Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
2 декабрь 2022, 10:36

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (11)

...Иптәшләр, минем тотынганыма карап: “Как зверь”, – диләр. Болай дип әйтүләре – кая кушсалар,  шунда йөгергәнгә, ни төясәләр, шуны сөйрәгәнгә, гомер буе йөк тарткан атны күз алдында тотып, ат кебек эшлисең, дип әйтергә теләүләредер инде.

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (11)
Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (11)

(Дәвамы.)

ХIХ

Әллә нинди мал сарайлары, кеше бакчалары аша үтеп,  урау юл белән вокзалның караңгы канатына килеп бастык. Минем каравыл тору урыным – ике келәт арасында. Ул җирдән вокзал алды да, килеп туктаячак вагон урыны да яхшы күренә. Тик ул урын әлегә дөм-караңгы булгач, бернәрсә дә шәйләнми.

Май киче. Күккә йолдызлар сибелгән. Танауга бары май аенда, җәй башында гына була торган бер төрле саф ис бәрелә. Май ае – җылы ай.

Ләкин мин нигәдер өшим, шуңадырмы дерелдим. Болар миңа акчасын да түләмәсеннәр, исән-сау хәзер үк җибәрсеннәр дә куйсыннар иде дә... Бер сызгырган өчен түләү соравы да оят. Шикле кешеләр. Нигәдер тик мине генә эчерәләр, үзләре бик эчми. Юлбасарбыз, диләр, сүгенмиләр. “Печатать” дигән сүзне берничә тапкыр ычкындырдылар.

Хәйруллин берчак: “Европада ялган акча басучылар бар икән”,- дип сөйләгән иде. Димәк... О-о-о,  тотылсак, башкаем төрмәләрдә генә чери  икән болай булгач. Куй, мине монда берсе дә күрми,  исән чакта ычкыныйм...

– Куды?! – сарай почмагына җиткән җиремнән теге Михалыч дигәннәре эләктереп алды. – Подводить хочешь!

Мине этеп, кире урыныма китереп бастырды. Миннән күпкә бәләкәй булса да, юлымнан алып ташларга базнатым җитмәде. Җиткәндә дә, икенче почмакта, бәлки, тагын әллә кеме күзәтеп торадыр. Михалыч җилкәмнән сөйде дә болай диде:

– Не бойся, парень. В случае провала операции – ты не замешан. Поймают, скажешь, не по своей воле, мол, заставили какие-то разбойники, ну, что видел в том доме. (“Әһә, мине ипләп кенә ташлап китмәкчеләр икән. Имеш, курыкма. Димәк, мин калкавыч рәвешендәге генә бер бәндәмен”).

Шуннан соң Михалыч кесә сәгатен чыгарып, киң пальтосы  чабуына яшереп иелде дә, миннән шырпы сыздыртып, вакытны карап алды.

– Скоро здесь будет. Вот что, Федя, неизвестно, как все закончится… Но скажу тебе, ты – хороший парень, учебу, как бы тяжело тебе не было, не бросай. Вот возьми, что есть, не рассуди, – дип, кулыма нәрсәдер төрелгән чүпрәк тоттырды.

Аннан кулымны каты гына кысты да караңгылыкка кереп югалды.

Ул арада станциягә поезд якынлашканын белдереп, паровоз сызгыртты. Товар поезды килеп туктады.

Шунда ук теге вагон юнәлешенә табан кара шәүләләр йөгерде.

Вокзал як тын. Фонарь астында юл хезмәткәре формасы кигән кеше генә күренә. Шунда шәһәр ягыннан “Сударушка” көенә гармун тартып, “һоп-һоп” дип биегән, акырып җырлаган тавыш ишетелде. Юлчы шул якка йөзен борды. Аннан тәмәке кабызып, шырпысын тагын сызып, сәгатенә карап алды.

Ә составлар ягында вагон ишеген тавышсыз гына ачтылар. Эчке яктан фонарен чабуы белән ышыклап тоткан проводник килеп чыкты. Иелеп, түбәндәгеләргә нидер әйтте. Ике кеше тиз генә вагонга күтәрелде. Күренер-күренмәс яктыда  аларның ящикларны каплаган япмаларны вагон эченә ташлаганы күренеп калды. Бу вакытта вокзал алдындагы тәрәзәләрдән төшкән яктылык мәйданчыгында теге исерек төркем күренде...

...”Бурлар арбасы” мин барганда килешенгән урында юк иде инде.

ХХ

Тамак туйдырырлык ризык сатып алып, юлга чыгу максаты белән вокзалга киттем. Кулымда Михалыч калдырган әз-мәз акча. Тартып-сузганда бер айга, бик тә кысканда ай ярымга җитәрлек. Моның белән канәгатьләнеп булмый. Шулай уйланып, вокзал эскәмиясендә утырганда:

– Федюша, здравствуй, как дела? – дигәнгә башымны күтәреп карасам, янымда теге атаман басып торганын күрдем.

Чәче тигез итеп алынган, ә сакалы бөтенләй кырып ташланган. Минем авыз ачып, гаҗәпләнеп караганны күргәч, күз чите белән генә елмаеп:

– Может подвинешься? – диде.

Атаман миңа сыеныбрык килеп утырды да, аягын аякка куеп, бер кулын эскәмия аркасына салып, икенчесе белән җилкәмнән кочып:

– Меня зови дядя Гриша. Значит, дело, брат, вышло удачно. Тебе спасибо за помощь, – диде.

Мин эчемнән генә: “Бер котны алганы җитмәгән, бу козгын тагын нәрсәгә килде икән?” – дип уйлап, арытабангы хәбәрен көтеп, аяк астында китеп барган кондызга текәлдем.

– Тебе надо подзаработать деньги, чтобы учиться. (“Каян гына боларга тәрҗемәи хәлемне сөйләдем, тагын тотынды…”) Поезжай, браток, с ребятами на путевые работы. Артель там есть. Парни хорошие, не обидят. За одно и по-русски научишься.

Беткән баш беткән инде, моннан котылып булмас, дип, бу тәкъдименә дә риза булдым.

 

ХIХ

Таш төялгән вагон өстенә аякларны сузып, дүрт егет белән менеп утырдык. Башлы суган, йомырка, икмәк салынган күн алъяпкычларын тегеләр уртага җәеп салдылар. Мин дә үз тәгамнәремне шунда өстәдем.

Поезд кузгалды. Юлда таныштык. Соры күзле, җирән чәчлесе – Петро. Ә тегеләре өчесе дә Саша булып чыктылар. Саша исеме дә төрлечә була икән. Иң өлкәне, зәңгәр күзләре өстендә керфеге дә, кашы да кояшта янып беленмәс хәлгә килгәне – Александр, уртанчысы – Саня, аны күбрәк Санёк, диләр. Ә алардан яшькә иң кечесе Сашка була икән. Тагы Вася бар – анысы минем тиңдәш.

– А ты – Федя-Федюшка будешь, – диделәр, минем дилбегә буе исемемне әйтергә телләре әйләнмәгәч.

Эш урынына якынлашкач, поезддан сикереп төшеп калдык. Мине наряд бирүче алдына китерделәр. Киң җилкәле, башына эшләпә кигән, костюм-галстуктан булган кара мыеклы кеше мине баштанаяк сөзеп карап чыкты да, мондый кеше кирәкми, диде. Эшчеләр мине яклагач, көненә унбиш тиен хак белән алырга булды. Шулай итеп, мин тимер юл эшенә кердем. Эш авыр. Җәйге көннең таңыннан караңгы төнгә кадәр җир казыйбыз. Сигез кеше булып, шпаллардан корылган, өй дисәң – хәтерең калырлык, куыш кебек җирдә торабыз.

Башкалардан күпкә яшьмен, Вася дигәне генә минем чамада. Безне өлкәннәр үзләренчә якын итә, исемебез урынына, сынок, дип тә куялар. Кайчак чиратлап, я мине, я Васяны кайтарып та җибәрәләр. Алар ял иткәндә су китерәм, утын җыеп, чәй кайнатам. Авыр эш эшләгән кешенең һәрчак тамагы кибүчән – рәхмәтләр әйтеп чәй эчәләр. Куыш эчен себереп чыгарырга да иренмим. Мин бу эшләрне үзем теләп эшлим.

Ашауны бергә ашыйбыз – “общий котел” дип йөртелә ул. Хезмәт хакының билгеле бер өлеше шуңа кертелә. Ашау кысылмый: көн дә итле аш, шулпа, ботка, чәй. Ипине китереп торалар. Он да бар. Кирәк чакта җәймә пешерәбез. Әмма ләкин эшләвен дә җимереп эшләтәләр.

Иптәшләр минем тотынганыма карап: “Как зверь”, – диләр. Бер ерткычның да кара эшкә җигелеп йөргәнен күргәнем юк. Болай дип әйтүләре – кая кушсалар,  шунда йөгергәнгә, ни төясәләр, шуны сөйрәгәнгә, гомер буе йөк тарткан атны күз алдында тотып, ат кебек эшлисең дип әйтергә теләүләредер инде.

Бер айдан подрядчик килеп, эш хакымны үзе күтәреп китте. Мин хәзер эшчеләр белән тиң ала башладым. Кичләрен тамак туйгач, куыш эченә кереп, йокларга ятабыз. Көне буе кәйлә-көрәк төшмәгән куллар сызларга тотына, аяклар гер таккандай авырая. Урынга баш төртү белән йоклап китәсең. Бер уянмый, таңга кадәр йоклыйсың.

Бервакыт, ни эшләптер, төн уртасында эчем авыртып уяндым да, куыш япмасын күтәреп, тышка чыктым. Чыксам, өелгән шпаллар артында учак янганын күрәм һәм кемнәрнеңдер мөгердәп сөйләшкәнен ишетәм. Бу вакытта кемнәр утырырга мөмкин икән, дип шөбһәгә төштем. Үрелеп куыш эченә карыйм, әзрәк шөрләтә дә.

Барысыннан да яшьрәк булган, шуңа да дуслашып алган Васяны уятып чыгармакчы булдым. Учактан чагылган ут яктысы куыш эченә дә төшеп-төшеп ала. Анда Васька түгел, башкалар да юк иде.

Төнлә ни эшләп учак ягып утыралар икән дип, шунда юнәлдем. Эч авырту кайгысы онытылды. Минем аяк тавышына берсе: “Тс-с-с”, – диде. Мин икәнлекне күргәч: “Ты чё, Федюша, полуночничаешь, без Васьки не спится?” – дип көлештеләр. Чөнки без Вася белән бергә эшлибез, бергә янәшә утырып ашыйбыз, йокы урыны да янәшә, хәтта хаҗәт җиренә дә бергә йөрибез. Шуңа төрттерүләре.

Вася янына чүгәләп барып утырдым. Учак янында безнең куышныкылырның барысы да һәм ике-өч таныш булмаган кеше утыра иде. Алар гәпләшүләренең очына җиткәннәр иде, ахры. Шунда берсе:

– Иртәгә бәйрәм, чиркәүгә барып кайтырга да кирәк, яктырганчы йоклап алыйк, – диде.

Ә таныш булмаганнарның күзлеклесе:

– Ну, товарищи пролетарии, до следующего раза, – диде дә янында яткан гәзитне дүрткә бөкләп, куен кесәсенә тыкты.

Күзләрем эре хәреф белән “Искра” дип язылган сүзләрне генә эләктереп өлгерде...

(Дәвамы бар.)

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (11)
Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (11)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: