Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
27 ноябрь 2022, 22:56

Наилә ӘЮПОВА. Йортыбыз фәрештәсе. Хикәя (2)

Вакыт сизелми дә үтте, Алсу Гаязны көтте, төннәрен башын мендәргә салып, шым гына елап ала да йокыга китә. Иртән торуга тагын тау чаклы эшләре көтеп тора. Шулай да соңгы арада Алсуның тормышы җиңелләште.

Наилә ӘЮПОВА. Йортыбыз фәрештәсе. Хикәя (2)
Наилә ӘЮПОВА. Йортыбыз фәрештәсе. Хикәя (2)

Алсу Әминә апа белән сөйләшмәс  булды, укудан кайтты да бүлмәсенә кереп бикләнде.

– Кызым, ни булды сиңа, әллә миңа үпкәләдеңме? Әллә берәр хәл булдымы? Авылга да кайтмыйсың, әтиләреңә шалтыратасыңмы, алар ни хәлдә?

– Бар да яхшы, Әминә апа, әтиләр дә яхшы, бүген генә сөйләштем. Кайтырга вакытым юк, имтиханнар бит...

Алсу тотлыгып калды, кызарынды, күзләрен читкә алды.

– Тукта әле, кызым, тукта, берни дә булмады, дисеңме? Булгандыр... Булгандыр.., Әллә... Мин уйлаган дөресме? Әллә авырлысынмы, Алсу?

Алсу бер кызарды, бер бүртенде, оялуыннан кайда керергә белмәде. Шуннан үксеп-үксеп еларга тотынды.

– Әминә апа, гафу итегез мине, мин... мин алай теләмәгән идем, шулай килепчыкты. Мин бик яратам Гаязны, без бер тапкыр гына. Балага калганмын.

– Әй, кызым, нинди шатлык бит бу, нинди шатлык! Раббым, Аллаһым минем догаларымны ишеткән бит! Минем оныгым була! Үзен күреп, кулыма алырга язсын, исән, таза бала б¬лып тусын! Әй, акылсыз кыз, шул гомер әйтми, берүзе юк уйларга батып, күпме утырган! Шундый сөенечле хәлне әйтми! Үзем карашырмын, сулар кертермен, укуым туктала, дип тә уйлый күрмә, бергә үстерербез, Аллаһы бирсә...

Әминә апа шатлыгыннан Алсуны кочаклап, яшьле битләреннән үпте.

– Кайгырма, кызым, Гаяз да кайтыр, Аллаһы бирсә, аның хезмәте шундый, кайтыр. Ана йөрәге сизә ул, барда яхшы, бары тик хәбәр генә бирә алмый, хезмәте аңың шундый.

Шул көңнән алып, алар Гаязны ечәүләп көтә башладылар – Әмиңә апа, Алсу Һәм Гаязның әле туып өлгермәгән улы яки кызы Тагын ярты елдан артык вакыт үтеп китте. Гаяздан бер хәбәр дә булмады. Алсуга бала тудырырга да вакыт җитеп килә, соңгы көннәрен йөри иде. Әминә апа, үзенең йөрәге урынында булмаса да, булачак яшь ананы төрле яклап тынычландырырга тырышты.

– Менә улыбыз тууга кайтып килер әтисе, Аллаһы бирсә, исән генә йөрсен.

Беркөнне ишектә кыңгырау шалтырады.

– Кем икән бу вакытта, соң бит инде? Күрше берәр нәрсә сорарга кергәндер. Хәзер ачам.

Нидер дөбердәп ауган тавыш ишетелде. Алсу, урыныннан торып, ишеккә барса, Әминә апаның гәүдәсе идәндә ята, янында хәрби кием кигән кеше басып тора иде;

– Әминә апа, ни булды сезгә?! Сез кем, нишләттегез?

– Мин сезгә хәбәр китердем, авыр хәбәр... Тиз генә әйтмәскә булган да бит... Менә егылды да куйды апа.

– Нинди хәбәр? Кайдан, кемнән?

– Гаяз Сәфәргалиев батырларча һәлак булды...

– Ничек, кайда? Әминә апа!

– Мин хәзер ашыгыч ярдәм машинасы чакырам, хәзер...

– Ай! Балам! Ай, ярдәм итегез!. Мин бит... Ай...

Хәрби кеше Әминә апаның күршеләренең ишекләренә шалтыратып чыкты.

– Ярдәм итегез, апа тын алмый, сылу бала таба, ахрысы... Ашыгыч ярдәм чакырдым, тагын шалтыратып карыйм.

Күршеләре йөгерешеп керделәр, ул арада ашыгыч ярдәм дә килеп җитте. Әминә апаны яткырып, Алсуны утыртып алып та киттеләр. Ике сәгатьтән өч кило ярым, илле бер сантиметр, кара куе чәчле, коңгырт күзле, Гаязга охшаган баһадир малай дөньяга килде.

Әминә апаны үлемнән алып калд-лар, тик аны инсульт бәргән иде. Сул яктан аяк-кулы йөрмәс булган.

Алсу белән Әминә апа янына хастаханәгә ире белән Регина килеп йөрделәр. Наил тәртипле, яхшы кеше булып чыкты. Регина үзе бераз җилбәзәгрәк булса да, тормыш иптәше бик төпле, аз сүзле иде. Башта бала белән Алсуны алып кайттылар, ике атнадан – Әминә апаны. Әминә апа үзе бала көненә калган, аның үзенә бер караучы кирәк иде. Баладан соң Алсу да бик йомшак кына, җил тисә, авып барырга гына торды.

Баштагы көннәрдә Регина белән Наил килеп, ярдәмләшеп йөрделәр, соңрак алар да арыдылар булса кирәк, Килми башладылар, ошытканда бер шалтыратып, хәл белештеләр.

– Әминә апа, кайгырмагыз, мин яшь, таза кеше, сезне дә аякка бастырам, улымны да үстерәм, тик сез кайгырмагыз. Ә Гаяз исән, мин күңелем белән сизәм, ул исән. Ышанмагыз, ул үлмәгән! Телисезме, мин сезгә «әни» дип эндәшәм?

Әминә апаның бите буйлап яшьләре агып төште.

– Балам, балакаем, рәхмәт сиңа. Мин сине ташлап китәрсең, дин кай-гырган идем. Рахмәт сиңа.

Алсуның әнисе авылдан килеп ярдәмләшеп торды, каникулларында энесе Урал килеп бала карашты. Бала, дигәннән, Алсу улына Гамил диң исем кушты, Гаяз исеменә якынрак булсын, дип. Гамилгә дә менә-инде алты ай. Әминә апа да күзгә, күренеп терелде, бераз сул ягы да эшли башлады. Алар һәр көн идәнгә келәм өстенә ягып, төрле күнегүләр ясадылар.

Әминә апаның пенсиясе, Алсуның стипендиясе аз булса да, тәртип белән тоткач, җиткерергә була иде. Алсу ирекле укуга күчте, ярты төнгә чаклы контроль эшләрен эшләп, җибәреп торды. Уку аның өчен авыр түгел иде, тик йокысы гына туймады. Биш сәгать йокласа, аның өчен бәйрәм була иде...

Вакыт сизелми дә үтте, Алсу Гаязны көтте, төннәрен башын мендәргә салып, шым гына елап ала да йокыга китә. Иртән торуга тагын тау чаклы эшләре көтеп тора. Шулай да соңгы арада Алсуның тормышы җиңелләште. Әминә апа үз эшләренә йөри ала башлады, Алсу кибеткә чыккан арада Гамилгә күз-колак булып торды.

Гамил дә, әнисен аңлаган сыман, бик тыныч, тәртипле бала булды. Әнисе уку эшләре белән булашканда, уенчыклары белән уйнап утырды.

– Улым, рәхмәт сиңа, син бит миңа бик күп ярдәм итәсең. Әниеңне аңлыйсың, картәниеңңе дә тыңлашасың, син – чын ир кеше! Әтиең сыман!

Улы, әнисен аңлагандай, елмаеп кына куя да тагын уенчыклары белән уйнавын белә. Әминә апа аларны читтән генә сокланып күзәтә.

– Улым, кайт инде, бик сагындык үзеңне, улың көтә, сөйгән хатының көтә, кайт, бәбкәм!

Алсу мөселман кибетенә кереп, Әминә апага дисбе алып бирде.

– Менә әни, бармакларыңа да массаж будыр, яңа догалар да өйрәнерсең. Әнием әйтә, бер дога да белмәсәң, Лә-Илаһи-Иллаллаһ, дип әйтсәң дә ярый, ди.

Өйрәнде Әминә апа, яңадДогалар да өйрәнде, теләгең булса, була икән. Догаларын укый-укый, теләкләрен теләп, дисбесен тартты.

Беркөнне Алсу, Гамилне Әминә апага калдырып, кибеткә дип чыккан гына иде, подъезд каршына хәрби машина килеп туктады. Әй Аллаһым, тагын нинди хәл булды икән?

– Исәнмесез, сылу. Сез мине танымадыгыз, ахрысы.

– Юк танымадым, сез кем буласыз?

– Мин теге вакытта сезне балалар тудыру йортына озаткан идем.

– Ә-ә-ә, начар хәбәр ташучы...

– Гафу итегез, мин теләмәгән идем, уйламаган идем шулай булыр, дип. Кичерегез мине. Мин күптән киләсе идем, тик менә озак командировкада булдым, килә алмадым, Менә яңа кайтып килешем. Бу юлы мин сезгә яхшы хәбәр китердем. Сезнең ирегез исән, Гаяз исән!!! Мин аны алып кайттым, ул әле госпитальдә. Озакламый сезгә щалтыратыр, үзе шалтыратыр... рөхсәт иткәч.

– Мин беләм аның исән икәнен, тик кайда икәнен генә белмәдем.

– Ничек белдегез? Соң без дә белми идек бит.

– Йөрәгем белән сиздем. Без аны көтәбез, көн дә көтәбез...

Алсуның аяклары тотмады, инде егылып китәм, дигәндә, хәрби кеше беләгеннән эләктереп алды.

– Сылу, сылу, бар да яхшы, иртәгә аның янына барабыз, үзем килеп алырмын.

– Ярый, ярый, мин аз гына шунда утырып торам, рәхмәт сезгә.

Иртәгә... Ә нигә иртәгә? Бүген, хәзер барсам булмыймыни?

– Юк, иртәгә аны Мәскәүдән Уфага самолёт белән күчерәләр. Ул берничә операция үткәрде, аны бит Әфганда сугыш яланыннан үлекләр арасыннан табып алганнар. Без күптән белдек тә соң, тик сезгә әйтергә рөхсәт итмәделәр...

Хәрби кеше машинасына утырып китеп барды. Алсу подъезд алдында озак кына утырды.

 

Фото: goodfon.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: