Беренче концерт Гөлзиләнең үз-үзенә ышанычын арттырып, хыял канатларын ныгытып, җанына гайрәт өстәп җибәрде. Бу эшнең башы гына иде әле. Шуңа күрә кыз үзенең иптәшләрен бер төендә тотарга тырышты, көн саен репетицияләр үткәрделәр. Бер үк вакытта якын-тирәдәге чыгыш ясар урыны булган тулай торакларга белдерүләр элеп чыктылар. Концертларны халык бик яратып кабул итте, җыр-моңга аеруча гашыйк җаннар бер тулай торактан икенчесенә ияреп йөреп карады. Яңа җырчы хакындагы җылы тәэссоратлар авыздан авызга күчеп бөтен шәһәргә таралды, «безнең тулай торакка да килегез әле» дигән чакырулар ява башлады.
– Болай бушка йөрү җитәр, – диде беркөнне Нәфисә. – Ипи-тозлык булса да хак куярга кирәк.
– Уңайсызрак бит әле.
– Әнә Гүзәл белән Ришатның бүгеннән бер тиене юк. Аларга уңайлымы?
– Халык килер микән соң?
– Киләчәк. Үзең күреп торасың бит.
Мәсьәлә шул шәптән хәл дә ителде. Концертлардан кергән акча адәмчәрәк яшәүгә мөмкинлек бирсә дә, Гөлзиләнең хыялларын тормышка ашыру өчен ифрат аз иде әле.
– Әллә хакны бераз арттырабызмы? – диде ул Нәфисәгә.
Тегесе бераз көлемсерәп торды да башын чайкады:
– Ашыккан ашка пешкән, ди. Сиңа әлегә исем кирәк, ә акча соңрак килер.
– Аппаратура да кирәк бит... – Гөлзилә дә елмайды.
– Әйе. Гомер буе тулай торак буйлап йөрмәссең. – Комендант, әйтергәме-юкмы дигәндәй, уйчанланып торды да тәвәккәлләде. – Бер эш бар ул. Акчасы мул керә. Тик куркыныч.
– Нинди эш?
Гөлзиләгә акча, акча кирәк! Ә куркынычмы, кара эшме – анысы барыбер. Инде тормышка аша башладым гына дигәндә, буылып калачак хыялы янында дөньяның барлык авырлыклары, бөтен куркыныч нәрсәләре дә вак иде аның өчен. Әнә шул Хыялын, Изге Хыялын саклау өчен ул бернәрсә алдында да чигенәчәк түгел иде, үткәнендә кичергән газап-михнәтләре, әрнү-сыкранулары чигенергә ирек бирми иде.
Әйе, гомере буе тулай торакларда йөрергә җыенмый Гөлзилә. Җәй үткәнче шулай эшләп торырга да югары уку йортларының залларына күчәргә исәбе. Ә аның өчен тиешле аппаратура, музыкантлар, операторлар, кыскасы, адәмчә төркем кирәк. Чөнки республиканың төрле төбәкләреннән җыелган студент халкы – аяклы реклама, аларга ошадымы, районнарда, авылларда да юньлерәк каршы алачаклар. Студентлар аша гәзит-журнал битләренә эләгү мөмкинлеге дә зур. Кыскасы, юл башың уңышлыдан булсын дисәң, тырышлык, осталык һәм акча кирәк. Юк. «...Һәм акча түгел, акча һәм...» Гөлзилә кайсы чакларда «Әллә авылдагы йорт-милкемне сатаргамы?» дип тә уйлый иде. Анысы качмас, әзер малны сату кыен булмас дип, сабыр итә килде. Әзер мөлкәтне сату кыен түгел, менә иш янына куш булырдай мая туплый торырга кирәк.
– Нинди эш? – дип кабатлап сорады Гөлзилә.
– Алай каударланма әле, – дип елмайды комендант. – Бүген үк җавап бирмә. Иртәгә әйтерсең.
– Нинди эш соң?..
– Төннәрен сиңа аракы сорап төшәләр идеме? Вахтада утырганда?
Гөлзилә ихлас итеп баш какты.
– Менә шундыйларга аракы сатарга кирәк.
Кыз елмаеп куйды:
– Шул гынамы?
– Бу тыелган эш. Тотылсаң, берәүне дә кыстырмыйсың, бөтен нәрсәне үз өстеңә аласың. Сатлык җаннар өчен җәза каты.
Комендант аңа сынап карады.
– Ә яхшы гына эшләгәндә, төшемле нәрсә, бер еллык хезмәт хакыңны бер айда кертәсең.
– Ни өчен мин?..
Гөлзилә – даны таралып килгән җырчы. Кешеләр аның аракы сатуын белсә ни әйтер? Үз киләчәгенә балта чабу булмасмы? Бер яклап шулай, ә икенче яклап карасаң, акчасыз-нисез ул үз максатына ничек ирешә ала? Һәм, ниһаять, аны сәхнәнең тәүге баскычына кем бастырды соң әле? Кыз үзенең бу соравы өчен үкенеп куйды.
– Мондый эшкә теләүчеләр табылыр иде, – диде Нәфисә. – Тик ышанычлы кеше кирәк. Ышанычлы!
– Мин риза, – диде кыз, ныклы тавыш белән. – Риза.
Күңеленә нинди генә шик килмәсен, Гөлзиләгә мондый акчалы эш кирәк, бик кирәк иде. Изге максат хакына кайбер хилафлыкка да барырга мөмкин. Башка чараң юк. Тормыш бу.
– Син моңа пычрак эш итеп карама, – диде Нәфисә, Гөлзиләнең уйларын аңлаган сыман. – Сату итүнең бер әшәкелеге дә юк. Аракыны элек кибетләрдә ирекле саталар иде. Моның өчен беркем дә сатучыны гаепләмәде. Киләчәктә дә шулай булачак. Ә бүген тыйганнар икән... Ахмак приказлар һәрвакыт үтәлергә тиеш түгел. Сатып алучылар бар икән – сатучылар да булачак. Әнә узган елны берәү келәй белән агуланды. Тәрәзә чистарткыч эчеп үлүчеләр дә бар. Әгәр аракы ирекле сатуда булса, алар исән калыр иде. Димәк, синең бу тәвәккәл шөгылең күпмедер дәрәҗәдә кешеләргә изгелек эшләү дә әле ул.
Гөлзиләнең иңенә тагын бер вазифа ятты...
Тулай торакта төрле чаралар үткәрү, концертлар кую, репетицияләр, яңа төркем өчен талантлар эзләү һәм... вахтада аракы сату.
Тәүдә яңа шөгыленә шикләнебрәк тотынса да, аның чынлап та нык төшемле икәнен аңлагач, сәүдә дәртенә бирелеп китте. Ике эшнең хезмәт хакын бер төндә керткән чаклары да аз булмады. Күп, ай-һай, күп эчә икән бу халык. Төне буе, көне буе эчә икән.
(Дәвамы бар)
Фото: statusmen.ru