

17
...Залда басып торырлык та урын калмаган, халык шыгрым тулы. Гөлзилә сәхнәгә чыгу белән, түшәмнәр ишелеп төшәрдәй итеп алкышка күмделәр. Алкышлар җырдан җырга көчәя барды. Сәхнәгә чәчәкләр яуды. Гүзәл биергә чыккач, аңа кушылып бии башладылар. Тамашачы шулай концерт азагына кадәр берчә биеде, берчә елады, берчә үзе дә дәртләнеп җырга кушылды. Ә концерт тәмамлануга, артистларны күтәреп алып, «Ура!» кычкыра-кычкыра чөяргә тотындылар!..
Хыялында шулайрак күзаллый иде Гөлзилә концертны. Төшләрендә дә шулайрак күрә иде.
Зал белән сәхнәне аерып торган пәрдә артында инде аяк тавышлары, сөйләшүләр ишетелә башлады. Гөлзи-ләнең йөрәге ярсып типте, ул пәрдәнең тизрәк ачылуын көтә иде. Матур сәхнә костюмындагы Гөлзиләне күрү белән алкышлар башланыр... Баян моңына үрелеп, Гөлзиләнең җыры яңгырар...
– Тизрәк башлансын иде инде. – Гүзәлнең төсе үзгәргән иде. – Көтүдән дә авыры юк.
– Нәрсә, әллә шуңа да дулкынланасыңмы? – Гөлзилә дәртле елмайды. – Күр дә тор менә, берсе дә тотып ашамаячак.
– Ашасалар, яхшырак булыр иде...
– Менә шулай!.. – дип кочаклап алды Гөлзилә, кызның шаян елмаюын күреп. – Теге бию ничегрәк иде әле? Шулаймы? – Ул юри ялгыш хәрәкәтләр ясап биеп киткән булды.
Гүзәлнең рәхәтләнеп көлүен күрүдән үзенең дә күңеле күтәрелде.
– Җитәрегез инде, залга ишетелә бит! – дип пышылдады Ришат, ләкин аның тавышы кычкырып сөйләнүдән дә яңгыравыклырак килеп чыкты һәм бу көләргә тагын бер сәбәп булды.
Ул арада Нәфисә сәхнәгә менде.
– Башлыйбыз. Әзерләнегез! – диде ул, җитди итеп. – Ну, ни пуха, ни пера!
– К черту! – дип елмайды Ришат.
– Аллага тапшырдык... – Гөлзилә дә җитдиләнде.
Пәрдә алдында Нәфисә күренүгә, залда тынлык урнашты.
– Хәерле кич, кадерле дуслар! – Комендант шулай башлады да халкыбызның җыр-моңны ничек яратуы, халык җырларын һәм данлыклы җырчыларыбыз хакында сөйләп китте: – Талантларга бай безнең халык. Аларны күрә белергә, үстерергә кирәк. Бүген чыгыш ясаячак җырчыбыз да, гади генә авыл кызы. Безнең торакта яши һәм эшли. Сез аны күреп беләсез. Ә җырлаганын ишеткәнегез бармы икән әле? Бүгенге кичә Гөлзиләбез белән, аның талантлы дуслары белән танышу кичәсе булыр. Ә хәзер сүзне артистларның үзләренә бирик. Каршы алыгыз!
Баян моңы яңгырады. Сыек кына кул чабулар ишетелде. Пәрдә ачылуга, Гөлзиләнең йөрәге дерт итеп куйды – залда нибары ун-унбишләп кенә кеше утыра иде. Ләкин кыз үзен тиз кулга алды, бер чыгып күренгәнсең икән – җырларга һәм яхшы итеп җырларга кирәк иде.
Күптәннән халык алдына чыкканы юк иде Гөлзиләнең, үзен ничектер бик уңайсыз тойды. Залдагылар да ул көткәнчә түшәмнәр ишелерлек итеп алкышламады, ә ваннада су чыпырдаткан сыман гына кул чаптылар. Беренче җырдан соң да, икенчесеннән дә хәл үзгәрмәде. Гөлзилә үзенең репетицияләр вакытындагыдан күпкә хөртирәк җырлавын сизә, аның саен күңеле төшә, кәефе кырыла бара иде. Өченче җырын да тәмамлады, халык бу юлы бөтенләй кул чапмады диярлек. Кыз инде елар дәрәҗәгә җитте. Тизрәк сәхнәдән чыгып качарга теләде, ләкин аяклары атламас булды.
– Гөлзилә Ханнанова! – дип, кулын күтәрде Ришат, залдагы сыек кул чабуларга җырчының кәефе төшкәнен күреп.
Кыз баш иде. Алкышлар бераз көчәйгән сыман тоелды.
– Гөлзилә, әйдә хәзер Гүзәлне чакырабыз. Син ял итеп ал, – дип пышылдады Ришат, кыз баш игән чакта. – Ул әзер...
– Рәхмәт. Рәхмәт!.. – Гөлзилә сәхнәдән чыгып китте.
– Ә хәзер сәхнәдә... – дип көр тавыш белән Гүзәлне игълан итте Ришат.
Гөлзилә сәхнә ягына борылып та карамады. Аның яралы уйлары еракта иде. Сәхнәгә чыгу, җырчы булу хакына күпме авырлыклар кичерде. Күргән михнәтләре шушы булыр-булмас алкышлар өчен идемени соң? Юк, Гөлзилә бит бүгенгедәй начар җырламый иде. Конкурсларда да, авылдагы концертларда да нык яраталар иде аны! Ә бүген ник шулай соң? Ничектер куркып, каушап калды түгелме соң Гөлзилә. Шулай шул... Ул бит артык күпкә өмет иткән иде. Хыял белән чынбарлыкның тәңгәл килмәвеннән коелып төште. Сәхнәдә үзенең җырларга чыкканын онытып, кул чабуларны бәяләүчегә әйләнде. Юк... җырларга кирәк, залдан рәхим-шәфкать көтәргә дә, үзеңне Йолдыз дип хис итәргә дә түгел, ә җырларга, бары тик җырларга гына кирәк. Җаныңны сайратырга...
Гүзәлнең биюе тәмамланды, ахры. Кул чабулар ишетелде. Ришат аны баш ияргә кабат чакырды. Биючегә булган алкышлар күпкә көчлерәк иде, тик Гөлзилә моңа сөенде генә. Ул Ришатка да, Гүзәлгә дә чиксез рәхмәтле иде. Ул хәзер җырларга әзер иде инде...
Ришат, Гөлзиләне сәхнәгә чакырып, дәртле көй уйнап җибәрде. Кыз очып дигәндәй чыкты да өерелеп биеп алды, аннан соң ышанычлы, моңлы, яңгыравыклы тавыш белән җыр башлады, һәм тиздән бөтен барлыгы моң белән бергә үрелеп, Гөлзилә үзе дә җырга әйләнде. Ул моңлы да, дәртле дә, назлы да иде. Җыр тәмамлангач та, ул алкышлар көтмәде, тамашачыга үзенең ошавын ул сизә иде, ул бәхетле иде. Кул чабуларны бүлдереп, ул башкарачак җырының тарихын сөйләп китте:
– Безнең авылда бер көтүче абзый бар иде. Салып алган чакларында ул, тальянын тартып, авыл урамы буйлап җырлап узарга ярата иде. Туры сүзле кеше булганлыктан, үзен бик үк өнәп бетермәүчеләр дә аның җырын ишетүгә, эшләрен ташлап, тыңлап торалар иде. Кыям абзый, аның исеме шулай, һәрвакыт яңа җыр җырлый иде. Ул хәтта бер үк җырны да ике кабат җырламый. Көен дә, сүзләрен дә үзе чыгара икән, дип сөйли иде халык. Хәзер без сезгә әнә шул авылыбыз җырчысыннан отып алган җырларны тәкъдим итәбез.
Кыям абзыйның җырлары Гөлзиләгә шултиклем якын иде. Ул җырларда аның балачагы, ифрат иртә вафат булган әнисенә мәхәббәте, югалту ачысы, үги әнисе белән үткән газаплы һәм бәхетле мизгелләр, тәүге сөю, аерылу сагышы – бу җырларда аның бөтен булмышы иде. Әйтерсең лә Гөлзилә үткәннәрдән кабат урап килде, ерак калган кичерешләрне яңадан кичерде. Юк, үзе генә кичермәде, залдагы ларны да үзе белән бергә моңланырга, үзе белән бергә дәртләнергә, елмаерга мәҗбүр итте.
Сәхнәне Гүзәлгә калдырыр алдыннан ул залда кешеләрнең икеләтә артуын һәм алкышларның да күпкә куәтлерәк яңгыравын тоеп кинәнде. Бер егет хәтта чәчәкләр дә менгерде. Гөлзилә бәхетле иде.
– Молодец! – дип пышылдады Ришат, авызын җыялмыйча.
Гүзәл биергә чыкты. Аның хәрәкәтләре шундый җиңел, шундый күңелле иде. Ул берчә очардай булып талпына да кисәк кенә тынып кала, берчә талгын гына хәрәкәткә күчә, берчә ярсу давылны хәтерләтә. Гүзәл баян моңын гәүдә хәрәкәтләре белән аңлата кебек иде. Гөлзилә өченче чыгышында башкорт, урыс, үзбәк, һинд җырларын башкарды, һәр җыры саен алкышлар көчәя барды, тәүдә унбишләп кеше генә утырган зал акрынлап бөтенләй тулды. Тамашачы да, артистлар да бәхетле иде. Концертны ул Кыям абзыйдан отып алган җырлар белән тәмамлады.
Концерт беткәч тә, залдагылар чыгып китәргә ашыкмады, озак итеп, басып кул чаптылар.
– Рәхмәт сезгә, кадерлеләрем! – дип кычкырды Гөлзилә, пәрдә ябылганда. Аның яңаклары буйлап, ике тасма агып төшкән иде.
– Рәхмәт сиңа, дустым! – Баянын куярга да өлгермәгән Ришатны ул үбеп алды, аннан соң Гүзәлне кочаклады. – Рәхмәт сезгә! Рәхмәт!.. Коткаручыларым минем!..
Гөлзилә елый иде. Тик бу шатлык яшьләре, ләззәтле яшьләр иде...
(Дәвамы бар)
Фото: refinery29.com