19
Елап күңелен бушаткангамы, Мулла бабайның җылы мөнәсәбәтеннәнме, Гөлзиләнең җанын рәхәт бер тынычлык биләп алды. Бу тынычлык туган йорт капкасын ачып кергәч тә бозылмады. Таһир белән бергә кайнар мәхәббәт сүзләре пышылдашып торган капка. Кызның күңелен сагышлы бер ләззәт телеп үтте. Алла боерса, тагын очрашырлар әле, газапка әверелеп барган хисләр чиксез бәхеткә әйләнер, җанга канат куяр.
Ишегалдын бәбкә үләне басып киткән. Шулай да алар яландагы үләннәр кебек назлы, ягымлы түгел, ә бары тик кеше яшәмәгән йортларда гына була торганча кырыс, хәтта бераз салкынрак та. Алар ташландык дөньяның рәнҗеше, үпкәсе кебек. Яшелчә бакчасын адәм биеклеге булып алабута, билчән, әрем кебек һәртөрле чүп үләне томалаган. Алар шул тиклем куе булып, күңелгә шомлы күләгә төшереп торалар. Бу нигездә тормыш агышы сизелми, ничектер вакыт туктап калган сыман тоела. Ә бит шау-гөр килеп торган чаклары бар иде, бакчада төрле төстәге гөлчәчәкләр үсә, ишегалды мал-туар, кош-корт белән тулган иде. Ә бүген... Юк, Гөлзилә инде үрсәләнмәде дә, еламады да. Ул тыныч иде. Туган ягына кайткач, ул никадәр югалтуларга дучар булганын аңлады һәм сызланулар, күз яшьләре аша шулар белән килеште. Бу килешү никадәр генә газаплы булмасын, Гөлзиләгә яңа көч, чәм өстәде. Шушы югалтулар өчен әрнемәслек итеп яшәргә, куйган максатына ирешергә тиеш ул. Сәхнәгә менәргә, җырчы булырга гына түгел, ә авылның горурлыгына әйләнергә тиеш Гөлзилә. Шунда аны туган нигезе дә, газизләренең ятим каберләре дә, инеш һәм Сөн дулкыннары да, урман-кырлар да гафу итәр. Шунда гына ул туган җиренә әрнүсез кайта алыр.
Ишек келәсен ычкындыргач, тукылдатып алды, бераз көтеп торды. Ни өчендер аңа әти-әнисе, кечкенә Гөлзилә йөгереп чыгар төсле иде. Могҗиза булмады. Эчкә узды. Урамда җылы булса да, өй эче җиләс иде. Бөтен нәрсә дә Гөлзилә калдырып киткәнчә торган. Бары тик утыргычларга, өстәл өстенә, ишек яңагына юка гына катлам булып тузан яткан. Гөлзилә аны учы белән сак кына сыпырып алды да уйга талды. Тузан... Юк, тузан гына түгел шул бу... Агышыннан тукталып калган Вакыт бу, буылып калган гомер... Йорт гомере. Бары тик әнә шул арны юып алганнан соң гына, бу йорт бүгенге көнгә кайта, яши башлый...
Гөлзилә киемнәрен алыштырды да тәртип урнаштырырга тотынды. Ул һәрнәрсәне җентекләп тазартты, тик һәрберсен кабат үз урынына куйды. Әйберләрнең әлеге торышы ничектер кадерле иде аңа. Һәр эшен яратып, эчке бер ләззәт белән эшләде, күңеленнән дәртле көй көйләде. Таһир килер, бүген кичне шушында үткәрербез дигән өмет дәртләндерде кызны. Сөйгәне хакында уйланудан гына да ул чиксез бәхетле иде. Күпме вакытлар буена тилмереп көткән очрашу, кавышу мизгелләре якын, бик якын иде...
(Дәвамы бар)
Фото: dressya.ru