Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 ноябрь 2022, 09:43

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (7)

Беркөн ни кылырга белми каңгырып йөргәндә, Барнаул дигән шәһәрдә шахта ачылган, эш хакы да яхшы икән, дигән хәбәр ишеттек...

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (7)
Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (7)

(Дәвамы.)

Төне буе “куян”ны поездда  ничек яшереп йөртү турында уйлап яттык...

Без вокзалга  барганда поезд килмәгән иде әле. Озак көттерде ул. Иптәшләрем үзләренә билет алгач, перрон тирәсендә өчәүләп буталып йөрмик дип, аулак урынга китте. Ә мин читтәрәк йөрим, янәсе, аерым пассажир. Култык астында – йомарлап кыстырылган үз “билетым”.

Поезд икенче кычкыртуга килешенгән  урында – саламы бушатылган киндер тышлык (минем “билет” шул)  эчендә ята идем инде. Кушылганча, бик тырышып бөтәрләнеп яткач, ул юл капчыгына охшады шикелле. Мотыйк, канәгать булып, аркама сукты да капчык авызын бәйләп тә куйды.

Өченче кычкыртканчы, соңга калмаска кабаланган кеше булып, баскыч тимерләренә бәрә-суга мине вагон эченә өстерәделәр. Берничә кеше берьюлы утыра ала торган эскәмия  астына, идәнгә тәгәрәттеләр дә, капчыкның авызын бушатып куйдылар.

Билетларны килеп тикшергәнче бик озак вакыт үтте. Бөгәрләнгән килеш уңайсыз хәлдә кабыргада яту йончытты, аяклар талды. Мотыйкның, капчык урынына тышлык яхшырак булыр, диюе бер яктан урынлы булса, икенче яктан, яхшылап аны какмаулары минем өчен үтә дә зур уңайсызлык тудырды. Салам вакланудан хасил булган вак кына тузан борынга керә, төчкерәсене китерә. Махсус тишелгән ертыктан карап ятам.

Астан, киптерергә элеп куйган кебек, эреле-ваклы аяклар күренә – кайберләре идәнгә тигән, кайберләре һавада эленеп торган кебек. Итекләр, бутыйлар, туфлиләр, чабаталар...

Менә безгә таба тимер юлчылар гына кия торган  каты табанлы ике пар итек якынлашканны күрәм. Хәйруллин үкчәсе белән минем җилкәгә сак кына тиеп ала, янәсе, уяу бул, билет тикшерәләр. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, нәкъ шул мәлдә, төчкерүемне тыеп ятуыма түземем бетеп, “а-а-пчхи” дигән җилле генә тавыш чыгардым.

Тишектән аякларның безнең тәңгәлгә борылып басуын күрәм. Шулчак Хәйруллин мин чыгарган тавыштан да яманрак төчкереп җибәрмәсенме! Ул төчкерү бераздан буыла-буыла йөткерүгә күчте. Теге аяклар әле бер якка, әле икенче якка әйләнеп торды. Тизрәк китә белмәделәр бит, әй. Мин тагын буыла башладым. Төчкерүдән тыелырга тырышам. Тышлыкның бер почмагын авызыма ябып та карыйм, кулларым белән дә каплыйм. Бу юлы баягыдан күпкә зәгыйфь “пш-ш-ш” дигән генә аваз чыкты. Инде Мотыйк бу тавышка охшатып пышкылдарга кереште.

Кондукторлар билетларны тикшереп бетерде, ниһаять, аяклар арытабан үз юлларын дәвам итү ягына борылды. Ләкин бер пар аяк тукталыбрак калды да, олы гына кешенең:

– А че вы там везете? – дигән арыган тавышы ишетелде.

Мин ни үле, ни тере хәлдә бөршәеп каттым. Һәрчак алдан ыргып төшә торган безнең теге шәплекәйнең:

– Бараңгы визум, бараңгы! – дип ашыгып җаваплаганы яңгырады.

– А что такое баранга?

– Это, Ваше благородие, картошка.

Хәйруллин сүзләренең дөреслеген дәлилләп, минем кабыргага тибеп үк күрсәтте. Үкчә кырые булды төсле – каты төште. Минем, бөтен сабырлыгымны җыеп, түзеп кенә, “ых” та итми ятудан башка чарам  юк иде.

–А-а-а, – кондуктор көлеп алды да, – вот тебе и баранга. Ты, малый, сам, как баранга, – Мотыйгулланың аркасыннан тупылдатып сөеп куйганы ишетелде.

Яшьрәк тавышлысы ерак китеп өлгермәгән, ахрысы, көнләшкән сымаграк итеп:

– Сами ученые, видать, сами не могут… – дип  нәрсәдер сөйләнә башлаган иде, олысы аны  кырт бүлдерде:

– Каждому, сынок, свое. Это ерунда, главное – билеты есть. Все в порядке!

“Итекләр” билет тикшерер өчен ары юнәлеп, күздән югалды. Бераз утыргач, Хәйруллин:

– “Көлле тайрин ясталидне бисаутиһи”* (*һәр кош үз тавышы белән ләззәтләнә (гарәпчә)), –– дип ачулы итеп теш арасыннан гына сукранып куйды.

Аннан  тиктомалга миңа тагын үкчә белән берне тондырды. Бу ачуына чыдаша  алмаганнан булды шикелле. Чөнки шунда ук: “Эх, әлеге телсезлек!  Ә син, дус, гафу!” – дигәне ишетелде.

Мотыйгулла шулчак көйли биреп:

 

“Тау башында тимер бүкән, типкәләмә, Хәйретдин!

Без чыгарган бәет түгел, үпкәләмә, Фазлетдин, – диде.

 

Аннан тагы: “Елгалар ары узадыр,түрдәк ботын сузадыр», – дип өч мәртәбә такмаклап куйды. Бу шартлы билге иде.

Мин ипләп кенә талган аякларымны сузып яттым.

Салам тутыра торган бу тышлыкны алуның сәбәбе дә шушылай сузылып ятарга мөмкин булганнан иде.

 

Х

Омскига озак, бик озак һәм бик зур авырлык  белән барып җиттек. Мәктәпне сорашып, шәһәр читендәрәк урнашкан чиркәүгә бардык. Ләкин анда безгә сентябрь аенда килергә куштылар. Әле урын юк икән. Без кайгырышып чыгып киттек.

Җитмәсә яңгыр. Бер каравылчы ниндидер бинаның чоланында йоклатып чыгарды. Музей чоланы икән. Азак эченә кереп карап чыгарга да рөхсәт итте. Без хан заманыннан калган иске-москыны шулай саклауларына аптырадык.

Шәһәр урамында озак кына эш эзләп йөргәч, тимер юлы келәтләренә барып, тамак хакына йөк төядек. Вокзалда озын эскәмияләргә ятып йоклап йөрибез. Уйдан баш чыкмый. Әстерхәнгә юлны дәвам итү турында берәү дә сүз кузгатмый, мин дә базнат итмим. Җәһәннәм аръягында безгә калач әзерләп куймаганнарын аңлыйбыз, әлбәттә.

Беркөн ни кылырга белми каңгырып йөргәндә, Барнаул дигән шәһәрдә шахта ачылган, эш хакы да яхшы икән, дигән хәбәр ишеттек. Вокзал янындагы бакчага кереп кыска гына киңәшмә корабыз һәм Барнаулга китәргә кирәк дигән карарга киләбез.

– Әгәр дә эшебез уң булса, көрәп акча алсак – андый җирдән баеп кайталар бит инде, бик шәп булачак. Ул чакта – “хан кызы, син ач ишегеңне, мин керим...” Нигезле фән белеменә рәхим итегез, егетләр!

Мотыйгулла бу сүзләрне  шундый зур ышаныч белән әйтте, әйтерсең, шахтада эшләп алган акчасы күптән кесәсендә ята.

 

Каләш – шәйхе “Фишшифа”, дип

Укыганың мантыйкмы?

Ма вәҗәдде, валлаһ, җаный,

Синнән гайре артыкны,* –

 

димен, ярым шаярып,  –  без үзебез биеккә омтылабыз да соң...

– Әйе, кәмәле вә ниһаяте (иң дәрәҗәле һәм ахыр чиктә (гарәпчә)) – диде Хәйруллин уйчан гына.

 

“Шифа” китабында шәех әйткән, дип

Укыганың эзлеклеме.

Таба алмадым, валлаһи, җаный,

Синнән бүтән артыкны.

 

– Әгәр дә мәгәр  Барнаулда да эш чыкмаса, кире әйләнеп, казакъ ягына тартырбыз, аннан – миссионерга...

– Эш хакына өйдәгеләрне киендерербез, үзебез бушка укырбыз.

– Ә Казан? Шахтада эшләп кайтканнар, кайткач, өй, мал, хәтта кәләш ала!

– Эх, Мотыйк, без “иләнмәгән, сугылмаган, Шәтәй, сиңа бер ыштан” кебек хәлдә. Эшләр бер дә көйләнми бит әле, – ди Хәйруллин, сүлпән генә. – Хәзер бөтен ышаныч шул шахтага кала.

– Эшләр уңса, хуш, “Мөхәммәдия”!

 

ХI

Тагын  поездга утырабыз. Бу юлы өчебез дә “куянбыз”. Барыбызны да берьюлы тотып “барангы” итеп тәгәрәтүче булмагач, билет тикшерүчеләр тиз таныды. Безне Новосибирскида төшереп калдырдылар. Штраф өчен вокзалда утын ярып, өяргә куштылар. Хәтта таш та бушаттырдылар. Өч көн эшләткәч, җибәрделәр. Ләкин без юллык акча хакына үзебез теләп, сөйләшеп, тагын берничә көнгә эшкә калдык. Тагын йөк бушаттык, төядек, ни кушсалар – шуңа риза булдык.

Шуннан Барнаулга юлландык. Барнаулга Обь елгасы буйлап пароходта йөздек. Мондый зур һәм күп сулы елга күргән булмагач, төбе дә күренмәгән гайрәтле кара-яшел агымга озак карап бардык.

***

Безнең авыл янында агып яткан елгабыз күрер күзгә  бәләкәй булмаса да, мондый дәрья түгел. Бер яры текә, биек булса,  икенче яры  – тигез үзәнле. Ул як яры  зиратларга кадәр үскән әрәмәлек белән капланган. Түмгәкле  җирләре калын күрәнле. Араларында күлләвекләр күп.  Язгы ташкында торып калган балык шунда үрчи. Тирән судан курыкмаган йөрәкле малайлар аннан балык сөзеп алып кайта. Язын безнең елга ташса, гаять мул сулы хәтәр көчкә әйләнә. Боз кузгалганны карарга халык, гадәттә, безнең тәүңгәлгә килүчән.  Чөнки иң калку урын шул. Ташкынны карап тору – хәйран күренеш – аңа каршы торыр күпер юк. Хәер, Лашбайдан ары чыгып йөрмәгән халыкка күпернең кирәге дә шулкадәр. Кирәк чакта, су кайткач, таш күпердән йөриләр.

Обьны, әлбәттә, безнеке белән чагыштырып  булмый. Әнә бит, елга уртасыннан йөзгән пароходтан тау башындагы карагайлар бәп-бәләкәй булып күренә. Яз бу якларда соңрак килгәнгәдерме, ташкын котырынуы әле бетмәгән. Киң колачын җәеп, ярына сыймый, болганып, пароход артында борауланып, ага да ага елга. Яр читендә, морҗасыннан чыккан төтеннәрен болгап, авыллар безне сәламләп кала.

 

ХII

Барнаул – зур шәһәр. Пристане да бар. Бу якта үлән чак борын төрткән кырыс табигатьле җиргә аяк бастык. Түбәтәйләрне очырып алып китәрлек көчле генә салкын җил тәннәрне куырды. Болыт артыннан саран гына бер карап алган язгы кояшка да ошамадык шикелле:  без ярга аяк баскач, кабарынкы юрганын кабат битенә тартты.

Без монда да эш таба алмадык.  Озын көн буе шәһәрнең  иңен-буен  бер итеп йөреп, аякларны чак сөйрәп, пристаньга килеп егылдык. Төрле ярыгыннан җил уйнап торган пристаньның  пассажирлар бүлмәсендә йоклап чыгарга булдык. Ләкин төнгелеккә аны биклиләр икән, без тагын елга ягыннан салкын җил өреп торган яр башында калдык. Төнне базарда кундык.

Яңа шахта ачылуы уйдырма хәбәр булып чыкты. Бүрәнә өстенә тезелешеп, соңгы телемнәрне капкалап утырабыз.  Иптәшләремнең башында нинди уйлар кайнашадыр, әмма мин үземне гаепле санап, сүз башларга хакы юк кеше кебек тоям. Арытабан ни эшләргә? Кая барырга? Хәйруллин сүз башлады:

– Шәһәрдә мәчет бармы? – ди бу, Карамышевка төртеп.

– Бар, – дип җаваплый Мотыйк, манара күренеп торган якка ымлап.

Инде Хәйруллин миңа әйләнә:

– Мәчете булгач, мулласы да булырга тиешме? – ди.

– Тиеш, – дим, аны җөпләп.

–Тә-ә-к, без мөселманмы?

– Әшһәде, аллаһы тәгаләнең изге юлында  йөрүче ниндирәк мөселманнар әле! – Мотыйк калкыныбрак утырып, күкрәген киереп җибәрә.

– Мөселман дигән кеше халык арасында йөреп, бераз таушаламы? Таушала, – ди Хәйруллин бик җитди – Шулай булгач, мәчеткә барып, чистарынып чыгу кирәкме?

– Кирәктер...

– “Тер” түгел, бик кирәк! – ди Хәйруллин катгый рәвештә. – Шулай булгач, безгә мәчетне табып, шунда шөгыль кылган мөэмин-мөселманыбыз, ягъни мулла белән сөйләшергә, танышырга кирәк. Хәлебезне аңлатыйк. Ул бу шәһәрдә күптән тамыр җибәргән, абруйлы адәм булырга тиеш. Бәйләнеше, танышлары күп бит инде. Безне, бәлки, берәр җиргә эшкә урнаштыра алыр. Мин менә шулай уйлыйм, – Хәйруллин шушы сүзләрдән соң “Сезнең фикер нинди?” дигәндәй, безгә җитди генә караш ташлады.

– Мулланы тапсак, күңеленә ошап китсәк, ул безне эшкә урнаштырыр алдыннан өенә алып кайтып, башта шәп итеп сыйларга уйласа, нишләрбез  икән? – Мотыйгулла хәтта иреннәрен шапылдатып куйды. Хәтта башын минем иңемә терәп, күзләрен үк йомып җибәрде.

– Юк, малай, – дим мин аңа каршы, поезд һәм юл тузаннарында борчылган тәнемне шатырдатып кашып, – башта безне шәп итеп мунча кертә әле ул.

– Ну, хыялланырга шәпләр дә инде үзләре... Аннары абыстай күпереп торган түшәк, ястыкларга йокларга сала, дип нигә әйтмисез?

– Ул мулла, бәлки, безне кабул да итмәс, мәчет капкасыннан ук борып чыгарып җибәрер, кем белә, – дибез пошынкы гына.

– Вәт, ниһаять, сезгә дә барып җитте, – дип Хәйруллин мыегын сыйпаштырып, көлемсерәп куйды.

Хәзер шуннан соң  мулла белән танышу, бу якларга килеп чыгу тарихы мәсьәләсен тикшерергә тотындык. Төрле тәкъдимнәр китте.

– Таладылар, имеш...

– Пристаньда төшереп калдырдылар... – Мөһим хәбәр әйтер булса, Мотыйк, гадәттә, биегрәк урынга менеп баса. Менә әле дә ул сикереп бүрәнә башына менеп басты да:  – Алай булгач, бик җитди сәбәп табарга кирәк! Талаганнарына ышанмас – безне таларлык  кеше әле тумаган, ни-нәрсәбезне алсыннар, ди. Мәчеткә барабыз да, мулланы табып, без Троицкидан  Зәйнулла ишанның сәламен күндерергә килдек, дип әйтәбез, үәт, – диде.

Ышандырырлык сүзе өчен Карамышевның сары чәчле зур башын сыйпадык. Мулла әгәр дә, сәфәрегез кайсы якка, дип сораса, без Алтай тавына сәяхәткә чыккан идек, акчабыз җитми калды, дип әйтергә сүз беркеттек.

Аннары су буена төштек. Камзул-чалбарларны бик җентекләп чистартып, кәләпүшләрне кырынрак салып йөрткән урам гадәтеннән кире мәдрәсә тәртибендәгечә түбәгә утырттык та, киттек мәчеткә карап.

Каравылчы мулла әфәнденең яңа гына өенә кайтып киткәнен әйтте.

Без Сазонов урамын һәм анда яшәүче Нәҗип Галимов дигән мулланы эзләп киттек. Яшел түбәле, яшел капкалы зур йорт икән. Кыңгырау бавын тарттык.

Парадный ишекне тулы гына гәүдәле, буйга уртача, өстенә килешле чем-кара бәрхет камзул, башына да шундый ук товардан тегелгән түбәтәй, аягына ялтыр читек кигән, җептәй генә мыеклы кеше ачып җибәрде.

– Хата булмаса, – дигән булды Хәйруллин, – Нәҗип мулла шунында тора шикелле?

– Әйе. – Теге кеше җавабын биргәч, безнең соңгы көннәрдә кадер күрмәгән мыекларыбызга аеруча игътибар итеп карады.  Без ихтыярсыздан өчебез берьюлы мыекларыбызны сыйпаштырып куйдык.

Теге нигәдер елмаеп җибәрде дә:

– Нәҗип мулла алдыгызда, – диде.

Йә, шуннан, арытабан ни әйтергә телисез, дигән кебегрәк кыяфәт белән, сагаюлы да, кызыксынулы да, сөальле дә  карашын безгә төбәде.

Без дә, тиз генә чишелеп китми, булмаган дәрәҗәне саклап, бертын эндәшмирәк тордык. Тынлык артык озакка сузылмасын дип, мин сүз башлыйсы кешегә, башкаларга сиздерми генә, терсәгем белән төрттем.

– Иншалла, сезне дә күрер көн булды, – диде Хәйруллин.

Аннары, күптән эзләгән кешесен тапкандай, куанычлы елмаеп, кулындагы янчыгын Мотыйкка ыргыткандай тоттырды да, баскычтан күтәрелә биреп, мулла белән ике куллап күреште.

– Без – шәкертләр, – диде безнең тарафка ымлап...

Барыбыз белән дә күрешкәч, ишекне киң ачып, хуҗа өенә чакырды.

 

(Дәвамы бар.)

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (7)
Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: