

(Дәвамы.)
VIII
Менә әле салам тутырылган түшәкләр, ябынып ятар юрганнар җыеп алынган как такталы караватларга менеп утырганбыз да алдагы тормыш турында киңәшләшәбез. Хәйруллин, арытабан бу мәдрәсәдән китеп башка мәдрәсәгә күчәргә кирәк, ди. Баш савытына дәрәҗәлерәк җиргә барып күберәк фәнни белем тутыруны өерә...
Без Мотыйк белән бу мәдрәсәдән дә канәгәть икәнлегебезне, шәһәрдә бердән бер фәннәр укытучы һәм бик тә дәрәҗәле җирдә укый алганыбызга бик тә шөкербез дибез. Дөньяны күбрәк күргән Шәриф белән каршы бәхәсләшәбез.
– “Хөсәения” дә безнеке кебек үк мәдрәсә инде. Менә яңа ачылган “Галия” ни хәлдә икән? Фәхри хәлфә, аны ачтыруга Уфа зыялылары күп көч салды, Казанның үзеннән күп хәлфәләр шунда чакырылды, ди.
– Юк! – дип каршы төшә Мотыйк. – Әле ачылган “Галия” ничектер, китсәк, китик без шәһри Казанга! “Касыймия” мәдрәсәсенә! Аның иң олпат, иң дәрәҗәле икәне барыгызга да мәгълүм. Үрелгәч ни, иң шәбенә үрелик.
– Җәһәннәм аръягындагы мәдрәсәгә ничек барып җитмәк кирәк!
– Теләгең булса, ара – киртә түгел.
– Ярар, барып та җиттең, ди. Әгәр ул да “Хөсәения”, безнең “Мөхәммәдия”дән артык булып чыкмаса.
– Булмас.
– Ә син аны, Мотыйк, каян гына беләсең инде.
– Барлык Эстәрле ягы зыялылары шунда белем алган. Башы дөрес уйлаган барлык байлар, купец, муллалар балаларын шунда укытырга озата.
– Алай бик шәп булгач, син дә китәр идең!
– Китәрмен дә! – ди егет үпкәләгән тавыш белән.
Үзенең күзләре яшьләнеп китте.
Каян китсен, ди, инде. Ничә ел монда укып, өйдән бер тиен дә ярдәм алмый, үз көнен үзе күргән Мотыйгулланың сер бирмәскә теләвеннән генә әйтелгән сүзләр иде бу. Бераз тискәре, ләкин беркатлы дусымны жәлләп куйдым.
– Ярар, туганнар, – дим боларның сүз көрәштерүенә чик куярга булып, – бәхәсләшмәгез әле. Син, Мотыйк, кешечә генә, кабынмый гына без – тупасларга аңлат әле, “Касимия” дигәнең нәрсәсе белән шулкадәр өстен соң?
– Менә шулай адәмчә итеп күптән сөйләшергә өйрәнергә кирәк, Хәйруллин, сиңа да, булачак мөгаллим әфәнде! – бәләкәч гәүдә калкыныбрак утыра, аннан түзми, караватка аягүрә баса.
– Аңлатып карыйм, тыңлагыз гына. Менә безнең мәдрәсәне алыйк. Фәннәр челтәре киң түгел, бармак белән генә санарлык. Бу беребезне дә канәгатләндерми. Бәгъзе хәлфәләр Фәхри хәлфә дәрәҗәсеннән күпкә түбән, бу да мәглүм. Икенчедән, гарәп, фарсы телләре, ярты глобусны өйрәнгән кебек кенә өйрәнелә...
Ә нигә, укыткач-укыткач, грамматикасыннан тыш, әдәбиятын да өйрәтмәскә? Без китапханә аша гына “тукланабыз”, анысы да ничек җитте – шулай. Фәхри хәлфә биргән исемлектәге китапларның барысы да анда юк, җитмәсә.
Ә “Галия”гә барудан нигә фәтва юк икәнен аңлатыйм, булмаса. Ул чагыштырмача яшь уку йорты, тәҗрибә тупламаган. Фәннәр челтәре дә безнекеннән артык түгел, ди. Ә “Касыймия” хан заманыннан эшләп килгән “бабай” мәдрәсәсе. Дәлилгә даннары билгеле зыялыларның исемнәрен әйтеп китү дә җитәдер.
Мотыйк, тагын нәрсә өстәп әйтим икән дигәндәй, аскы иренен тешләп тынып торды. Башын борып тәрәзә каршысында күккә олгашкан ае белән балкып торучы безнең мәдрәсә биләмәсендә торучы мәчеткә күзләрен терәде. Бездән тыш бу мәчеткә йөрүче якын-тирәдә яшәүче мәхәллә кешеләренең кичке намаздан чыгып барганы күренде.
– Ә-ә-ә, тагынмы? Менә бу безнең шәһәрдәге иң матур мәчет кебек, Казан – бердәнбер университетлы шәһәр. Кем белә, бәлки берәребез соңыннан шунда укырга кереп китәр, ә?
– Керсәң, дус, син керерсең инде анда, башың безнекенә караганда шәбрәк “кайната",– димен тегеңә.
– О-о, болар инде “Касыймия”не дә тәмамлады, университетка да кереп китте. Ә сезне, ыштансыз әфәнделәрне, кем укыта соң, кайдан акча тапмакчы буласыз? – дип безне бүлдерде Хәйруллин.
Ул ягын хәтергә төшермәсә дә, бик беләбез. Җанны үткер тырнагы белән телгәләп, үртәп торганы нәкъ шул – “янчык”ның төбе такыр булу. Сөйләшү бу сорауга килеп терәлгәч, мин:
– Ә менә мин “Касыймия”дә урысча укыталармы-юкмы икәнен белмим, мәгәр, теләсәң, кәнкритнә урысчага өйрәтә торган җир турында ишеттем. Безнең кебекләр өчен хаттин да уңайлы икәнен белдем, – димен боларга.
– Вәт әй, белгән, безгә әйтү юк.
– Әлегәчә бу мәсьәләгә кагылган булмагач...
– Тукта әле, битәрләргә өлгерербез. Фазыл, анысы ни тагы?
– Егетләр, анысы соңыннан... Бәлки, ул тәкъдим сез – галиҗанәпләр тарафыннан, ошамыйча, кабул да ителмәс. Башта акчага кагылган мәсьәлә турында әйтимме?
– Я.
– Казакъ арасына ел да йөреп караган булабыз, беребез дә көрәп акча алып кайта алмый. Җитмәсә, казакъ баеның бер карунына тап калсәң, соңгы тиенеңне сыгып алып калырга тырыша. Быел җәй әллә, дим, килем булырдай икенче җирләргә китәбезме? Укытудан башкага ярамаслык егетләрмени без?!
Мин арытабан бер җәйдә Фомин байда күпер салышу, мич чыгару, төзелеш эшләрендә катнашып йөреп, байтак кына акча эшләп алганымны сөйләп куям.
Моны ишеткәч, дусларымның йөзләре ачылды. Берсен-берсе бүлдереп, кулларыннан нинди һөнәр килгәнен саный башладылар.
– Кеше булдыра алмаган эш юк, чынлап та, шундыйрак эшкә китик. Казакъ баена ялчы булганчы, монда үзеңә үзең хуҗа буласың. Акчасын инәлттерми-нитми шундук аласың, – Хәйруллин шулай дип үз фикерен белдерде.
Карамышев иңбашыма кулын сала да карашын бакчадагы сиреньнәргә, алардан соң елга артында куе гына булып үскән зирекләргә, аннан әллә кайларга еракка, киң офыкка юнәлтеп:
– Әгәр дә мәгәр җилле генә итеп акча эшләп алсак, “Җиктереп пар ат, Казанга, туп-туры киттек карап...” – дип, пар атта ук булмаса да, җәяүләп тә сыпыртыр идек, – ди.
Аннан хыял дилбегәсен бөтенләй иркенгә җибәреп:
– Эх, егетләр, анда барып эләксәк, Тукайны теләгән вакытта күрә алачакбыз бит!
Аңа каршы Хәйруллин:
– Нәрсә, Тукай сиңа әллә кибет башындагы язумы, аны “теләгән вакытта күрә ала”, имеш.
– Бүлдермә әле. Без аны барыбер күргәләячәкбез. Әгәр дә мәгәр теләсәк, үзен үк булмаса да, янына килеп, сиздерми генә чикмән чабуын булса да тотып карый алачакбыз. Монысы – бер. И тагын бер нәрсә: Фәхри хәлфә сөйләгән китапханәгә дә йөрер идек, ә...
Күзен кояшка кысып тыңлап утырган Хәйруллин түзми, аны тагын бүлдерә:
– Хыялланырга дигәндә сине генә куш инде, Мотыйк дус. Тукай белән саташуың да бетмәс. Безнең дә ул якларга әллә аяк тартмый, дисеңме? Өчебез дә телибез. Теләк булу өстенә мөмкинчелекләребез дә булышлык итәр төсле. Муен өстендәге “казаннарыбыз”ның өчебезнеке дә болай шәп кенә “кайнавын” әйтүем инде. Анда да тырышып укысак, сөйрәлмәбездер. – Хәйруллин урыннына торп баса. –И, мөгаен, ул мәдрәсәдә дә әллә кемнәр укымыйдыр әле. Безнең кебек үк ике аяклы, ике куллы адәмнәрдер инде. Без, дуслар, гаиләгә һәм йортка бәйләнгән бәндәләр түгел – оясыз кошлар. Кая телибез, шунда оча алабыз. Полный ирекле кешеләрбез. Безне монда чуртым да тотмый.
Ул җайлап кына сөйли. Икенче фикергә күчәр алдыннан, гадәттә, бераз уйлап ала. Шуннан, тамагын кырып алгач, сүзен дәвам итә. Әле дә, аның беравык тынып торуыннан файдаланып, Мотыйк:
– Без ни, кем дус, Фазыл белән ирекле дә ул... Теге ни, кем кебек, елап калыр кешеләребез дә юк. Синең генә утыннар ярылмый ятачак инде... – дип сүз кыстырмый түзә алмый.
Бу сүзләргә каршы Хәйруллин сикереп торып Мотыйкның чикмән якаларыннан бөтереп тотып ала да, уң кулы белән һавага бер-ике рәт күтәреп-төшереп, идәнгә шап итеп бастыра. Тегесе аяк астында каты идәнне тойгач, өс-башын ипли-ипли:
– Булды, булды, Гыйфрит әфәнде, әйтәм дә инде, син дә иң ирекле кеше.
Хәйруллин башкача аның ягына карамый. Хәтта аркасын биреп, әйләнеп үк утыра. Янәсе, Мотыйк шикелле мәгънәсез кеше аның игътибарына лаек түгел.
Хәзер хәбәр сөйләвен фәкать миңа гына карап дәвам итә:
– Димәк, безне башкача бу мәдрәсәдә берни дә тотмый. Шулай да бер зур киртә бар, – акча. Хәзер безнең алда бер генә сорау – кайдан аны табарга?
– Бер бик шәп юлы бар, әйтимме? – Мотыйк та арырак күчеп, аркасын биреп утырган икән, шуңа да тавышы, ишек артыннан килгәндәй, бик тонык чыга. – Ул да булса, юл басарга чыгарга! Мин карачкы булып юлаучылар каршына чыгып басам, куркуларыннан үзләре үк акчаларын чыгарып салырлар. Сезгә исәпләргә генә кала.
Хәйруллин торып, Мотыйкның иңеннән кочаклады да яныбызга китереп утырты.
– Тукта әле, әйдә, җитдирәк сөйләшик, егетләр. Я, “ике мөгез”, син ни диярсең?
(Мөһим мәсьәләләр күтәргәндә иптәшләрем миңа Македонскийның шушы кушаматы белән дәшәләр. Аның хакында бер китапта укыгач, “Шул гаскәр башлыгын минем фамилия белән атап йөрткәннәр, чөнки ул сүз “ике мөгезле” дигәнне аңлата. Минем ике мөгез булмаса да, баш түбәсендә ике түгәрәгем бар. Ышанмасагыз, менә, карагыз”, дип мактанган идем, китте шуннан минем кушамат...).
– Син, “куш мөгез”, ния баядан бирле шым гына утырасың, әйтер сүзең юкмыни?
– Соң, үзегез генә сөйлисез бит. Мин сезне тыңлыйм.
– Дә-ә-ә, сәгате сукканда, “куш мөгез” әйтсә, берәгәйле әйтә инде. Мәгәренки, бу хәл, әфәнделәр, бик сирәк була торган күренеш. Атнасына бер генә була. Анысы да җомгага туры килә.
Мотыйк төрттерми сөйләшә белми. Бу гадәте, Хәйруллин тарафыннан өшкерелеп торса да, үзгәрми.
– Эх, Эстәрлебашның сары бытбылдыгы! Фазылҗанның ата-анасы бай кешеләр булса, шундый зирәклеге белән монда да укып йөрмәс иде. Петербурхта булыр иде урыны!
Имән бармак дәрәҗәле ишарә ясап, мәдрәсә түшәме аша ерактагы галәм киңлеген күрсәтә.
– Мин дә шулай димәкчемен ләса. Җитмәсә, шундый куе кара көдрә баш, әнә теге киртә буенда басып торган ата казныкы кебек, зәп-зәңгәр күз, – Мотыйк теге як урам читендә, капкадан кертүләрен көтеп торган ялгыз казга күрсәтә. – Һәм беркемдә булмаган җилле генә кәкре борын. Нинди егет, ә! Зөләйханың Йосыфы! Базарга чыгарып бастырсаң, хәзер алып китәрләр иде. Менә сиңа – акча, әй. Әгәр шушы егет Петербурхка китсә-ә-ә-ә... Монда күмәкләп берәр мещанның карын көрәсәк... марҗасы акчаны аңа нигә күбрәк бирә, дип уйлыйсың? Күп эшләгәне өченме? Әлбәттә, кәкре борыны һәм “Йосыфлыгы” өчен. Әгәр дә Питерга эләксә, марҗалар чират торып, моны кар көрәргә чакырыр иде.
– Анда кар булмый, – тегесе аны кырт кисә.
– Булмасын, мәгәр берәр эшләрен эшләтеп калырга барыбер җаен табарлар иде.
– Мотыйк, мин бит “әгәр ата-анасы бай булса, Питерга китәр иде”, дидем ләбаса. Бай кешенең улы булгач, ул нишләп анда кар көрәп йөрсен, ди, инде, вәт әй!
– Әй, малайлар, миңа әзрәк тел чарлап алырга да хут юк. Шулай булганда, Фазылҗанның Питер кадәр зур шәһәрендә базары да шәп булыр, диюем иде. Анда үзләре укымышлы, тотсаң, билләре өзелеп китәрлек, зифа буйлы барышнялар күптер инде, әй. Теге үлгән мулланың, чибәр генә булса да, буе да, аркылысы да бер чама абыстае кебек булмаслар инде, дип уйлый иде мин фәкыйрегез...
Бу сүзләрдән соң Хәйруллин: “Вәт әй, тәкатьне алды бит бөрчә”, – дип мыгырданып урыныннан торды, тагын тегенең якасына үрелде.
Мотыйк бу юлы баягы күнекмәне баштан кичерәчәген тоеп, кинәт кенә аркасына ауды. Үз өстенә иелгән Хәйруллинның бите алдында нәзек ботлы аякларын кызу-кызу бутарга тотынды. Тегесе дә аптырап калмый, моның кыска аякларын юка балтырларыннан икесен берюлы тотып, йомшак җирләренә җилле генә шапылдатып ала.
Мотыйк аның култык астыннан тәгәрәп килеп чыгып, арт ягын уа-уа:
– Әйттем исә кайттым, җәмәгать. Ачыктыра да башлады, сезнең сүз бетмәс... Бер балык башы. Ни монавы “куш мөгез” һаман “бозаулый алмый” утыра. Әйтсәң, әйт тә берәр акыллы хәбәр, ашап алыйк...
Бу юлы мин Мотыйкның якасына үрелдем. Ләкин Хәйруллин кулга сугып:
– Вакытны алма, – диде.
– Беләсезме, быел җәй – хәлиткеч җәй булырга тиеш. Өчебезгә дә берәр җитди кәсепкә тотынырга кирәк булачак. Элеккечә казах арасында йөреп, әллә ни кыйрата алмаячакбыз, бу көн кебек ачык. Анда эшләп тапкан акчага чак җан асрап кыш чыгабыз. Хәзер планнар да үзгәрә. Җир озынлыгы якка чыгып китәр алдыннан болай эшләп карыйк.
Каршымда аякларын бөкләп тыңлап утырган Хәйруллин янына Мотыйк та тезләнеп килеп сыенып утырды. Игътибарлы ике пар күз миңа төбәлгән.
– Әйдәгез Омскига киттек!
Тегеләргә аерым-аерым карап алам. Әлегә эндәшмиләр. Арытаба ни әйтеремне көтәләр.
– Туганнар, менә нәрсә. Омск шәһәрендә миссионерлар мәктәбе ачылган, диләр. Ашау-эчү, торак – барысы да бушка, ди. Әмма безнең кебек мөселман кешеләренә бер шарты бар икән: чукынырга һәм чиркәүгә йөрергә. Мин менә ничек уйлыйм, егетләр. Безнең алда алты ай вакыт. Шул вакыт эчендә күп нәрсәгә өлгереп була. Башта Омскига барып, шул мәктәпне белешик. Алсалар, бушка ятып белем алу зыян булмас. Әүвәл шулай итик. Әгәр анда укырга алмасалар, шул тирәдә, бәлки, юньле генә эш табарбыз.
– Уку кайчан башлана икән?
– Теләгән сезонда, дип ишеттем.
– Урысчага өйрәнер идек!
– Әллә Казанга барырлык акча эшли алабыз, әллә юк, башта шул миссионерлар мәктәбенә барып карыйк.
– Әгәр дә урын булып, укырга алсалар, каңгырып эзләп йөрүнең кирәге дә булмаячак.
– Ә инде урын булып та, берәр нәрсәсе ошамаса, безне анда берәү дә бикләп тотмаячак, димәк, киләчәкне кайгырту элеккечә төп бурыч булып калачак.
– Әстерхәнгә дә китәргә була, мәсәлән. Балык промыселында эшләргә.
– Кышкылыкка менә шушы киндер тышлыкка тутырып балык киптереп кайтырбыз.
– Дөрес, үзебез бер артель булып эшләрлек кешеләр, ничек тә эш табарбыз әле.
– Алайса, сузмыйк, иртәгә үк кузгалыйк!
– Давай, киттек, егетләр. Билет-фәлән, азык-төлек алырлыкмы икән, акчаларны санап карыйк та, иртәгәдән үк тәвәккәллик.
Янчыкларны чыгарып, акча санарга утырдык. Аннары билет хакларын белешеп килдек. Иптәшләремнең туплаганы үзләренә билет алырга җитә, ә минеке – юк. Юлга ризык алырлык кына калган. Хәйруллин күн янчыгының бавын үңәченнән буып бәйләп куйгач:
– Ашарга синекен тотарга кирәк, үзең “куян” булып барырсың, – дигән карарга килде.
(Дәвамы бар.)