

16
Комендантның бу тәкъдиме Гөлзиләнең күңел газапларын оныттыра төште. Хәзер аның бөтен уе алда торган концерт хакында гына иде. Моңа кадәр өйрәнгән җырларын барлады, бер-ике урыс җырын да алды. Тулай торакта яшәүчеләр арасында урыслар да бар бит. Баянчы егет Ришат чын мәгънәсендә талант иясе булып чыкты. Эстәрлетамакта культура-агарту училищесын бетергән. Уфада беренче елы гына икән, һөнәре буенча эш табарга йөри, әле тулай торакта электрик булып урнашкан. Кыска гына буйлы, сары бөдрә чәчле бу егет белән тиз уртак тел таптылар. Ришат сөйләшергә әвәс кеше иде, Уфада сөйгән кызы барлыгын да, аның сәнгать училищесында биючегә укуын да яшереп тормады.
– Әйдә, аны да чакырабыз, – диде Гөлзилә, алтын тапкандай шатланып. – Булгач, кешечә булсын...
– Ул әле каникулда. Авылларында.
– Булсын. Син алып кил.
– Исәнмесез, әби, бабай, мин сезнең кызыгызны алып китәргә дип килдем. Юк, кияүгә түгел. Концертка гына... әлегә... Нинди концерт, дип... Зур концерт инде... Тулай торакның «Кызыл почмагы»нда була.
Гөлзилә дә Ришатның уенына кушылды:
– Безнең кызыбыз да атказанган-фәлән артист түгел түгелен, – дип тезде ул, тавышын өлкәннәрнекенә охшатырга тырышып. – Әткәсе, мин баламны почмакта биетер өчен үстермәдем. Кызыл булмагае, сары булсын, тик юньлерәк клублары булсын.
Һәм алар икәүләшеп көләргә тотындылар. Рәхәтләнеп хихылдадылар-хихылдадылар да бер-берсенең күзенә карап тынып калдылар. Егетнең карашында бер мизгелгә генә кыюсыз наз ялтлап китте, әмма Гөлзилә аны күрергә өлгерде һәм ничектер уңайсызланып куйды.
– Юк, Ришат, биюче бик кирәк безгә, – диде ул бераздан. – Син кайтып кил инде, яме.
Ришат дәшмәде. Ул уйчан иде.
– Сөйгән кызыңны бер дә күрәсең килмимени соң? – дип ныкышты Гөлзилә.
– Минем акчам юк, – диде Ришат, бик уңайсызланып. – Бурычка керер танышым да юк.
Гөлзиләнең дә кесәсендә җил уйный. Шулай да ул ышанычлы тавыш белән ярып салды:
– Пүчтәк!.. Мин юллык бирә алам. Түләмәссең...
Егет аптыраулы карашын Гөлзиләгә төбәде дә дәшмәде.
– Кайчан китәсең? – Һәм егетнең җавабын да көтмичә әйтте. – Әйдә, иртәгә үк.
– Ну син... – Ришат башын чайкап куйды.
Бу аның ризалыгы иде. Ришатка юл йөреп кайтырлык акчаны ул Нәфисәдән алып торырмын дип уйлаган иде. Әмма комендантны, ниндидер эш белән йөри, бүген булмаячак, диделәр. Кыз уйга калды. Бәлки, Нуриягә барып килергәдер? Хәер, ул да хәзер каникулдадыр инде. Аннан соң ярты ел буена барып хәлен белмә дә, акча кирәк булгач кына аңа йөгер, имеш. Тулай торактагы танышлары буйлап чабулый торгач, тәки тапты Гөлзилә.
– Менә, – диде ул, Ришат ишектән күренү белән, – иртәгә үк китәсең. Кызыңның исеме ничек әле?
– Гүзәл...
– Аңа берәр бүләкме, күчтәнәчме алырга да онытма.
Егет берчә шыгырдап торган йөзлеккә, берчә Гөлзиләгә карап торды да:
– Килгәч кайда яши инде, мин бит үзем генә тормыйм, – дип елмайды.
– Миндә яшәр. Ярый, хәерле юл...
«Ришат, әлбәттә, яхшы баянчы, – дип уйлады Гөлзилә һәм теге вакытта егетнең күзләрендә балкып киткән назны хәтерләп елмаеп куйды. – Миңа да әйбәт мөнәсәбәттә. Үзаллылыгы чамалы инде, тик анысы мөһим түгел. Әгәр Гүзәл дә яхшы биюче икән, боларны югалтырга ярамас».
Ришат Гүзәл белән иртәгесен кичкә үк әйләнеп килде. Гүзәлнең исеме җисеменә туры килерлек икән, кара чәчләре иңнәренә таралып төшкән, кара кашлары астында янып торган күзләр, керфекләре озын булгангамы, карашлары ниндидер сихри көчкә ия сыман тоела. Аз гына түгәрәк йөзенә бик килешеп торган төймә танау, иреннәре тулы, пешкән чия дип нәкъ шундыйларга әйтәләрдер дә инде.
Гөлзиләнең бүлмәсенә килеп кергәч, ул ничектер уңайсызланыбракмы, гаҗәпләнебрәкме калды. Берчә сөйгәненә, берчә хуҗа кызга күз йөгертеп алды.
– Без килеп тә җиттек, – дип сөрәнләде Ришат, – таныш булыгыз – минем Гүзәлем. Гүзәл, таныш бул – Гөлзилә.
Гүзәл, башын кагып, тыйнак кына елмаеп куйды.
– Танышырбыз да, дуслашырбыз да әле без, – дип елмайды Гөлзилә дә. – Әйдә, үтегез.
Чәй әзер булды. Табынга утырдылар.
– Гүзәл... – Гөлзилә бераз тын торды. – Нәрсәдән генә башлыйм икән... Ришат сиңа әйткәндер инде. Без шушы көннәрдә тулай торакның «Кызыл почмагы»нда концерт куярга уйлыйбыз... Син дә катнашсаң, бик яхшы булыр иде...
– Мин каршы түгел. – Гүзәл Ришатка карап алды. – Тик мин бит әле укып кына йөрим... Белгән биюләрем сезгә ошар микән соң...
– Ришат бик мактады инде. – Гөлзилә, серле генә елмаеп, егеткә карап алды. – Мин аның сүзенә ышанам.
Гүзәл, ихлас елмаеп, сөйгәненә карады, аның күзләрендә шатлык һәм рәхмәтлелек нурлары балкый иде.
– Нәрсә, әллә үзең ышанмыйсыңмы? – дип телдәрләнде егет. – Ышанмасаң, биеп күрсәтерсең.
Чәй эчеп, бераз сөйләшеп утырганнан соң репетиция ясап алдылар. Гүзәл татар, башкорт, урыс, һинд биюләрен күрсәтте.
– Рәхмәт! – дип кочаклап алды аны Гөлзилә соңыннан. – Дөресен әйткәндә, бераз куркыбрак көткән идем сине. Шәп биисең. Талантың бар. Хәзер күңелем тыныч инде. Рәхмәт!..
Гүзәл бәхетле иде:
– Мин дә шикләнебрәк килгән идем, – диде ул, шат елмаеп. – Димәк, биюче чыга инде миннән!..
– Менә дигәне чыга!
Гөлзилә үзе дә бер-ике җыр җырлады да, сәгатькә күз салып:
– Бүген мин вахтада, – диде. – Сез үзегез шөгыльләнегез. Монда гына кунарсыз, яме. Үз өегездәге кебек булыгыз.
Гүзәл тыйнак кына елмаеп куйды, Ришат исә сөйгәнен кочаклап алды:
– Җаным, үзебезнең өйдә нишли идек әле без?
– Карале, Ришат... – Гөлзилә, инде чыгып китәргә җыенгач, кире борылды – Синең таныш музыкантларың, тавыш операторларың юкмы?
– Бар иде дә ул...
– Ярый, шуларны күңелеңнән барлый тор әле, яме.
Гөлзилә чыгып китте. Эшләренең акрынлап уңай якка тәгәрәвенә ул шат иде.
«Кызыл почмак»та тиздән ремонт ясап бетерделәр. Сәхнәсен дә зур гына иткәннәр, залда сиксән кешелек урын бар.
– Сәхнәгә пәрдә дә куярбыз, – диде комендант. – Хәзер заман башка. «Кызыл почмак»ларга әлләни мохтаҗлык юк. Исемен дә «Очрашулар залы» дип үзгәртсәк... Кино, концерт куярга, һәртөрле кичәләр, дискотекалар үткәрергә мөмкин булачак.
– Концертны кайчангарак куярбыз икән?
– Сузарга ярамый инде. Бүген белдерүләрне язып эләчәкбез. Өч көнләп торсын, кешеләр белсен, һәм...
– Аллага тапшырабыз.
– Минем сиңа тагын бер яңалык бар әле. – Нәфисә, елмаеп, кызга төбәлде. – Иртәгәдән алып идән юмыйсың... Кызганыч, әлбәттә, син яхшы җыештыручы идең. Ләкин... Сине тәрбияче итеп үрләтергә булдык. «Очрашулар залы» хәзер синең җилкәңә күчә. Һәртөрле чаралар үткәрергә туры киләчәк.
– Ә вахта?
– Үзең ничек уйлыйсың соң?
– Мин өчесен дә берьюлы эшләргә риза. Акча кирәк.
– Вахтада торырсың, һәм тиздән акча эшләү мөмкинлегең дә булыр. Куркынычрак эш, әлбәттә. Но дело стоит риска.
– ...
– Тиздән әйтермен. Әлегә башыңны катырмый тор. Концертың турында уйла.
Гөлзиләнең ул хакта уйламаган минуты юк иде инде.
(Дәвамы бар)
Фото: storyone.ru