Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 ноябрь 2022, 09:40

Сания ШӘРИПОВА. Әнисе белән кызы. Хикәя (2)

– Мин кияүдә, кызлар үстерәм, – диде Надя, эндәшми торуның мәгънәсен тапмыйча, тынлыкны бозып. – Беләм. Шул гынамы киртә? Син чакыр гына – гаиләмне дә, эшемне дә ташлыйм да сиңа киләм. Ышыкланыр кешең мин барына ышан. – Юләр, ышыкланырга, аркаланырга минем ирем бар, балаларымның әтисе бар! – дип, йөгереп урынына кереп утырды хатын.

Сания ШӘРИПОВА. Әнисе белән кызы. Хикәя (2)
Сания ШӘРИПОВА. Әнисе белән кызы. Хикәя (2)

(Дәвамы.)

“Шул гынамы киртә”? Надеждага таныш һәм якын сүзләр бу! Хәтерендә, моннан чирек гасыр элек Бөре шәһәрендә беренче курска укырга керергә баргач, милиционер егет белән таныштылар. Имтиханнарны биреп чыгучыларны кемнедер – әти-әнисе, кемнедер туган-тумачасы хәл-әхвәл сорашып каршылый: шатлыкларын бүлешәләр, кайгыларын уртаклашалар. Чит-ят җирдә башкаларга карап беркадәр кызыгып, беркадәр ятимсерәп торган кызны имтихан тапшырып чыгуына, яңа танышы кочак тутырып чәчәк гөлләмәсе белән каршы алды. Әллә шуңа бу милиционер егетне яклаучысы, терәге итеп кабул итте Надежда, абыйсыдай якын күрде. Тик, нишләптер кызга акыл керсә, дәрт уянмады. Башкалар кебек мәхәббәт утында янмады.

Хәрби киемдәге егет алып килгән чәчәкләрдән исә вазаның буш торган чагы булмады. Үз дәрәҗәсен белеп кенә килде егет, имтиханнарга әзерләнергә һич комачауламады, тарих, җәмгыять белеме кебек фәннәрне тапшырганда, шпаргалкалар язып бирде.

Өченче курста укып йөргәндә, җаен туры китереп, Николай Надеждадан үзенә тормыш юлдашы булуын үтенеп сорады. Надежда моны көтмәгән иде, бу хәбәр аңа аяз көнне күк күкрәп, яшен яшьнәгәндәй тәэсир итте, зиһене таралып китте. Ләкин ул үзен тиз кулга алды: һәрвакыттагыча тәкәббер булып кала белде. Әллә ни һуш китәрлек чибәрлеге булмаса да сөйкемле сөяге бармы, белмәссең, кайсы ягы беләндер көчле затларны магниттай тарта, егетләр арасында, бигрәк тә Николай кырында текә кылана, бер башка биегрәк тота. Кыз, егетнең кызыл погонындагы калын сары тасманы сыпырып, хәрби исемнәрдә берәр нәрсә аңлаган кешедәй, беркадәр гаҗәпләнгән булып:

– Укымаган, гап-гади милиционергамы? – дип җаваплады.

– Шул гынамы киртә? – диде сержант. Ә үзенең күзләрендәге ышаныч очкынын күзгә күренеп сүрәнлек биләп алды. Николай түбәнлеккә төшмәде, үзен-үзе кимсетеп, кабат-кабат килеп кызның теңкәсенә тиеп, үз абруен төшереп йөрмәде, тулай торакка эзне суытты.

Надежда моңардан бернәрсә дә югалтмады да, тапмады да. Тормыш үз агышына ага бирде. Бишенче курсны тәмамлап, дәүләт имтиханнарын тапшырып чыгып килгәндә, һич уйламаганда, абитуриент чактагы сыман, тагын аның каршысында ап-ак розалар гөлләмәсе кочаклаган егет пәйда булды. Кызыл дипломын күрсәтеп:

– Имтиханнарны бирүең белән котлыйм. Менә минем дә диплом! Хәзер безнең арада киртәләр җимерелгәндер, дип уйлыйм. Чык миңа кияүгә!

Надежда бу очрашуга әзер түгел иде. Нәрсә дияргә дә белмәде. Чәчәкләрне чирекле банкага куеп, тәрәзә төбенә утырттылар. Якты бүлмәгә тагын да ныграк ямь кунды, бәйрәм төсе керде. Каян килеп чыккандыр, бер зәңгәрсу күбәләк, ак розалар өстендә канатларын җилпеп-җилпеп торды да, үз итеп килеп тә кунды.

– Хәзер ризасыңмы, Надя? Киртәләр юкмы?

 Парад формасы кигән кече лейтенант моны көтмәгән иде, ул баскан урынында телсез калды. Кыз берни булмагандай, исе дә китмичә:

– Мин, Николай, Сезне яраткан хәлдә дә Сезгә кияүгә чыкмас идем. Сез, Сез бит – мари. Менә шул киртә. Нигә шулай түгелмени? Минем акылым мәхәббәтне генә жиңә ала әле. Мин үземә тормыш иптәше итеп бары татар егетен генә сайлаячакмын! Бу беркайчан да бернинди очракта да жимерелми торган киртә.

Таштай катып калган телсез егет акырын гына артка чигенде, ишекне шапылдатып ябып, күзенә ак-кара күренмичә, чыгып китеп, юк булды.

Надежда үз-үзен бәгырьсезлектә гаепләде. Николайның кайсы якка киткәнен карарга уйлап, тәрәзә төбен тутырып утырган, бүлмәгә хуш исләре таралган розалар аша урамга үрелеп карады. Әллә җиле бәрелдеме, чәчәкле банка өченче каттан җиргә килеп төшеп челпәрәмә килде.

Дипломын кулга алу белән Надежда бу яклардан ераграк качарга теләде һәм шулай эшләде дә. Тормыш җай гына ага бирде. Эше, гаиләсе, тоткан урыны – барысы да хатын-кыз бәхете өчен артыгы белән бик җиткән. Берүк күз тиеп, кителә генә күрмәсен.

Матур гына яшәп ятканда, Надеждага эш буенча Бөре шәһәренә барырга туры килде. Борынгы кала, укып йөргән яшьлек еллары, студент чакта салган сукмаклар, яңгырдан соң бөтен дөньяга тарала торган алмагач чәчәге исләре – барысы да сагындырган. Хисләргә бирелеп, йомышларны йомышлап йөргәнче, кояш таулар артына юл тотты. Надежда, төнгә калып, соңгы автобуска чак-чак өлгәште. Салонда утлар сүнгән, фараларын кабызган автобус, төн дип тормый, тип-тигез итеп түшәлгән асфальт юлдан борынгы, мәгърифәтле, алмагачлы шәһәрне артта калдырып, җилләр белән ярышып, алга чаба. Болай да йомылырга торган күзләрне тәмам йокы басты: күз кабакларын күтәреп тә булмый.

 Утырган килеш йоклап та төш күререп була икән. Укытучы кеше нәрсә күрсен инде, тавык төшенә тары кергәндәй, Надя да таныш түгел класста әллә нинди яңа теманы аңлата. Исем өчен бер тыңлаучы юк. Җитмәсә, гомер булмаганны, утырган килеш дәреслеккә карап сөйли. “Яшәрәм, яшәрәбез” дигән фигыльне зат һәм заман белән төрләндерүне аңлатмакчы. Сүз әйтергә дә ирек бирмиләр: “Юк, апа, яшәрмисез, картаясыз”, – дигән тавышлар ишетелә. Надежда Фәнисовна класста тәрпип урнаштырмакчы, кая ул, гомер булмаганны, укучыларын тыя алмый.

Аның каравы, югарыдан килгән тикшерүче бик текәлеп, укытучыны карашы белән бораулый. Хатын бу тишәрдәй итеп текәлгән карашны үткәреп жибәрә алмыйча, керфекләрен күтәрде. Үзенә томырылып карап торган капитанны күргәч, күзләре башта погондагы йолдызларга, аннан фуражка астындагы зәңгәр күзләргә таба йөгерделәр.

Я, Ходай, төшме, өнме бу?! Каршысында имәндәй нык, төп-төз гәүдәле, күзләренә туп-туры карап торган яшьлек дусты Николай бит!

Надя бөтенләй коелып төште. Бу каушау ничек тиз барлыкка килсә, шундый ук тизлек белән юкка да чыкты. Укытучы ханым үзен кулга алып өлгерде. Нигә куркырга тиеш соң әле ул? Җаны урынына утыргандай булды, курыкканын белдермәскә тырышты. Погонында дүрт йолдыз янган хәрби аны тышка чыгарга кыстады. Бу юлы Надяның чынлап торып коты алынды, йокысы тәмам качты, нигәдер Николай аны урлап алып калыр кебек тоелды. Автобус утыргычына бөтен аркасы белән ябышты хатын.

– Юк, төшмим!

 Капитан да үзсүзле икән:

– Төшмисең икән автобусны да җибәрмим, – дип, хәрбиләрчә өзеп әйтте.

Пассажирлар җанландылар. Башта, төрмәдән качучыларны эзлибез дип автобусны туктаткач, шомлаганнар иде, хәзер транспортларының тагын туктап торуына үртәлә башладылар. Бөтен кешене үзләренә каратып тору Надяга уңайсыз иде.

– Син машинаңа утыртып урлап алып китмәссеңме соң?

– Юк инде. Нишләп мин шундый түбәнлеккә төшим? Бер минутка гына чыгып кер. Автобус кузгалмыйча көтеп торыр.

Надя, автобус баскычларыннан җиргә төште. Көз булгангамы, җил төньяктан искәнгәме, салкынча иде. Николай, ышык булсын дип, Надяга каршы җилгә арты белән басты. Чалт аяз төнге күктә чекрәнләп балкыган йолдызларга игътибар да итмичә:

– Мин кияүдә, кызлар үстерәм, – диде Надя, эндәшми торуның мәгънәсен тапмыйча, тынлыкны бозып.

– Беләм. Шул гынамы киртә? Син чакыр гына – гаиләмне дә, эшемне дә ташлыйм да сиңа киләм. Ышыкланыр кешең мин барына ышан.

– Юләр, ышыкланырга, аркаланырга минем ирем бар, балаларымның әтисе бар! – дип, йөгереп урынына кереп утырды хатын.

Автобус теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалды да кирәкле тизлекне алды...

– Әни, нәрсә, уйга баттың? Мин бит әле “кияүгә чыгам” дип әйтмәдем, Рим тәкъдим генә ясады, кулымны гына сорады дидем. – Нуриясенең очынгыч, шул ук вакытта үтә ягымлы тавышы Надяны уятып жибәргәндәй итте, уйларын таратты.

Кызына, аналарча сокланып, якын итеп карады. Яшьләр чибәр була шул, гел көләсе генә килә, нишләсә дә килешеп тора. Кай арада үсеп, җитеп өлгерде соң. Әле яңа гына ак бантиклар тагып, сумкасын көчкә күтәреп беренче сыйныфка укырга кергән иде.

– Әни, нигә бер сүз дә әйтмисең инде?

Надяның җавабы әзер түгел иде шикелле. Әзер булса да әйтәсе килмәдеме, сүзне икенчегә борды:

– Үтә заманалар, без картаймый, кем картайсын, – дип көрсенеп куйды. Аналы-кызлы икәү, жиң сызганып, тавык чүпләсә дә бетәсе булмаган өй эшләренә тотындылар.

Сания ШӘРИПОВА. Әнисе белән кызы. Хикәя (2)
Сания ШӘРИПОВА. Әнисе белән кызы. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: