән калтырана, яралы җанвардай ыңгыраша иде. Күп тә үтми, Әлфия кулына дипломат тоткан бер хатынны ияртеп кабат килде. Алар Гөлзиләне диванга яткырдылар да килгән хатын дипломатыннан алып укол кадады.
– Хәзер тынычланып йоклар, – диде хатын, эшен бетергәч китәргә кузгалып. – Борчылырлык әллә ни юк...
Әлфия өй эчен тәртипкә китерде дә Гөлзилә янына барып утырды. Аның юрганын төзәткәләп куйды, чәчләреннән сыйпап иркәләде.
– Бирешмә, Гөлзилә, – дип пышылдады ул. – Түз... Беребезгә дә җиңел түгел бит... Абый көчле кеше иде... Ул да бирешмәс әле... Ә син... Син бит аның хатыны түгел... Син – ирекле... Синең үз юлың... Алма кебек чагыңда бер гарипне карап ятмассың бит инде... Моңа абый да риза түгел. Сызланырсың да, онытырсың... Сине һичкем гаеп итмәс... Түз, Гөлзилә... Түз... Түз... Эх, күпмеләр түзәргә соң инде...
Әлфия аны кочаклап елап җибәрде...
(Дәвамы бар)
Фото: s30116489994.mirtesen.ru