Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
24 ноябрь 2022, 09:45

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (9)

...Хәйруллин калдырган соңгы тиеннәр дә күптән бетте. Эш юк. Кая барып бәрелергә? Базарда балык башлары җыеп ашыйм да, Иртыш ярына барып, ятып су эчәм.

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (9)
Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (9)

(Дәвамы.)

ХV

Мулла безне үзендә өч көннән артык яткырды. Тәү күрешүдә “сәяхәткә” юнәлгән кешеләр булып таныштыргач, Барнаулда эш-мазар табу турында  сорарга тыныбызны да чыгару юк. Ләм-мим.

Беркөн Нәҗип мулла шулай да сорап куйды:

– Кыен булмаса, әйтегез әле, арытабан кайсы юнәлештә юл тотмакчысыз?

Без Семипалатинск ягына борылырга планлаштырсак та, “сәяхәтчеләр” буларак, Алтай тавын хәтердә тотарга тиеш идек. Ләкин Мотыйк:

– Семипалатинскига! – дип әйтеп салды. Әйтеп тә салды, телен тешләп, безгә күзләрен зур ачып карап катты.

Мондый борылышны көтмәгән Хәйруллин да, мин дә каушап калдык. Ләкин өлкән дустыбыз бу юлы да үзен тиз кулга алды һәм көрсенә биреп:

– Кайбер мөмкинчелекләребезне исәпкә алып, без баштагы планнарны үзгәртергә булдык, – дип аңлатып куюны кирәк тапты.

– Хуш, җәмәгать, алары да була торган дөньяви хәлләр. Ул якларда да сәяхәт кылу зыянлы булмас, – диде хуҗа Мотыйкка көлемсерәгән караш ташлап.

Соңгы көнне Нәҗип мулла мунчада киеп чыккан эчке күлмәкләребезне дә, тышкыларын да үзебезгә бүләк итте, юл садакасы итеп, бишәр тиен акча бирде. Ризыклар һәм үзебезнең юылган күлмәкләр салынган биштәрләрне кулга тоттырып, пристаньга кадәр Әмирхан белән озата төште. Билетларны кассадан үзе алып чыгып бирде.

– Бу ярдәм Гыйләҗетдин әфәндедән. Сәфәрдә акча күп тотыла, риза булып кабул итсеннәр, диде.

Себернең ике зур елгасы булган Иртыш белән Обь ярларына урнашкан дәү-дәү шәһәрләрдә безгә дигән бәхет билеты салып куелмагач, без өйрәнгән якларга – Казахстан далаларына юлландык. Үзебезгә дип тәгаенләнгән каютаны номеры буенча эзләп таптык. Өстәле дә, утыргычлары да булган җыйнак кына бер бүлмә икән. Без күмәк халык белән тыгыз җирдә йөреп күнеккән кешеләр башта бөтен нәрсәне тотып, сыйпап карап чыктык. Аннары утыргычларга җайлап утырып байтак вакыт Нәҗип мулла өендәге тәэссоратлар белән уртаклашып бардык.

Тамак туйдырып алырга кирәклекне иң беренче Хәйруллин искә төшерде. Мотыйк алдыбызда өелеп яткан ризыкларны аңа табарак этә-этә:

– Хет хәзер ашап кал инде, дус, ризык барда. Әтү ни, соңгы вакыта ашамаска әйләндең... – ди.

Үзе көлә.

– Эх, Әптрүш, Әптрүш, шул кыз, дип, син тамактан язган булдың. Ә бит хушлашканда Шәһәрбану әнә теге көдрә баштан күзләрен ала алмады. Ярый әле атлары вакытлы кузгалып, хәлне җайлады, югыйсә бу кыз сикереп төшеп кала икән дип курыккан идем! Дүртәүләп ил буйлап ничек йөрмәк кирәк, бәла генә булыр иде.

Эчемә җылы керде. Түзмәдем, сикереп төшеп:

 

Сезнең илләр кайсы якта –

Алмас идем күземне.

Очып барган кош артыннан

Әйтер идем сүземне, –

 

дип, үз такмагыма үзем биедем дә, Мотыйкны яхшы хәбәре өчен күтәреп алып, кире урынына утырттым, аннан башыннан сыйпап куйдым. Хәйруллинның гына бу хәбәрдән соң кәефе төште, ирене бәлшәеп китте. Мин, эшләр болайга китсә, яхшы түгел дип уйлап, тагын көйләп җибәрәм:

 

Эх, дускаем, дус булсагыз,

Бәлеш авыз кылмагыз.

Үпкә тотмый гомер итсәк,

Доньяда хур булмабыз.

 

Хәйруллин миңа аркасын ук биреп утыра. Мин, иелеп-сыгылган кеше булып, тагын каршысына барып басам.

 

Стенада сәгать суга,

Чылтырый чылбырлары.

Эх, Хәйрүш дус, син икәнсең

Сәхрәнең былбыллары.

 

Хәйруллин тагын борылып утыра. Ә Мотыйк аның янына килеп, сөялебрәк баса. Үзе миңа карап күзен кыса. Мин тагын:

 

И албара, дускай, и албара,

Чаналарга салсаң, мал бара.

Фазыл юлны кыя, дөмектерче,

Дип Аллага Хәйрүш ялвара, –

 

дип “чыгышым”ны тәмамлаганны белдереп, “публика” алдында баш иям.

– Ярар, ярар, инде син калдың. Болай да күңел болгана... 

Хәйруллин чыраен сытып, миңа кулын селти, икенчесе белән яныннан Мотыйкны этә. Мотыйк тегенең сүзләрен эләктереп ала:

– И-и-и, Хәйруллин дус, күңел болгану дигән нәрсә сездәй асыл егет затына һич тә хас булмаган күренеш. Ул билгеле шартларда бичәләрдә генә була шикелле...

Мотыйк сөйләмен тәмамлап өлгерми, Хәйруллин аны күтәреп бер селкетә дә, ята торган җиргә алып барып, “дыңк” итеп салып куя. Тегесе үзен мендереп салу рәхәтенә риза булып ятасы урынга:

– Кеше хокукларын кысу шулай гомер-гомердән килә инде. Дөнья йөзендә таш гасыр калдыгы булып калган – Хәйрүш кебек кыргыйлар чукмар хөкүмәтенә таянып эш иткәндә изелгән массалар нишли? Минем кебек “вулкан” бер килеп атыла инде, – дип түшәмгә карап һаман сөйләнүен белә.

Хәйруллин теш арасыннан “черт” итеп төкереп:

– Хәстрүш, синең кебек “вулкан”ны.... ташка үлчим, – дип җавапламый түзми...

Төшемдә палубага бер аккош очып килеп төшкән, имеш, дип күрәм. Ул да булса, Шәһәрбану икән...

 

ХVI

Семипалатинск та зур шәһәр икән. Урамда тирә-як авыллардан үгез, дөя  җигеп килгән кыргыз-казакълар күп. Бай гына күренгән казакълар янына барып:

– Без – хәлфәләр, балаларыгызны укытырга алыгыз, – дибез. Үзе юан, ялпык битле, шешмә кабаклы  бер казакъ бае Хәйруллин белән мине тупас кына кыланып читкә этте дә Карамышевны җиңеннән тартып янына бастырды.

– Хәлфә, дисең инде үзеңне,–- дип аңа сынаулы карашын төбәде. – Әгәр дә чынлап та хәлфә икәнсең, укымышлы булырга тиешсең. Намаз укып күрсәт.

Карамышев көтелмәгән мөгамәләдән бертын югалып торса да, үзен тиз кулга алды. Байга астан өскә карап:

– Намаз укытырга теләгең булгач, әйдә, намазлыгыңны чыгарып сал, мин изге сүзләрне комда утырып укый алмыйм. Аллаһы тәгалә андый башбаштаклыкны кабул итми, – диде.

Казакъ моңа каршы йомшара төшеп:

– Без комга да тезләнеп укыйбыз ла...

– Ай, әкә, алай тәгаләгә барып җитми. Кабул кылмавы бар.

Казакъ катлы-катлы май бөргән муенына утырган башын тырнар өчен бүреген сала. Түбә чәчен тырышып кына кашып алгач:

– Ой-бай, чыннан да хәлфә икәнсең, мә! – дип өстендәге сырмасын  салып, Мотыйкның аяк астына ыргытты.

Иркен дала кочагында яшәгән табигать балалары – казакъ халкы безнең яшәү рәвешенә әйләнгән күп кагыйдәләргә битараф. Дүрткә бөкләп кесәгә сыярлык намазлыкны да йөртергә кыенсына. Бәлки бу нечкәлекләрне белмиләрдер дә. Шулай булуга карамастан, Коръән сүзенә бик игътибарлы халык. Бигрәк тә бай казакълар. Укымышлы кеше килеп чыкса, тирмәдән тирмәгә, җәйләүдән җәйләүгә йөртеп, Коръән укыталар. Бу үтә динле булу галәмәте түгел. Аның сере башкада.

Казакъ бае баеган саен баерга тырыша. Мал ярата. Өер-өер көтүләр тота. Баю төрле юл белән, төрле ысул белән башкарыла. Җәйләүгә мал куганда көтүчеләрнең башын чабып өзеп китү дә, авыл-җирләрен туздыру да элек-электән килгән. Байлыкны арттырам дип, малга бала сатулар да кадимге күренеш. Бер төнгә бичәсен, байлыкка алданып, башкага биреп торган комсызлары турында да еш сөйлиләр.

Бу күчмә халыкларның нәрсә кылганнарын бер Ходай гына белә. Шуңа да кыямәт көнендә җавап бирүдән куркып, гөнаһларын юдыру максатында үзе рәнҗеткән ярлы-ябагайны, таныш-белешне, туган-тумачасын аерым-аерым чакырып, намаз укытып, алардан ризалык алалар.

Мотыйгулла сырманы килештереп җәйде дә, тезләнеп утырып, Коръәннән бер сүрәне укырга кереште. Казакъ кулларын кабарып торган корсагы өстенә кушырып куеп тыңларга әзерләнде. Мотыйкның тавышы матур, сүзләрне, кагыйдә кушканча, ачык, дөрес итеп әйтә. Аны тыңлавы үзе бер ләззәт. Казакъның да кырыс йөзе ул укыган саен яктыра, мөлаемлана бара. Итләч иреннәре “ой-бай”, дип аптырау белдерә.

– Жаксы, бала, минем белән барырсың, – диде ул азак, сырмасының җиңнәренә кулын тыга-тыга.

Без Мотыйкны озатмакчы булып, базар артында торган дөяләргә табан юнәлдек. Әбелгазы әкә (казакъның исеме шулай булып чыкты) йөк төялгән биш дөяне куучылары белән алдан җибәреп, шунда торган бер дөягә Мотыйкны атландырмакчы булды. Теге үз гомерендә дөягә утырганы булмагач, башта курыкты. Тезләнеп торган хайванга  менеп утыра алмый интекте. Без аны ике яктан тотып күтәреп утырткач та, тынычлана алмый каңгырды. Әллә ничә мәртәбә мөлдерәп җиргә карады. Ә инде дөя җирдән күтәрелә башлаганда, коты очып, хәтта ки агарынып китте.

– Үркәченнән кулыңны ычкындырма, – диде Хәйруллин иптәшебезнең куркуын күргәч.

Мотыйк ике куллап алдындагы бар таянычы булган әйбергә чатырдап ябышты. Ни арададыр дөясенә атланып алган Әбелгазы әкә, егет тәмам урнашып, тынычлангач:

– Кузгалдык, – диде. Ә бер читтәрәк буйлы капчыгын күтәреп басып торган  ялчысына: – Калмаң! Арттан атлаң! – дип боерды.

Шулай итеп, безнең Мотыйгулла 80 чакрым ераклыктагы җиргә кәрван белән китеп барды.

***

Мотыйгулланың аяк арты җиңел булды – икенче көнне Хәйруллинны да алып киттеләр. Аны Гомәр Ситинов дигән бай балаларын укытырга яллады.  Минем генә “базарым” әллә нигә югары түгел. Кайберәүләре, сөйләшеп-килешеп беткәч, кире уйлый. Әллә буемнан, әллә үземнән куркалар. Беркем алмый.

Шәһәр зур. Бәлки монда булыр дип, башта төрле  кул эше таләп ителердәй хөкүмәт һәм шәхси даирәләрне йөреп чыктым. Аннан өйдән-өйгә кереп эш сораудан да тартынмый башладым.

Тагы базарга киләм, казакъ байлары тирәсендә уралам. Кич базарда ат ашаганнан калган салам өстендә кунам. Хәйруллин калдырган соңгы тиеннәр дә күптән бетте. Эш юк. Кая барып бәрелергә? Базарда балык башлары җыеп ашыйм да, Иртыш ярына барып, ятып су эчәм.

Мондый тормыш мине нык хәлсезләндерде. Чәч, тарак үтмәслек булып, бөдрәләнеп тыгызланды. Каешланып каткан күлмәк “җәнлекләнде”. Кичен кеше юкта елгага төшеп, сабынсыз булса да, юып алам. Чистармаса да, кирәкмәгән “квартирантлардан” котылам. Төс агарды. Инде мине эшкә алу түгел,  яныма килергә дә куркалардыр.

Апрель үтте. Бер ай бушка китте.

 

ХVII

Май ае башлары.

Кояшның мәрхәмәтле җылысы минем арык кабыргаларымнан сөйгәнгә иртәнге якта изрәп йоклап киткәнмен. Мин уянганда кояш байтак күтәрелгән иде. Тән авырайган, керфекләр ачылырга теләми.

Иснәп, киерелеп утырганда яныма өч кеше килеп туктады. Икесе якында яткан бүрәнә өстенә, берсе яныма, саламга утырды. Яныма утырганы урысчалап:

– Откуда, парень? – дип сорады.

– Троицкий шәкерт, – дидем тегеләргә.

– Так. А почему тут ночуешь?

– Работу ищем.

– На соломе, брат, работу не ищут.

– Не говори так! – дим тегеңә үпкәләп. – Я в Омске бывал? Бывал. Новосибирск ходил? Ходил. Барнаул проходил? Проходил. Всюду работу искал. Тапкансың сүз, на соломе, имеш, работу ищет...

– О-о, тертый калач! – югарыдагыларның берсе көлеп, шулай диде.

Калач дигәннәрен аңласам да, монда миңа ипи ашатырга тормаганнарын тоям, мәгәр бу сорашуларның мәгънәсенә төшенеп җитмим. Шуңа да дәшмәүне хуп күрәм.

– Парень, зовут-то тебя как?

– Фазылҗан. Можно и Фазлетдин.

– Хм-м, Фаз...Фазля.. Сложное имя-то, не выговоришь. Значит, брат, для тебя есть работа, – ди бераздан янымдагысы, тәмәкесен суырып.

– Не пыльная, хорошая, – ди яше көлемсерәп.

Ансы ни була икән, дип уйлаштырганчы:

– Парень, хочешь заработать?! – югарыдагы миңа тәмәке төтенен өрә.

Мин бу сүзләргә куанырга да куркып, каушап калдым.

– Кәнишнә, хочу, – дим.

– Тогда, давай, пошли. Только пойдешь за нами, следом, не теряй нас из виду.

Алар өчәүләп, кулларын чалбар кесәләренә тыгып, гамьсез генә кыяфәт белән базар капкасына таба юнәлде. Каңгырудан, ялгызлыктан башым тонганлыктан, тирәнгә төшеп уйлап тормый, алар әйткәнчә, артларыннан киттем...

(Дәвамы бар.)

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (9)
Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (9)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: