18
Авылга якынайган саен, Гөлзиләнең күңеле ләззәтле дә, моңсу да, үкенечле дә кичерешләр белән тула барды. Таныш басуларда инде иген өлгергән, ара-тирә комбайннар да күренгәли. Алар янына машиналар килә... Печән уручы комбайн янәшәсендә барган «КамАЗ»ны күрүгә, кызның йөрәге жу итеп куйды, тамагына төер тыгылды, керфекләренә ачы тамчылар сыгылып чыкты. Ул аны тәрәзәгә ябышып, муены каерылганчы борылып карый-карый узып китте. Бу әтисенең «КамАЗ»ы иде.
Әти!.. Җирләгәннән бирле каберләрен дә кайтып күргәне юк бит аның... Җанның ярасы ачылды. Җан хәзер әрни иде. Таныш таулар, урманнар, юл читендәге агачлыклар, яланнар – барысы да Гөлзиләгә үпкәләп, киттең дә безне оныттың, дип рәнҗеп карый төсле иде. Туган җиреңне, әткәң-әнкәң каберен, сөйгән ярыңны оныттың! Шундый кадерле, шундый изге нәрсәләрне дә оныттырырлык нинди бөек эшләр кырдың соң?! Ни хакына?! Төннәр йокламыйча аракы сатып, кешеләрнең рухын, язмышын җимереп, акча җыю сиңа барысыннан да кадерлерәк идеме? Гөлзиләнең бу сорауларга җавабы юк иде. Туган җир ул Алла кебек, аннан бер нәрсәне дә яшереп булмый, ул барысын да белә, белгәннәрен дөнья буйлап чәчеп йөрми, ә Хисап көне кырыслыгы белән күзләреңә туры карап сорау ала. Аңа синең җавабың да, аклануың да кирәкми, бары тик шул сорауларын гына ишет тә мәңге онытма. Әгәр шуны онытмасаң, хәерле юлдан язмассың, күзләреңә яшь тулмас, яшь тулса да, намусыңа кер кунмас. Ә монысы иң мөһиме, чөнки намуска кунган керне күз яшьләре генә юа алмый.
Гөлзилә елый иде...
Автобус авыл башына керде дә кире район үзәгенә китәр өчен борылып туктады. Дүрт-биш кеше төште, берсе дә кызга таныш түгел иде, күрәсең, кунакка-фәлән килүчеләрдер. Гөлзилә күзләрен сөртте дә, тынычланырга тырышып, алар артыннан иярде. Автобус ишеге төбендә җыелган авылдашлары белән баш кагып кына исәнләште. Сүз әйтерлек хәле юк иде...
Авыл... Кайчандыр ул үзе бер дөнья хәтле булып тоела иде, әле менә кечерәеп калган, йортлары тәпәшләнгән, урамнары тарайган сыман. Шәһәрнең зур сарайларына өйрәнгәнгә шулайдыр инде. Авыл... Әллә нинди могҗизалы җир ул, үзе кечерәйгән төсле тоелган саен, аңа булган хисләр тирәнәя. Авыл назы җанда яз уята, сагышлары аның саргайта...
Гөлзилә үзе белә-белгәннән бирле ничәмә тапкыр үткән урамнарга озак кына карап торды, күз алдыннан бала чагы, үсмер вакыты, Таһир белән йөргән мәлләре узды. Ул дәвернең шатлыклары – шатлык булса да, кайгылары кайгы булмаган икән бит. Эх, кайтырга кабат шул чорларга...
Кызның күзләренә яшь тулды, иңнәре яралы кошның канат кагышыдай сулкылдады. Бүтәнчә түзәрлек түгел иде, ул үксеп елап җибәрде. Урам буйлап болай кайту мөмкин түгел иде, аяклары авыл уртасыннан аккан инеш ягына атлады. Су буйлап кайтыр, юыныр, ярдагы таллар белән серләшер дә, аз гына үрдәрәк урнашкан зиратка кереп чыгар.
Елга буена төшкәч, ничектер җанына җиңелрәк булып калды. Ул киткәндә сабый гына килеш калган таллар инде буын ныгыткан, кыз аларны өнсез генә назлап сөеп йөрде. Яшеле уңа башлаган яфракларын учына алып, яңагына тидереп иркәләде. Ерактанрак караганда, инеш талгын гына аккан кебек иде, Гөлзиләне күрүгә дулкыннар дәртләнебрәк киткәндәй тоелды.
Кыз авылда яшәгән чагында басмадан йөри иде, хәзер дә, аяк киемен салып тормастан, су уртасына кереп басты. Дулкыннар назыннан үзен тамырлары яшәреп киткән агачтай хис итте. Туган җирнең саф суы белән битләрен, беләкләрен юды. Аңа рәхәт иде. Гафу итте аны туган җире, таллары читкә тибәрмәде, дулкыннары чирканып болганмады, киресенчә, яктырыбрак киткәндәй булдылар, үз итеп, иркәләнеп Гөлзиләгә сарылдылар. Ә кыз ул дулкынны учларына алып үбеп озатты.
Нинди гүзәл, нинди изге икән, нинди газиз икән туган җир! Гөлзилә, үзенең мәктәпне тәмамлагач, артист булу хыялы белән янып йөргән чакларын исенә төшерде. Ул вакытта шушы авыл, шушы җир, шушы дулкыннар бу кадәр үк кадерле түгел иде бит. Киресенчә, авыл тормышы аның канатларын каерып, аякларын богаулап тотучы явыз бер көч булып тоела иде. Никадәр юләр булган ул чакта... Шул вакытлар өчен киң күңелле, гадел һәм таләпчән туган җир алдында ул әле гарьләнеп куйды.
Гөлзилә яшь аралаш елмаеп, елмаю аша елап атлады. Зиратка җиткәч, күңелендә ачыну, әрнү дулкыны кабат калкып давыл куптарды. Бәхетле кешеләрне җылы өе, әти-әнисе, туганнары көтеп тора. Ә Гөлзилә... Аның барлык якыннары менә монда – зиратта... Бәхетле кешеләр өенә кайта... Ә Гөлзилә – зиратка... Әнисе дә, әтисе дә, Фәүзия әнисе дә, дөньяга килеп тә бер сүз дә дәшә алмыйча, кояш нурларын да күрә алмыйча калган сабый да монда. Барысының да каберләре беррәттән. Йөрәкләрең ярылып үлмәле шул... Үлеп тә бергә булалмыйсың, алар янында башка урын калмаган инде... Бу дөньяда да, тегесендә дә ялгызлыкка хөкем ителгән Гөлзилә...
Каберләр янына җиткәч, кыз катып калды. Ташландык хәлдәләрдер дип уйлаган иде. Ә каберләр гөлләргә күмелеп утыра. Кемдер карап, тәрбияләп тора, димәк. Кемдер... Гөлзиләнең иң газиз кешеләренең каберен кемдер түгел, ә Гөлзилә үзе кадерләргә тиеш иде бит. Ә ул... Ул... Талгын җил исеп куйды, үләннәр тибрәнде, яфраклар шыбырдашты. Гөлзиләгә алар шелтә булып, «Туган җир ул беркемне дә онытмый. Сез онытсагыз да» дигән сыман булып ишетелде. Кызның тамагына төер тыгылды, буыннары йомшап китте, ул, хәлсезләнеп, җиргә чүгәләде.
– Кичерегез мине... Кичерегез... – дип пышылдады ул, күз яшенә буылып.
Менә шушындагы иң якын кешеләренә аның әллә ниләр әйтәсе, шатлык-кайгылары белән, күңел әрнүләре белән уртаклашасы килде. Тик Гөлзилә бернәрсә дә әйтә алмады, әле бер, әле икенче каберне кочаклап үкседе дә үкседе генә.
– Кичерегез мине... Кичерегез... Миңа да бит җиңел түгел иде... Кичерегез...
Ул озак елады. Туган җире, якыннары алдында гарьләнеп тә, үзенең томанлы һәм авыр тормышы өчен әрнеп тә елады. Сулкылдарга хәле, сүзләрен әйтергә тавышы калмаса да тыела алмады. Гөлзилә соңгы чиккә җитеп ярсыган иде. Аның елавы ыңгырашып калтырануга әйләнде, кабер туфрагын тырнап канаган бармаклары туктаусыз дерелдәде. Бераздан тәмам хәле бетеп, тонган күзләрен билгесезлеккә төбәп катып калды. Шул хәлендә ул күпме утыргандыр, тәүдә ерактанрак, җир астыннан килгән кебек булып, ә соңрак бөтенләй колак төбендә генә ягымлы тавыш ишетелде:
– Кызым, дим... Кызым... Ни булды сиңа, балам?..
Гөлзилә башын шул якка борды. Янында ак түбәтәй, ак күлмәк кигән ак сакаллы бабай тора иде.
– Әйдә, балам... Бетеренмә болай. Югыйсә бөтенләй акылдан язуың бар, – диде ул, Гөлзиләнең иңеннән алып.
Гөлзиләгә ул берчә Ходай Тәгаләнең үзе, берчә Хозыр Ильяс булып күренде. Бераз хушына килгәч кенә Мулла бабай икәненә төшенде.
Мулла бабай кызны инешкә алып төшеп юындырды. Гөлзилә беркадәр тынычланып калгач кына сорап куйды:
– Кайчан кайттың соң, балам?
– Әле... кайтышлый... гына...
Мулла бабай башын читкә борды, үзе дә инештән су алып битен сыпырып куйды. Озак кына дәшми торганнан соң:
– Киткән артыннан китеп булмый, кызым. Алай бетеренмә, – диде. – Сиңа әле алар өчен дә яшәргә кирәк. Үзеңне сакла.
– Чыгып киткәннән соң беренче кат кайтуым бит... – Гөлзилә кыенсына иде. – Барысы да... әллә ничек...
– Нишлисең, балам... Нәркемнең үз дөньясы, үз юлы. Гел генә син теләгәнчә дә булмый... Менә, язган булгач, кайткансың бит әле.
– Каберләрен дә тәрбия италмадым...
– Борчылма, кызым... Канат үскән кошлар оча инде. Ә без монда ни өчен? Сез тыныч күңел белән очсын өчен без. Канатыгыз талса, кайтып хәл алыр өчен. Ә кабер... Зиратта караусыз каберләр булырга тиеш түгел, балам. Кабернең кадере бетсә, яшәүнең бәясе кими.
Гөлзиләнең хәле арулануын күреп, Мулла бабай:
– Ярый, балам, өеңә кайт инде. Минем азрак эшем бар иде, – дип саубуллашты да зират ягына атлады.
Гөлзилә аны рәхмәтле карашлары белән озатып калды. Бераздан дертләп китте һәм Мулла бабай артыннан йөгерде:
– Мулла бабай! Чак онытып җибәрмәгәнмен. Менә... безнекеләр рухына дога кылырсың. – Гөлзилә аңа йөз сум тоттырды.
Мулла бабай бер акчага, бер кызга карап алды.
– Садаканы зурдан бирергә дигән сүз юк. Хәлеңнән килгәнчә генә кирәк. Бәлки, болай зурдан купмассың? – диде аннан соң.
Гөлзиләнең үзе нәкъ шундый садака бирергә теләвен белгәч, утырып дога кылды.
(Дәвамы бар)
Фото: fotoxcom.ru