(Дәвамы.)
VII
Кара яздан чыккан юлчылар җәй ахыры җиткәндә Верхнеурал юлына килеп чыга. “Бу якларда кәсеп уңышлы булмады, корылыктан интеккән халыкта безнең кайгы юк иде. Кыштырдап кипкән, корылыктан каткан үлән чемченгән атлар күзгә күренеп хәлсезләнде, алмаш атларның берсен, яңа колынлаган бияне, нугайларда алашага алыштырырга мәҗбүр булдык.
Шулай бара торгач, Ахун дигән авылга җиттек. Үз тегүчеләре, оста итеп келәм тукучылары, көмешче, тимерчеләре булган бу авылда тагын кәсеп уңмады. Чөнки чүлмәк ясаудан (бу тирәдә тиешле сыйфатлы балчык юк, диделәр) башка барлык төр һөнәргә маһир кешеләр безгә мохтаҗ түгел иде. “Куяннар” дип аталган аймак ыруы безне кабул итмәде. “Мөрсәкәләр” ягы кунарга алды.
Шул авылда Мотыйк Сафа дигән укымышлы егет белән әңгәмәләшеп китә, аннан Троицк дигән калада мәдрәсә барлыгын ишетә. Арытабан егет шул мәдрәсәдә калырга карар итә.
Юлдашлары аңа өйрәнеп киткән булалар, күрәсең, башта аның калуына бик каршы төшәләр. Соңыннан егетнең дәлилләре белән килешәләр. Мотыйкның бәхетенә күрә, әйбәт кешеләр туры килә. Алар егетне кулларыннан килгәнчә ризалаталар. “Риясыз һәм егәрле булганың өчен – бер рәхмәт. Намуслы һәм гадел булганың өчен – мең рәхмәт”, дип үз постау-сукноларыннан чикмән-чалбар тегеп бирәләр, акчалата да мәдрәсәлек өлеш чыгаралар.
Үзләре уракка кадәр Уфа юнәлешендәге өйрәнелгән юлга төшәргә ниятләп, борылу ягын карыйлар. Теге Сафа алмашка тагын берәр ат алырга киңәш итә. Ул моны “бу якта урманнар калын, юллар тыңгысыз”, дип аңлата...
Шулай итеп, юлдашлары патшабикә Екатерина салдырган таш юл буйлап, хәвефле кара урманнар аша – Миәс, ә безнең дус Троицк ягына юнәлә.
Бәләкәй генә гәүдәсенә таудай хәсрәт сыйдырган Мортыйгулланың язмышы менә шундый.
Үзе җор сүзле, шаян телле, кечкенә буйлы егетне без Хәйруллин белән яратабыз. Курчалап кына йөртәбез. Тик үзе генә, көзге әтәч кебек, юк-барга кабарынып, өскә очып кунарга гына тора. Әллә ни кыйрата алмасын белгәнгә, ул кылыгына күптән кул селтәгәнбез. Чөнки зыянлы кеше түгел.
Бездән башка кайчагында берәр яры чыгып китсә, сагынып бетәбез, ул кайтканчы, кырык мәртәбә тәрәзәдән үрелеп карап, көтеп алабыз.
Берчак безнең өчебезне Ибраһим хәлфә шәһәрнең абруйлы хәзрәте булган Габдрахман хәзрәт өенә алып барды. Өйдә кеше байтак иде. Без анда кечкенә буйлы, бик ябык, йончыган кияфәтле бер егетнең кәнәфидә ятып торганын күрдек. Торып, үзе безнең белән килеп күреште. Бу Габдулла Тукаев иде.
Танышып, бераз сөйләшеп, аның шигырьләрен тыңлап кайтканнан соң, Мотыйкка күренеп җан керде. Өчәү генә калганда, кулларын артка куеп, булмаган буен озынайтырга тырышып, иякне күтәребрәк тотып, бүлмә буйлап арлы-бирле йөреп ала. Аннан соң, хас Тукайча аягын киереп баса да, отып калган шигырь юлларын сөйли башлый.
Урамнарда йөргән чакта мин кинәт
Туктадым һәм искәрдем.
Күрәм бер шәкертне – укырга бара...
Җиләнен яба, җилдән качадыр,
Күпме япса да, җилләр ачадыр...
.....Арагыздан язучылар күтәрелгән.
Дөньяларга нәкъ ай кебек балкыган.
Көне килер: синең дә урының бөек булыр,
Исемең алтын кебек булыр балкыган
.....Гыйлем йозагының ачкычы сез.
Прогресс күкләренең баскычы сез!
– Ягъни, әфәнделәр, – ул безнең каршыда бераз басып тора да, тагы да Тукайча кыяфәткә кереп, җитди генә итеп:
– Гыйлем йозагының ачкычы – без! – дип өчебезнең дә күрәкләренә төртеп чыга. – Без, без, без!
Хәтере яхшы, тиз отып ала. Кыска гына буйлы, сап-сары чәчле Мотыйгулланың бөтен алдыра алган мөмкинчелеге – белем даирәсе һәм музыка.
Буйга бәләкәй. Башы артык зур. Әгәр гәүдәсе бераз дәү булса, бу баш артык күзгә дә ташланмас иде. Җитен төсендәге беленер-беленмәс, әгәр кояшка янса, бөтенләй күренмәс кашлар. Шул кашлар астында керпе энәсе кебек тырпаеп торган санаулы гына керфекләр арасында тун төймәсе зурлыгы, дөньяга дикъкать белән баккан акыллы күзләр. Чырае ачык, йөзе якты.
Үсмерләрнеке кебек тар иңле, кул бармаклары нәзек. Скрипкада оста сыздыра. Иңенә терәгән скрипкага олы башын кырын салып, күзләрен йомып, онытылып китеп уйнаган чагында ул безгә алмаштырып куйгандай күренә. Без тәэсирләнеп, сокланып, аннан күзебезне алмыйбыз, чөнки шул минутларда безнең Мотыйк хәтта ки матураеп китә.
Үзе юкта “көнбагыш” дип кенә йөртәбез. Минем дә кушаматым бар. Тик Хәйруллинга гына кушамат тагарга тел әйләнми.
Мотыйк үзе турында: “Ходай тәгалә мине әвәләгәндә пропорция язылган дәфтәрен төшереп җибәргәндер, күрәсең”, – ди.
Ул үзенең тышкы кыяфәте башкаларга тәүге очрашканда нинди тәэсир ясаганын белә – күзләрен упайтып җибәрүләрен авыр кичерә. Әмма безнең белән бергә яшәп, башка шәкертләр һәм шәһәр зыялылары белән аралаша-аралаша, үзенең җитешсезрәк “төзелешен” табигать тарафыннан сайлап бирелгән сирәк вә серле күренеш итеп, кызыкка борып сөйләргә өйрәнде. Алай гына да түгел, мондый булуының безнең буй-сынга караганда күпкә файдалы икәнлеген берчә көлдереп, берчә фәлсәфәви мәгънәгә бәйләп, төшендерер булып китте. Ул шулай шапырынганда без аның нечкә тойгыларына кагылмыйбыз.
Чисталыкны һәм ыспайлыкны һәлак ярата егетебез. Иң иртә торганы да ул. Иң башта чалгы пәкесен каешка озак итеп, җиренә җиткереп, үзе әйтмешли, “тәмләп” кайрап ала. Аннары, артына кара сукно кисәге куелган махсус пыяланы китапларга терәп, көзге итеп, бик яхшылап кырынырга утыра. Мыекка тими. Чөнки мыек – аның бердәнбер горурлыгы.
Өстенә тройка киеп йөри. Аның астындагы күлмәк якасы да, манжетлары да һәрчак ап-ак булыр. Ул яктан без аның белән ярыша алмыйбыз. “Әнә, әнә, сез алыптай булганыгызга шулай. Ә бәләкәчләргә, ни, рәхәт шул: сез фил кебек бөтен пычракны алдан йотасыз да, артыгыздан атлаган мин бәндәгә йокмый”, – дип тантана итә.
Менә әле дә ни арададыр өстәлгә менеп баскан килеш безнең белән аңлату эшләре алып бара:
– Күрдегезме, җәмәгать! Алтын зур булмый. (Тукайның да буйга зур түгеллеген әйтүе инде моның). Шагыйрьне шагыйрь иткән шигырь булыр. Ә шәкертне шәкерт иткән баш булыр!!
Акыллы бу сүзләр әллә кемнеке түгел, ә үземнең шушы чиләк хәтле баштан чыкты дигәнне аңлатып, имән бармагын чигәсенә төртеп-төртеп күрсәтә. Икенче кулы билгә таянган. Без бу ишарәгә аерым игътибар бирмәгәч һәм, гадәттәгечә, кинаяле көлү яки каршы төшеп тегене бүлдермәгәч:
– Шәптин-шәп Стәрлебаш егетенекедәй баш булыр! – дип тәмамлауны хуп күрә.
Без һаман да дөрес сүзгә җавап юк, дигәндәй, эндәшмибез. Баш кагып җөпләп тә тормыйбыз. Әйдә, шапырынсын. Хәйруллин белән мин урын-җиребезгә тубыкларыбызны кочаклап менеп утырганбыз. Аркалар стенага терәлгән. Шул хәлдә как өстәлдә торган Мотыйкка түбәннән өскә таба карап, шым гына, бүлдерми тыңлыйбыз. Бертуктаусыз такылдаган дусыбызны күзәтәбез. Ә ул, хәбәр “сандыгы” бер ачылгач, туктый алмый, дәртләнеп телмәрен дәвам итә:
– Үәт, кабатлап әйтәм, белмәсәгез, белеп калыгыз – “алтын” зур булмый. Аның каравы, кадере зур. Аны төбенә мамык салып сырылган, яхшы товар белән йөзләнгән махсус тартмада гына йөртәләр. Ягъни бәрелмәсен, сугылмасын, иң мөһиме – сыдырылып куймасын. (Тукайны монда хөрмәтләп көймәле* (Көймәле* – рессорлы япмалы арба, кибитка) атларда гына йөрткәннәренә ишарәләве булды бу). Ә менә сезнең кебек мәчет манараларын озын арбага сузып салсаң да, сыймаячаксыз. Гәүдәләрегез сыйганда да, аякларыгыз сөйрәлеп төшеп, тузан туздырып барыр. Барлык шәһәр этләренең котлары очып, өрә алмый, зар-интизар булып, тамаклары тотлыгып торыр. Гомумән, матча кебек бәндәләрнең...
Мотыйгулла шул урынга җиткәч, тар күкрәгенә тагы да һава тутырырга дип тын алган арада, Хәйруллин аркасы белән стенага кырынрак яткан җиреннән:
– Шәптин-шәп Эстәрлебаш бөрчәсе, сугып төшеримме, әллә үзең генә төшәсеңме, дигәч:
– Ә кәк же, үзем генә төшәм, үзем генә, идәнгә мендәр салмагансыз ла, – дип безнең “оратор” ыргып килеп тә төште.
Үпкәли белми, әйтмәле дә кайтмалы. Телләрне үзләштерергә откыр. Икәүләп әлеге көндә фарсы телен өйрәнәбез. Бу тел, гарәп теленә караганда, кыенрак бирелә.
Холык-кыяфәтләребез төрлечә булса да, өчебезне берләштерүче бер нәрсә бар. Ул да булса, төпле, нигезле белем алып чыгу. Моңа ниндидер теләк, эчке омтылыш этәрә. Без үзебезнәң мәдрәсәгә ихлас рәвештә, яратып йөрибез.
Шәһәрдәге бер мәдрәсәгә дә охшамаган бу мәдрәсәгә күпләр ымсына... Мәдрәсәдә алган белемнән тыш без өстәмә укырга тырышабыз. Китапханәгә йөрибез. Теләгән китапны алып, фән дәрьясына чумабыз, әдәби басмалар укып, хикмәтле вакыйгаларга юлыгабыз, шигъри юллар аша ләззәт дөньясында йөзәбез. Әлбәттә, китап укып, Әбүгалисина дәрәҗәсенә менә алмаячагыбызны беләбез – мөмкин хәл дә түгел.
Шуңа да вакытны үз файдабызга буйсындырырга тырышабыз. Моның өчен өчебез өч юнәлешле китаплар укый.
Мин, гадәттә, сәяхәтнамә, тарихи язмалар кебекләрне алам. Соңгы алган китабым Әхмәт әл Габидинең “Сокландыргыч җиде могҗиза” исемле әсәре булды. Юка гына бу әйберне бер тында укып чыктым, мөгаллим булып киткәч, кирәк булыр, дип, кызыклы тоелган урыннарын тәрҗемә итеп алдым. Йокларга яткач, чират килеп җитсә, эчтәлеген иптәшләремә сөйләячәкмен. Ә алар, үз нәүбәтендә, китапханәдән алган фәһемле хикәятләре белән бүлешәчәк. Мәрҗәнинең “Әл-хикмәтел-балигасын” (“Камилләшү серләре”) кулдан-кулга йөртеп укыдык.
Китапханә зур. Хәйруллин моннан да зуррагын күргән.
Анда йөрүен йөрибез, китап алып укуын да укыйбыз, ләкин бер нәрсә барган саен эчебезне пошыра, кәефне кыра. Ул да булса, татар, фарсы, гарәп телләрендәге китап киштәләре арасында калын-калын, дәрәҗәле башка китапларның булуы. Казан нәшриятендә чыккан әсәрләрнең күбесе юка, тиз укыла, ә күзне кызыктырып, тегеләре ымсындыра.
Болары – каты тышлы, матур бизәклеләре – урыс телендә. Каты катыргы юка чүпрәк белән йөзләнгән, тышына ялтыр хәрефләр сеңдереп басылган бу авыр китапларны ачып-ачып карыйбыз да, “Эх, дөнья киңлекләре менә шушылар эчендәдер инде”, дип, көнләшеп тә, уфтанып та кире куябыз.
Киштәләрдә кукраеп утырган кыйммәтле бу китаплар үз битләрендә күпме кызыклы сәяхәтләр, күпме гыйбрәтле хәлләр, тарихи вакыйгалар, мавыктыргыч хикәятләр яшергәндер. Күз күрә, кул тота, ләкин бөтен бәла урыс телен белмәүгә барып төртелә.
Хәйруллин шундый чакларда уфтанып:
– Әллә кайдагы фарсы белән мине томалаганчы, безгә урыс телен укытсалар, мең мәртәбә дөрес булыр иде. Безнең Төркия ягына чыгып китеп яшисе юк. Гомер бакый аралашып яшәгән күрше халык теле файдалырак булыр иде. Әтү ни, адәм мәсхәрәсе, сөйләшә дә белмибез бит!
Авылыбызда кое казучы Габделҗәмил исемле кешенең Питерпауга танышына кунакка барып кайткач: “Урысларның бот буе кадәр генә баласы да чатнатып сөйләшә, ә мин күпме аралашып йөреп тә, урысча шулкадәр дә сөйләшә белмим”, – дип аптырап та, кызык итеп тә сөйләгәне искә төшеп китте.
Карамышев ике йодрыгы белән зур башын төеп:
– Их, бу баш, бер мыскал да юньле фән әсәре, урысча белем юк үзендә. Хәтта икмәк-тозлык та тел юк бит,–- ди ачынып.
– Эх, безнең бер күзебез генә ачык шул.
– “Күп яттык без мәдрәсәдә, аңламадык бернәрсә дә”, дип чыгып китәбез инде.
– Ярар, бик төшенкелеккә бирелеп китмик әле, шулай да теге тәмлетамак иркә бәндәләрдәй, – мин кулым белән ятагыбызның күрше бүлмәсенә ишарәлим, – гомерне түшәк басып ятып үткәрмәдек бит әле. Әгәр дә киләсе елда исән-сау мәдрәсәне тәмамлап, укытырга керешеп китсәк, бер дә югалып калмабыз әле. Минем киләчәккә зур өметем, тормышка ашырыр планым бар, мәсәлән. Авылга кайтсам, җиң сызганып, эшкә тотыначакмын: өстәлләр урынына, безнең мәдрәсәдәгедәй, парталар куеп, стенага такта элеп, яңача укыту эшен җәелдереп җибәрәчәкмен. Кыз балаларны укыту өчен дә мәктәп ачтыруны юллаячакмын. Менә монда шундый мәктәп булганны...
– Оһо, дус, планнар хәтәр икән, – Хәйруллин миңа, беренче тапкыр күргән кешедәй, көлемсерәп тә, сәерсенеп тә карый. – Әгәр дә шул теләкләрең эшкә ашып, соңыннан берәр гимназия нәчәльнигы булып китсәң, мине онытма, эшкә чакырырсың, яме?
– Көлмә әле. Арытабан сүнеп калмаска, күтәрелергә, башкаларны да ияртергә кирәк. Ә бәлки тормыш юлыбыз бер борылыш ясар да, язмыш башка төр шөгыльне сайларга кушар. Тырышсак, анда да сынатмабыз, кеше арасында ким-хур булып йөрмәбез. Гомумән, рухи зәвыкны канәгатьләндерү һәркемнең үз кулында...
– Төшеп калганнардан түгелбез, дисең инде.
– Син, Фазылҗан, яшьрәк шул (миннән бер яшь тә алты айга гына олы Мотыйк шулай ди), без – укымышлы адәмнәр, дип әйтмәкчесең инде. Я, шулай да булсын, ди. Ә чыгышы ярлының тик белеменә яки сәләтенә таянып үргә күтәрелгәнен кайда күргәнең бар? Калкына башласа, өстенлеген күтәрә алмый, тез астына сугар сәбәпне тиз табалар. Таяныры булмагач...
– Байлар, гадәттә, берсен-берсе тарта, кирәк чакта. Алар “янчыкка” таянып көн итә. Араларында бик тә йомры башлылары да җитәрлек. Хәйләгә дә оста. Үзара тату да түгелләр, ә инде берәүне юлдан алып ташларга яки каралтырга дигәндә, берләшеп һөҗүм итәләр.
Минем хәтергә шулчак әнкәйнең аптырап сөйләгән бер хәбәре искә төште. Аны байлар аш-су әзерләшергә ярдәмгә чакыра торган иде. Бу эшкә оста булганга, мәҗлес оештыручылар: “Бибиниса апа, фәлән-фәләннең табыныннан шәбрәк булсын, сый өчен йөз кызартмаска иде...” – дип әйтәләр иде.
Әнкәй, әлбәттә, һәр чакырганга йөгереп тормый. Тегеләрнең холыкларын белә, кемгә – барырга, кемгә – юк. Шулай берәүләргә аш-су әзерләшергә барган. “Зур көзге артына гына кыстырган идем, кайсыгыз алды?!” – дип бер купецның кычкырынган чагына туры килгән. Кулында камчы. Алдына дерелдәп ике бичәсе тезләнгән.
– Ә-ә-ә, аны кемегездер алып яшергән инде, берәр җирдә кәкрәйсен, дип көтәсезме?! – Үзе камчы белән өстәл өстенә шалт та шалт суга. Тегеләр елый. Әнкәй капыл килеп кергәч, ни чыгарга, ни сүз әйтергә белми, катып калган.
– Бибиниса апа, син инде үз кеше, гаҗәпләнмә, минем әрәмтамаклар ак даруымны яшереп куйганнар, шуны таптыруым, – ди икән кызган купец.
Байлар, берәр мәҗлестә дошманнары агу каптырып харап итеп куймасыннар өчен, ниндидер бер даруны аз-азлап ашап йөрергә гадәтләнгәннәр, ди. Шулай иткәндә тәндә каршы тору сәләте булдырыла икән. Байлар өчен кодрәтле көндәшләрен шундый пычрак юл белән юлдан алып ташлау берни тормаган...
– Дөрес шул. Карап торсаң, бездәге бай шәкертләренең дә, әнә, татулыгы юк. Бер-берсеннән көлеп, төрттерешеп, астыртын гына этләшүдән башканы белмиләр.
Шулай бәхәсләшә-бәхәсләшә, тырышып-тырмашып белем тауларына үрмәли торгач, тагын бер ел үтеп китте.
(Дәвамы бар.)