Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 ноябрь 2022, 22:26

Нәкыйп КАШТАН. Күгәрчен сәламе. Хикәя (Ахыры)

Аксак бригадир асылынып үлгән!!! Асылынып... Бу хәбәр яшен тизлегедәй авыл өстенә тарала.

Нәкыйп КАШТАН. Күгәрчен сәламе. Хикәя (Ахыры)
Нәкыйп КАШТАН. Күгәрчен сәламе. Хикәя (Ахыры)

* * *

Еллар үтә торды, сулар акты...

Миңлебәнат ана белән Суфиянның яшәүләре иң киеренке ноктага җиткәндә, инде авылдан чыгып китәргә ниятләгәндә, кимсетүләргә түзә алмый, бернинди көч калмаган чорда хәбәр: Аксак бригадир асылынып үлгән!!! Асылынып... Бу хәбәр яшен тизлегедәй авыл өстенә тарала.

Ни өчен асылынган?!

Кешеләр сәбәбен белергә тырышып йөргәндә, шул билгеле була: югарыдан кулга алырга килгәннәр, ә ул асылынып өлгергән. Ул дезертир булган! Дезертир... Без капчыкта ятмый, кырык елдан соң да тишеп чыга, ди бит халык.

Бу хәбәрдән авыл халкы тетрәнә: дезертир ничәмә еллар аларны җәберсетеп, җитәкчелек итеп яткан...

Күзләре ирексездән Миңлебәнат ана йорты ягына бага... Аксактан чыккан сүзгә ышанып яшәделәр бит... Әнә кем булган икән хыянәтче...

Кулга алырга килүчеләрдән шул ачыклана: Аксак сугыштан үзен-үзе гарипләп кайткан, аягына мылтыгыннан аткан; күрүче кешеләр, үләр алдыннан, җаны тыныч булып гүргә иңәр өчен, Аксак турында тиешле органнарга әйтеп, язып калдырган...

Аксакның күкрәгендә чылтырап торган орден-медальләр Салихныкы икән! Миңлебәнатка дигән почтаны, хат-хәбәрне үзе алып барган... Хәрби архивта да ул орден-медальләр турында мәгълүматлар бар, ди.

Салих – герой! Мәскәү астында каты, ярсулы сугышлар барганда, нык яраланып, сугыш кырында батырларча һәлак булган. Кабере – туганнар каберендә.

 

* * *

Аксакны авыл зиратына – гүргә иңдерүне – гөнаһ, ди мулла. Анда күмдерми. Үз-үзенә кул салу – бик зур гөнаһ, авыл халкына чит-ят нәрсә; өстәвенә – дезертир, җитмәсә – алдакчы... Шуңа да аны зираттан читкә күмәләр. Сукмаклар аны гел читләтеп үтсен өчен...

Аксакның үзенә кул салуын ишеткәч, Салихы турында җылы хәбәр килгәч, Миңлебәнатның дөньясы үзгәреп киткәндәй була. И Хода, безнең йортыбызда да Кояш балкыды ич! Безнең өйгә кояш нурлары төшә! Авылдашларының күзләре ачылуын күрергә насыйп булды. Балам да ничә еллар кимсетелеп яшәде, бүген исә, егет булгач, юллары яктырыр, Ходай канат бирер.

– Тизрәк кайт, улым! Кайт тизрәк, – дип, күңеленнән өзгәләнеп Суфиянына дәште ул. Ишек тупсасына бакты: менә улы ишекне ачып керер...

Шул чак аның күзләреннән яшь бөртекләре тамды. Бүген күгәрчен тәрәзә төбенә юкка гына килеп кунмагандыр...

Миңлебәнат апа, үткәннәрне искә төшереп, бүгенгесенә бәйләп уйланып алды бераз. Сәкегә терәп куелган урындык аркасына тотынып, торып утырмакчы булды. Башын мендәрдән аеруга түшәм чайкала башлады. Болай булгач әйбәт әле. Кичә баш борганда да күз алларында йолдызлар биешә иде. Бүген куллар да тыңлый түгелме соң, Алла рәхмәте. Көт, көт, күгәрченкәй, болай булгач, торып та утырам, аякларыма да басам!

Ничек итсә итте, торды бит Миңлебәнат! Әнә, урындык аркасына таянып, аякларында басып тора. Ике ай буе урынында кымшана да алмый яткан Миңлебәнатмы соң бу?!

Менә хәзер урындыкны күчергәләп, өстәл янына барыр, коштабакка салынган ярманы эзләп табар.

Шул чагында ишек ачылды һәм Суфиян күренде. Керешли үк:

– Әни, беркая да китмибез! Борчылма! – дип ярып салды.

Әнисенең күзе улы белән кайткан кызга төште... Юкка түгелдер... Суфиян:

– Инәй, нишләвең бу?! Сөбханалла! Берүк, егыла күрмә! —дип, әнисен култык лап алырга да, атлап китүен көтәргә дә белмичә, туктап калды. Бу көн турында күпме хыялланды бит ул. Инде өмете дә сүрелә башлаган иде...

– Мин дә аякка бастым әле, улым. Шатлык бит! Зур шатлык... Улым, дөнья нинди матур! — Миңлебәнатның суырылып калган йөзендә күзләре шатлыктан дымланган иде. — Күпме ятарга була инде? Менә, Алла рәхмәте, хәзер йөреп тә карыйм. Күгәрченгә ярма сибәм. Әтиеңнең күгәрчене килгән бит! Әтиең турында хәбәр алып килгән. Ишеттеңме әле, улым?!

– Ишеттем, әни, ишеттем. Үзем дә сиңа шул хәбәрне җиткерергә ашыга идем. Бөтен халык шул хакта сөйли. Кибеттә дә шул сүз, урамда да... Салих – герой! Салих, Салих...

– Ярманы, инәй, үзем сибәрмен. Менә тагын сиңа бер яңалык, әни! Күптәннән сиңа әйтәсебез килә иде. Хәлең яхшырганы көттек...

– И балалар... Күгәрченнең күптән килгәне юк иде. Бүген килде. Менә янына тагын бер күгәрчен килеп кунды. Гөлдерәп. Менә нигә килгән икән ул әтиеңнең күгәрчене. Киленне карарга килгән икән бит!.. Иә, исәнме, Саимә кызым! Бәхетләрең, бәрәкәтләрең белән уз өйгә. Карале, Суфиян улым, тез буыннарым йомшап китте, шушы урындыкка утырт әле. Ипләбрәк карыйм әле киленне. Йә, Хода, бу көннәрне дә күрсәткәнең өчен мең рәхмәт! Ике бәхет бергә килми диләр, була икән. Була. Сирәк булса да, улым. Ике бәхет бергә килде, улым.

– Инәй, – Суфиянның колак очларына кадәр кызарды, – безгә фатихаңны бирсәң иде!

– Миннән фатиха, балакайларым! Тигез яшәгез. Балаларыгызның рәхәтен күрегез! – Миңлебәнатның күзләренә шатлык яше тулды.

Яшьләргә җан керде. Күзләрен күтәреп бер-берсенә карадылар, бәхетле елмайдылар.

– Мунча яккан идем, инәй, – диде Суфиян, җиңел сулап. – Әле Саимә белән карадык – пары таман гына. Саимә сине мунча кертеп чыгарам, ди.

– Әйе, әйе, – диде Саимә, башын иеп. Ул бераз нидер әйтеп бетермәгән, иң кирәкле сүзне әйтергә кыймаган сыман шикелле торды да, бар батырлыгын җыеп, – әйе, инәй, – дип өстәде һәм җиңел сулап куйды.

– Пары таман гына дисеңме, килен? – Миңлебәнатның килене дәшкәнне тагын да ишетәсе килде бугай. Гәмерендә бер генә кыз баланың да «инәй» дип дәшкәне булмады бит аңа...

– Май кебек, инәй!

– Рәхмәт, балакаем! Болай булгач, мунчага гына түгел, синең белән җир читенә дә барам, Саимә кызым!

Мунчага әнисен күгәреп илтте Суфиян. Саимә Миңлебәнатны әйбәтләп юындырды, ләүкәгә утыртып, мәтрүшкәле каен себеркесе белән чапты, чәчләрен әче катык белән юып тарады, яңа киемнәр кидерде.

Күтәреп алып кайтып, чәйләр эчерткәч, сәкегә чиста урын-җир җәеп яткырдылар. «Яңадан тугандай булдым, балакайлар», – дип, ана рәхмәтләр әйтеп, белгән догаларын укыды. Аннары «Арыдым әле, әтиегезне уйлап ятыйм бераз. Бик сагынган идем, менә үзен күргәндәй булдым...» дип, ул изрәп йокыга талды. Иртән Миңлебәнат уянмады...

...Суфиян белән Саимә тигез гомер кичерде. Инде үзләре дә әб-–бабай: шушы көннәрдә сигезенче оныклары туарга тиеш. Шул хәбәрне көтеп, телефон яныннан китмиләр дә әнә.

– Суфиян, кара әле, – диде Саимә, тәрәзәгә ымлап.

Тәрәзә төбендә пар күгәрчен утыра иде.

– Күгәрченнәр килгәч, булды, әнисе, – диде Суфиян, куанычыннан учларын уып. – Кечкенәбез туган, дигән сүз! Безнең балалар туган саен сөенче алырга килә ич әтәй-инәйнең пар күгәрчене...

Күп тә үтмәде, телефон шалтырап шатлыклы хәбәр китерде...

 

Фото: mistika.temaretik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас