Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
12 ноябрь 2022, 21:53

Амур ФӘЛӘХ. Өмет. Хикәя (Башы)

Дөрес әйткәннәр, әй: хатын-кыз ялгыз калса, ничек тә түзә, тырышып-тырмашып яшәргә маташа әле ул, ә менә ир-ат... Караңгы базда берүзе калган чебен кебек – тегендә, монда барып бәрелә...

Амур ФӘЛӘХ. Өмет. Хикәя (Башы)
Амур ФӘЛӘХ. Өмет. Хикәя (Башы)

Дөрес әйткәннәр, әй: хатын-кыз ялгыз калса, ничек тә түзә, тырышып-тырмашып яшәргә маташа әле ул, ә менә ир-ат... Караңгы базда берүзе калган чебен кебек – тегендә, монда барып бәрелә...

Хатынын югалту кайгысы бераз басыла төшкәч, Фәрит көннәрен шәһәр читендәге балалар йортында, шунда эшләүче күптәнге дусты Галим янында үткәрергә гадәтләнде.

Кайчандыр кешеләр утырткан, бүген инде әкияти куе урманны хәтерләтүче наратлык эчендәге интернатка беренче тапкыр баруында ук алты-җиде яшьлек пешкән шомырттай кара күзле бер малайны үз итте ул. Килгән саен аны тәмле ризыклар белән сыйлады; бергәләп урман сукмаклары буйлап йөрделәр, кошлар сайравын тыңладылар. Малай да моңсу карашлы, чал чәчле бу абыйга – соңгы вакытларда балалар йортына еш килеп йөри башлаган Фәриткә тиз ияләште. Аның тагын кайчан киләчәген Галим абыйсыннан алдан ук белешеп, иртә таңнан күзләрен тәрәзәдән алмыйча көтте...

Хатыны белән утыз ел бергә яшәсәләр дә, Фәритнең үз балалары булмады. Әминәсенең сәламәтлеге чамалы иде. Кайбер кешеләр үзен нәрсә көткәнен алдан ук сизенә диләр бит. Бәлки Фәритнең хатыны да күңеле белән нидер сизенгәндер, үзе вакытсыз китә калса, баласының ятимлек тозагына эләгәчәген күзаллап, ире күпме генә үгетләп караса да, бала табарга батырчылык итмәгәндер.

– Мин Айзатны үземә уллыкка алыр идем, – диде Фәрит чираттагы килүендә интернат мөдиренә. Үзенең тормыш шартларын тасвирлап күрсәтте, малайның да аны чит итмәвен сөйләде.

Мөдир аның ниятенә каршы килмәде, озакка сузмыйча тиешле документларны барларга кушты...

Тагын бер-ике көннән Фәрит, әлегә бөтен кәгазьләрне табып өлгермәсә дә, иртәнге автобус белән үк, интернатка юл алды.

Болай да очын-очка ялгап кына көн күргән ир аңлый: нияте барып чыккан очракта билбауны тагын да кысыбрак бәйләргә туры киләчәк. «Берәр җиңелрәк эш тапканда ярап торыр иде торуын», – дигән уй да килде башына.

...Айзат интернатта юк иде. Фәрит сораулы карашын бер бүлмәнең ишек йозагы белән мәш килүче Галимгә төбәде.

– Арткы якта, бакчада уйный, – диде Галим елмаеп. – Иртән торгач та синең хакта сорашты инде... Тик, зинһар, теге мәсьәләң рәсми хәл ителеп бетми торып үзенә әйтмә яме... ’

Әти-әнисе юклыгын, карт әбисе дә вафат булганнан соң, инде бөтенләй ятим калганлыгын Айзат күптән аңлады инде. Башка балалар янына әледән-әле кем дә булса килгән көннәрдә тәмам боегып кала иде ул. «Нишләп иптәш малайларга-кызларга тәмле күчтәнәчләр, матур уенчыклар калдырып китәләр, ә миңа юк?» – дигән сорау борчыды аны андый вакытларда. Үзен кем дә булса табар, үз янына алыр дип көтте. Әбисе үлгәч, берникадәр вакыт күршедәге Лена исемле ялгыз хатын өендә яшәгән иде. Баштарак шул апа килеп моннан алып китмәсме дип өметләнгән иде. Әмма Лена апасы Айзат монда килгәннән бирле бер генә тапкыр да күренмәде.

Күптән түгел танышкан Фәрит абыйсы турында да уйламаска тырышып карады Айзат. Тик уйлары шушы ак чәчле абыйга әйләнә дә кайта, күңелендә өмет уята

– Айзат!

Җиде яшьлек малай берьялгызы гына комлыкта агач машина белән уйнап утыра иде. Көтмәгәндә үз исемен ишетеп, сискәнеп китте. Каршысында бәхет кошы тоткан кешедәй елмаеп Фәрит абыйсы басып торганын күргәч, бермәлгә югалып калды.

– Ис-сән-месез, – дип әйтә алды ул, ниһаять, тамагына утырган төерне йотып җибәреп. Уенчыгын ком өстендә калдырып, торып басты. Каш астыннан гына әүвәлгечә елмаеп торучы Фәриткә текәлде.

– Исәнме, Айзат! – дип кабатлады Фәрит. – Мин тагын синең янга кунакка килдем әле. Ярыйдыр бит?

Айзат җилкәләрен сикертеп куйды.

– Ярый, – диде ул тыныч кына...

Җитәкләшеп, әкрен генә урман сукмагыннан атлап киттеләр. Фәрит Айзаттан интернат яңалыклары, тәрбиячеләр турында сораштырган булды. Малай, гадәтенчә, кыска җөмләләр белән генә җавап кайтарды/

Фәрит Айзатның киемнәренә игътибар итте. Бишмәте белән чалбары искереп беткән. Кайчандыр кара төстә булган ботинкасы да үз төсен әллә кайчан җуйганга охшый.

«Уйнаганда ярар, дип кенә кидерделәр микән боларны?»

Фәритнең тәненнән салкын йөгереп узды.

– Айзат, әйдә минем белән шәһәргә... Сиңа яңа бишмәт, ботинкалар алырбыз Фәрит абыйсы чәчләренә кагылгач, Айзат, атлап барган җирдән шып туктап калды. Кабат Фәрит абыйсына каш астыннан гына сөзеп карап куйды да карашын сукмак читендәге кырмыска оясына күчерде.

– Миңа бернәрсә дә кирәк түгел, – диде ул коры гына.

Берара сүзсез генә атладылар. Ниһаять, Айзат:

– Абый, ә син тагын киләсеңме минем янга? Онытмыйсыңмы мине? – дип сорап куйды.

– Син нәрсә сөйлисең, улым?! Дусларны оныталар димени. Дуслардыр бит без?

– Әйе инде, – Айзатның авызы ерылды.

...Фәрит интернат мөдиреннән Айзатны ике көнгә генә үзе белән җибәрүләрен үтенде. Аның Айзатны уллыкка алырга йөргәнлеген, кайбер кәгазьләрнең генә җитенкерәмәвен яхшы белгән мөдир каршы килмәде. Ике көннән малайны да, җитмәгән документларны да алып килергә сүз куештылар.

...Шәһәр урамындагы машиналар, трамвай, автобус тавышыннан Айзатның колаклары тонды. Маршрут автобусының салкынча салонына кереп утыргач, малай Фәрит абыйсының куларын кысып тотты да тәрәзәдән шәһәр урамнарын күзәтеп барды. «Выж-выж». Борын төбеннән генә төрле зурлыктагы машиналар йөгерешеп уза...

Фәрит абыйның шәһәр уртасында урнашкан фатиры бер генә бүлмәле булса да, Айзатка шактый иркен тоелды.

– Улым, әйдә, иң башта тиз генә юынып чыгыйк. Аннары капкалап алырбыз да йокларга ятарбыз. Вакыт соң бит инде. Син дә арыдың.

– Ярар, – диде Айзат гадәттәгечә тыныч кына һәм чишенә башлады.

Аның оекбашын күргәч, Фәрит аһ итеп куйды.

«Бу тәрбиячеләр нәрсә карый икән?» — дип уйлап алды ул, Айзатның табаны тишелгән носкиен кулында әйләндергәләп.

– Яңа носкиларны Дамир талап алды, – диде Айзат, Фәрит абыйсының уйларын укыгандай.

– Тәрбиячеләргә әйтмәдеңмени?

Айзат, «юк» дигәнне аңлатып, башын селкеде.

Фәрит елмаеп куйды.

– Ярар, баш бәласе түгел, табарбыз. Әйдә, юынырга!

Ярты сәгатьтән, Фәрит абыйсының чиста күлмәге белән трусигын киеп, Айзат кичке ашны ашады. Кайнаган сөт, йомырка сарысы болгатып пешерелгән макарон гына булса да, малайга кичке аш аеруча тәмле тоелды. Фәрит абыйсы күтәреп караватка илтеп салгач, баштанаяк юрганга төренеп, стенага таба борылып ятты.

– Йокла, улым, – диде Фәрит. – Йокла. Иртәгә шәһәрне карап кайтырбыз... Төнге икеләргә чаклы Фәрит Айзатның киемнәренә аз гына булса да «кеше кыяфәте» кертергә маташып мәш килде.

Айзат йокыга китә алмыйча озак ятты. Башында бертуктаусыз әллә нинди уйлар йөгереште. Интернат исе аңкып тормаган чиста, йомшак урын-җир, җылы фатир, киләчәккә планнар корып, хыялланып йөргән урманнан кинәт кенә зур шәһәргә килү аңа әкият кебек тоелды.

Юрган астында яткан килеш тә Фәрит абыйсының үз янына килеп басуын, авыр сулаганын, сыйпаганын тойды.

Иркәләнеп озак ята алмады Айзат. Үзе дә сизмәстән юрган астыннан чыгып, Фәрит абыйсының кулларына чытырдап ябышты.

– Әз генә минем янда утыр әле. Мин хәзер йоклап китәм, – диде ул күзләрен ачмыйча гына.

Һәм, Фәритнең учын баш астына салып, йоклап та китте.

 

Фото: multiurok.ru

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас