Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
13 ноябрь 2022, 21:56

Амур ФӘЛӘХ. Өмет. Хикәя (Ахыры)

– Фәрит абыең юк, – диде ул Айзатның чәчләреннән сыйпап. Айзатның да күзләреннән яшь бәреп чыкты.

Амур ФӘЛӘХ. Өмет. Хикәя (Ахыры)
Амур ФӘЛӘХ. Өмет. Хикәя (Ахыры)

...Икенче көнне алар кибеткә киттеләр. Ул кибетнең зурлыгына, байлыгына, андагы шау-шуга гаҗәпләнде Айзат. Аеруча, уенчыклар сатыла торган бүлек тирәсеннән тиз генә китә алмады..

Бу көнне Айзат җылы курткалы, яңа ботинкалы булды. «Канцтовары» бүлегене кереп, альбом белән төсле карандашлар алып чыктылар...

Саф һавага чыккач та, Айзат косып җибәрде. Көтелмәгән хәлдән Фәритне курку хисе биләп алды. Мондый халәттә нәни баланы тыгын автобусларда йөртергә ярамаганлыгын яхшы аңлап, кесәсендәге акчасын барлады да такси чакыртты. Фатирына күтәреп алып кереп, саклык белән генә урынга яткыргач табибка шалтыратты.

– Озак йөргәннән, артык дулкынланудан гына күңеле болганган булырга тиеш, – диде табиб Фәритне тынычландырып. – Бераз ятып торса, үтәр.

...Кибеттән алган альбомны бер ачты, бер япты Айзат. Ап-ак битләрен, бизәкле рәсем төшерелгән тышлыгын сыйпады. Фәрит абыйсы оста итеп очлап биргән карандашларны кабыннан бер бушатты, бер тутырды. Өйгә кайтып керүгә үк берәр рәсем ясый башларга ниятләгән иде дә, аны Фәрит абыйсы туктатты. «Талчыгып кайткач, әз генә булса да ял итәргә кирәк. Ишеттеңме, табиб нәрсә дип әйтте?» – диде.

...Үзәккә үтә торган салкын вак яңгыр ява. Автобуста җылы булса да, Айзатның бөтен тәне калтырана. Фәрит абыйсы: «Бүген үк кире кайтырбыз, синең документларны гына алабыз да», – дип вәгъдә итсә дә, малайның кәефе кырылды. Төшке аш вакытына интернатка килеп җиттеләр. Завхоз булып эшләүче алим абый Фәриткә шатлыклы хәбәр җиткерергә ашыкты – Айзатны уллыкка рәсмиләштерү мәсьәләсе өстәмә кәгазьләрсез дә хәл ителгән. Мөдир генә урынында юк иде – шәһәргә киткән булып чыкты. Ә Айзатның документларын аннан башка берәү дә бирә алмый.

Яңгыр туктагач, озак кына урманда йөреп кайттылар. Айзат инде кичке яши да ашады, ә мөдир юк та юк. Фәрит малайны йокларга ятарга күндерде, иртәгәсен кабат килеп үзе белән алып китәргә сүз бирде.

Мөдирне караңгы төшкәнче көтеп утырды Фәрит. Сәбәбе дә юк иде кебек үзе тик кенә утырган җирдән күкрәк туры авырта башлады. Кинәт хәле бетте, күз аллары караңгыланды. Йөрәге моңарчы да шулай «шаяргалап» ала торган иде, шуңа күрә бу турыда уйламаска тырышты.

Мөдирнең инде бүген интернатка кайтмаячагын аңлап, иртәгә иртүк килү үе белән, Фәрит урыныннан кузгалды.

Шәһәргә кайтып җиткәндә төн уртасы якынлашып килә иде инде. Таксида хәле тагын да начарайды. Шофер, Фәрит яшәгән йортка килеп җиткәч, ярдәмгә аның күршесен чакырды. Ике ягыннан кочаклап, Фәритне фатирына кертеп яткырдылар. Участок табибы янәшә йортта гына яши. Күршесе аны чакырып китерде. Табиб Фәритнең өченче мәртәбә йөрәк өянәге кичергәнлеген ачыклады, ниндидер уколлар ясады да ашыгыч ярдәм машинасы чакыртты.

– Хәлең шаяра торган түгел, абзый, хастаханәгә бармыйча булмас, – диде табиб.

Фәрит Айзат өчен борчылды. Күршесеннән иртәгә үк интернатка барып малайны монда алып кайтырга, үзе аякка басканчыга кадәр күз-колак булырга сүз алды.

Ашыгыч ярдәм машинасында өянәк кабатланды...

Айзат Фәрит абыйсын иртә таңнан ук көтә башлады. Интернаттан беркая да чыкмады. Төшке аш якынлашкач, берничә мәртәбә йөгереп чыгып, юлны күзәтте.

Фәрит абыйсының күршесен шундук таныды ул. Аның машинасы интернат янына килеп туктагач та күңеленә шом керде. Тыныч кына исәнләште дә аның артыннан керде. Күрше абый мөдир бүлмәсендә озак утырды. Айзат ишек картына, стена буена чүгәләп, көтте дә көтте.

Ишек ачылды. Бүлмәдән мөдир, Галим абыйсы һәм Фәрит абыйсының күршесе чыкты. Аларның йөзләренә карауга, Айзат ниндидер начар нәрсә булганлыгын сизенде. Күзләреннән яшь бөртекләре атылып чыкты.

– Айзат! Җыен, шәһәргә китәбез, – диде Г алим абыйсы тыныч кына.

– Мин күптән әзер бит инде, – дип җавап кайтарды Айзат.

Аның күңеле шәһәргә, Фәрит абыйсы янына ашкынды. Тизрәк барасы иде дә, ачыклыйсы иде: нигә аны алырга Фәрит абыйсы үзе килмәде икән?

Юл буе бер авыз сүз сөйләшүче булмады. Бары тик шәһәргә кергәч, вокзал яныннан үтеп барганда гына, Фәритнең күршесе Галимгә дәште:

– Өйгә өлгермибез инде, туры тегендә барыйк...

Җыйнак кына итеп салынган ике катлы бина өстенә эре хәрефләр белән «Кафедра патологической анатомии» дип язылган. Инде укырга өйрәнгән булса да, Айзат бу сүзләрнең мәгънәсен аңламады. Шул йорт каршына туктадылар. «Шушында гына утырып тор!» – диделәр дә Фәрит абыйсының күршесе белән Галим абыйсы, Айзатны машинада калдырып, тимер ишектән кереп киттеләр.

Алар кире чыкканчы, ишектән күзен алмады Айзат. Менә тимер ишек кабат шакылдап ачылды. Ләкин чыгучылар арасында Айзат Фәрит абыйсын күрмәде.

– Әйдә, кайтып килик, – диде Фәрит абыйсының күршесе.

Айзат берни дә аңламады. Шәһәр үзәгендәге таныш йортка килеп җиткәнче, куркынган күзләре белән бер Галим абыйсына, бер Фәрит абыйсының күршесенә карап утырды.

Фатир ишеген күрше абый ачты. Фәрит абыйсының өйдә дә юклыгын күреп, Айзат Галим абыйның күзләренә төбәлде. Галим абыйның күзләре яшьләнгән иде.

– Фәрит абыең юк, – диде ул Айзатның чәчләреннән сыйпап.

Айзатның да күзләреннән яшь бәреп чыкты.

– Ә кайда ул?..

Малай карават янына килде. Әкрен генә иелеп, карават астында яткан альбомын, карандашларын тартып чыгарды, Фәрит абыйсы алып биргән җылы курткасын салып ташлады. Караватка утырды.

– Фәрит абый кайчан кайта?..

 

Фото: sumygo.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас