(Дәвамы.)
IV
Мотыйгулла кайда җәяү, кайда очраган берәр олауга утырып байтак кына юл үтә һәм арытабан Казаннан чыккан ике сәүдәгәргә тап килә. Алар башкорт арасына кәсепкә юлланган кешеләр була. Ике атта чыккан бу юлчылар иптәшкә һәм өйрәнсен өчен дип үсмер улларын да утыртканнар.
Берсенең арбасында кадерләп төрелгән китаплар һәм көмешче эше буенча эретеп ябыштыру кораллары, кургаш кисәкләре ята. Анысы, китап үтмәгән җирдә, йөзек, беләзек, камзул элмәкләре эшләүче оста булып китә икән. Кирәксә, самавыр, комган, тас кебек әйберләрнең тишелгән җирләрен дә ямап куя. Ә икенчесенең арбасында энә, чәй, төрле товарлар һәм аяклы “Зингер” машинасы була.
Алар Мотыйкны утыртып алалар. Кая, нинди ният белән китеп баруы турында җентекләп сорашалар. Безнең герой бернәрсәсен дә яшерми, тәрҗемәи хәлен һәм тарихын бәян кыла.
Сәүдәгәрләр аны бик зур игътибар белән тыңлый. Бәхәсләшеп тә китәләр. Ләкин Мотыйгулланы карарыннан тайпылдыру мөмкин түгел икәнен күргәч, көенә торалар: “Тик без шәһәргә көз соңында, кар ятар алдыннан гына кайтырга гадәтләнгәнбез. Җәй буена кәсеп итәбез. Дөнья күрәбез – бер яктан сәяхәт, икенче яктан – файда. Талап та куялар. Менә шундый тормышка күнеп йөрибез инде.
Ә уракка кадәр без шушы юлга кабат килеп чыгарга тиеш. Чөнки урактан соң, алла боерып, ашлыклар мул һәм имин килсә, тегү эшенә утырачакбыз. Туйлар көзен тәгаенләнә, шул чакта кием тектерергә теләүчеләр күбәя. Безгә эш арта торган мәл җитә. Шулай авылдан авылга йөреп, кайту юлына төшәчәкбез”, – дип аңлаталар үзләренең максатлы сәфәрләрен бу кешеләр.
– Әйдә, егет, теләсәң, йөр безнең белән. Һөнәргә дә өйрәнерсең. Сиңа да өлеш тидерербез. Безгә дә күңелле булыр, артык иптәш зыян итмәс.
Мотыйгулла алар белән әллә күпме җир үтә, дөнья күрә. Ишетеп кенә белгән башкорт кешеләре белән якыннан аралаша. (Әйткәндәй, безнең авыл халкы да башкорт белән бик аралашмады. Читкә кыз бирми һәм килен алмый яшәвен белде).
Хәйруллинга да, миңа да Мотыйкның башкортлар турында хикәя кылуы кызыксындыргыч иде.
“Авыллары бәләкәй, бер-берсеннән еракта ята. Иген җирләре күп булса да, игенчелек белән бик шөгыльләнмиләр. Малчылык белән көн итәләр. Җәйләүдә күбрәк яшиләр. Урман ягындагылар җәйләүгә күченми – маллары якын-тирәдә туена.
Төрле җирләрне үтәсең, сәүдәгәрлек эше шәп кәсеп түгел икән. Калын урманлы юлларны үтеп чыкканчы җиде үлеп, җиде тереләсең. Авылларга килеп чыксаң, җиңел сулап, куанып китәсең. Халык та безне шатланып каршы ала. Китап алмыйлар. Әмма табак-савыт, кирәк-яракларын ихлас юнәттерергә бирә, хәтта чиратка басалар.
Гади халыкның тормышы, һәр җирдәгечә, фәкыйрьлек белән көрәшеп үтә. Эче сыланган читән, тышы кәс белән йөзләнгән, башы да кәс белән ябылган өйләрдә кемнәр яши, дисең? Мичләр юк, аның урынына – сыуал дигән нәрсә бар. Таштан өеп, сылап эшләнә ул. Торганы бер төтен һәм корым чыганагы. Төтен сыгырзак (түшәмгә уелган тишек, төннек) аша чыга, ләкин төннек тиз суырмаганлыктан, өй эченә таралып, күзне ачыттырып бимазалый. Ишекне ачып япканда боҗраланып тышка юллана, ә һава дулкыны белән карындык тәрәзә лап-лоп итеп кала.”
– Бервакыт яшенләп яңгыр яугач, берәүләрнең өендә кунарга булдык. Мине сәкегә, олылар янына, киезгә яткырдылар. Өстемә йомшак итеп иләнгән тиреләрдән ялгап-ялгап тегелгән юрган яптылар. Йоклап булмый, бетме, кандаламы талый, җитмәсә эссе. Борсаланып ята торгач, ниндидер хикмәт белән җир идәнгә, иптәшләрем янына төшеп сузылганмын. Әллә кайсысының шәрә беләгенә кагылганымны хәтерлим...
Ә иртән мине җилтерәтеп торгызып, өйдән кычыткан белән куып чыгардылар. Төнлә, иптәшләрем янына ятам дип, ялгыш зур киленнәре янына сыенганмын икән. Ярый әле юрганы астына кермәгәнмен! Малай дип, кычыткан белән генә чикләнделәр.
Иң авыр эш – хатын-кыз җилкәсендә. Сезнең мал яки җәнлек тиресен иләгәнегез бармы? Булса, тире эшкәртүнең ни икәнен беләсез. Кул көче таләп ителә торган шушы эш тә, киез басу да алар өстендә. Үз малыннан тыш байның сыер, бияләрен савышырга йөреп, беләк талдырганнар да шулар. Гаиләне дә туйдырырга кирәк. Без алар янында үз эшебезне башкарып яткач, барысын да күрәбез, күзәтәбез. Дөрес, туклану бертөрле һәм ярлы. Ботка, катык, эремчек, әйрән. Кичен, гадәттә, кипкән эремчек белән чәй, оны булса – көлчә пешерә. Булганы – ит согына. Җимеш вакытында халык шомырт җыеп калырга тырыша. Аны киптерә, таш тегермәндә тартып, талкан итә. Әммә җимеш эше бик кыен хәл...
Мотыйкның хатирәләре шушы тәңгәлгә җиткәч, мин туган төбәгемнең ямьле җәй айларын, урман-болыннар тулы җиләк-җимешле урыннарын күз алдыма китердем. Апамнар артыннан йөгерә-атлый җимешкә йөргән ләззәтле бала чагымны исемә төшердем. Кыз-кыркынның җимеш җыярга, аннан ризык әзерләргә әвәслеге билгеле инде – туйда җиләк-җимеш, алардан әзерләгән тәмле камыр ашлары, как – өстәл бизәге, кызның уңганлык билгесе. Тик ул җимешне урманнан җыеп алып кайтулары җиңел түгел. Минем хәтергә авылда йөргән яман хәбәр төшә. Шунда үземнең: “Әйе, җимеш җыю җиңел түгел!” – дип кычкырып ук әйтеп куйганымны сизми дә калдым.
– Фазылҗан, син нәрсә, кит әле, нәрсәсе кыен аның, малай чакта минем дә җыйганым булды! – дип Хәйруллин кулын миңа селти.
– Мин аны синнән башка да яхшы беләм, эш икенче нәрсәдә. Урман бит халыкныкы түгел, ул бай кулындагы җир. Җимешкә кеше кояш чыкканчы ук, качып-посып йөри. Бай күрсә, эш харап. Хәер, ул үзе урман саклап йөрми, аның каравылчылары бар. Шулары яман. Табигать биргәнне халык җыйганга сарулары кайный. Аларның явызлыклары чиктән ашкан. Үзләренә тәгаенләнгән биләмәләрдә ат атланып йөреп, күзәтеп кенә торалар. Билләрендә һәрчак берничә тармаклы камчы булыр. Җиләккә дип урманга кергән хатын-кызны чырылдатып камчы белән кыйнап чыгаралар. Янәсе, кеше җиренә килгәннәр.
Ә чия яки көртмәле вакытында урманнан чыккан юлларга күреб (талдан үрелгән зур кәрзин) утыртылган арба куялар. Җимештән кайткан хатын-кызны елатып-куркытып, куалап китерәләр дә чиләкләрендә булганны шул кәрзингә бушаттыралар. Янәсе, урман әҗерен кайтарттыралар. Эш шуның белән генә чикләнсә икән... Кайчак урманда хәтәр хәлләр дә булгалый. “Мотаһар талаган җир” дигән бер урын турында бөтен кеше куркып сөйли. Яман җир дип, халык хәзер ул тирәгә йөрми.
– Фазылҗан, сөйлә әле, нәрсә булган анда? – дусларым кызыксынган йөзләрен миңа бора.
– Сөйли башласаң, озакка китә, болай да, Мотыйк дус, сине бүлдердем.
– Ярар, интектермә инде, сөйлә, соңыннан мин үземнекен сөйләп бетерермен.
– Алайса, тыңлагыз.
V
Калын урман белән капланган Шүрәле, Карагачтүбә таулары өстенә таң нурларының беленер-беленмәс кенә алсу җепләре яткан, кошларның иренеп кенә чутылдашыр-чутылдатмас йокылы тавышлары ишетелеп калган мәл. Кыйдыш ягыннан өргән җиләс җил иртәнчәк була торган дымлы һәм салкынчарак һаваны кузгатып, өй артында үскән шомырт агачы яфракларын селкетеп-селкетеп ала. Карагайлы, каенлы карт урманның гына түгел, Шарышкы тавы итәгендәге яшь каенлыкның да төсе һаман куе.
Иртәнге сәхәрдә торып урман сукмагыннан атлаган кешегә тирә-юнь серле, агач арасында керпе кебек вак җәнлекләрнең шыбырдавы шомлы тоела.
Шундый мәлдә Мәстүрә исемле кыз колакка каты, ләкин җимеш дигәндә сәкедән сикереп төшә торган Гамбәрия исемле күрше карчыгы белән җимешкә киткән. Әбинең үзе генә белгән чиялегенә барып җитеп, шым гына тирә башлаганнар.
Чия төрлечә пешә ул. Агач арасында үскәне, кеше биеклеге, сабагы тулы җимеш булса да, ваграк та, төсе дә куе түгел. Тау битендә үскән чия эре, сутлы, каракучкыл төстә, нәгез пешеп җиткән була. Чия куагы астына чүгәләп утырып, күренми генә җыярга да уңайлы. Менә шушы чиялеккә алып килә кызны карчык.
Инде чиләкләре тулып бетте дигәндә генә боларның өсләренә бу як урманны биләп тоткан байның Мотаһар исемле урман каравылчысы килеп чыга.
– Ах, хәерчеләр, кем рөхсәте белән урманыма кердегез! – дип акырып җибәрә. Аны-моны уйламый, тыныч кына чия җыеп утырган кызның йөрәге ярыла язган. Әби янына йөгерер иде, анысы биек чия агачлары арасына кереп киткән, күренми. Кычкырса, ишетми. Ат өстендә утырган бу бәндә чиялектә кем барлыгын күптән күзәтеп торгандыр, качып кына җыюларына карамастан, нәкъ өсләренә килеп чыккан бит. Куркудан тезләре калтырап торган, коты алынган кыз янына атыннан сикереп төшә дә, галәттәгечә, камчысын күтәрә.
Ләкин яшь кызның ялангач беләкләре, яулыгын чия ботаклары тартып төшергәнгә, матур итеп тузган чәчләре, ачык муены аның канын кайнатып җибәрә. Ни еларга, ни качарга, ни кычкырырга белми калтырап төшкән нәзберек сынга Мотаһарның күзләре алара, ерткычларча ырылдаган аваз чыгарып, ул бөтен гәүдәсе белән кызга ишелә. Мәстүрә ычкынырга тырышып тыпырчына, Мотаһарның бармакларын тешли, әбине чакырып, бертуктаусыз кычкыра. Теге явыз аның саен котыра: кызның кулларын каера, авызын каплый. Тиң булмаган көрәшүдән һәм куркудан кыз бала аңын югалтыр дәрәҗәгә җитеп хәлсезләнә. Ә шулай да, кара эшкә җигелеп өйрәнгән яшь гәүдә тиз генә бирешми, җан көченә тарткалаша. Ләкин көчләр тигез булмаганлыктан, башкача карыша алмаслык хәлгә җитә.
Тап шул вакыт Мотаһар “аһ” дигән аваз чыгарып, бөтен авырлыгы белән кызның өстенә сузылып төшә. Ни булганын аңламый да калган кыз: “Әйдә, балам, тор җәһәтрәк, монавы ерткыч һушына килгәнче качыйк тизрәк!” – дигән тавыш ишетә.
Бу сүзләр куркудан томаланган кызның зиһенен ачып җибәрә. Кеше сурәтендә йөргән ерткычны өстеннән этеп төшерергә азапланып карый. Һәм, ниһаять, көч-хәл белән авыр гәүдә астыннан шуып чыга. Ниндидер көч белән сикереп тора. Әйләнеп караса, гайрәтле кыяфәттә басып торган Гамбәрия карчыкны абайлап ала. Кызның аягына басканын күргәч, әби: “Уф, йөрәккәем, синең башыңа җитте, ахры, дип курыктым», – дип, зур гына чуер ташны арык кулларыннан төшереп җибәрә. Аннан, хәрәкәтсез яткан гәүдәгә иелә төшеп: “Үтермәгәнмендер лә каһәр төшкән хәшәрәтне”, – дип әйтеп куя.
Җинаять кылырга әзерләнеп беткән, әмма өлгермәгән Мотаһар чынлап та хәшәрәт рәвештә яткан була...
– Мә, тыгын, хәсис, Ходай бер килеп башыңа оргыры! Менә сиңа “урман әҗере”, – дип, әби чиләгендәге чияләрне ачыргаланып ирнең җан җиренә түгә.
Мәстүрә укшуыннан түзә алмый, чиләктәге чияне тибеп аудара да бушаган чиләкләрен җитез генә эләктереп, тау биленнән урап төшкән сукмакка да карамый, турыга авыл ягына йөгерә. “Бар, бар, балам, мине көтмә!” – дип, әби аны ашыктырып кала.
Гамбәрия карчык иргә тагын бер җирәнгеч караш ташлый да каен ботагына элеп куйган көянтәсен барып ала. Аннары, якында гына үлән уртлап йөргән атны йөгәненнән тотып, Бәдри сукмагы дип аталган сукмакка алып төшеп китә...
Шул көннән Мәстүрә иләс-миләс булып кала. “Йөрәге купкан” дип мунчада себерке белән чабу да, имче карчыктан өшкертеп карау да килешми. Мулла да: “Җен ияләшкән”, – диюдән башка берни эшли алмый. Кыз күзгә күренеп каты сырхауга әйләнә.
Кызның агалы-энеле туганнары Мотаһарны күптән сагаласалар да, байтак вакыт ялгызын аулакта туры китерә алмый каңгыралар. Һәм, ниһаять, Тукмак елга башында очраталар моны. Атын үлән ашарга җибәреп, кайнаткан чәен эчәргә әзерләнеп йөргән чагы була Мотаһарның.
– Я, ерткыч, каптыңмы?!
Мәстүрәнең олы абыйсы тегене бәреп ега. Мотаһар да югалып калмый – яткан җиреннән егетнең аягыннан эләктерә... Сабантуйларда ел саен көрәшеп, тәкә алып өйрәнгән егет Мотаһарга бирешә буламы соң инде! Тегене әйбәт кенә әвәләп алгач, еш-еш тын ала-ала:
– Туганыбызның котын алган зәхмәткә “Мәкәрҗә”нең кайда икәнен күрсәтми булмас, – ди.
Шуннан егетләр, Мотаһарны билдән түбән бөтенләй чишендереп, каен астындагы кырмыска иләве янына китереп бастыралар.
– Хәзер сине урман карамагына калдырып китәбез. Әйдә, шушы эшсөярләр үзләре сиңа хөкем чыгарсын. Гаүрәтең башкача, теләсәң дә, күтәрелмәс!
Эшнең нинди юнәлеш алганын күптән аңлаган Мотаһар куркытырга тотына:
– Старостага әйтәчәкмен! Бастырыкта черетәчәкмен!
– Черетә алмаячаксы-ы-ы-ң. Безнең кадерле Мәстүрәбез булган кебек, синең дә кадерле кешең барын онытма!
Аркасы белән агачка терәтеп, биленнән бәйләп кырмыска күче өстенә утыртылган гөнаһлы бәндәнең башы кинәт аска иелә, чөнки аның да сеңлесе бар.
– Менә шулай. Ә хәзер акыллы уйлар уйлый, кылган этлекләреңне хәтерли-хәтерли, тыныч кына утырып тор. Бичәң килгәнче! Ә кемнәр сине болай итеп киткәнен әйтергәме-юкмы икәнен аңларсыңдыр, шәт! – дип кисәтеп китә туганнар.
Күпмедер вакыттан соң йөгереп килеп җиткән хатынына да, хәлен белергә килгән кешеләргә дә: “Маллар куып баручы бик җаһил юлбасар казакълар очрады. Күмәкләр иде. Минем атны да кушып алып китмәкчеләр иде, яман талаштым, шуның өчен тукмалдым», – дип сөйләгән.
Ә “юлбасарлар” тукмаганнан соң тагын ниләр кылганы турында ләм-мим.
Хәлне староста да куертып тормаган, халык та күтәрелеп чыкмаган, яшерен генә тантана итеп, “мыекларына чорнап” куйганнар. Тик яшь мөгаллим Мәрдән хәлфә генә тынычлана алмаган.
Менә шулай ул безнең яктагы урман хәлләре. Мин шуның белән хәбәрем тәмам икәнне аңлатып, Мотыйгуллага сөйләшү җебенең дәвамын “тоттырдым”.
(Дәвамы бар.)