Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
26 ноябрь 2022, 23:01

Наилә ӘЮПОВА. Йортыбыз фәрештәсе. Хикәя (1)

Алсуга да Гаяз ошый иде. Кичләрен кулга-кул тотышып, алар Уфа урамнары буйлап йөрделәр.

Наилә ӘЮПОВА. Йортыбыз фәрештәсе. Хикәя (1)
Наилә ӘЮПОВА. Йортыбыз фәрештәсе. Хикәя (1)

Мәктәпне тәмамлап, таныклык алгач та, әти-әнисенең фатихасы белән, Алсу һәм иптәш кызы Регина Уфага юлландылар. Вокзалдан туры Регинаның әтисе белән бертуган Әминә апасына Киттеләр. Әминә апа ару гына яшьтә булса да, бик җитез, бик пөхтә, уңган булып чыкты. Кызларның киләсен алдан белеп торган икән, Регинаның әтисе авылдан хат язган булган. Әминә апа аларны ачык йез белән каршы алды.

– Үтегез, кызлар, үтегез, мин сезне кичәдән бирле көтәм. Хәзер чәем дә кайный, ашым да пешкән. Менә ваннага кереп, кулларыгызны, битегезне юыгыз, арыгансыздыр, салкын су белән юынып алсаң да, хәл керә ул.

Регинаның моңарчы да Әминә апасына килгәне булган икән, ул үзен бик иркен тотты. Апасына авыл хәбәрләрен сөйләде, хуҗабикә дә кемнәр турындадыр сорашты. Алсу аларның сөйләшүенә бик игътибар итмәде, өстәл читендә яткан иске альбомны алып карап утырды. Ашап-эчкәннән соң Әминә апа кызларга шәһәр күрергә чыгарга тәкъдим итте. Кызлар рәхәтләнеп риза булдылар.

Алсуның Уфага беренче килүе иде! Ничек кенә өйрәнеп китәр шәһәр тормышына? Бик куркыта бит әле. Регина, киресенчә, бернидән дә курыкмый, әйтерсең, гомер буе шәһәрдә яшәгән. Әминә апа кызларны бер квартал чамасы озатып килде дә:

– Арыдым, кызлар, мин кире кайтам, сез берәр сәгать йөрештерегез дә үзегез кайтырсыз, җайлап. Читләр белән танышып, сөйләшеп йөрмәгез, бу сезгә авыл түгел, – дип, кайту ягына борылды.

Кызлар да озак йөрмәделәр, көн кичкә авышкан иде, туңдырма алып ашадылар да кирегә борылдылар. Алар кайтуга Әминә апалары урын җәеп куйган иде.

– Сезең икегезгә менә бу бәләкәй бүлмәне бирәм, үзем каршыдагы зурырагына күчтем, телевизор карыйсыгыз килсә, минем янга керерсез. Ашарга үзем әзерләрмен, көн буе болай да эшем юк. Идәннәрне алмашлап юарсыз, керләрегезне җыймагыз, пычраклыкны яратмыйм. Кичен соңгача йөрмәгез, мин сәгать унда йокларга ятам.

Кызлар, Әминә апа тагын ни әйтер икән, дип пырхылдап көлеп җибәрүдән тыелып, бер-беренә карашып тик тордылар.

– Нигә катып калдыгыз? Чәй куйдым, әйдәгез, чәй эчәбез дә йокларга. Иртәгә иртүк бергәләп уку йортларын әйләңеп чыгабыз.

Әминә апа гомер буе укытучы булып эшләгән, тормыш иптәше дә укытучы булган, тик, хаклы ялга, да чыга алмый, йөрәк чиреннән үлеп киткән. Бердәнбер улы Гаяз хәрби хезмәттә, утыз яше тулып узуга карамастан, өйләнмәгән. Әнисе янына җәйге ялга гына кайтып йөри икән. Әминә апа кичке чәй артында сөйләде бу хәбәрләрен.

Йртәгәсен иртүк югары уку йортларына юл алдылар.

– Авыл баласына укытучы, я табиб булырга инде, аларның маңгайларына шулай язылган, үзем да авыл баласымын. Әй, гомерләр... Сезнең кебек чакларым бар иде, – диде Әминә апа. – Әллә авыл хуҗалыгы институтыңа барабызмы? Үзегезнең_ кем буласыгыз килә соң сезңең?

– Мин БДУга барыр идем, – диде Алсу.

– Алсу кайда бара,  мин дә шунда, – диде Регина.

Шулай итеп, алар БДУга юл алдылар, троллейбус «ә» дигәнче нәкъ университет каршына китерептә куйды. Әминә апаның монда да танышлары бар булып чыкты, бергә укыган курсташ дуслары икән. Документларын һәм укырга керү турында гариза калдырып чыктылар. Аларга бер атнадан шалтыратырга куштылар

– Меңә, кызлар, зур тормышка аяк басасыз, тырышып укырга гына кала. Исән-имин, таза булыгыз. Теләсәгез, миндә яшәрсез, теләмәсәгеэ – тулай торакка китә аласыз. Ул вакытта миңа кунакка килеп йөрерсез, үзегез карагыз.

Шулай бик шома гына башланып китте кызларның зур тормышка аяк басулары. Өч көннән БДУдан хәбәр алдылар – икесен дә укырга кабул иткәннәр. Таныклыкларында гел «бишле» билгеләре генә иде, ана телен  яхшы белгәннәренә дә зур әһәмият бирелгәндер. Шулай итеп, гади авыл кызлары Алсу белән Регина БДУ студентлары булдылар.

Вакыт бик тиз үтте. Регина, курсташ егетенә гашыйк булып, өченче курста ук кияүгә чыкты. Туйдан сон Әминә апасыннан иренең әниләренә күчте. Алсу исә торып калды. Әминә апа бик яратып өлгергән иде кызны. Алсу да аңа өйрәнеп бетте. Башта усал сыман тоелса да, ягымлы да була белә иде.

Улы Гаяз берничә чапкыр кайтып китте, ә соңгы арада ешрак –  ярты елга бер кайта башлады.

– Ни булды бу малайга? Елга бер генә кайта иде, ярты ел саен кайта башлады бит әле бу. Хәерлегә булсын, – диде Әминә апа.

Соңгы кайтуында Гаяз Алсу белән Әминә апаны, «Нур» театрына чакырды. Бик матур концерт карап кайттылар. Концерт буена Гаяз Алсудан кузен алмады. Әминә апа да сизде

– Улым, Алсу бит бик яшь, кара аны, ялгышлык эшләп куйма, син олы ир-егет булгансың.

– Әни, кайгырма, бар да яхшы бюулыр, – диде Гаяз.

Алсуга да Гаяз ошый иде. Кичләрен кулга-кул тотышып, алар Уфа урамнары буйлап йөрделәр.

– Алсу, мин картаям бит, әгәр риза булсаң, өйләнешер идек. Ничек карыйсың? Мин сиңа аз булса да  ошыйммы? – диде Гаяз бер кичне.

– Гаяз, мин дә. сине яратам, инде күптән... тик миием бит әле укуны бетерәсем бар...        |

Алар шул төнне бергә уздырдылар. Әминә апа улын уятыйм, дип, Гаязның бүлмәсенә керсә – улы юк. «Ах, улым, ни эшең бу?! Безгә яраган эш булмады бит инде», дигән уйлар белән чәен куярга кереп китте ана кеше.

Гаязны шул ук көнне хезмәткә чакырдылар, бер атна ялы бар иде дә соң... Ул тиз генә әнисе, Алсу белән саубуллашып, китеп барды.

Атна, бер ай үтте. Гаяздан бер хәбәр дә булмады, шалтыратмады да. Әминә апа ни уйларга да белмәде, Гаяз хезмәт иткән частька үзе шалтыратты. «Улыгыз командировкада, тиз генә кайтмас. Көтегез», – диделәр. Тагын бер айдан артык вакыт үтеп китте, Гаяздан бернинди дә хәбәр булмады.

«Әй, балам, кайларда йөртә сине язмыш? Исән генә була күр инде». Әминә апа көнең дә, төнен дә, белгән догаларын укып, улына теләкләр теләде.

 

(Дәвамы бар).

 

Фото: privorot16.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: