Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
24 ноябрь 2022, 14:51

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (26)

Халык – ул масса, сарык көтүе белән бер ул. Халыкны шәхесләр күтәрә, шәхесләр бөек итә.

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (26)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (26)

Иртә таңнан алып кичкә кадәр менә шушындый та­вык чүпләсә дә бетмәслек вак, әмма урап үтүе мөмкин булмаган эшләр белән мәшгуль булды кыз. Бер мәсьәлә­не хәл итсә, икенчесе калкып чыкты, бер хәсрәттән ко­тылса, бүтәне колачын җәеп көтеп тора. Көннең көненә шулай чабулап эт булса да, төннәрен аңа йокы эләкмәде, ул һәр төнне вахтада утыра иде. Ул вахтада аракы сата иде. Ә сатып алучылар йокымсырап китәргә дә, төрле уйларга бирелергә дә вакыт калдырмыйлар, чәчәктән бал җыючы умарта кортларыдай, килеп-китеп кенә торалар. Сатучы кеше үз товарының шулай яхшы үтүенә шатла­на гына инде. Чөнки ул табыш китерә, кесәне калынай­та. Гөлзиләнең моңа кадәр дә «Рәсәй халкы күп эчә» дигәнне ишеткәне, исерекләрне адым саен күргәне бар иде. Әмма халык шулхәтле үк эчә икән дип башына да китерә алмый иде ул. Эңгердән таңга кадәр бертуктау­сыз аракы ташый икән адәм баласы, бер алганда дүртәр-бишләрне ала да, беткәч, кабат килә икән. Тәртипле генә күренгән тулай торакта да бер төн эчендә бишәр-алтышар ящик аракы эчәләр икән. Әлеге эчү белән бар­са, кая барып терәлер икән бу кешеләр? Киләчәктә? Килә­чәктә концертларга йөрер рәте калырмы аларның, арзан ләззәт артыннан чабучы җан ияләренә әйләнеп бетмәс­ләрме? Аракы сатудан кергән акчасының изге эшкә ки­түен белсә дә, Гөлзиләнең күңелендә бернинди ташлама­лар да җуя алмаслык каты юшкын кала иде. Ул сәнгать бәндәсе, кеше күңелен сафландырыр өчен туган кыз, адәм балаларын хәмер сазлыгына батыра түгелме соң?! Инде Нәфисәнең теге сүзләре дә аны юата алмады. Ярый, ул шушы тәвәккәл шөгыле белән бер-ике сәрхушның гоме­рен коткарсын да ди, тик күпме яңа кешеләрне, клейлар, тәрәз чистарткычлар эчәр дәрәҗәгә җитмәгән адәм бала­ларын, хәмер упкынына этәрә ул, күпме гаиләләрне боза, күпме сабыйларның зәгыйфь тууына сәбәпче була. Илдә эчкечелеккә каршы көрәш башлангач, гәзит-журиаллар­да алкоголизм аркасында гариплеккә дучар булган ба­лаларның сурәтләре дә еш басыла иде. Аларны күргән саен, Гөлзиләнең йөрәге урыныннан купты, шул сабый­ларның язмышы өчен үзен дә гаепле санады. Әйе, ул га­епле иде, ул кешелекне агулаучы, киләчәкне җимерүче иде. Ләкин... изге максат хакына бит... Изге максат... Бер кулың белән сугып, икенче кулың белән сыйпау гы­на ич бу. Әле сукканыңның әрнүен сыйпавың баса аламы-юкмы.

Бу уйларын, җаен туры китереп, комендантка җит­кергән иде, тегесенең исе дә китмәде, аның үз фәлсәфәсе фәлсәфә булды.

– Юкка борчыласың, Гөлзилә, – диде ул, гадәтенчә елмаеп. – Бер безнең торакта гына түгел, башкасында да аракы саталар, һәм кешеләр үз байлыгы, үз кесәсе өчен сату итә. Ә син... Син бит сәхнәгә чыгу, кешеләргә үз нурыңны өләшү, аларны азга гына булса да бәхетле итү өчен тырышасың. Дөрес, син мондый адымга барыр­га тиеш түгел идең, син шунда ук сәхнәгә басарга, үз талантыңның балкышын кешеләргә сибәргә тиеш идең. Тик мондый мөмкинлекне кем сиңа әзерләп куйган? Кем сине сәхнәгә якын китерде? Син үзеңә үзең юл ачасың. Әйе, аракы сатып. Ләкин синең урында башка берәү, фә­кать үзе өчен генә тырышучы да булырга мөмкин иде бит. Ул үзенең кесәсен симертер иде дә – вәссәлам. Ә син, бер күтәрелеп китсәң, меңнәрнең, миллионнарның күңелен яктыртачаксың, син кешеләрне җыр-моңга мөкиббән итәчәксең. Ә безнең татар моңына гашыйк кеше бервакытта да начар юлга басмый, татар моңын сыйдыра алган күңел бозыклыкны якын җибәрми ул.

Гөлзилә бу юлы да Нәфисә белән килешми булдыра алмады, ул аның белән килешергә тели, ул үз гамәленә аклау-яклау эзли иде. Тик күңелдәге юшкын гына бет­мәде, илең, халкың өчен әрнү булып җанны кимерә тор­ды. Ул үзенең дөрес юлда түгеллеген белә, үз шөгылен күңеле белән кабул итми, тик ул шөгыль, күп табыш ки­тергәнлектән, аның белән арасын өзеп тә куя алмый иде. Сәхнәгә чыгу өчен ул күпме михнәтләр күрде, күпме кү­ңел газаплары кичерде, ә бәлки, бу мөмкинлек кешенең озын гомеренә бер генә кабат бирелә торган шанс-өметтер, ул өметне акламадыңмы, калган елларыңны елап үт­кәрергә туры килердер. Гөлзилә елап түгел, ә җырлап яшәргә тели иде.

– Татар кызлары эчә бит, татар кызлары эчә, – дип әрнеде ул Нәфисәгә көннәрнең берендә. – Башкасына, бәлки, өзгәләнмәс идем. Яшь кенә татар кызлары эчә...

– Ә ни өчен? Бу хакта уйлаганыгыз бармы? Сырты сындырылган халык без. Гасырлар буе шәхесе тамчылап сыгылган халык. Татар булып яшәү авыр бездә. Әнә шул татарлыкны яшерү өчен урысча сөйләшә, урысча киенә, урысча эчә алар. Һәм соңгы чиктә барып терәләләр дә – алар ни урыс була алмый, ни татарлыгын югалта. – Ко­мендант бертын сүзсез торды. – Халык, дибез... Ул бө­ек, дибез. Дөрес түгел. Халык – ул масса, сарык көтүе белән бер ул. Халыкны шәхесләр күтәрә, шәхесләр бөек итә. Ә без бүген тулай торакның сәрхуш татарлары, урыс­ча сүгенгән, урыска табынган татарлары өчен түгел, ә шәхес булырлык татарлар өчен көрәшергә, аларны күтә­рергә тиешбез. Шәхесләрне адәм итәргә, аякка басты­рырга, ә сарык көтүендәге бәрәннәрне шәхес итеп тәр­бияләргә тиешбез.

– Шулай булгач...

– Шулай булгач, һәр татар үзе дә адәм булырга, башкаларга да ярдәм итәргә тиеш. Син аракы сатып кеше булсаң, моңыңны сибеп шифа бирәсең дигән сүз бу. Татар баласын татар моңына табындыра алган һәр шәхес – бөек. Һәрхәлдә, бүген шулай. Иртәгә, бәлки, бу гына да җитмәс.

Комендант тынып калды. Гөлзилә дә дәшмәде, ул әле ишеткәннәрен соңыннан уйланыр, җентекләп тикшерер өчен миенә сеңдереп утыра иде. Дөресен генә әйткәндә, Гөлзилә комендантны шулкадәр үк фәлсәфә остасы, аннан да бигрәк, милләт турында уйлый белә торган кешедер дип башына да китермәгән иде.

– Әнә яһүдләр турында ишеткәнең-укыганың бармы? Аларны күпме изәргә, юк итәргә тырыштылар, тик бу беркемнең дә кулыннан килмәде. Ә ни өчен шулай?

Гөлзиләнең моңа җавабы юк иде. Тик комендантка ул кирәкми иде дә, ахрысы. Ул дәвам итте:

– Чөнки алар шәхес тәрбияли, һәм бер шәхес тә үзен ялгыз итеп тоймый, таянырга иңдәше бар. Ә без? Безнең тоташ милләт – ялгызлыкта. Талантлы шәхесләребез – ялгыз самородок сыман. Безнең халыкның таяну ноктасы юк. Шуңа күрә ул үзе дә ялгызлыкка һәм югалуга таба бара. Ә халыкның, милләтнең таяну ноктасы – фәкать үзендә генә. Шәхесләрендә.

– Ә шәхесләре аракы сата, – дип гаепле елмайды Гөлзилә.

– Әйе, алар аякка басу өчен шулай эшләргә мәҗбүр. Бездә ике миллионга якын татар исәпләнә. Бар син аларга: «Фәлән җырчыны сәхнәгә чыгару өчен акча бирегез әле», – дип кара. Алар биш сумын сиңа кызганачак һәм ун сумга аракы сатып алачак. Ә син нишләргә тиеш?

Гөлзилә дәшмәде. Күңеленнән генә Нәфисә белән килешсә дә, барыбер ул үз шөгылен пычрак эшкә исәпли һәм шуннан башка юл таба алмавына йөрәге сыкрый иде. Ни чарадан бичара иде ул. Ә тулай торак халкы өчен аның җан газаплары бармы да юкмы, алар һәр төн саен аракы ташып кына торалар. Ирләр эчә, хатыннар эчә, егетләр эчә, кызлар эчә. Гүя дөньяда аракы эчмәгән бер генә зат та калмаган иде.

Һәм шул сәрхушларның тырышлыгы белән Гөлзилә әйбәт концерт кую өчен мөһим булган барлык аппаратураны сатып алды, афишалар ясатты, костюмнар тектерде һәм тагын бик күп нәрсәләргә җитәрлек мал туплады. Аның хыялы тормышка ашып килә иде инде. Юньле ял күрмәде кыз, тәүлегенә өч-дүрт сәгать кенә йоклады, анда да төрле уйларга күмелеп төш күреп, йә саташып чыкты. Соңгы вакытларда ул ябыгып, суырылып калды, күз төпләрендә сарылы-күкле дүңгәләкләр пәйда булды, елмаюы да элекке гүзәллеген югалтты, авызы ерылса, ул ничектер артык зур сыман тоелды. Шулай да Гөлзилә яшәү режимын үзгәртү, бераз ял итү хакында уйлап та карамады. Аракы сатканы өчен үзен гаепле санаса да, комендантның: «Әллә вахтада торуыңны ташлап, ял итеп аласыңмы соң?» – дигән тәкъдименә үрә басып каршы төште. Син нәрсә, янәсе, шундый урыннанмы?! Ул озын борынын җайлы урынга батырып, үзенең шартларын да белмичә кан эчкән черки хәлендә иде. Акча – менә нәрсә кешелекнең бөек могҗизасы. Туганнарыңны да, әткәң-әнкәңне дә, үз-үзеңне дә оныттырыр бөек сихер ул акча. Мәхәббәт тә, Изгелек тә, Иман да аның янында кечерәеп кала. Аның алдында хәтта намус та эреп югала, югалмаган хәлдә дә, юха еланга әверелә. Бер сынык каткан икмәк янында намуслы булу җиңел, син миллион- миллиардлы суммалар кырында намусыңа тап төшерми кара! Әгәр Ходай Тәгалә иблисне оҗмахтан куган икән, ул иблис адәм балалары арасында яши икән, ул, мөгаен, акча рәвешендә яшидер. Менә шушы иблис Гөлзиләне дә үзенә суырып алды, бөтен дөньясын: максатын, мәхәббәтен, күңел сафлыгын онытырга мәҗбүр итте, аны исертеп, мескен бер колга әверелдерә барды.

Гөлзиләнең бу халәтен күреп торган Нәфисә тагын берничә кабат ял итәргә тәкъдим ясады да, суырылып-кибеп барган кызны ипкә китерә алмагач, товар бетте дигән сылтау белән, эшне туктатып торырга булды.

– Берәр атнадан китерәчәкләр, – дип юатты ул боегып калган кызны. – Ял итеп тор. Теләсәң, берәр җиргә барып кайт.

– Ярый, – дип моңсу елмайды Гөлзилә. – Чынлап та ял кирәктер.

Гөлзиләнең кабат аракы сәүдәсенә әйләнеп кайтмаячагын комендант та, кыз үзе дә яхшы белә иде. Озакламый студентлар киләчәк, концертлар башлана, эш болай да баштан ашкан. Ә Гөлзилә әнә нинди ямьсез һәм хәлсез сөлдәгә әверелде. Шул кыяфәт белән сәхнәгә чыксаң, кем яратыр сине. Ял кирәк, күңел тынычлыгы кирәк. Ә акча... Акчасы җитәрлек аның хәзер. Берәүгә дә йөз суын түгеп бармалы түгел.

Гөлзиләнең ару-талчыгуы җиткән иде, ялга чыгу белән, ул бөтен дөньясын онытып торгандай булды, тәненең һәрбер күзәнәге ләззәтле бер ою белән оеп хәл җыю таләп итте. Кыз ике-өч көн буена түшәктән аерылмады, торып ашады-эчте дә кабат йокыга чумды. Гаҗәп, ләкин ул бер нәрсә хакында да уйланмады, борчылмады, күңе­ле шундый тыныч иде. Урыныңнан да калыкмыйча йок­лап кына ятуның да үз рәхәтлекләре бар икән ләбаса. Тик бу рәхәтлек озакка бармады, тиешенчә хәл алу бе­лән, башка һәртөрле уйлар килә башлады. Көчергәнешле тормыш аркасында тупасланыбрак торган хисләр кабат үткенләнде, томаланыбрак калган кичерешләр кабат яңар­ды. Әлфиянең сәер хаты, Таһирның хәлен белү теләге кабат җан тынычлыгын алды. Меңәрләгән башка тойгы­лар арасында иң изгәне шушы иде. Аннан котылу өчен авылга кайтырга кирәк иде. Әлегә кичектергесез эшләре дә юк иде кызның, авылдан әйләнеп килергә иң кулай вакыт иде. Гөлзилә тиз генә җыенды да юлга кузгалды.

(Дәвамы бар)

Фото: drive2.ru

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (26)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (26)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: