Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 ноябрь 2022, 09:40

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (24)

Әлфиядән килгән хатны Гөлзилә, төрле-төрле уйлар диңгезендә йөзеп, озын өч көн буена ачмый саклады.

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (24)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (24)

Көтмәгәндә Әлфиядән хат килде. Таһирның тәтелдек сеңлесеннән кечкенәрәк роман көтсә дә, конверт бик юка иде. Гөлзилә аны алу белән ачып укырга ашыкмады, ләззәтле хисләрен, күңелнең сихри тибрәнүләрен озаккарак сузарга тырышып, сөйгәне белән үткәргән бәхетле мизгелләрен күз алдыннан уздырып, Таһирның хат язмый торуларын ал хыялларга урап юрады, хәтта хатның юка булуыннан да кыска, ләкин шатлыклы хәбәр көтте.

Хат килеп төшкәч, ул Таһирның үзен дә көтә башлады. Вахтада утырганда, ишектән зифа таза буйлы берәр егет күренсә, ул түгелме икән, дип, йөрәге жулап куйды, бүлмәсенә ишек шакысалар, сөйгәненең куенына ташланырдай булып йөгереп барып келәне ычкындырды, концерт бирсәләр, Таһир килеп залда утырмый микән дип, күзләре талганчы рәт араларын айкады. Көтү-ымсынулары юкка гына булса да, күңелен төшермәде, аның куенында ачылмаган серле хат иде, җанында балкып янган бөек өмет иде. Йокы аңа сирәк һәм аз эләгә иде. Шул кыска вакытларда да ул төшендә Таһиры белән бергә булды, әле танышкан чакларын, әле аерылышкан мизгелләрен аермачык күрде, әле очрашу сәгатьләрен күз алдына китерде. Таһиры чик сакчылары киеменнән икән, ә Гөлзилә ап-ак туй күлмәгеннән. Туй күлмәге түгел лә, концерт костюмы икән бу. Таһир сәхнәгә чәчәкләр менгергән, тәүдә шунда очрашканнар икән. Җырчысын яратып өлгергән халык залны күтәрерлек итеп кул чаба, ә гашыйклар әле бер-берсенә сыенып, әле талгын гына аерылып, күлдәге аккошлардай, назлы моң дулкынында йөзәләр. Йөзләрдә – якты елмаю, күзләрдә аз гына моңсулык катыш бәхет нуры. Зарыгып көтеп алынган бәхет һәрчак бераз моңсурак буладыр инде, бәхет көткәндә күргән сагышлар күзләрдән саркып чыгадыр. Менә алар акрын гына залга төшәләр, ә анда гашыйкларны кавыштыручы фәрештәләр килеп тә җиткән...

Әлфиядән килгән хатны Гөлзилә, төрле-төрле уйлар диңгезендә йөзеп, озын өч көн буена ачмый саклады. Аны һәрчак үзе белән йөртте, йоклаганда куенына кысып йоклады, әмма ачып укырга ашыкмады, ләззәтләрен озаграк сузарга теләде. Ләкин сихри дулкыннарда ничек кенә озак йөзәргә тырышмасын, шуннан да артыгына чыдый алмады, конвертны ачты.

Ачты да, катып та калды...

Моңа кадәр ул «Таһирдан хәбәр бар, Таһир кайта» дип сөенсә дә, «Хатны ни өчен аның сеңлесе язган икән?» дигән сорауны башына да китермәгән иде. Ул Әлфиягә хат язган иде. Әлфиядән җавап килгән. Нәрсәсе гаҗәп? Конвертның юка булуы гына сәеррәк тоелган иде. Ә хә­зер... Гөлзилә нәрсә уйларга да белмәде.

Әлфиянең хаты ике генә сүздән тора иде.

«Абый кайтты».

Исәнлек-саулык сорашу да, сәлам-фәлән дә юк. «Абый кайтты» һәм вәссәлам.

Гөлзилә сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Нәрсәне аңла­та соң бу серле ике сүз? «Абый кайтты?» Кайчан кайткан? Ник үзе хат язмаган? Ник килми? Сораулар чиксез күп иде.

Гөлзиләнең моңа кадәр сихри яктылык белән балкы­ган йөзенә сагыш сарысы саркыды. Ни генә кылса, ни генә эшләсә, ни генә уйласа да, күз алдыннан шушы хат, шушы ике сүз китмәде.

Эшләре уңга бара иде кызның. Концертлар уңышлы үтә, аз-маз керем дә китереп тора. Яңа кешеләр – опе­ратор һәм клавишада уйнаучы егет эшкә килергә җые­на. Аракы сәүдәсеннән кергән акча иң мөһим аппарату­раны алырга җитәрлек булып килә. Тик бу да Гөлзилә­нең билгесезлектән бәлтерәгән җанына юаныч була ал­мый иде. Ул нәрсә уйларга да, әлеге хатын нәрсәгә юрар­га да белмәде. Авылга кайтып килмичә, мәсьәләнең ачыкланачагы, күңеленең тынычланачагы юк иде.

Тик балачактан килгән хыялын тормышка ашырыр зур эшләр бусагасында торганда, ул менә шулай кисәк кенә, барына кул селтәп, авылга да кайтып киталмый иде. Хәтта Таһир хакына да! Икеләнү-шикләнүләреңне, моң-сагышларыңны артка куеп эшләргә дә эшләргә ки­рәк иде. Ә Таһир качмас. Бик сагынса, үзе килер иде әле. Килмәгән бит әнә, хат та язмаган. Ярый, барысын да оны­тырга, онытып торырга кирәк. Көзгә дә күп калмады, вакыт кыса, ә эшләнәсе эшләр муеннан.

(Дәвамы бар)

Фото: schreiben.net

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (24)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (24)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас