Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
1 декабрь 2022, 13:03

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (10)

– Әгәр мине тотып алсалар? – Сине бернәрсә дә эшләтә алмаячаклар. Ну, сорарлар, кемнәр иде, дип төпченерләр. Әллә нинди усал юлбасарлар, диген. Куркытып китерделәр, дип әйт. Кинжал белән үтерә яздылар, дияргә дә онытма...

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (10)
Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (10)

(Дәвамы.)

ХVIII

Шәһәр читендәге ярым җимерек өй эчендә безне көтеп торганнар, ахры. Урыс миче янында – түгәрәк өстәл. Артында көрәк сакаллы ир төрепкә тартып утыра, икенче ир, безне ишек ачып керткәне, янына килеп:

– Привели, атаман, сигнальщика, – диде.

Мине арттан төртә биреп, “атаман” дигән көрәк сакаллы кеше алдына бастырдылар.

– По доброй воле али пришлось уговаривать? – күзләрен миннән алмый, төребкәсен кырынрак ятып суыра-суыра, өзеп-өзеп, минем әлеге танышларымнан сорады.

– Сам созрел, Петрович, – диде җирәне, шуннан нәрсәнедер оныткандай, туктап торды һәм, – сам созрел, товарищ атаман! – дип өстәп куйды.

– Ну, вот снова… Сколько раз повторять вам, при нем того слова не говорить! Я ваш атаман и баста!

Кашларын җыерып, тегеләргә карап чыкты да аягы белән идәнгә тибеп куйды. Усал нәрсәдер, ахрысы. Төребкәсен тәмләп, озак кына суыргач, ашыкмый гына басып яныма килде. Буйга миннән артык тәбәшәк түгел.

– Хорош, хорош. Именно такой нам и надо. – Шуннан мине әйләнеп йөреп чыкты да. – Свистеть умеешь? – дип сәер сорау бирде.

Мин бер төпкел авыл малае, тере урысны күреп үсмәгән кеше, урысча сөйләшә белмәсәм дә, бераз аңлыйм, җавап кайтаруы гына кыен. Ансын да бу шәһәргә укырга килеп чыгып, чак кына, ипи-тозлыктай өйрәнелде.

– Знаем, – дидем.

– Покажи!

Мин нишләп өй эчендә сызгырып торырга тиеш, ди… Тилебәрән орлыгы ашамаган ла. Минем белән теләсә ничек мөгамәлә иткәннәренә җаным көеп китте. “Ә менә сызгырмыйм да куям!” – дип тискәреләнергә булдым. Әмма теге өстемә менеп килгәндәй:

– Ну! – дип җикереп җибәрмәсенме!

Мин тагы: “Сызгырганны ишеткәнегез булмаса, мә, алайса, колагыгыз тонсын”, – дип уйлап алдым да ике кул бармакларын авызга җайлап тыгып, бар көчемә сызгырып җибәрдем. Тәрәзәләр зыңгылдап китте, болар колакларын каплады хәтта.

Бармакларны алдым да:

– Ишшу надо? – дидем.

– Хватит, – диде атаман, – очень хорошо. Знаешь, парень, нам такой, как ты, высокий человек нужен. Для одной работы. Хочешь заработать за одну ночь? Хорошо заплачу. Потом уйдешь от нас, куда глаза глядят. Согласен?

Төнлә нинди эш икән ул? Яхшы түлим, ди үзе. Сызгырып кына тора торган гына эш булса, ярый ла. Кеше үтерергә алып барсалар?

– Человек резать не будешь, а? – дип сорамый булдыра алмадым.

– Боже упаси, такими делами не занимаемся, – атаман, минем турыда ничек шулай уйлый аласың, дигәндәй, җирәнгән төсле, читкәрәк китеп басты.

– Тогда, ярар, – дим, – хуч сегодня пошли. А то балыкский головалар кушать да вода пить надоел!

Болар минем мәсьәләне катгый рәвештә чишүемә канәгать булып, бер-берсенә елмаешып карап алдылар. Шуннан соң, өстәлне уртага куеп, тиз генә өстен ашамлык-ризык белән тутырып ташладылар. Атаман, бу әзерлектә катнашмый, иярченнәрен һәм мине дә ипләп кенә күзәтеп торды. Баш кеше булгач, тегеләрне гел шулай карап торырга кирәктер дә.

Өстәл артына мине дә утырттылар. Дуңгыз итенә кагылмый гына, бәрәңге һәм  ачыган кәбестәне ипи белән сыпыртам гына. Зур шешәдән аракы агызып, миңа сузалар. Карышам, стаканны этәм, мин мөселман кешесе, ярамый, дип аңлатып карыйм.

 Атаман:

– Тогда мясо ешь, тебе хорошо кушать надо, а то один скелет носишь, – дип үгетли.

Мин баш кагам, мондый ит тә ярамый, дигәнне аңлатам.

– Эх ты, на картошке далеко не поедешь ведь! – диләр болар.

Бәрәңге ат түгел, йөрмәсәк тә ярар, дип уйлыйм, боларның сүзләрен үземчә аңлап. Болар нидер ымлашып алды. Икесе арттан кулны каерып тотты, өченчесе ярты стакан аракыны авызыма китерә башлады. Башымны боргалыйм, сасы ис борынга бәрелә.

– Пей! – атаман килеп башны тота.

Шуннан файдаланып, хәшәрәт сыекчаны авызга коялар. Тәнем кабул итми. Шулай да голык-голык итеп эчеп бетерәм. Чәнечке белән сузылган тозлы кыярны да, бая борын чөереп утырган итне дә, арасында тозланган дуңгыз маен да согынам гына...

Ачлы-туклы яшәүдән соң күп ашап туйган корсак авырая, йокы баса.

– Хватит пока кормить. Пусть отдыхает. Еще у него два дня, пусть, малый, по-человечески поест, ему силы набрать надо. Ведь ящики тяжелые, он пока жидковат. Сколько бедному жить как святой Илия… – дигәннәрне өзек-өзек ишетәм дә,  караңгылык кочагына чумып, изрәп йокыга талам.

Иртәнге кояш нурлары тәрәзә пыялалары аша үтеп, идәнгә сузылуга, башым авыртып, косасым килеп уяндым. Чиләктән бер чүмеч салкын су алып эчтем.

Тышка чыгыйм дисәм, ишек теге яктан терәтелгән булып чыкты. Дөбертәтүемә килеп ачтылар.

– Чего тебе?

– Я хочу туда…

– А-а, куда цари  пешком ходят. – Хаҗәт җирен болар шулай атый икән.

Ашатып, шулай эчереп (башны хәзер тотып тормыйлар, бер җикерсәләр, салганны тизрәк бушатып куям), өч көн, өч төн тоттылар. Бер яктан – тамак тук, “горя мало, нужды нет”, икенче яктан – тоткын хәлендәмен. Миннән нинди эш таләп итәләрдер, белмим. Эш турында – ләм-мим.

Дүртенче көн дигәндә, ниһаять, беркем дә бер тамчы да аракы эчмәде. Ашап, тамак туйдырып алгач, өстәл өстеннән бөтен әйберне дә җыеп куйдылар. Атаман:

– Еще раз ходы-выходы проверим. Сигнальщику кое-что объясним, – дип, өстәлгә сызгаланган ниндидер зур кәгазь китереп салды. Читләрен бастырып куйдылар.

Шуннан теге атаман борылып миңа эндәште:

– Федя (болар исемемне шушылайга әйләндерделәр), знаешь, брат, мы тут затеяли одно дело – ограбление проходящего поезда. В одном вагоне будут ценные ящики. Вот ты нам и поможешь.

“Менә кемнәр икән болар! Юлбасарлар! Мине дә җайлап караклар арасына кертмәкчеләр икән. Имеш, сызгырып кына торырсың. Башта сызгыртырлар, соңыннан араларында йөртеп быжгытырлар. Уф! Кайдан гына килеп каптым боларга. Балык башлары ашап йөргән гамьсез һәм ирекле  вакытларым кая китте икән! Эх, бәхетсез баш, бәхетсез баш. Ярар, Фазылҗан, бардың, ди, болар белән кара төндә юл басарга, ягъни вагон таларга. Тегеләр үзләренә кирәк нәрсәне алып чыгар, теге “бурлар арбасына” төяр дә кайтып китәр.

 (Бер данлыклы ат карагы, ат урлаудан тыш, байларның келәтенә дә кул сузып йөргән, ди. Шул күзе төшкән келәт янына тавышсыз гына якынаер өчен арба тәгәрмәчләренә каеш, ә ат тоякларына чүпрәк урый торган булган. “Бурлар арбасы” дигән сүз безнең якта шуннан калган).

Әйе, теге “бурлар арбасына” төягәч, мине, артык күз дип, кара урманга бәйләп алып барып, үтереп ташларлар. Шулай яшь кенә килеш хараплар булырмын инде. Мотыйк белән Хәйруллин берни белмәс. Өйдә дә хат көтәрләр, кайтып китәр дип, үземне сагынырлар. Еллар үтәр. Әнкәй карчык елый-елый акылыннан язар...

Шуларны күз алдыма китердем дә, каты торырга карар кылам. Эшне зурга җибәргәнче, эштән баш тартырга һәм бу куркыныч кешеләрдән исән чакта котылырга.

Теге чак Хәйруллин эндәшкәнчәрәк:

– Ваше благородие, чужой воровать муcульману нельзя! Грех. Я не пойду, – дидем, булдыралганча тавышымны корырак чыгарырга тырышып.

– Ну, ну, парень! Зря кормили что ли? Еще как пойдешь! – атаман каршыма аякларын киереп килеп баса да бала башы хәтле йодрыгын борын астына суза.

Арттан берсе кабыргага каты гына төртеп куйды. Куркыталар. Эчемнән генә, караңгылыктан файдаланып, теге тирәдә уңае чыкканда качарга уйлап:

– Ладны, – дидем.

– То-то, брат.

Болар теге кәгазьне чыгарып, тагын карадылар. Кем кайда торырын кабаттан барладылар да миңа да кайбер нәрсәләрне аңлатуны  кирәк таптылар.

Бик ерактан, хәтта Мәскәү ягыннан, диме, бер состав килергә тиеш икән. Ул монда төнге өчтә булачак, ди. Бер вагонда “йөк” килә икән. Ул – ящиклар, ди. Миңа алар эчендә нәрсә барлыгын әйтмәделәр, әмма бик затлы әйберләр булырга охшый.

Вагонны талау үтә гади план белән башкарылачак. Янәсе, кунактан соңлап кайтып баручы бер төркем яшьләр, гармун сыздырып, вокзал яныннан үтә башлый. Шулчак, сәбәп табып, тарткалашып китәләр. Төшереп алган кеше тиз кызып китүчән, шул арада төрткәләшә, көрмәкләшә башлый. Болар да сугышырга керешеп китәчәк. Кычкырыш, сүгенү, өсләтү, дөмбәсләшү...

Билгеле, мондый очракларда кешенең игътибары көтелмәгән тавыш чыккан якка юнәлүчән. Җитмәсә, төн уртасында. Каравылчы башта аларны шәһәр ягына караган тәрәзә аша күзәтү белән генә чикләнәчәк, ә бу якка игътибар кимиячәк. Ә инде ишеккә бәрелеп-бәрелеп, пыялаларга да зыян китерердәй итеп сугышканнарын күрсә, сыбызгысын кабып чыгып, ярдәмгә кешеләр чакырачак.

Шушы шау-шулы мәлдән файдаланып, вагон тирәсендәге эшне мондагылар төгәлләп өлгерергә тиеш. Монда барысы да уйланган, минем кирәгем дә юк кебек.

– А как же, – диделәр, – син басып күзәтеп торачак урын бик уңайлы: нәкъ шул җирдән туктаган теге вагон да, вокзал алдындагы “спектакль” дә яхшы күренә. Бәләкәй буйлы кешегә күренмәс иде, чөнки бер склад каплый. Анда баскыч яки өстәл сөйрәп йөреп булмый бит инде, шуңа сине сигналчы дип чамаладык.

Әгәр дә вокзал ягында “эшләр” үзгәреп китеп, полицейский  берәр нәрсә сизенсә (алан-йолан карана башласа яки  иң начары – составлар ягына юнәлсә), гомумән, вагон эчендә эш итүчеләргә куркыныч янарлык хәл туса, мин ачы итеп өч тапкыр сызгырырга тиешмен. Шуннан соң минем эш бетә – урынымнан китәм.

Акчаны алдан түләсәк, син качарга мөмкинсең, диделәр, анысына борчылмаска куштылар.

Тәгәрмәчләре чүпрәк белән тыгыз итеп уралган арбалар ышык урында торачак икән. Әгәр эш “пешсә”, мин дә аларга утырып барып, тәгаенләнгән урынга теге ящикларны бушатышырга тиешмен.

– Әгәр мине тотып алсалар?

– Сине бернәрсә дә эшләтә алмаячаклар. Ну, сорарлар, кемнәр иде, дип төпченерләр. Әллә нинди усал юлбасарлар, диген. Куркытып китерделәр, дип әйт. Кинжал белән үтерә яздылар, дияргә дә онытма. “Атаман”, дип дәшәләр, диярсең. Эчкечеләр, куркыныч компания, диген. Шуларны сөйләсәң, сине шундук чыгарып җибәрәчәкләр.

Шушыларны төшендереп биргәч, мине калдырып, үзләре тышка чыгып киттеләр. Мөгер-мөгер анда нәрсә турындадыр тагын озак сөйләштеләр.

Ә мин, тыштан бикләнгән бәндә, берсеннән-берсе күңелсез һәм йөрәк куркытырлык уйларга баттым.

Үз гомеремдә беренче тапкыр Мотыйк кебек бәләкәй гәүдәле булып тумаганыма үкенеп, боларга тап булганыма көенеп утырдым.

(Дәвамы бар.)

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (10)
Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (10)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: