Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
29 ноябрь 2022, 20:03

Гөлия ГӘРӘЕВА. Упкыннарда асылынып торам. Хикәя (1)

Табибның ак кәгазьгә кара каләм белән язылган сүзләреннән кызда яман шеш  барлыгын аңлап була иде.

Гөлия ГӘРӘЕВА. Упкыннарда асылынып торам. Хикәя (1)
Гөлия ГӘРӘЕВА. Упкыннарда асылынып торам. Хикәя (1)

Гүзәл тәрәзәдән күршедә генә яшәгән әбинең сеңеп барган өенә күз салды. Буяулары кубып, коймалары аварга торган йорт кызга кечкенәдән якын. Бәләкәй чагыннан ук әби янына һәр көн диярлек кереп йөри иде ул. Әйе, өй дә хуҗасы белән бергә картайган икән. Кайгы-борчулар Нурия әбинең йөзенә җыерчыклар салса, өйне алар кечерәйткән төсле. Бары тик тәрәзәләрдән генә һаман да ниндидер нур сибелә.

– Исәнме, Нурия әби, ни хәлләрдә яшәп ятасың?

– Гүзәл кызым, кайттыңмыни? Аллаһыга шөкер, таза-исәнмен. Үз аякларымда йөрим, барасы килгән җиргә бара алам, үзем ашарга әзерлим, шулай булгач, бик ризамын. Үзеңнең хәлләрең ничек соң?

– Әйбәт кенә. Менә әти-әни янына ялга кайттым. Кич сыер саугач, сөт кертермен әле, – дип, әби белән саубуллашып, өенә ашыкты кыз.

Гүзәлнең мәктәпне тәмамлаганына бер ел инде, ләкин һаман да шул шау-шулы шәһәргә өйрәнә алмый. Атна саен кайталмаса да, җае чыккан саен туган авылына, әти-әнисе янына ашкына. Шәһәр дә кызны киң колачлары белән каршы алмады шул: мәктәпне тәмамлагач, ул шәһәргә имтиханнар тапшырырга юнәлде, ә анда «текә»ләр сынауларсыз да укырга кергәннәр иде инде. Санаулы гына кеше аласыларын белгәч, бик борчылды кыз. Ничек тә үзе теләгән һөнәр иясе буласы килә бит аның. Шушы хыялларны тормышка ашырыр өчен күп көч салды ул. Төннәр буе китап кочаклап утырсынмы, олимпиадаларда катнашсынмы – боларның барысы да шул зур хыялны тормышка ашыру өчен башкарылды. Бары тик тырышлыгы аркасында, ниһаять, ул укырга керә алды.

– Нурия әби, өйдәсеңме? Сөт керттем, – дип кычкырды Гүзәл, капканы ачкач та. – Әни үзеңне югалткан бит, нигә безгә керми башладың? Буш вакытың килеп чыкса, кер. Чәй эчеп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз.

– И балам, рәхмәт инде. Үземнең балаларым булмаса да,  сез мине үз әниегез кебек кабул итәсез. Әниең дә көн саен кереп, хәлемне белеп тора, син дә кайткан саен керми калмыйсың. Миңа тимәгән балалар бәхете күрергә язсын үзеңә.       Сөендереп         кенә яшә. «Балам исән генә булсын инде» – дип, һәрвакыт синең өчен кайгырып тора ул.      Әниеңә авырлык китерә    күрмә,         бала кайгысыннан да авыррак кайгы юк бу дөньяда.

– Аллаһы боерса, барысы да әйбәт булыр, Нурия әби. Безнең өчен борчылма, син  безгә үз туганыбыз    кебексең. Синең киңәшләрең, теләгән изге теләкләрең безгә бик кирәк, – дип, Гүзәл әбине иңбашыннан кочаклап алды.

Нурия әбинең сүзләрен исенә төшереп, күп тапкырлар хафаланды кыз. Яшь кенә чагында тормыш иптәше  белән кызын югалткан әби. Шуннан башлап япа-ялгыз ул. Һәркемнең үз күрәчәге. Беркем дә башка кеше язмышына кысыла алмый. Тормыш дигәнең бик катлаулы да, кызык та, кызганыч та шул. Әле җиденче кат күкләрдә йөздерә, бәхет бишегендә тибрәлдерә, әле тез астына китереп сугып, аяктан ега, таптап, җир белән тигезләп куя.

Гүзәл кабат шәһәргә барып, автобустан төшкәндә, аны сөйгәне Илнур көтеп тора иде инде. Өйдә ничек кенә рәхәт булмасын, авылдан кайткач кыз шәһәрдәге егетен сагына. Унсигез яшенә кадәр бер егет белән дә очрашканы булмады аның. Әкияттәге шаһзәдәне көтмәсә дә, үз тиңе табылырына ышанды ул. Илнур да бик акыллы егет, кызга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Гүзәлнең саклаучысы да, яклаучысы да ул, ике йөрәк мәхәббәттә янганда, тагын нәрсә кирәк инде?! Өзелеп сөйгән кешең синең яныңда булуы, сине яратуы, синең өчен бар нәрсәгә әзер булуын тоеп яшәү дөньяга ямь өсти. Хәтта урамда узучылар аларга  еш кына сокланып карый, дуслары аларны үрнәк итеп куя.

Авылдан килгән Гүзәлнең борчылуны күргәч:

–  Ни булды? Әллә авылда берәр нәрсә булганмы? – дип сораулы карашын кызга төбәде егет.

– Юк, сине сагынуым йөземә чыккандыр инде, – дип шаяртты Гүзәл. Илнур күпме генә тырышса да, егетнең сорауларына җавап бирмәде кыз, сүзне икенчегә борып, аның хәл-әхвәлләрен сораша башлады.

 

* * *

– Иртәгә семинар дәрес. Әзерләнәнбезме? – дип йөгереп килеп керде бүлмәгә  Гүзәлнең ахирәте.

– Уф, Алсу, әллә ничек үземне бөтенләй начар хис итәм әле мин. Юлдан арып килгәнгәдер инде. Аз гына ял итеп алыйм әле, аннан соң әзерләнербез, ярыймы?

– Ярый, алайса, соңрак әзерләнербез, – диде дә Алсу урамга дус кызлары янына чыгып китте. Анда да сүз ахирәтенең кәефсезлеге турында барды.

– Гүзәл белән соңгы вакытта әллә нәрсә булды. Кәефе дә юк, безнең белән дә бик аралашып бармый.

– Әйе шул, мин дә сиздем аны. Сораштыргалап караганым бар, бернәрсә дә сөйләми. Уку өчен борчыладыр, бәлки?

– Бәлки шулайдыр да. Укуы авыр шул бездә, – дип Алсу группадаш кызы белән урам буйлап атлады.

Иртәгәсе көнне үзен начар хис итсә дә, Гүзәл  дәресләрен калдырмады. Бүлмәләренә кайтып чәй эчкәч, кызлар янә урамга чыгып киттеләр. Гүзәл өйдә калды, Илнур килә дип, сылтау тапты. Кичкә таба, чыннан да, егет килде. Кызның хәлен күреп, ул тәмам борчыла башлады, ничек тә аның кәефен күтәрергә тырышты. Бүлмәгә кайтканда, Гүзәлнең йөзеннән нур сибелә иде. Бары тик күзләре генә моңсулыгын һаман да югалтмавы сизелде.

Мондый хәлсезлегенә Гүзәл үзе дә курка бащлады. Кәефе төшенке, кулына эш бармый, еш кына кабатланган авыртынуларга түзә алмыйча, күзләренә яшьлар тулды.

– Сезгә бик җитди итеп тикшеренергә кирәк. Әлеге анализларыгыз бик яхшы түгел. Сәламәтлегегез нык кына какшаган, – дип, табиб Гүзәлгә әллә ничә төрле анализлар тапшырырга юллама бирде. – Менә шуларны үтәгәннән  соң, тагын килерсез, аннары ничек дәваланырга икәнен  хәл итәрбез.

Кыз, нәрсә уйларга да белмичә, табиб бүлмәсенең ишеген ябып чыгып китте. Бер кулындагы кәгазьләргә карады,  бер табибның сүзләрен исенә төшерде.

Икенче көнне иртән үк ул яңадан дәваханәгә юл тотты. Һәм төш вакытлары узып киткәч кенә өенә кайтып керде. Алсу көне буе кайда йөргәнлеге белән кызыксынса да берни дә сөйләмәде.

Тиздән анализларын алырга барды Гүзәл, тик, ничек  кенә аларны укырга тырышса да, берни дә аңлашылмады  һәм ул яңадан табиб бүлмәсенә атлады. Ак халатлы ханым кызны елмаеп каршы алды. Хәлләрен сорашып, кайда укуы белән кызыксынды. Кызның кулындагы язуларга күз салгач, йөзләре үзгәреп китте. Гүзәл моны сизсәдә, артыгын ишетүдәң куркып сорашмады. Табибә әллә нинди  рецептлар тоттырып, яңадан килергә кушып озатып калды. Нәрсә уйларга да белмәгән кыз кулындагы язуларын  актара башлады. Төрле-төрле аңлашылмаган хәрефләрне укырга тырышып, күп җәфаланды һәм, ниһаять, коточкыч хәбәрне тасвирлаган язманы күрде. Табибның ак кәгазьгә кара каләм белән язылган сүзләреннән кызда яман шеш  барлыгын аңлап була иде.

 

(Дәвамы бар).

 

Фото: fotoxcom.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: