Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
23 ноябрь 2022, 09:55

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (8)

Кызның өстендә алсу атластан тегелгән катлы-катлы итәкле күлмәк. Итәге кыршау кидереп куйгандай кабарып тора. Җиң очлары да шулай катлы-катлы итеп бөгелгән. Кулын күтәреп яулыгын төзәткәндә шул катлаулары матур итеп кайтарылып китә. Ә менә биле! Ике кулга учлап тотарлык кына, ком сәгатемени!  Шундый да нечкә билле кызлар булыр икән, сөбханалла! Күргәнем юк иде.

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (8)
Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (8)

(Дәвамы.)

ХIII

Мулланың өе бик зур, бугай. Алдагы бүлмәдә төрле якка чыгучы ачык һәм ябык биек ишекләр тезелеп киткән. Һәм дә тәмле исләр  килгән тарафка илтүче озын чолан. Аның бер очы аскы катка төшәдер, түбәнгә атлаучы кемнеңдер башы күренеп калды.

Тәүге бүлмәдәге өстәл артына тезелешеп утырдык.

– Юлларыгыз уң булсын, юлчылар, – диде мулла.

Арабызда зуррак кешеләр белән аралашу ягыннан тормыш тәҗрибәсе баерак та, сүзгә дә остарак кеше Хәйруллин:

– Без – Троицк шәһәренең “Мөхәммәдия” атлы югары уку мәдрәсәсе шәкертләре. Сезгә олы акыл иясе,  Ислам дөньясының мөхтәбәр дин белгече “Рәсүлия” мәдрәсәсе Зәйнулла ишан Рәсүлевтан сәлам китердек, – диде.

Мулла урыныннан сикереп үк торды. Ике кулын күкрәгенә куеп, безгә кат-кат рәхмәт белдерде.

– Безнең тарафка олы якның шәкертләре килгәне юк иде әде, сез минем иң кадерле кунакларым булырсыз. Әйдә, чишенегез, иркенләп утырыгыз! – диде дә икенче бүлмәгә чыгып китте.

Без бер-беребезгә карашып, елмаешып куйдык. Мотыйгулла хәтта, бөкрәя төшеп, кулларын уыштырып алды. Хәйруллин минем мыектан тартты. Мин тавыш чыгармый гына идән уртасына басып тыпырдатып биеп алдым.

Күлмәкләр күптән юылмаганлыктан, кәзәкиләрне салмаска булдык. Җөйләренә ияләшкән җәнлекләрне бая яр башында суккалап, каккалап төшерсәк тә, үтә оятсызлары яка өстендә маршировка ясарга да күп сорамас. Менә әле бер-беребезне җентекле генә күздән үткәрдек тә урыннарыбызга кире утырдык. Бераздан мулла әйләнеп килде дә:

– Хәзер минем җәмәгатем белән танышырсыз. Гимназиядән улым да кайткан, – диде.

Байтак кына көттергәннән соң, җиңел генә басып, уйнаклап торган байтал кебек, юргалап, артык тулы да, бик үк нәзек тә булмаган, зифа буйлы, яшь кенә чырайлы, гаҗәп матур хатын килеп керде. Башындагы яулыгы безнең Шәмсетдин мулланың абыстаеныкы сыман кашына кадәр төшереп бәйләнмәгән, ә энҗеле калфак өстенә җилфердәтеп кенә салынган. Шуып төшмәсен өчен әледән-әле төзәткәндә уң кулындагы көмеш беләзеге, яшел зур кашын ялтыратып күренеп кала. Күлмәк җиңе тартылып, матур беләген дә күрсәтеп куя. Ап-ак тигез тешләрен ялтыратып, алчак елмаеп, ул:

– Гафу, шәкерт әфәнделәр, теге якка аш-су әзерләргә кушып, бераз тоткарландым, – дип безнең белән килеп күреште.

Ул арада күрше бүлмә ишеге алдына эленгән авыр пәрдәләр аерылып, җиз төймәләрен каптыра-каптыра, минем яшьләр чамасыдай, гимназистлар формасы кигән “тартай” гына гәүдәле егет килеп чыкты. Бу егеттә әнисенеке кебек чибәрлек тә юк, әтисенекедәй олпатлыкның әсәре дә сизелми. Киресенчә, чәбек кенә гәүдәне ходай кыска гына аякларга утырткан. Аның янында безнең Мотыйк – кәртинкә.

– Әссәләмегаләйкүм, кордашлар.

Егетнең ерактан ук эчкерсез елмаеп якынлашуы, безне үз кешедәй күреп, ихлас килеп күрешүе киеренкелекне бушатып җибәрде. Җитди карашлы атасының, әнисенең чибәрлеге басымы астында оялып, ни эшләргә белми, таптаныбрак торган кешеләргә Әмирханның килеп чыгуы бик вакытлы булды...

Икенче бүлмәдә өстәлләргә сый әзерләнеп куелган иде инде. Безне кыстый-кыстый сыйладылар. Мотыйк белән без, алдыбызга ни китереп куялар, сыпырып кына торабыз. Хәйруллин нигәдер иркенләп ашый алмый. Хәтта чәй эчкәндә дә чәчәп бетте. Мотыйк белән без хәлне азрак төшенәбез, астыртын гына өстәл астында аякларыбызга төртешеп алабыз.

Мунчага озатканда мулла:

– Эчке күлмәкләрегезне шундагы селтеле тагаракка салып куегыз. Прачка соңыннан юып бирер. Чисталарын алып киеп чыгарсыз, үзегез анда күрерсез, – диде.

Мунча – ак мунча булып, шыгырдап торган карагайдан салынган бәләкәйрәк бер өй. Үзе генә өч бүлмәдән тора. Берсе, мөгаен, кер юу бүлмәсен үтидер – анда безнең күлмәкләрдән тыш башка кием-салым да бар иде. Тик алары җебетергә салынмаган. Тагаракка күлмәкләрне күп аяклы хәшәрәтләре белән бергә тыгып куйгач, икенче бүлмәгә үттек. Анда япма ябылган, ике кеше иркен сыярлык сәке һәм чөйләргә эленгән ап-ак сөлгеләр күрдек: безгә тәгаенләнгән кием дә шунда иде. Боларга гаҗәпләнеп карап алгач, мунчаның “йөрәгенә” – ләүкәле патшалыкка юнәләбез.

Ярым караңгыда ишек биеклеген шәйләмәгән Хәйруллин белән миннән башка, Мотыйгулла гына чабына торган җиргә бәрелми-нитми барып керде. Ә без маңгайларны тотып, ыңгырашып идәнгә чүгәләдек.

 

ХIV

Икенче көнне мулла: “ Кичке ашка кеше чакырылды, сезнең як даирәләр белән кызыксынучылар бар”, – диде. Үзе йомышлары белән чыгып китте.

Без Әмирхан карамагында калдык. Аның ишегенә авыр чаршау эленгән, бүлмәсе әллә ни җиһаз белән балкып тормый. Безне йоклап йөргән каты койкасына утыртты да бер як башына зур глобус куелган киң өстәленең уртасына үзе барып утырды. Сүзне нидән башларга белми тынып калдык.

– Егетләр, сездә дә ятлату белән тәкатьне алалармы? – дип башлады егет.

– Ул инде – беренче урында, – ди Мотыйк, җепнең башы күренүгә куанып.

– Схоластикага каршы күпме акыллы башлар чыга, мәгәр уку системасын җимерә алмыйлар...

Әмирхан гимназиядәге уку тәртибен, без үзебезнең мәдрәсәдәге тормышны сөйләп алып киттек. Сәяси темалар турында сөйләшеп, фикер алышу без шәкертләргә кыенрак булды. Чөнки зур шәһәрдә яшәгән һәм төрле хәрәкәтләрне күргән Әмирхан кебек мәгълүматлы түгел идек...

Әмирханның туган телендә матур сөйләшүенә, урысча да чиста белүенә сокланып, аңа ихтирамыбыз артканнан-артты, һәркайсыбызның күңелендә аңа охшарга тырышу кебек теләк туды. Азак килеп, арытабан урысча белем алырга кирәк дигән теләгебез ныгыганнан-ныгынды.

Кичен, пар ат җигелгән көймәле арбага утырып, кунаклар килде. Нәҗип мулла улы белән, парадный ишек алдына чыгып, аларны каршы алды. Килгән кешеләр Бибигайшә абыстайның  бертуган апасының гаиләсе булып чыктылар. Дәрәҗәле гәүдәле ханым нәкъ аның Бибиниса апасы икән. Төскә сеңлесе кебек артык чибәр булмаса да, башын югары тотып атлавы, кыяфәтендәге текәлек түгел, әллә нинди бер дәрәҗәлелек бу ханымга нигәдер аерым ихтирам белән карарга мәҗбүр итә. Ләкин аннан килгән салкынлык сеңелесе Бибигайшәне аның янында мөлаем хуҗабикә итеп кенә түгел, фәрештәләрнең фәрештәсе итеп күрсәтә. Хатыны кебек гәүдәгә таза иренең: “Себер ягы Барнаул шәһәренең кадимге бер гражданы Гыйләҗетдин атлы  адәм буламын”, – дип шаяру катыш безнең белән күрешүе югала төшкән җылылыкны кабаттан тергезде.

Аннан Нәҗип мулланы дусларча иңеннән кочаклап алды да: “Яшь әфәнделәр, кордашны сездән беразга гына аерам, гафу итегез. Эш буенча әйтер сүзләр бар”, – дип тәрәзә ягына алып китте.

Янымда басып торган Әмирхан: “Шундый гади кеше ул, ә бит үзе Дума әгъзасы!” – дип кисәтеп куйды.

Безнең белән күрешергә чират нигәдер соңлабрак килеп кергән кызларына җитте. Чигүле ап-ак атлас калфак өстендә актан-ак, юкадан-юка җилфер яулык. Ул яулык кызның ярты битен бездән яшереп тора. Күзләре моңсу, үзе кәефсез кебек. Күңелемә җыр юллары килә:

Хәмдиянең ак калфагы

Яңа каралган чагы.

Хәмдиягә сүз әйтмәгез –

Күңеле кырылган чагы.

Ул кул биреп, тәүдә арабыздагы иң дәрәҗәле яшьтәге кеше – Хәйруллин белән күреште. Исемен дә әйтте шикелле, Мотыйк белән без бер як читтәрәк торгач, ишетә алмадык. Безнең Хәйруллин хатын-кыз белән танышырга дигәндә киңәш сорап күршегә йөрми торган кеше.  Бу юлы да рәвешен китерде. Тик танышуы ахырында бераз фәстереп ташлады. Ике кулын күкрәк турысына куеп:

– Бәне Әптерәхмән Хәйруллин фәкыйрегез сезнең карамакта, туташ, – дип кызның алдында баш иеп җибәрүе булды, кәләпүше башыннан төшеп, туташны уратып тәгәрәп тә китте. Без “пырх”  итеп көлеп җибәргәнебезне сизми дә калдык.

Туташ тегенең яланбашын күргәч, чишмәләр чылтырап аккан тавышка охшатып, шулкадәр дә матур итеп көлеп җибәрде. Аннан җәһәт кенә иелеп, күлмәге артында әйләнеп яткан кәләпүшне алып, Хәйруллинның башына үзе үк кидереп тә куйды. Кидергән вакытта яулык очлары ачылып, “Әлфе ләйлә вә ләйлә”дә сүрәтләнгәндәй кыз бите күренде. Ай, Тәңрем, бәндәләр арасына хур кызларын да җибәрдеңме әллә?! Мин дә кәләпүшемне чак кына бушатыбрак, калкытыбрак куйдым.

Хәйруллин, мут егет, көлә. Үзе нидер сөйли. Мин инде , әллә нинди хыялый бер кеше, илаһи матурлык алдында битараф тора алмыйм. Я җыр юллары хәтергә төшә, я күңелемнән ургып шигырь чыга башлый. Әле дә тиктомалдан:

Әй, илаһи, гаҗәп бит бу –

Хур кызы бар шушы доньяда:

Энҗе-мәрҗән чиккән ак калфаклы,

Күк гөмбәзе нурлар тулган ай, –

дигән юллар үзеннән-үзе тел очына килде. Мотыйк минем бөергә төртүдән айнып китәм:

 – Кара әле, Әптрүш бүген тәмам харап булды инде болай булгач. Кичә Бибигайшә абыстай алдында чәчәп җаны чыга язган иде. Бүген егет сәпсим ач калачак. Кесәгә өстәлдән тәгам-фәлән салып алырбыз инде, әй. Күрәләтә иптәшне күтәртүгә калдырып булмас...

Мотыйк әйтәсе сүзен очлап та өлгерми, “хур кызы” безнең янга килеп баса.

– Исәнмесез, сәфәр чыккан укымышлы әфәнделәр. Сезнең монда тукталуыгыз кичә үк безгә мәгълүм булды. Таныш булыйк, мин – Шәһәрбану атлы булам, – диде.

Бите ярым капланган. Безгә калфак астыннан киң ак маңгае, сары чәчләре генә күренә. Һәм тирән карашлы зәңгәр күзләр... Ялгышканмын: карашлары моңсу түгел икән – дикъкатьле, гакыллы. Танышу тәмамлангач, Әмирхан безне биек артлы урындыклар ягына алып китте. Үзе алдан Шәһәрбану белән атлады.

Кызның өстендә алсу атластан тегелгән катлы-катлы итәкле күлмәк. Итәге кыршау кидереп куйгандай кабарып тора. Җиң очлары да шулай катлы-катлы итеп бөгелгән. Кулын күтәреп яулыгын төзәткәндә шул катлаулары матур итеп кайтарылып китә. Күлмәгенең өске ягы биленә тараеп төшкән, калку җирләре атлаган саен селкенеп, беленеп кала. Мин ул өлешенә карамаска тырышам, уңайсызландыра. Ә менә биле! Ике кулга учлап тотарлык кына, ком сәгатемени!  Шундый да нечкә билле кызлар булыр икән, сөбханалла! Күргәнем юк иде.

Кайда инде! Мәдрәсәдән чыкмый, көне-төне укып яткан шәкерт хатын-кыз затын күрүдән мәхрүм. Алар белән очрашу, күрешү, мәдрәсә кагыйдәсе буенча, тыелган эш. Кагыйдәләр ятлау, бирелгән фәннәрне үзләштерүдән башка якка тайпылыш булырга тиеш түгел.

Ә Әптрүш дусның “тайпылышын” сату юк инде. Чөнки ул начар юлда йөрми. Безгә шулай төшендерде: “Мин начар юлда йөрмим. Коръәндә “бәндә бәндәгә ярдәмчел булырга тиеш” диелгән. Ул ярдәм ничек һәм кайда үтәлергә икәнен кеше үзе белә. Мин изге максатны гына үтим”. Безгә тол абыстайның эшләре бихисап күп булуын, аны фәкать ирләр кулы гына башкара алуын сөйли. “Ул бахырның ярдәм итәр кешесе юк”, – ди.

Ул яшь абыстайны да бервакыт ерактан гына булса да күрү “бәхетенә” ирештек. Бил дигәненең ишарәсе дә юк, кыска буйлы, аумаклап атлый... Кайвакыт йорт эшләрен эшләтергә алып кайткан мулла абзыебызның да Гәүһәрия, Көмешбикә исемле “асыл ташларын” да күргән булды. Аларның да буй-сыннары алай шигырь чыгарырдай дәртләндереп тормый.

Ә менә безнең Фәхретдин хәлфәнең хәләл җефете әле алдыбызда атлаган Шәһәрбануга тартым. Фәхретдин хәлфә белән хатынының базарда йөргәннәрен күргәнебез булды. Хәлфәнең кулында – зур кәрзин, ә тегесе зонтик тоткан. Яңгыр булмаса да, тотып чыга. Көяз.

Кичке аш вакытында без – шәкертләрне, әллә кемдәй күреп, үтә дә ихтирамлы мөгамәлә кылып, мәдрәсә тормышы, безнең яктагы яңалыклар турында сораштылар. Габдулла Тукаев турында сөйләгәч, бик игътибар белән тыңладылар. Аның белән монда хәбәрдар түгелләр икән. Гаҗәп...

Сөйләшү барышында Шәһәрбануның кызлар мәктәбендә укып чыкканын белдек. Арытаба укуын дәвам итү турында сүз кузгатса да, тыйганнар.

– Татар кызына артык белемнең кирәге юк, иренә фикердәш булырлык тәрбия алса, шул җиткән, – диде кырт кына Гыйләҗетдин әфәнде.

Шул сүзләрдән соң безнең белән кыю гына сөйләшеп утырган кыз, кызарып китте дә башын түбән иде. Димәк, аңа белемне шушылай мәҗлесләрдә сөйләшеп утырыр, кирәк чакта ир фикерен күтәреп җибәрер өчен генә биргәннәр. Димәк, кыз бала мондый югары даирәләрдә тар гаилә тормышына яраклашкан затлы киемле һәм аңлы уенчык итеп тотыла.

Безнең авылда келәм сукканда җырлый торган җырларның эчтәлеге бу очракка туры килүе  мине хәйран итте.

Безнең татарның кызлары

Озын бишмәт кияләр.

Дүрт  (ы)стена арасында

Дөнья күрми кибәләр.

Мин шушы уйларга бирелгән арада Нәҗип мулла белән Гыйләҗетдин әфәнде Лена елгасындагы атыш һәм бишенче елның (1905) болганышлары турында сөйләргә күчкәннәр иде. Аларның сүзенә Бибигайшә абыстай кушылды.

– Динсезләр, дияр идең, ил буйлап ул чиркәү, ул мәчет төзелгән. Аңламыйм, бу халыкка ни җитми икән? Ачлык та юк. Салым да адәм күтәрмәслек түгел. Борынгылар гасыр башында ахырзаман көтелә, дип сөйләгәннәр. Ходаем, шул галәмәт түгелдер?

Моңа каршы Бибиниса ханым:

– Юкка борчыласың. Гасырлар алмашынганда төрле күрәзәләр була инде. Күпме йөзьеллыклар узып торган, бер дә артларыннан ахырзаман купмаган. Бу борчылулар – адәм баласының үз куллары белән тудырган мәшәкатьләр җимеше, шулай түгелмени? – дип иренә мөрәҗәгать итте.

– Җир шарының эчендәге җылылык бер урынга килеп тыгылса, чыгар урын эзли. Таба да, вулкан булып, күккә аша. Юлында очраган бөтен нәрсәне изә, юкка чыгара... Адәм баласының да фигыле шундый: түзә-түзә дә ризасызлыктан җыелган ачуын берәр төрле формада чыгара. Алар берәү яки икәү генә булса, тормышта әллә ни шау-шу ясый алмый. Әгәр дә бергә төенләнсәләр...

Гыйләҗетдин әфәнде китергән чынаякны кулына алды.

– Ә нинди ризасызлык ул? – Әмирхан безнең якка күз кыса.

Бая без дә нәкъ шул темага сөйләшеп алган идек. Ризасызлыкның башы матди тигезсезлектән килгәнен төрле бәхәсле мисаллар белән, ара-тирә кабынып та китеп, үзебезчә, төбенә “тоз” салып куйган идек. Әлеге сорауның хикмәте – янәсе, мәртәбәле әфәнде ни дияр икән?

– Ризасызлык дигән төшенчә, әфәнделәр, бик киң төшенчә инде. Ул канәгатьләнү яки канәгать булмау кебек икенче төшенчәгә бәйле. Менә, мәсәлән...

Гыйләҗетдин әфәнде алдына китереп куйган кайнар чәйне чынаяк астына салып, эчеп куйды. Аннары иренен бүлтәйтеп уйланып алды да фикерен дәвам итте.

– Менә, мәсәлән, мин. Матди яктан мохтаҗ кеше түгелмен. Питерда да торам, анда яшәү чыганагы булган шөгылем, дәүләт дәрәҗәсендәге вазыйфам бар. Уйлап карасаң, бу тормыштан уңмаган кеше түгелмен кебек...

Ул елмаеп, бер хәләл җефетенә, бер кызына карап алды. Бу мөгаләмәгә каршы Бибиниса ханымның да ирен читләре белән саран гына елмаеп җаваплаганы сизелде.

– Ләкин олыгая килә адәм баласы үз дөньясына гына бикләнеп яши алмый икәнен тоя башлый. Аралашу мөмкинчелеге киңәя барган саен, тыныч кына агымда аккан яшәү рәвешеңнең тар икәнен аңлыйсың. Тора-бара каршылыклы фикерләр коршавына  юлыгасың, дөрес юлны эзләгәндә “тырналып” бетәсең, төрле каңгырулар “сырхавына” бәйләнәсең һәм, ниһаять, үзеңнең, фәкать үзеңнең генә йөрәгең һәм фигылең таләп иткән юлыңны табасың.

Минемчә, мондый күренешне һәрбер уйланган кеше, шәхес буларак, кичерергә тиеш. Тормышта үз алдына ниндидер бер максат куйган һәр кеше – ул шәхес, дип әйтергә базнат итмәкчемен.

Сөйләүче чынаяктагы чәйне тагын уртлап алды. Күзе, чәй чөмергән арада, тәрәзә янындагы агачка килеп кунган чыпчыкка төште. Кулындагы чынаякны өстәлгә утыртты да:

– Әнә, чыпчыкны күрәсезме?

Без башларыбызны Гыйләҗетдин әфәнде күрсәткән якка боруга, тиктормас кошчык очып та китте. Аның әле генә шушында булганын хәтерләтеп тирбәлүче нәзек агач ботагы гына калды.

– Шушы чыпчык кайда гына юк! Иң таралган кош. Менә, мәсәлән, тавис кошы. Аның иле бар, шунда гына яши. Себердә чыдамас иде. Чыпчыкның да кайчандыр туган иле булгандыр бит... Ә хәзер кая очып килгән, шул урынны төяк итеп яшәп яткан була. Әрсез, тырыш, яшәргә  яраклаша белә, егәрле. Аның бу сыйфатларыннан беркем дә зыян күрми, чөнки ул башка кошларның томшыкларыннан ризыкларын тартып алмый. Үзе таба. Төяк иткән урынга ияләшеп, үз көнен үзе җайлап яшәп ала да китә.

Шуның кебек, Казан ханлыгы туздырылганнан соң күпме татар баласы читкә чәчелде... Ут эченә керде алар язмышы... Аның үз илендә генә көн күреп яшәп ятасы килмәс идемени? "Килмешәк" исеме күтәреп, тибелеп, рәнҗетелеп йөрүләр аңа әллә рәхәт булганмы? Шуңа да ул үз көченә таянырга, баягы чыпчыктай, яшәү өчен әрсезлеккә өйрәнгән. Әрсез, ныкыш, тырыш, чөнки...

Гыйләҗетдин әфәнде шушы урында сүзләрен өзеп, тукталып калды. Нигәдер йодрыгы белән бик каты итми генә өстәлгә сугып куйды.

Озын итеп тын алгач, телмәрен дәвам итте.

– Сары таңнан торгызып, татар үз гаиләсен эшкә җиккән, фәкать тырышлык белән буынга утырырга өйрәнгән ул. Башкача булмый. Ә аның илен туздыручы, халкын читкә чәчрәтүче Явыз патшаны беләсез инде. Аңа җирле халыкның язмышы, фаҗигасе чүп урынына да тормаган. Үз дәүләтенең чикләрен киңәйтсә, шул җиткән. Сөембикәле илне бөгәргә тырышкан. Бишектә яткан сабый малайлардан башлап, ыру дәвам иттерерлек ир пәһлеваннарны кырган. Тамыры корысын бу халыкның, дигән. Китапханәләрдә сакланган борынгы кулъязмаларны мәйданга чыгарып яндырткан. Тарихы, рухы җир йөзеннән югалсын, дигән. Хатын-кызларның иң чибәрләрен бу патша боярларына бичәлеккә бирдергән. Тәһарәт алып, ыштан киеп үскән тәрбияле, сәламәт, таза канлы сөйкемлеләр аркасында югары катлам байларның токымнары ныгынсын, дигән.

Минем фикеремчә, җәмәгать, Казан ханлыгыннан шул дәвердә дөнья киңлекләренә өйләрендә я матур хатыны, я чибәр кызлары булган гаиләләр читкә качып чыгып киткәндер кебек, – шул сүзләрдән соң елмаеп, апалы-сеңелле Бибигайшә абыстай белән Бибиниса ханым ягына ияге белән ишарәләде.

Бик үк яшьләр булмасалар да, ике хатын да әле сылулар иде. Алары тыйнак кына елмаешып куйды.

Гыйләҗетдин әфәнде алдындагы чынаякны кушкуллап күтәрде дә, бер ноктага текәлеп, тагын ниндидер уйга бирелде. Без аның арытабан тагын нидер әйтүен көтеп тын гына утырдык.

– Әй-е-е, урынлы сорауга сүз юк, – чынаяк кире урынына утырды, акыллы карашлар безнең якка төбәлде.

– Соңгы еллардагы тынгысызлыкларның нигезендә гаделсезлек дигән нәрсәнең ачыктан-ачык ярылып ятуы нәтиҗәсе ул. Урыслар әйткәнчә, “один  с сошкой, семеро с ложкой” яки “внизу – власть тьмы, наверху – тьма власти”, дип аңлатырга буладыр... Дәүләт мәсьәләләрен чишүчеләрнең байтагы тирән фикерләүгә мохтаҗ.

Ил – чиктән тыш зур дәүләт, ләкин хәерче. Халык үтә надан, караңгылык догмалары басымы астында. Солдаттан килгән хатны укытырга укымышлы кеше эзләргә мәҗбүрләр. Үзләрендә булмаса, икенче авылга китәләр. Теге солдат та надан, ул да хезмәт иткән җирендәге берәр хәреф танучыдан яздыра. Менә шулай, Думада мәктәпләр ачтыру мәсьәләсен күтәргәндә нинди шау-шу купканын күрсәгез! Гади халыкны укытудан файда да, фәтва да юк, диючеләрнең байтак булуы – билгеле максатны тоту дигән сүз ул. Шулай да “якшәмбе мәктәбе” дип аталган эшчеләр мәктәбен ачуга юл бирү – безнең бәләкәй генә казаныш булды. Ә крестьян? Крестьян ярлы. Ул ярлы, димәк, хөкүмәт ярлы. Монда ниндидер аграр үзгәрешләр кирәк.

Бу урында сөйләүче туктап, уйлы карашын тәрәзә ягына күчерде. Мин дә шул якка күз салдым. Бу бай өйнең икенче катыннан шәһәрнең агачка чумган бер өлеше күренә. Яшь яшеллек арасыннан яр якка киткән өйләрнең карайган кыеклары һәм тагы да түбәндәрәк ялтыры тутыга төшкән чиркәү манарасы иде бу өлештә.

– Төрле каршылыклы мәсьәләләрне искитмәле сайлык белән чишәргә ярамый. – Гыйләҗетдин әфәнде сүзен тагы ялгап алып китте.– Бу бик куркыныч. Чөнки Русия – бәләкәй губерна түгел, ә галәмәт зур бер ил. Мондый булуы биләмә күләме ягыннан башка илләр арасында ниндидер дәрәҗә бирсә дә, икенче яктан аның бәхетсезлеге... Сораудан читкә китү түгел бу, – дип фикерен бүлде сөйләүче, кызының ниндидер сүз әйтергә җыенганын күреп. – Мин әле чак кына кагылып киткән бу мәсьәләләр шул бер мәсьәләгә барып тоташа – халык нигә риза түгел?

Җавап гади генә: чиркәү, мәчетләрнең күп булуыннан хәлләр җайланмый һәм җайланмаячак. Алар кешенең инану мәктәбе. Мәгәр тар карашлы кешеләрчә фикер йөртсәк, алар бәндәне туендырмый, киендерми, чабаталы Русияне алга җибәрми. Моның белән мин Нәҗип әфәнденең шөгыленә ниндидер күләгә төшерергә һич тә җыенмыйм. Мәчет, чиркәүләрнең вазыйфасы нинди максат тотуын аңлатып тору артык. Монда икенче нәрсә күзәтелә. Халык әлеге көндә каты кыскыч эчендә, бу кыскычны тоткан завод, фабрика хуҗалары, помещик һәм байларның  “кулы” йомшару дигәнне белми.

Гыйләҗетдин әфәнде утыргыч артына аркасы белән үк терәлеп утырды да, “Синең соравыңа җавапны түгәрәкләдем шикелле” дигән кыяфәт белән  Әмирханга карады.

– Ә Думада бу турыда уйламыйлармыни? – Әмирхан минем дә мине бораулап торган сорауны аңа җиткерде.

– Дума, дуслар, думает ул. Анда да халык мәнфәгате өчен кайгыртучы бик мәртәбәле кешеләр бар...

Гыйләҗетдин әфәнде бер ноктага текәлеп җитдиләнеп калды.

Киң алтын балдак кидерелгән исемсез бармагы ирексездәнме, әллә шундый минутларда була торган гадәтеннәнме өстәлне тукылдатырга тотынды. Без арытабан аның нәрсә әйтерен көтеп, көчергәнешле генә тынлыкка чумдык.

Бераздан теге бармак әфәндегә кирәклесен тукып бетерде шикелле: башкалары белән бергә ул йөрәк яктагы култык астына кереп югалды.

– Илне ничек бер карышка булса да алга җибәрергә? Әлеге мәлдә реформалар белән мавыгучылар ишәйде. Күрәзәлек кылганда да бу яңалыклар дәүләтне коткара алмаячак. Вулканның башы ачылган инде!

Без – бичара шәкертләрнең аңа каршы чыгарлык та, җөпләрлек тә дәлилләребез юк иде. Чөнки мондый  белемле кешенең абруй тәэсире көчле иде.

– Димәк, әткәй, илдә тынычлык урнашты дип әйтүе кыен. – Шәһәрбану җавап көтеп әтисенә карады.

– Кызым, мин сәяси биеклекләргә күтәрелеп китеп, нидер әйтә алмыйм, фараз кылу да урынсыз, дип саныйм. Болай да тиешеннән артыграк сөйләп ташладым. Хәер, безнең әңгәмә минем ышанычлы кешеләрем өендә бара... – Шәһәрбануның атасы шушы сүзләрдән соң, “моны өстәмәсәм дә була” дигәндәй, безнең якка мәгънәле генә елмаюлы караш ташлады. –  Әмма, дуслар, Чумыш* (*Чумыш – елга исеме) өстән тыныч кына аккан елгадай күренсә дә, күзгә күренмәгән, хәтәр урыннарда көймәчеләрне каплап ыргыта торган аскы агымы барлыгын да онытмаска кирәк. Кайдадыр “аскы агым”ны болгатып ятучы “балыкчылар” барлыгы да билгеле...

Нәҗип мулланың кичке намазыннан әйләнеп кайтуына кунаклар пар ат җигелгән көймәле арбаларына утырырга торалар иде.

– Шәкерт әфәнделәр, фәлсәфә тыңлап арыдыгыз да шикелле. Сөяксез тел нәрсә сөйләмәс. Шулай да, кисәтеп куюны кирәкле саныйм – заманаларның ышанычсыз чагы – сөйләгәннәрнең барысы да шушында калсын, бигайбә. Аң булыгыз, уку йортларына хәзер күзәтү кертеләчәк, фикерләрегезнең кем белән уртак булырын белеп сөйләшегез. Чөнки сезгә шәһадәтнамә (диплом) алып чыгасы бар...

Башта Бибиниса ханыма, аннан Шәһәрбану кызына кул биреп, утырырга ярдәмләшкәч, каршыларына үзе дә җиңел генә сикереп менеп утырды. Самшит таягын күн диванның почмагынарак этеп куйды да ягымлы карашлы йөзе белән тагын безгә әйләнде.

– Егетләр, сәфәрегез уңышлы тәмамлансын. Дөрес эшлисез: күп йөргән күпне белер, оеп яткан мүкле булыр.

Атлар кузгалып китте. Безнең яннан борылып узганда кул болгадылар. Шәһәрбану шунда миңа озаграк караш ташлагандай тоелды. Әллә шулай итеп күрергә теләдем микән? Барыбызга да бердәй күз йөгертте кебек лә...

(Дәвамы бар.)

Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (8)
Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (8)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: