

Әби белән үссәм дә, безнең өйдә җен, пәри дип өркетүче булмады. Өйдә уйнаган вакытта артыграк тузына башласак: «Әнә бабай килә, биреп җибәрәм үзегезне», – дип әйтәләр иде. Ни дисәң дә, дүрт бала үстек шул. Бабай диюгә, минем күз алдыма ап-ак чәчле, түгәрәк сакаллы, кулына таяк тоткан, ак күлмәк-ыштаннан бер карт килеп баса иде. Ничек аннан куркасың, ди? Курка белмәсәк тә, тәртипле булып үстек. Әби, әти-әни тәрбиясенең нигезе, тамырлары нык булган, күрәсең. Мәктәпне тәмамлап, Казанда укыган чакта, тулай торактагы бүлмәдәш кызлар, йокларга яткач, җен-пәриле, әллә нинди тузга язмаган хәлләр сөйлиләр иде. Имеш, кайсыларын кешедән ишеткәннәр, кайсыларын үзләре күргән. Өрәкләр, дөрестән дә, бар дип күпме ышандырырга тырышсалар да, мин, кирелегем беләндерме, комсомоллыгым беләндерме, андый юк-барга ышанмадым.
Еллар уза торды. Гаиләле булып, балаларым тугач та, аларны җен-пәри кебек юк-бар белән куркыта белмәдем. Әти-әниләр безне ничек тәрбияләгән булса, без дә аларны шулай – эш белән тәрбияләдек. Алар үсеп, Казанга укырга киттеләр. Иптәшем белән икәү генә торып калдык. Җидедәге җитмештә дигәндәй, үзем генә өйдә калырга туры килсә дә, бернинди шикләнүләрсез төн уздыра идем. Куркуның «к» хәрефе дә булмады. Ләкин, алдырыр көн яздырыр дигәндәй, минем дә куркусыз, ышанмыйча яшәүләремә көннәрдән бер көнне нокта куелды. Менә ничек булды ул.
Язгы ташу вакытында ишегалдыбызга күл булып су җыела иде. Бер җәйне өч машина ком кайтарып, ишегалдына, шунда торган мунча алачыгының идән астына, абзар артларына калын итеп түшәдек. Эшләп арыгач, соң гына мунча яктык. Ашарга пешереп йөреп, иң азаккы кеше булып, мунчага мин киттем. Гадәттәгечә, сәгатькә карау юк инде. Ләүкәдә юынам.
Тәнне юып бетергәч, башыма бер чүмеч су салып, чәчемне чылаттым. Бераздан, шампуньны юып төшерергә дип, кабаттан чүмечкә үрелсәм, ул урынында юк. Артыма борылам, янга карыйм – чүмеч беркайда да күренми! Әллә алмадыммы, дип, ләүкәдән төшеп, чүмеч эленеп тора торган урыннан карыйм. Анда да юк! Юк икән юк инде, дидем дә, ләгәннән учым белән су алып, башымны юып бетереп, күземне ачсам, алдымда чүмеч тора. Уты булмаган кара мунча булса, исең дә китмәс иде. Иөзле лампочка яктылыгында күренмәс булган чүмеч аптырашка салды. Анда да куркып чыгып китү дигән уй башка да керми. Җиренә җиткереп коенып, сөртенеп, киенеп чыгып киттем мунчадан. Өстәл артына утырып чәй эчкәндә генә күзем сәгатькә төште: беренче унбиш минут. Шунда гына аркам буйлап салкынча дерелдәвек йөгерде. Нәкъ төнге уникедә чүмеч эзләп яткан икән мин мунчада. Бер кешегә дә сөйләү юк инде бу хәлне. Үзем андый нәрсәләргә ышанмагач, кеше дә миңа ышанмас кебек. Әллә арыганга гына булгандыр, дип, мин бу хәлне онытырга тырыштым.
Җәй һәм көз узып, кыш җитте. Ирем белән мунча керәбез. Үзем генә керергә шикләнәм инде хәзер. Мунча ишегеннән ургылып салкын керә. Ләүкәдә утырган җиремнән төшеп, ишек төбенә, алачыктан алып кереп, иске куртка салдым, яхшылап ябылсын дип, ишеккә футболка кыстырып, каты итеп ишек тоткасыннан тарттым. Аннары ниләр булганы төштәге кебек кенә. Ишек тоткасы ычкынып китеп, кемдер атып бәргән кебек, сулы ләгәнгә килеп утырдым, аркам белән мич авызының кызган тимер япкычына терәлдем. Барысы да мизгел эчендә булды. Кызулык белән сикереп тордым. Арканың әрнүенә чыдар хәл юк. Мунчадан ничек чыкканымны хәтерләмим. Пешүдән барлыкка килгән яра ике ай буе төзәлде. Ул төзәлеп, бер ай узуга, сул як битем ойый башлады. Башны нинди генә аппаратлар белән тикшермәделәр, битне оетырлык сәбәп табылмады. Май ае җитеп, сырхауханәләргә йөрүнең файдасы булмагач, бер иптәш хатын мине имче-томчы әбигә алып китте. Тәҗрибәле табиблар да бирмәгән сораулар биреп, ул минем мунчадагы егылу тарихын сөйләтте. Ишек тоткасын тартып егылсам да, шул вакытта кулымда аның булмаганлыгын искә төшердем. Өшкереп, тагын ике тапкыр килерсең, дип озатып калды ул әби безне. Икенче килгәндә, теге ишек тоткасын да табып алып килергә кушты. Кайту белән, ятып йокыга киткәнмен. Андый тәмле йокы сабый чакта гына булгандыр, мөгаен. Уянуга, үземдә үзгәреш сиздем. Башым да, битем дә ул кадәрле оемый. Яшәү дәрте дә кергән кебек. Әмма мунчадан теге ишек тоткасын күпме генә эзләсәк тә, ул табылмады... Имче әбигә кабат барып, ул кушканнарның барысын да үтәгәч, терелгәндәй булдым. Ләкин соңгы баруымда әбинең әйткән сүзләре колагымнан да, күңелемнән дә китмәде: «Мин генә бетерерлек түгел, кызым, көчлерәк булып кабатланмагае. Сакланыбрак йөр. Ишек тоткасын тапсаң, миңа алып кил».
Көчлерәге озак көттермәде.
Фото: pro-dachnikov.com