Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
30 ноябрь 2022, 21:27

Гөлия ГӘРӘЕВА. Упкыннарда асылынып торам. Хикәя (2)

Егетнең күзләренә тулган яшьләрне күреп, ул  нишләргә дә белмәде. Аны тынычландырасы да, кычкырып елыйсы да килде кызның.

Гөлия ГӘРӘЕВА. Упкыннарда асылынып торам. Хикәя (2)
Гөлия ГӘРӘЕВА. Упкыннарда асылынып торам. Хикәя (2)

Гүзәл баскан урынында катып калды. Шул мизгелдә барлык яшәеш беткән, дөнья үлгән кебек тоелды. Әйтерсең, бер мизгелгә аккан сулар тукталды, янган утлар сүнде, кояш мәңгелеккә офык артына кереп югалды. Аяк астындагы җир чатнап ярылгандай булды. Нишләргә, кая барырга белмәде ул. Әйтерсең, киләчәге, барыр юллары өзелгән, ә алда бары тирән упкын гына үзенә суыргандай булды. Нишләргә, кая барырга белмәде ул. Әйтерсең, киләчәге, барыр юллары өзелгән, ә алда бары тик тирән упкын гына суыргандай булды.

Бүлмәдәшенең «Сиңа ни булды?» – дигән соравы аны яңадаң тормышка кайтарды. Күзләреннән атылып  чыккан яшьләреннән соң гына аңына килә башлады ул. Дәваханәдән ничек чыкканын, ничек өенә кайтып җиткәнен – боларның берсен дә хәтерләми иде кыз. Гүя ул башка дөньяда булган, төш күреп уянган кебек иде.

Өстәл артында да сөйләшмәде Гүзәл. Бары тик күзләрен томалаган күз яшьләрен җиңәргә тырышып җәфаланды. Алсу да Гүзәлнең сәерлегенә өйрәнеп бара иде инде.  Артык сорау бирермен, дип, ул да дәшмәскә уйлады. Чәйдән соң ахирәтенең чыгып киткәнен сизми дә калды Гүзәл. Уйлары аны тәмам чолгап алган иде инде. Бары тик ирен кыймылдавыннан «Ни өчен?» дигән сорауны гына аңлап була иде. 

Мендәрен кочаклап озак елады кыз. Бу дөньяның шундый мәрхәмәтсез, явыз булуына ышанасы килмәде аның. Ул бит әле яшь, ул бит әле тормыш баскычларыннан беренче генә адымнарын ясый. Аның бит укуын тәмамлап, кешеләргә хезмәт итәсе, сөйгән яры белән язмышын бәйлисе, балалар үстерәсе бар. Яшәүнең кадерен белеп, әти-әнисен куандырырга да өлгермәде бит әле ул. Унсигез ел яшәлгән инде, ләкин яшәү тәме әле татылмаган, Куелган максатларга ирешәсе, хыялларны тормышка ашырасы бар бит әле. Санаулы гына калган көннәрне ничек итеп уздырырга, хәзер ничек яшәргә дигән сорауларга җавап эзләде кыз, «Барысы да алда әле» дип күпме яшәлгән, ә чынында, гомер бетәргә бик кыска вакыт калган икән. «Болай булырга тиеш түгел, мин бит әле дөньялыкта эз калдырырлык изге эшләр башкармадым, туасы балаларыма җан өрмәдем», –дип кабатлады  кыз. Күз кабаклары авыр булып йомылгач кына, күңеленең әрнүе бераз басылган төсле булды...

 

* * *

Нәзек кенә җептә асылынып торганын күрде Гүзәл. Ул җеп өзелергә генә тора, ә аста – упкын төбе. Әллә күпме халык каядыр ашыга-ашыга атлый. Аларның барысы да шул упкынны урап уза, тик Гүзәл генә нишләптер анда төшеп киткән. Ул. аннан котыла алмый. Кыз кычкыра, ярдәм сорый, ләкин аны ишетүче дә, күрүче дә юк. Бармаклары белән упкын читләрен тырнап, өскә шуышырга тырыша, ләкин балчык убылып төшеп, тагын да төпкәрәк китә. Кыяларына бәрелеп-сугылып алган тән җәрәхәтләрен дә сизми ул. «Ярдәм итегез!» дип кычкырырга уйлый, әмма бу сүзләр күкрәгендә авыр төер булып, кызны буа төсле. Күз яшьләре белән кемнәндер пышылдап  тагын аз гына булса да гомер сорый, әллә ниләр вәгъдә итә, әмма аңа борылып караучы да юк. Үзенең өзгәләнүеннән сискәнеп уянып китте ул.

Төн уртасы. Алсуның кайтып ятканын сизмәгән дә. Бащындагы уйларның чигенә чыга алмыйча таңны каршылады кыз. Кояш нурлары шатланып, һәрбер өйгә кереп, шәһәрне уятты. Тик Гүзәл генә бу кояшны күрергә санаулы көннәр калганын уйлап әрнеде.

Укуыннан Илнур каршы алды. Кәефсез сөйгәнен көлдереп тә, шаяртып та, иркәләп тә карады ул. Гүзәл ничек кенә үз хәлен Илнурга күрсәтмәскә тырышса да, егет аның өчен бик борчыла иде. Ул ни  уйларга да белмәде. Кызны күреп әрнеде, өзгәләнде. Сорап та, ялынып та карады, әмма Гүзәл һаман да серен чишмәде.

Чираттагы ял көне килеп җитте. Илнур белән Гүзәл паркка ял итәргә барырга сөйләштеләр. Егет кызның бүлмәсенә килеп кергәндә, анда беркем дә юк иде. «Кибеткә чыгып киткәндер инде», – дип, егет кызны бүлмәдә көтәрга уйлады. Шунда Гүзәлнең өстәлендәге кәгазьләрне күреп калды ул. Бу кызның медицина карточкасы иде. Егет аны бер алырга, бер алмаска уйлады. Әмма ниндидер көч аны дәфтәр битләрен ачарга мәҗбүр итте. Сөйгәненең чәчкә атарга бөреләнгәндәй яшь гомеренең өзелүе гади генә кәгазь битләрендә басылган иде.

– Килеп тә җиттеңмени, алтыным? – дигән сүзләрне әйтү белән кызның күзе Илнурның кулына төште. Егетнең күзләренә тулган яшьләрне күреп, ул  нишләргә дә белмәде. Аны тынычландырасы да, кычкырып елыйсы да килде кызның. «Мине ташла, үзеңә таза-исән кыз тап, син мин дип кенә бәхетсез булырга тиеш түгелсең. Син әле яшь, синең әле бөтен тормышың алда, вакытыңны бушка минем белән үткәрмә», – дигән сүзләре егетнең йөрәген яргалады. «Гафу ит мине, сөйгәнем, хыялларыбызны тормышка ашыра алмаганга, сиңа киләчәктә таяныч була алмаячагым өчен. Бергәләп хыялларда корган тормыш, без яшәячәк йорт төзелмәячәк, без теләгән нәниләр тумаячак. Син мине оныт. Син өйләнерсең, матур итеп яшәрсең, бәбиләр үстерерсең, мин синең уңышларыңа карап күкләрдә сөенермен», – дип кабатлады Гүзәл. Ә Илнурның, киресенчә, Гүзәлне кочагына алып җылытасы, саклыйсы килде. Бу сүзләр егетне тәмам борчуга слса да, якты киләчәкләренә ышанычын югалтмады ул,  яратан кешесен язмыш тырнагыннан тартып алырга күп тапкырлар  вәгъдә бирде.

Укуына ничек тә  зыян китермәскә тырышты Гүзәл. Шулай ук дәресләргә әзерләнде, китапханәләрдә утырды. Ләкин болар  бушка вакыт уздыру кебек күренде аңа. Кулына дипломын ала алса аның кирәге чыкмаячагын белә иде ул. Ахирәтләре белән аралашты, буш вакытын һәрвакыт Илнур белән үткәрде. Тик күңелдә йөргән ут кына, һәр көнне ныграк кызып, акрынлап яндырды.

 

(Ахыры бар).

 

Фото: signaler.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: