

(Дәвамы.)
II
Һәркемнең үзенә күрә сердәше, фикердәше булган шикелле, минем дә дусларым бар. Менә монысы – яшькә миннән шактый олы булганы – Хәйруллин. Аның исеме дә бар, ләкин шәкертләр аңа, нигәдер, шулай эндәшә. Озын буйлы, кара чырайлы. Битен борчак зурлыгы шадра баскан. Әмма шулай булса да, шадралык кыяфәтен артык бозмый – карап торуга ярыйсы гына сөйкемле, күркәм егет. Борын астындагы мыегы аеруча килешле булып, аның төп горурлыгы санала. Чәче үтә сирәк, монысы – аның көенече. “Чәче сирәк кешенең – акылы зирәк”, дияр иде минем әткәй.
Зирәклек ягыннан танылган икенче иптәшем Мотыйкны уздыра алмаса да, мәдрәсәдә иң сәләтле шәкертләрдән санала болай. Үзен эрерәк тотарга яраткан егет теләсә кем белән бик сөйләшеп бармый. Уклау йоткан кешедәй, гәүдәсен төз тотып, борынын чөебрәк атлап йөри. Гарәп телен су кебек эчә, фарсыны яратмый, ул фән белән “борчагы пешми”. “Татарның тегермәне фарсы тарысын тартмый”, - дигән үзен аклар әйтеме дә бар. Өс-башы болай бөтен генә, тамакка да бик интекми. Атна саен өй ашы да эләгә үзенә. Кайданмы?
Атна “койрыгы” җитсә, теге яшь кенә тол абыстайның өенә юнәлә. “Мичкә ягарга утыны беткәндер”, – ди. Аның белән базарда очрашканнар да сөйләшеп киткәннәр. Хатынкай моңа киселгән утынны ярдыра алмый интегүе турында зарланган. Тәкәббер генә холыклы булса да, кеше хәленә керә белә торган кечелекле Хәйруллин ярдәм итәргә теләген белдергән. “Акча хакына түгел, савап хакына барылды, егетләр”, – дип соңыннан безгә аңлатты.
Менә шулай, “савап хакына” йөри хәзер.
“Орчык кадәр генә бит ул, бахыр, кулкайлары да бәп-бәләкәй. Шул куллар белән ничек кара эш башкара алсын инде”, – ди безнең дус. Кызлар мәктәбендә дәресләр биргән абыстайның ялчысы барлыгын белсәк тә, без каршы фикер әйтмибез. Мәдрәсәдә абруе зур. Хәтта укытучыларыбыз кушкуллап килеп күрешә. Аларның өендә дә булгалый. Үзе Верхурал ягы – ногайбәкләрдән. Мине, якташ, дип йөртә. Бер өяз кешеләре бит.
Хәлле генә кешеләрнең баласы булып, сирәк-мирәк булса да өйдән ризыклата ярдәм алгалый. Шәһәр сәүдәгәрләре Верхурал ягына барып чыкса яки өяздән бу якка юлланучы табылса, шулар артыннан каклаган каз ите, кыек астына элеп киптерелгән елкы ите “тасмалары”, талкан, кипкән эремчек кебек озак бозылмый торган тәгамнәрдән башка, чәк-чәк һәм чүлмәге белән майланган чия кебек тәмлекәйләр дә килеп куя иде. Акчалата ярдәм юк. Шуңа да җәйге тәгъдил (каникул) айларында Әптерәхмән Хәйруллин мәдрәсәгә түләр өчен акчаны үзе эшләп табарга мәҗбүр. Өенә дә көз өстендә, укулар башланырга бер ай вакыт калгач кына, кайтып әйләнә.
Анда атлыгып тормавының сәбәбен үзенең мөгаллим булырга җыенганлыгына атасының риза түгеллеге белән аңлата.
“Әткәй карт мине муллалыкка үгетләп, авыз-кулымның майда йөзүен теләгән иде дә соң, әмма мин күңелем кушканын сайладым. Шуңа һаман үпкәсе бар. Кайткан саен: “Укып мулла булмагач, чукып карга булмассың: кеше баласын укытып, артың малга бөтәймәс!” – дип тукый. Шулай да, ризыктан өзмәүләренә рәхмәт. Ә акчалары юк, өлкән яшьтә булгач, әллә кая барып, кош-корт сатып йөри алмыйлар. Шул килгән-киткән сәүдәгәрләргә яки Верхуралга баручылардан берәр нәрсәләрен саттырып акча эшләмәсәләр, башка керем юк. Өстәвенә иген җирләрен дә эшкәртергә кирәк. Яллаган кешеләргә тагын акча табарга. Шулай итеп, тапканнары үзләреннән артмый. Әткәйне аңлавы кыен түгел, үзе интеккәч, мин, ягъни улы, ичмасам, рәтле тормышта яшәсен диюе инде. Менә шуңа да, егетләр, җәйләрен анда күз көеге булып күренеп йөрмәүне хуп күрәм. Ә инде кайтсам, йорт-курада ярдәм итәм, печән китерешәм. Ничек кенә мине битәрләмәсеннәр, ничек телләшеп тәкатемне корытмасыннар, алар минекеләр, минем кулга кала торган кешеләрем бит”, – ди Хәйруллин ата-аналары турында.
III
Икенче иптәшем Мотыйгулла атлы. Мотыйгулла Карамышев. Сөйләшкәндә “җ” авазы бөтен авазлардан аерылып, бер төрле сызгырып чыга. Шушы тел үзенчәлеге аркасында аны, тау куышында яшереп тотсалар да, танып табып алып кайтырга була. Әлбәттә, башта сөйләшкәнен тыңларга рөхсәт итсәләр.
Без аны күбрәк Мотыйк кына дип йөртәбез. Ул үзе бик ерактан килгән, әллә кайда яткан Стәрлебаш дигән авылдан. “Ничә көнлек юл соң моннан, кайсы яктарак ята синең төбәгең?” – дип кызыксынгач, безгә галәмәт кызыклы да, гыйбрәтле дә булган тарихын сөйләп бирде.
“Ничә көнлеген әйтә адмыйм, төбәп килсәм, бәлки, анык белер идем. Куна-төнә бер ай килдем, малай. Анысын аерым сөйләрмен. Ә менә кайсы якта икәнен әйтсәм, сез тагын төшенмәссез инде. Картадан күрсәтим дисәм, анда да юк, әмма якынча төртә алам”, – дип, Русия дәүләтенең стенада эленеп торган картасы янына баса.
– Менә – Казан, менә – Ырынбур. Казан – өстә, ерак, Ырынбур – менә, анысы якынрак. Ә Троицк – менә кайда – түбәндә ята. Картада гына бер карышлык юл, ә килә башласа-а-аң... Ырынбурны якын, дидем бит әле. Якын дигәч тә, байтак кына көнлек юл. Шунысын гына әйтә алам, әткәй бер атналык йомыш белән юлланса, ай буе йөреп кайтыр иде. Минем аңа утырып баргалаганым булды. Кышын көн кыска, юлда озак йөреп булмый, хәвефле. Бүре күп. Кыш көне йөрүнең бер ягы яхшы – теләгән кадәр ризык алырга мөмкин, бозылмый. Әгәр көрт басып китмәсә, чана юлы начар түгел. Җылы толыбыңа төренеп, чана выҗлавын тыңлап тик утырасың. Ә менә җәен икенчерәк. Юл начар, шуңа да тәгәрмәч тиз туза, аны төзәтеп гомер үтә. Дегет тә күп китә.
Шулай бервакыт Каргалы авылын үтеп, Сакмар елгасы ярына килеп туктадык. Үзе киң, үзе тирән яман зур елга ул. Ат белән үтәрлек саерак җирен табып чыгып барганда, тәгәрмәч су астында яткан ташка бәрелеп, күчәреннән чыкты. Кыйгайган арбадан очкан күп нәрсәләрне тотып өлгермәдек – агып китте. Әткәй киеме-ние белән суга сикерде. Коткарганын коткарды, өлгермәгәне – китте... Ырынбурга бару шулай этлекле юл булганга:
Ырынбур, Каргалы
Баганасы тамгалы.
Ырынбурга барган чакта
К...ттә ыштан калмады, –
дип җырлый безнең як халкы. Сакмарны үтсәң, Ырынбур чагыштырмача ерак калмый. Ике көнлек юл. Атың нинди бит. Аны да туктатып ял иттерергә кирәк. Ашатмый, эчерми дә булмый.
Шәһәр үзе – безнең Троицк кебегрәк. Дала уртасындагы соры туфраклы, агач әсәре булмаган, ком бураны уйнап торган, һәр тарафтан искән җилгә күкрәге ачык бер җир. Өйләре дә, коймалары да балчыктан. Икешәр катлылары: аскы каты кызыл кирпечтән, өскесе бүрәнәдән салынганнары – байларныкы...
Мотыйк как тактада озак утырудан ялкып, тәрәзә яңагына барып сөялде. Балачак хатирәләре аны дулкынландырып җибәргәнгәме, битләре алсуланып, хәрәкәтләре җитдиләнеп китте.
– Шул шәһәргә якынлаша башлагач, әткәй мине йоклап барган җиремнән төртеп уята да: “Улым, җитәбез, әнә-ә-ә манарасы күренә башлады”, - ди. Анда гаҗәеп биек тә, озын да бер манара бар. Шәһәр әле үзе күренми, шуңа карап билгелисең. Кәрвансарай манарасы, дип атыйлар аны. Кирпечләре шулкадәр оста итеп тезелгән, төрле төстәге ташлар белән йөзлеге нәкышләнгән, эчке куышлыгында күтәрелер өчен баскычлары булган мәһабәт бер корылма ул.
Бохарадагы нәкъ шушындый манара үрнәгендә эшләткән, диләр, Перовский фамилияле Ырынбур губернаторы аны. Сәфәрдә йөрүче ком ягы сәүдәгәрләренә манара янындагы бинада кунып ятарга мөмкин булсын, ә кирәк чакта намазын да үти алсын өчен төзелгән ул.
Ә ул төбәктәге дөяләрнең күплеген күрсәгез! Хәтта ишәкләр дә бар. Алары ямьсез бакыра, үзләре бозау кадәрле генә, мәхлуклар. Үзбәк, кыргызлар шуларга тау хәтле әйбер төйи яки үзләре атланып йөри.
Безнең күз алдына өскә табан тырпаеп торган зур колаклы бозаулар килеп баса. Аның өстенә кибән зурлыгы, үзбәк халаты кигән кыргыз менеп утырган, дип сурәтләү дөреслеккә туры килми кебек. Зур кешене (малай-шалай булса тагын бер хәл) күтәрә ала микән шул мал ишарәсе?!
– Мотыйк, аларга бәлки әйбер генә төяп йөртәләрдер? – дибез сак кына.
– Билләһи, газыйм, егетләр, үз күзләрем белән күрдем. Менә валлаһи, әй.
Үз күзләре белән күргән кешегә ышанмый хәлең юк.
– Ә теге манарага үзең менеп караганың булдымы?
– Әткәйгә әйтеп караган идем, эшләр беткәч, икәүләп барырбыз, дигән иде. Эшләре озакка китте, икенче атнада гына бетте. Беткәч тә, бик ачулы булып, очраган нәрсәне бәреп-тибеп җенләнеп йөргәч, исенә төшерергә кыймадым.
Мотыйкның сөйләве буенча, Ырынбур ягы казах даласы кебек җир икән.
“Ырынбур, егетләр, үзе әллә ни данлы түгел. Ә яныннан агып ятучы суы гайрәтле. Сакмарны мең бәла белән үтәсең. Аны үткәч, Ырынбур ягыннан агучы Уралга тарыйсың. Урыслар Урал, ди, Ырынбурда яшәүчеләр Җаек, диләр. Ә елганың башында көн күрүче башкортлар Яйык, ди”.
(Мин бик күп еллар үткәч кенә бу елганың башы үземнең туып-үскән якларымда икәнен беләчәкмен).
Мотыйк ничек итеп безнең якка килеп эләккән соң? Атасы Җамалетдин, ул якларда әйтүләренчә, “кәләпүшче Җамал”, кайчандыр кәләпүш, такыя, калфак сатып баеп киткән кеше икән. Ул үз һөнәрен кызларына тапшыра алмый бит инде. “Кыз – кеше малы, ә энекәшеңнең кем икәнлеген үзең беләсең, шуңа да, улым, синдә генә өмет», – дип олы улы Мотыйгулланы бәләкәйдән үзе белән шәһәр-авылларга утыртып йөргән.
– Чут төймәләрен миннән дә шәп тартасың, улым, булды болай булгач, – дип шатлана иде әткәй карт.
Ләкин, “ата күңеле балада, бала күңеле далада” булып чыккан. Мотыйк сату эшенә, байлыкны арттыру кебек максатка омтылыш күрсәтми. Чөнки үзен тартып торучы башкачарак көч барлыгын тоя егет. Ул да булса – китап! Китап аша дөньяны белергә тырышу. Малай җалап-җайлап төп шөгыль буласы эштән читләшә.
“Стәрлебашта мәдрәсә бар иде. Мин анда әйбәт кенә укый башладым. Әткәй аннан аерып, Ырынбурга һөнәрчелек мәктәбенә бирмәкче. Мин карышам. Шуннан беркөн эчке бүлмәгә алып керде дә үгетләргә тотынды. Анда да мин үгетләүгә килмәгәч, нык ачуланып китеп, кизәнеп-кизәнеп суга башлады, егылсам, тартып торгызып, тагын суга. Болай да кызу кеше, ни эшләгәнен онытты бугай. Ишек артында әнкәй иңри, идәндә – мин. Шуннан авыздан кан киткәч (тешем сынып чыккан булган), айнып китте. Ишекнең биген ачты да әнкәйгә:
– Бу бәдбәхеттән рәт чыкмаячак, аңлый торган бала түгел. Әйдә, мәдрәсә тузанын йотып ятсын, бик теләгәч. Имеш, укыячак! Белемгә ия зур кеше булачак. Тот койрыгыңны. Казанда синнән башка тазлар бетмәгән, ди. Мәлгунь, һич ризалыгым юк, әйдә, чукынып кат, ә миннән башка ярдәм көтмә. Өйдән үк чыгып кит, бүкән баш, хәсрәт! – дип урта ишекне каерылганчы ачып, чыгарга юнәлде.
Бусаганы атлагач, алъяпкыч чите белән күзләрен сөртеп еламсыраган әнкәйгә акаеп карап:
– Тискәрелеге аркасында беркемгә дә ал бирмәс Чәкәнбашлар” токымы белән бәйләнгән мин сантый. Тискәрелек – сездә баш өсте, акылыгыз – юк дәрәҗәле. Әрәмтамак, юньле булсаң, юньле малай табар идең. Күз терәгән Мотыйктан да булмагач, теге исәргә кеше ышанып мал калдырамы! – дип акырды.
Шуннан, тавыштан куркып, шуыша биреп кенә, елышып кереп килүче песине читек очы белән тибеп җибәрде дә, ярсуын тыя алмый, әнкәйнең чөеп кенә бәйләгән ап-ак яулыгын башыннан тартып алды.
– Маһруй, хәзер мышык-мышык елап торганчы, элегрәк шушы зимагурның башына берәр мыскал акыл оеткысы төшерер идең. Малаеңның бүгеннән башлап өйдә башкача эзе дә булмасын. Ишетсен колагың, “чәкәнбаш”!
Шушы сүзләрдән соң кулында бөтергән яулыкны кире әнкәйнең битенә бәрде дә, кызу-кызу басып, өйдән үк чыгып китте. Мәет озатканнан соң була торган сагайтучы шомлы тынлык безне чолгап алды. Әткәйнең тыштан капка ачарга әмер биргәне һәм соңгы тапкыр:
– Белексез, шайтан малай, мин кайтканчы күземә күренмә, к...тән шулпасы эчеп йөрсәң, белерсең әле... – дигән сүзләре йорт яктан ап-ачык ишетелеп торды.
– Ашкадар ягына китте, байтак кына йөрер әле, - дип, әнкәй минем янга чүгәләп килеп утырып, кочаклап алды. Аның баш аша киелә торган ак алъяпкычының түш ягына авызымнан тамган ал кан тамчылары чәчрәде...
Икенче көнне биштәремне тотып өйдән чыгып киттем. Максат – үзем кебек “тазлар” янына – Казанга.
(Дәвамы бар.)
Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.
Фото: loon.site.