

(Дәвамы.)
VI
– Башкорт ягында да “урман әҗере” дигән төшенчә бар. – Инде Мотыйк сүзен дәвам итте. – Кайбер ирләр гаиләсен туйдыру өчен байга көтү көтә, я ялланып хезмәт итә. Ә бәгъзеләре сунарчылык белән эш итә. Алар табышның бер өлешен урман хуҗасы белән бүлешергә тиеш икән. Төлке аулап, тиресен яхшылап эшкәртеп, я сата, я ризыкка алмаша. Чәшке, селәүсен, кондыз, тиен, бүре тиреләре дә шундый исәптә. Аюның тиресе дә, ите дә кулланыла. Бу ерткычка күмәкләп чыгалар. Итен дә берчак, болан ите бу, дип алдап ашаттылар. Соңыннан гына белдем, көне буе укшып йөрдем. Ә ашаганда тәмле иде.
– Бер авылда Байгилде исемле сунарчы өендә тукталдык. Өе зур гына. Келәт кебек бер каралтысына без урнаштык. Хатынына көмеш каптырма эшләп бирдек, ә үзенә тун тектек... Юлга кузгалыр вакыт җиткәч, бу безне ризалату йөзеннән бишбармак (аны биш бармак, ягъни кашыксыз гына ашыйлар) пешереп, кымыз белән сыйлады. Һәм “гадел хезмәтегез, ярдәмегез өчен (без хуҗалык эшендә дә ярдәм итешкән идек) менә шушы сезгә”, дип, ике сәүдәгәргә дә яхшы итеп иләнгән төлке тиреләре бүләк итте. Без, яшьләр, бу тиреләрне арбага җәеп салып та, кояшка елкылдатып селкетеп карап та сокланып бетә алмадык.
Ә иртән-иртүк авылны бер кулда кысып тоткан байлары килеп, Байгилдедән теге тиреләрне таптырып йөрде.
– Син миңа ничә төлке тоттым, дип алдадың, ә?! Әҗерен биреп бетермәгәнең өчен башкача урманыма аяк басармын дип уйлама да!
– Юк, түрә, мин сиңа бар булганын бирдем, хыянәт юк!
– Биреп бетермәгәнсең, кяфер, бай хөрмәтен белмәгән ләгънәт төшкере адәм.
– Куй, алай каты бәрелмә, мин урмансыз ничек яшим... Ышанмасаң, үзең эзлә.
– Эзләрмен һәм табармын.
Теге дөбердәп басып өйгә, аннан алачыкка кереп чыкты. Дөньяны бер итеп актарса да, бернәрсә дә тапмады.
– Күзләренә күренгән инде әрәмтамакларның, – дип лыгырдап, кемнәрнедер үзалдына тиргәп, бай хушлашмый да чыгып китте.
– Их, бәндә бәндәгә шулай дошман булмасын иде ул. Я инде, байга мине әләкләп, арт яклары бөтәеп китәр дип уйлый микән бу ялагайлар.
Байгилде авыр көрсенеп, капканнарны алачык почмагына илтеп куйды.
– Әлеге тиреләрне маяга тоткан идем, базарга барып, ярма, онга алыштырып алырга иде исәп.
Картрак сәүдәгәребез уңайсызлангандай:
– Байгилде туган, әллә тиреләреңне кире аласыңмы алай булгач, сине ризыктан өзәбез булып чыга түгелме? – диде, тиреләр салынган капчыкка үрелеп.
– Мәшәкатьләнмә! – сунарчы горур гына, – урманда киек бетмәгән, сау булсам, өзелмәм.
Аннары, кабарынкы кабаклы күзләрен җептәй кысып, мут кына: “Әле яшерелгән чәшкеләр байтак”, – дип, канәгать көлеп куйды.
Икенче вакыт бәйрәм табынына тап булдык. Ниндидер бер түрә авыл халкының күңелен табар өчен барысын бер табынга җыеп сыйлый иде. Безне дә килеп чакырдылар. Бишбармак китергәнче җәмәгатьне кымыз белән сыйладылар.
– Һай, түрә, хәйләкәрсең дә инде. Безнең башны алдан томаладың да, ашка урын калмас, дип белдеңме? – дип бер үткере төрттереп ала. – Көтмә, безнең корсакка анысы да сыя...
Ул көнне ашау, кымыз мул булды. Яхшы ачыган эчемлектән кызмача булып алган ирләр курай, җыр сузды. Җырлары үзәккә үтәрлек моңлы, үзе озын, күбесе кызганыч эчтәлекле.
Күпмедер шулай утыргач, Йомабай исемле урта яшьләрдәге ир сикереп торып, колаклы бүреген җиргә ыргытты да, хатын-кызлар утырган тирмә янына китте. Ишеге аша кулын сузып, яулык сорап алып килде. Шаян такмак астында, оялчан җиңгиләр шикелле битен каплаган булып, оетып кына биергә төште.
Кыптыр, кыптыр* туныңны
Кыштырдатып киярсең.
Өлешеңә төшкән булгач,
Карт булса да, сөярсең.
Шуннан яулык астыннан бер күзен генә чыгарып, җыен уртасында бер әйләнеп чыкты да, теге тирмә алдына барып:
Атасы бар, ат сорый.
Әнкәсе бар, тун сорый.
Бер кыланчык килене бар,
Бер салмалык он сорый.
Һай-һай-һай-һай.
Атасына атым бар.
Әнкәсенә туным бар,
Ул кыланчык килен өчен
Бер салмалык он да бар, –
дип башын япма киез читеннән эчкә тыга биреп җырлап бетерде. Бу хәрәкәттән хатын-кызның: “Абау, оятсыз, килеп керә язды!” – дип чырылдап кычкырышканы, әмма канәгать көлешкәне ишетелде.
(Кыптыр тун* – иске тун кисәкләреннән тегелгән).
– Дә-ә-ә, – ди Мотыйк сузып һәм беразга тынып кала. Әллә күп сөйләп арып китте, әллә берәр ләззәтле хатирә исенә килеп төште, күзләрен йомып ук җибәрде, ә үзе елмая. Аннан, җитдиләнеп китеп, әйтеп бетерә:
– Гомумән, башкорт – ачык күңелле, әйбәт халык. Укытырга иде аларны!
(Мәдрәсә тәмамлагач, Мотыйгулла теләген үтәде – башкорт арасына үзе риза булып укытырга чыгып китте. Кайдадыр мәктәп ачып, хәлфәлек кылган. Абруйлы кешегә әйләнгән. Шул якта Тәкътифә исемле башкорт кызына өйләнеп, ишле генә гаилә корган. Ә соңрак, фин сугышына эләгеп, вафат булган, дип ишеттем).
Авылыбызны 1919 елда Чиләбе өлкәсенең Верхнеуральск өязеннән аерып, Башкортстанга китереп кушкач, язмыш мине дә башкорт авылларына илтте. Халыкның “Томан”, “Илче Гайса”, “Көелде” (кош исеме – кулик) кебек моңнарын күңелемә иш иттем, үзем дә җырлап йөрдем.
(Дәвамы бар.)