Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
2 декабрь 2022, 19:57

Тәслия ӘХМӘТОВА. Ахырзаман билгесе

Дөнья бит ул гел рәхәт кенә яшәтми.

Тәслия ӘХМӘТОВА. Ахырзаман билгесе
Тәслия ӘХМӘТОВА. Ахырзаман билгесе

Дөнья бит ул гел рәхәт кенә яшәтми. Күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәп ятканда, Фатыйма абыстайны сары сагышларга салып, хәләл җефете бакыйлыкка күчеп китте. Аның артыннан үзләре белән байтак еллар яшәп гаилә әгъзасына әйләнеп беткән бохар песиләре дә озак тормады. Берүземә бигрәк ямансу дигәч, шәһәрдәге кызы “хайваннарны яклау җәмгыятеннән” нәселле фарсы мәчесе кайтарып бирде. Эттән чак кына кайтыш, елкылдап торган күк тунлы, зур күзләре янып тора, йөзе һәрвакыт ачулы.

– Менә, әни, шампунь, теш щеткасы, паста. Монысы теше кычытканда кимерергә йомшак резинка, тәгәрмәч. Тәгәрәтеп уйнарга кечкенә резин шарчыклар, – дип күрсәтә башлады.

– И, балам, моның өч айлык курсын бетерми торып мин башкарып та чыга алмам инде. Мәче караганчы тәрбиягә бала гына алыр идем дә бит, яшем узыбрак китте шул, – дип башын чайкап торды Фатыйма абыстай.

– Сөтен кайнатып кына эчер, өч көнгә бер яшелчә бирерсең, итнең сеңерле җире булмасын, вак кына итеп турарсың, – дип, үгет-нәсихәтләрен биреп, кызы китеп тә барды. Теге мәче Фатыйма абыстайны бер дә иш итми, биргән әйберен дә өнәми. Чырае тагы да ныграк кәкрәйде, күзләре шундый усал булып яна, Фатыйма абыстай куркып та куйгалый. Мәче түгел, бүре генә булып яраласы булган аңа. Юк, бүре түгел, аю. Аюга ныграк охшагансың, дип, шелтәләп тә ала. Шулай 2-3 көн азапланды Фатыйма абыстай. Мәчене юындырып-киендереп дигәндәй, арып, йокларга ятты. Йоклап кына китеп бара иде: “Әни!” – дип өзелеп дәшкән тавышка уянып китте. Куркынып торып утырды, белгән догаларын укыштырды. Ишеккә барып: “Кем бар?” – дип дәште. Җавап бирүче булмады. Иртән шылтыратып, уратып кына кызының хәлен сорашты.

– Бар да әйбәт, әни, эштәмен, – дигән җавап алгач, тагын да ныграк аптырады. Фатыйма абыстай ахирәте Ниса карчыкка хәл-әхвәл белешергә кереп китте.

– Күрше, мәчем сөйләшә башлады бит әле, – дип, кыяр-кыймас кына әйтеп салды.

– Шулай инде, гомер буе ир иркәсе генә булып яшәгәч, минем кебек гомер буе ялгыз дөнья көтсәң, мәче белән сөйләшеп утырмас идең. Шулкадәр йомшак булып, ...саташып утыргач, сине дә мәче дип белгәндер, – дип шелтәләп алды. – Дисбеңне тартып, белгән догаларыңны укы.

Шулай да, кереп, мәчене күреп чыгарга уйлады. “Шәһәр кунагы” янына буш кул кереп булмый диеп, чите кителгән чәй тәлинкәсенә бер-ике кашык каймак салып алды. Каймакны мәче алдына куеп, үзләре чәй эчәргә утырдылар.

Ә мәче каймакны шулкадәр аппетит белән сыпыртты да, Ниса аягына килеп мырылдап, сыпырынырга кереште. Бераз сыпырынып торгач, ишетелер-ишетелмәс кенә “Нәнәй!” дигән тавыш чыгарды. Карчыклар сикерешеп тордылар.

– Әстәгъфирулла! Ахырзаманда хайваннар кеше теле белән сөйләшә башларлар дигәннәрен ишеткән бар да, әле дөнья бетәргә вакыт җитмәгән дип йөри идем. Теге песиләр белән чыгыш ясый торган әртис бар иде бит әле. Кем соң әле теге?

– Ә-ә-ә-ә, Куклачевны әйтәсеңме?

– Әйе, бәлки, аңардан качып киткәндер?

– Әллә инде, күрше. Анысын кем карап торган. Кешегә сөйли күрмә инде. Бөтен авылга рисвай итәрләр. Болай да акылга сай иде, бөтенләй ычкынган диюләре бар.

Ниса карчык ахирәтенә бер кешегә дә әйтмәскә сүз бирде  бирүен, ... суга чыккач, сер итеп кенә уң як күршесенә сөйләде. Кибеттән чәй-шикәр алып кайтканда түбән очтагы ахирәте Майкамалга сөйләде. Шулай итеп, бөтен авылга таралды...

Төрле хәйлә табып, ахирәтләре берәм-берәм килә башлады. Берсе дә буш килми, каймак, сөт, май белән Фатыйма абыстайның сутыкычы шыплап тулды.

Беркөн шулай мәктәп балалары килеп керде.

– Фатыйма инәй, теге сөйләшә торган мәчене күрсәт, зинһар, – диләр. Кайсы су китерә, кайсы утын яра, кайсылары кар көри.

Фатыйманың ирексездән күзләренә яшь тулды.

– И, күгәрченкәйләрем, уңганкайларым. Еллар тыныч, дөньялар имин булсын, гомер юлларыгызны гел ак бәхеткә генә төренеп үтегез, оланкайларым, – диюдән башка чарасы калмады.

Шулай итеп,  фарсы мәчесе Фатыйма абыстайны авылдагы билгеле һәм хәлле кешегә әйләндерде. Ә бит мәченең даны район һәм республика дәрәҗәсендә дә таралуы бар...

 

Фото: haski-mana.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: