– Синтезатор минем үземдә бар. Әлегә ярарлык, – диде яңа эшкә килгән музыкант.
Альфред (егетнең исеме шулай иде) какча гәүдәле, уртачадан калкурак буйлы, коңгырт чәчле егет иде. Яшькә Гөлзиләдән зуррак, моңа кадәр филармониядә эшләгән. Уфа егете булса да, татарча яхшы белә. Җитди. Юк- барга мыгырдамас, әйтер сүзе булса гына авызын ачар. Гөлзилә аны беренче очрашудан ук ошаткан иде.
– Ярый, Альфред, бик яхшы, – диде Гөлзилә. – Хәзер тавыш операторы килергә тиеш. Илнур исемле.
– Беләм мин аны. Заманында бергә эшләдек.
– Шәп егетме?
– Профессионал инде... Аппаратураны да үзе төзәтә белә.
– Аның белән бергә кирәкле нәрсәләрне карап кайтырсыз.
Озакламый Илнур үзе дә килеп җитте. Ул Альфредның киресе: төп кебек таза гәүдәле, йомры кызыл битле, елмаеп торган зәңгәр күзле егет булып чыкты.
– Ничек, яңа даһилар җыелып бетәме әле? – дип елмайды ул, керә-керешкә үк. – Тарихи момент инде бу. Фотоаппарат аласы калган.
Гөлзилә мәсьәләне аңлатып бирде дә, алар аппаратура алырга чыгып киттеләр.
– Бәлки, үзең дә барырсың? – диде Альфред, Гөлзилә акча саный башлагач.
– Егетләр, мин сезгә ышанам. Безнең эш өчен иң кулайларын алыгыз.
Альфред белән Илнур чыгып киткәч, Ришат белән Гүзәл кайтып керделәр. Алар үзләренә костюм тектерү белән мәшгуль иделәр.
– Бик үк арзан түгел, тик яхшы оста инде, – диде Гүзәл. – Бер атнадан әзер булачак. Әлегә эшебез бетте.
– Бетмәде әле, – дип елмайды Гөлзилә, тумбочка тартмасыннан берничә бит кәгазь алып. – Җырчы егет кирәк. Алып баручы кирәк, гәҗитләргә белдерү бирергә булдык.
– О-һо-һо! – дип сөрәнләде Ришат, язуларга күз салып. – Конкурс нигезендә алабызмы?..
Гөлзилә аңа елмаеп күз кысты.
– Ә аста – вахтаның телефон номеры, – дип елмайды Гүзәл дә.
– Бөек эшләр изге алдаудан башлана. – Гөлзилә үз сүзенә үзе канәгать булып көлеп җибәрде дә бераздан, җитдиләнеп, Ришатка борылды. – Шушыларны гәҗитләргә илтеп кайтыгыз әле.
Тегеләр чыгып китүгә, Гөлзилә комендант янына төште.
– Егетләрне аппаратура алырга җибәрдем, – диде ул, Нәфисә белән очрашулар залына үткәч. – Монда тәрәзәләр рәшәткәле инде. Ишекне ныгытасы бар. Аннан соң берәр кечкенәрәк бүлмә дә бүлеп булмас микән?
– Бүләрбез. Әлегә җайланмаларың минем бүлмәдә торып торыр.
(Дәвамы бар)
Фото: terrasale.com