Чәчмә әсәр
17 Ноября 2022, 15:47

Нәкыйп КАШТАН. Күгәрчен сәламе. Хикәя (Башы)

Миңлебәнат үлем түшәгендә соңгы көннәрен ята иде.

Нәкыйп КАШТАН. Күгәрчен сәламе. Хикәя (Башы)Нәкыйп КАШТАН. Күгәрчен сәламе. Хикәя (Башы)
Нәкыйп КАШТАН. Күгәрчен сәламе. Хикәя (Башы)

Миңлебәнат үлем түшәгендә соңгы көннәрен ята иде.

Ишек ачылып китте дә Салихы кайтып керде. Салих солдат киеменнән, һаман да яшь иде. Тузанлы күн итекләрен дә салмыйча, түргә – Миңлебәнат яткан сәке янына узды.

Нишләргә дә белмәде Миңлебәнат. Торып каршына барыр иде – җеп өзәрлек тә хәле юк. Авыз ачып сүз әйтер иде – теле әйләнми. Салих та никтер һаман дәшми. Күзләре генә, сагыну-сагыш тулы күзләре генә нидер сөйли... «Юк, Салихым түгелдер бу. Салихымның яу кырында ятып калганына чирек гасыр үтте бит инде. Улым, Суфиян, син түгелме соң?! Нишләп әтиеңнең киемнәрен кидең? Туктале, Суфиянның уң яңагында миң юк бит, әтисендә генә бар иде. Аһ, Салихым, чыннан да, син инде бу. Тик нигә эндәшмисең, сөйләшмисең, кулыма булса да кагылмыйсың?..»

Салих сыңар сүз дә дәшмәде. Моңсу күзләре белән елмайды да, ничек кергән булса, шулай тавыш-тынсыз атлап (ишек янындагы шыгырдавык сайгакка басса да) чыгып китте. Ачык калган ишектән гүр караңгысы карап тора башлады...

«Төш идеме бу, өн идеме? Кайсы булса да, мәгънәсе бер – миңа китәргә хәбәр бу!» – дип уйлады Миңлебәнат.

Сугышка китәсе көнне Салих, саубуллашып: «Барыбер кайтам мин, Миңленат! – дигән иде. Суфиянын түшәмгә чөеп, идәнгә куйгач, тәрәз төбенә кунган күгәрченгә күзе төшеп: – Сәламнәрем әнә шул күгәрчен булып гел килеп торыр!» – дигән иде.

Шул көннән бирле тәрәз төбенә берәр күгәрчен килеп кунса, Миңлебәнат тыныч кына тора алмый: «Салихымнан сәлам алып килдеңмени, күгәрченкәем?!» дип, алдан хәстәрләп куйган ярманы тәрәз алдына сибә. Инде чирек гасыр әнә шулай...

Менә хәзер дә тәрәз төбенә күгәрчен килеп кунды.

Миңлебәнатның хәлсез иреннәре елмайгандай итте. «Көт, көт, күгәрченкәй, – диде ул зәгыйфь тавышы белән. – Көт инде мине... Хәзер менә торып карыйм».

 

* * *

Салихы юк. Хат-хәбәре дә юк. Билгесезлек кешене нык борчый. Менә аксак бригадир... Ул фронттан яраланып кайткан. Күкрәге тулы орден-медаль... Авылда ир заты булмагач, аны бригадир итеп куялар. Бала-чагалар, солдаткалар өстеннән җитәкче. Таягына таяна-таяна орден-медальләрен чыңлатып, халыкны таңнан эшкә куа...

Аның күңел түрендә беркемгә дә сиздермәгән уй: ул үзе белән сугышка китеп хәбәрсез югалган Салихның хатынын ярата. Ындыр табагында ул Миңлебәнатка сүз дә куша:

– Миңлебанат, кил әле, син минеке булсаң, ач-ялангач итмәм! Улың да кимсенмәс...

Тик Миңлебәнат аның сүзләрен тыңлап бетерми:

– Юри сөйлисеңме моны, чынлапмы?!

– Чып-чын! – ди ул шатланып...

– Чын икән, яныма киләсе булма. Югыйсә, үзеңә үпкәлә! Үкенерсең – соң булыр, шуны белеп тор! – дип, кинәт кенә китеп бара.

Миңлебәнат йөрәгендә ут уйный. Салихы юктан файдаланмакчы була, каһәр төшкере... Салихы кайтса, күрсәтер әле күрмәгәнеңне!..

Берничә тапкыр шулай кире каккач, аксак, аңа үч итеп, гел начарлык эшләргә тырыша. Салих – илгә хыянәт иткән, дип ялган сүз чыгара. Кешеләр: «Салих хынәтче!» – дип, бу сүзне эләктереп алалар, аеруча балалар...

Салих – хыянәтче...

Бу сүз Миңлебәнатны тәмам аяктан екты. Ул аның колак төбендә гел яңгырап торды, йөрәген әрнетте. Авыздан чыккан яман сүз канатлана-канатлана оча, аны тотып булмый...

Бу сүз аеруча бала-чага арасында бик тә таралды. Суфиянга тынычлык бетте, кая барса да:

– Әтиең – хыянәтче, әтиең – хыянәтче, хыянәтче! – дип үртиләр. Мәктәптә, урамда булсын, «хыянәтче», «предатель» дигән сүзләр авыздан төшмәде. «Суфиянга мәктәпкә барырга, урамга чыгарга юл калмады. Әтисе «хыянәтче» дип, нахакка гаепләп, нинди зур гөнаһ ала кешеләр. Гаепләргә нигезе юк бит...» – дип, читлектәге кош кебек, Миңлебәнат талпына.

Беркөнне улын «дошман малае» дип, ташлар белән бәреп-бәреп кыйнаганнар, йөзендә, тәнендә карарлык җире калмаган. Ул әнисенең күкрәгенә сыенып:

– Әни, әти хыянәтче түгел бит! – дип сулкылдый башлады.

Ана, улын күкрәгенә кысып:

–       Борчылмыйк, улым, алар сукыр тычкан кебек, көн яктысын күрмиләр. Ходай күзәтеп тора, дөреслек калкып чыгачак, һичшиксез, чыгачак! – диде. – Онытма, улым, әтиең – батыр! Табарсың син аны, эзләп табарсың!..

– Табармын, әнием! Табармын!

Әнисе үзе дә эченнән яна. Ире хыянәтче булгандыр, диеп түгел. Ул Салихына ышана, улы өчен кайгыра. Ул ничек яшәр? Һәр адымда кимсетү... Үзенә кәләш табармы? Кайсыбер кеше үзеннән дә читләшә бит. Каршысына килсәләр, урамның икенче ягына чыгып юлын дәвам итә. Элекке дус-ишләре дә керми, әллә куркалар... Кирәк чакта ярдәм кулы сузучы да юк. Шунда иренең соңгы хатындагы юллар исенә төште.

«Иртәгә – һөҗүмгә! Дошман өстебезгә ядрә яудыра, җиде башлы аждаһа кебек ут сиптерә. Башларын әкияттәге кебек кисәрбез. Анысы – безнең изге эш, ә син, җаным, җан кисәгем, улымны сакла!..»

Бу соңгы хат.

Аждаһаның башлары киселде... Кан коелган җирләрдә, инде күптән күңел яктылыгы булып, ак, ал, кызыл, зәңгәр, сары кыр чәчәкләре үсә. Кабер өсләрендә чәчәкләр нур сибә, кабер ташлары да олыгая. Яралар сызласалар да төзәләләр. Үлгәннәр онытылмый, хәбәрсез югалганнар табылыр...

Бәлки Салихы турында да хәбәр булгандыр. Юл фаҗигасенә эләгеп кенә югалгандыр... Ул хәбәрләрне улым табар?!

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: stihi.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас