Чәчмә әсәр
11 Ноября 2022, 16:28

Гөлфия СОЛТАНОВА. Ишек тоткасы. Хикәя (Ахыры)

Шунда мунча янында мин бер могҗиза күрәм: ап-ак чәчле, ап-актан киенгән мунча биеклегендәге хатын шундый ук актан киенгән әз генә тәбәнәгрәк кызын җитәкләгән килеш горур басып, төгәлрәге, басып түгел, йөзгән кебек кенә мунча яныннан китеп баралар. Мин таш булып кагып калдым.

Гөлфия СОЛТАНОВА. Ишек тоткасы. Хикәя (Ахыры)Гөлфия СОЛТАНОВА. Ишек тоткасы. Хикәя (Ахыры)
Гөлфия СОЛТАНОВА. Ишек тоткасы. Хикәя (Ахыры)

Көчлерәге озак көттермәде. Көзге бер яңгырлы көндә мунча алачыгына кергәндә таеп егылдым. Шуннан сул ягым башымнан аягыма чаклы ойый башлады. Көз ахырына аягым сызлап, йөри алмас дәрәҗәгә җиттем. Табибтан табибка йөрибез, дәваларның берсенең дә файдасы юк. Табиблар, авыруымның сәбәбен белергә теләп, каты итеп егылганың юкмы, дип сорыйлар. Мин, юк, дип җавап бирәм. Әйтерсең, соңгы егылганда хәтеремне дә югалтканмын. Яз җитеп, кар сулары ага башлады. Аккан су юлын таба дигәндәй, ишегалдына түшәлгән комны ерып, язгы ташу суы ага. Мин, кояш җылысының файдасы тимәсме, дип, ишек төбендә генә кояшта кызынам, күземнән яшь ага. «Йа Ходаем, нәрсә өчен миңа бу җәзалар?» — дигән уй җанымны ашый. Чирнең сәбәбе дә юк бит, ә атлап йөрүе көннән-көн авырлаша. Көчле авырту баш миен томалый. Бернәрсә уйлап та булмый, уйлыйсы да килми.

Кичкә таба, чирем шикелле, язгы ташу да көчәйде. Мунчаның тәрәзәсенә аз гына менеп җитмәгән су ташкыны мунча мичендәге көл-күмерләрне, алачыктагы вак-төякләрне комыние белән бергә болгата-болгата капкага таба агыза. Аккан суга киртә юк шул: өч машина комнан берсе калдымы икән ул елгы ташудан.

Апрель ахырында, инде сукмаклар төшкәч, көчле авыртуга чыдый алмыйча аңымны җуя башлагач, мине Казанга сырхауханәгә алып киттеләр. Умыртка баганасына операция ясадылар. Операциядән соң өч көн узуга, профессорлар палаталарны йөреп чыктылар. «Каты егылган идегезме әллә?», — дип сорау бирде сиксән яшьлек хирург хатын-кыз. «Әйе», — дип җавап бирдем, кинәттән генә мунчадагы соңгы егылуымны искә төшереп. Дөрестән дә, егылу аркасында килеп чыккан кимерчәк булган икән минем авыруымның сәбәбе.

Шуннан котылгач, кеше булып терелеп, өйгә кайттым. Әллә шатлыктан, әллә өйдәге саф һавадан башым әйләнеп, озак йокыга китә алмый яттым. Күңелем тулып елый башладым. Өйдәгеләр ишетмәсен дип, әкрен генә торып, ишегалдына чыгып бастым. Май аеның аңлатып бетереп булмый торган ямьле төне. Күктәге йолдызлар, терелдең бит, терелдең дигән кебек күз кысалар. Күз карашым йолдызлардан җиргә күчә. Шунда мунча янында мин бер могҗиза күрәм: ап-ак чәчле, ап-актан киенгән мунча биеклегендәге хатын шундый ук актан киенгән әз генә тәбәнәгрәк кызын җитәкләгән килеш горур басып, төгәлрәге, басып түгел, йөзгән кебек кенә мунча яныннан китеп баралар. Мин таш булып кагып калдым. Укы тизрәк дога дигән уй яшен тизлеге белән баш миеннән узды. Пышылдап, дога укый башладым. Доганы укып бетергәнче, алар мунча янында басып тордылар. Аннары әкрен генә бакчага таба китеп югалдылар. Куркуымны аңлатып булмый. Нәрсә булды бу? Шәүлә генә түгел иде алар. Әллә... Өрәкләр булдымы? Өйгә кереп, сәгатькә карасам, яңа гына унике тулып узган.

Кеше сөйләсә, мәңге ышанмас идем бу хәлләргә. Күзгә күренде дияр идең, ник һаман шул мунча тирәсендә сәер хәлләр кабатлана соң? Аннары берәм-берәм искә төшә башлады. Без комны авыл читендәге ком базыннан алып кайткан идек. Ә анда, кайчандыр авырга узган бер кызны егете асып үтергән, дип сөйлиләр иде. Әллә безгә кайтарылган комда яшеренгән булдымы аларның адашкан рухлары? Без шул комны мунча алачыгы идәне астына түшәдекме икән?! Теге вакытта чүмечне таба алмагач, бисмилламны әйтеп, дога укып чыгып киткән булсам, бәлки, бу хәлләр кабатланмаган да булыр иде. Имче әби, андый көчләр кешенең эченә дә кереп яшеренә, чирләтә ала, дип әйткән иде бит. Әллә менә хәзер генә укыган догаларыма риза булып китеп бардылармы? Сырхауханәләрдә ятканда, бик күп өйрәндем бит мин аларны. Кешеләр укыган догалар җен-пәри, өрәкләрнең дә адашкан җаннарына тынычлык иңдерәдер, бәлки, кем белгән. Һәм иң кызыгы да шунда: ике ел эзләп табылмаган мунча ишеге тоткасы да табылды. Әллә язгы ташу актарып чыгарган иде аны, әллә мин күргән әниле-кызлы өрәкләр ташлап калдырган иде.

 

Фото: prochelyabinsk.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас