Студент булгач, Нуриянең әнисе белән серләре элекегә караганда да ныграк беректе. Үзе дә сагынып кайта, өйдәгеләр дә ял көне җиткәнне, Нурия кайтканны дүрт күз белән үлә язып көтеп алалар. Таба чыжлаталар, тәм-том пешерәләр. Нурия ишектән кайтып керүгә, өйгә үзенчәлекле ямь өстәлә, кот куна. Өстәлгә шәһәр күчтәнәче куйгач, сеңлекәшләренә вак-төяк бүләк биргәч, өй эче тагын да нурланып киткәндәй була. Умарта кортлары сыман гөжләшә-гөжләшә, озак итеп, табын артында утыралар. Әллә ничә ел күрешмәгән кешеләрдәй, чөкердәшә-чөкердәшә, кысташа-кысташа, әллә ничә чынаяк авылның сөтле чәен бушатып, авыл хәбәрләрен, шәһәр яңалыкларын кабат-кабат сөйли-сөйли арып бетәләр. Нуриянең атсыз бармагында ялтыраган көмеш балдак турында сорашырга теле бик кычытып торса да, әни кеше сабырлыкны эшкә җикте. Кызы авылдашы Рим белән җиденче сыйныфта укыганнан бирле дус булып йөриләр. Егетнең яше дә, бүгенге көндә эше дә, эше булгач, акчасы да бар. Акыл утырткан. Надежданың башында инде кызым өчен борчыласы юк, Рим әйбәт гаиләдә, күз алдында үскән егет; төскә-башка да сүз әйтерлек түгел, менә дигән кебегрәк уйлар уйлый иде. Күңеленнән генә ахирәтенең улын кияү дип кабул итеп өлгергән иде.
Нурия, укырга кереп, тулай торакка урнашкач, каршы бүлмәдә яшәгән Илдан белән дә дуслашып китте. Моның үзенә күрә сәбәбе бар. Илданның ноутбугы бар, интернетка да тоташтырылган. Студентларга һәрчак курс эшләре, рефератлар язарга кушалар. Чит-ят җирдә кемгә барып сугыласың, кемгә сүз кушасың – ачык чырай каршы бүлмәдә иде. Әзрәк, баш-күз алгач, Нуриягә ноутбук алып бирделәр. Надежда Нурия белән Илдан арасында сузылган җепләрне чалымлап алды. Өрлек кебек озын буйлы, киң җилкәле, гел елмаеп кына сөйләшә торган Илдан, күрер күзгә сөйкемле һәм бик ягымлы. Нуриянең бик исе китмәсә дә егетнең муеныннан гашыйк икәнен җаны булмаганнар гына тоймас.
– Әни, без монда барыбыз да бертугандай дусларбыз. Булганда бүредәй, булмаганда шүредәй, – дип әйтеп килә кызы.
Көннәрдән бер көнне Надежданы квалификация күтәрү өчен Нурия укыган калага җибәрделәр. Дәресләрдән соң компьютер артында утырырга кирәк. Кнопкага басып идарә итә торган нәрсәнең авылдан килгән бичәгә-рәсем укытучысына бирешәсе килми. Я программа бөтенләй югала, я вирус килеп керә, я схеманы төзеп булмый да тора. Интернет челтәренә керим дисәң, парольләр куеп бетергәннәр. Ярыйсы гына чиләнде Надежда ханым ноутбук артында, кызын да җәфалап бетерде. Инде дә китереп чыгара алмасалар, Илданга йөгереп керәләр, һичьюгы телефон аша үзен чакырып алалар. Ул кирәкле кнопкага бер-ике басуга компьютер тыңлаучан ат кебек эшләнәсе эшне берсүзсез эшләп ташлый.
Көн дә булмаса да, кайсы көнне, Рим килеп Нурияне шәһәр белән танышырга, театрга, паркка, һичьюгы һава суларга алып чыгып китә.
Илдан белән әни кеше икәү генә калалар. Карап торырга ыспай күренсә дә, Илдан кыюсыз егет. Юкка гына борынгылар егет булса ут булсын, ут булмаса юк булсын димәгәннәрдер. Надежда аны кызганып та куя. Надежда, сүз юктан сүз булсын дипме, сорау бирә:
– Илдан, безнең якта синең исемне ишеткәнем юк. Кем сайлаган инде аны сиңа?
– Кем дип, әтием инде. Илдан "ил даны" дигәнне аңлата. Адашлар күп ул минем авылда. Сезнең үзегезнеке дә чын татарныкы түгел ич?
– Дөрес әйтәсең, миңа исемне әниемнең энесе куштырган. Мин туган чорда, мәктәпкә урыс теле укытырга Надежда Петровна дигән бик чибәр укытучы килгән булган. Абыем аны бер күрүдән ошаткан, әтиемне мине шул исем белән атарга күндергән. Әле дә абыем минем өчен Надежда диеп үлеп тора.
– Бирегә килгәч, юлда көн саен ике кызыкайны күрәм: берсе борынына да, колакларына да алка таккан; икенчесе бөтен битенә юлбарыс кебек итеп сурәт ясаган, танавын карага буяган, песинеке шикелле мыеклар сызып җибәргән. Икесе дә үз-үзләреннән бик риза, и китеп баралар инде, кем күрсен. Кем күрсен, миннән башка эт күрсенмени, – дип, чын күңелдән авыл карчыгыдай елмайды.
– Модасы шул бит аларның. Әллә ничә җирдән тиштереп алка киюне “пирсинг”, тәнгә рәсем төшерүне “боди-арт” дип атыйлар, – дип аңлатма бирде, Илдан кыюсыз гына көлеп.
Шулай юктан мәзәк табып, гәп корып утырганда, Рим белән Нурия дә кайтты. Кыз башта Римне, аннан Илданны озата чыкты. Надежда, компьютерда өйрәнеп беткәч, кирәге чыкмый башлагач, кызы чүп чыгарып ташлагандай, Илданны куып җибәрер микән, дип уйлап куйды. Илданның күзе Нуриядә икәнне Рим дә сизә.
Санаулы көн тиз үтә. Вакыйгаларны ашыктырырга кирәкми, вакыт үзе күрсәтер дигән уйларны башына төяп, ун көнлек курсларны тәмамлап, Надежда өйләренә юл тотты.
* * *
Ялга кайткан Нурия, икедән үреп куйган чәч толымын бөтерә-бөтерә, беренче булып, әнисенә серен чиште:
– Әни, миңа Рим тәкъдим ясады. Минем алтын яратмаганны белә бит инде. Менә туган көнемне котлап йөзек тә бүләк итте, – дип, бармагындагы балдагын салып, әнисенә кидереп карамакчы булды.
– Син нәрсә дип әйттең соң?
– Бәйрәм саен көмеш йөзек биреп, барлык бармакларыма да кидереп чык, тик берсе генә буш калсын, ә туй җиткәч, анысына алтынны кидерерсең, яме, – дидем.
– Көлә. “Шул гынамы киртә? Хәзер көн дә бәйрәм китә. Тиздән сигезенче март, аннан беренче май, тугызынчы май, беренче курсны тәмамлыйсың, – ди. Киртә шул гына булса, мин үзем синең өчен көненә әллә ничә бәйрәм уйлап табам!” – дигән була.
(Дәвамы бар.)