Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
28 ноябрь 2022, 22:48

Наилә ӘЮПОВА. Йортыбыз фәрештәсе. Хикәя. (Ахыры)

Гаязның бите буйлап күз яшьләре акты, ул бит ел буе көтте бу очрашуны, ни әйтәсен, ничек сүз башлавын төннәр буе уйлап ятты.

Наилә ӘЮПОВА. Йортыбыз фәрештәсе. Хикәя. (Ахыры)
Наилә ӘЮПОВА. Йортыбыз фәрештәсе. Хикәя. (Ахыры)

«Әни белән Гамил нищләп беттеләр икән анда? Әнигә ничек әйтергә соң? Аңа бит шатланырга да ярамый».

Алсу бусагада үтеп керүгә, Әминә апа белән Гамил ишек төбендә көтеп утыралар иде. Алар Алсуның хәрби белән сөйләшкәнен күргәннәр икән.

– Балам, яшермә миннән, яхщы хәбәр булса да әйт, яманын да. Без күрәсен беркем дә күрмәс.

– Әни! Яхшы хәбәр! Гаяз исән, ишетәсеңме, ул исән! Иртәгә аның белән күрешәбез, Аллаһы бирсә, күрешебез! Улым, әтиең кайта, озакламый әтиең кайта!! Мин бит белдем аның исән икәнен, сизеп тордым.

– Я, Аллаһым! Рәхмәтлар яугыры! Нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр. Алсу, кызым, рәхмәт сиңа, синең тугры мәхәббәтең, улыбыз Гамил коткарган аны үлемнән...

Иртәгәсен хәрби кеше машинасы белән килеп туктауга, Әминә апа, Алсу, Гамил подъезд алдында утыралар иде инде. Гаязны «Зелёная роща» шифаханәсенә реабилитациягә китергәннәр иде. Тиз барып җиттеләр алар. Якты, җыйнак палатага керделәр.

Караватта бәләкәй генә кеше ята иде. Алсу кычкырып ук җибәрде:

– Кем бу? Бу бит Гаяз түгел!

– Алсу, бу мин, якынрак кил. Минем аякларым юк, шуның өчен бәләкәй күренәм.

– Гаяз... Гаяз... – Алсу ни әйтергә дә белмәде. – Менә кара, синең улың. Гамил. Гамил, бу синең әтиең.

– Улым, ул бит миңа охшаган. Минем бәләкәй чакта төшкән фото бар... Әни, нигә аптырап калдың? Менә улыңны кайтардылар. Иңде беркайда да китмим, тик синең янда гына булам.

– Рәхмәт, балам, исән калуың өчен рәхмәт. Аяклар нәрсә ул, ясатып алырбыз бер дигәннәрен.

– Гаяз, без сине көттек, син белсәң иде, без сине ничек көттек!!! – Алсу бер елады, бер көлде, Гаязның кулларыннан үпте.

– Алсу, минем сине тотарга хакым юк. Син чибәр, яшь, озакламый белгеч булып чыгасың, гомер буе гарип кеше белән гомереңне уздырырсыңмыни?

– Гаяз, кусаң да, кумасаң да, мин синнән китмим, синсез мин тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Мин бит бик яратам сиңе, аңлыйсыңмы?!

Гаязның бите буйлап күз яшьләре акты, ул бит ел буе көтте бу очрашуны, ни әйтәсен, ничек сүз башлавын төннәр буе уйлап ятты.

Гамил әтисенең кулларыннан сыйпады. Гаяз үзен гарипкә санаса да, аның куллары бик көчле иделәр. Үрелеп, улын кулларына алды да иңенә утыртты.

– Нәрсә, улым, үсәбезме? Үсәбез! Икәүләшеп өр-яңадан үсәбез! Әйт әле, «әттә» дип әйт.

Ә Гамил, кабатлап:

– Әттә! Әттә! Әттә! – димәсенме! Гамилгә бит кичә генә бер яшь тулды.

Бер айдан Гаязны шифаханәдән чыгардылар. Хәрби комиссариат үзенә протезлар ясатып бирергә вәгъдә итте, әлегә коляскада иде. Әминә апа белән Алсуның шатлыклары эчләренә сыймады. Гаяз гына Алсуга киләчәге өчен борчылып карады.

Озакламый протезлар да әзер булды,  табиблар госпитальдән үзләре китереп кидерде. Өйрәнергә тырышырга куштылар.

Алсу Гаязга бик таләпчән булды, тискәреләнсә дә, кирәкле . сүзләрен табып, җайлап- майлап, протезларны кияргә өйрәтте. Тубык тиреләре бозылганда, тишле даруларын табып, компресслар ясап, яраларың тиз төзәтте.

– Тән ярасы ярамы соң, иң мөһиме – җан ярасы булмасын, – диде ул, иренә. – Мин кайчангача синен сөяркәң булып ящи алам? Улыбызга ике яшь тулып килә, ә мин һаман кияүдә түгелмен....

– Алсу җаным, мин көн дә уйлыйм бу хакта, тик кыймый йөрим, бәлки, кирәкмәс,..

– Юк инде, иртәгә ук ЗАГСка барып гариза язабыз! Әни, син ризамы?

– Әй, балакайларым? Риза булмаган кайда? Гаяз улым, йортыбызның фәрештәсе бит Алсуыбыз! Гомеркәйләрегез генә була күрсен?

Бер айдан Гаяз белән Алсу матур итеп туй ясадылар. Туйны йортта гына үткәрделәр. Алсуның әти-әниләре, Регина белән Наил (аларның әле булса балалары юк иде), күршеләре, Гаязның фронтта бергә булган дуслары килделәр. Туйда әйтелгән бөтен теләкләр Алсу өчен булгандыр... Чөнки бу йортның изге фәрештәсе Алсу иде.

 

Фото: ru.dreamstime.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: