Чәчмә әсәр
8 Ноября 2022, 08:04

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (1)

...Әнкәйнең абыйсы сөйгән кызын сораткач, зур бирнә таләп иткәннәр. Абыйсы бик үртәлә, бүреген идәнгә ыргытып: “Ике елдан бирнә дә бирерлек, өйлек тә акча алып кайтмасам, исемем Әбүнәгыйм булмасын!” – дип, авылдан чыгып китә. Шул китүдән соң, икенче ел ахырына бер урыс егете бик ераклардан картәтиләрне эзләп килеп, бүрек эченә тегелгән бик күп акча калдырып киткән. “Әбүнәгыймне шахтада җир басты”, – дигән.

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (1)Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (1)
Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (1)

I

Тагы да яз җитте. Быелгы кыш элекке елларга караганда табанын алданрак ялтыратты: җәһәт кенә кары эреде, дәррәү генә гөрләвекләр акты да, җир өсте кинәт кенә бушап калды. Тиз арада аяк асты кипте. Көннәр чикмәнне салып ташларлык җылыга тартты. Тирә-юнь күк үләнгә төренде. Дөньяның тын  һәм илаһи мәле.

Гөрләвекләрдән калган уйсу җирдәге каты балчыкларны һәм кояш битенә карап яткан койма ташларын, кып-кызыл чүпрәк япкандай, кара тимгелле кызыл тараканнар сырып алган. Алар җир тараканнары. Зыянлы да, әрсез дә түгелләр. Яз башында гына шулай күренеп, кояш нурлары җылысында туйганчы ирәеп алалар да, соңыннан юк булалар. Алар башкача бүрек-бүрек булып кызарып ятып, күз карашын җәлеп итмиләр. Кондызлар һәм төрле бөҗәкләр кинәт кенә выжылдап килеп чыгалар да, сискәндереп, көтелмәгән җиреңә килеп куналар. Бераз ял иткәч, үзләре белгән юнәлештә тагын очып китәләр.

Күбәләкләр уяна. Менә берсе кул сыртына килеп кунды. Кара сырлар төшкән куе кызыл төстәге күбәләк өйгә очып кереп, пыяла урынына куелган тәрәзә карындыгында җилпелди башласа, әнкәй гел генә шомлы һәм шөбһәле тавыш белән: “Әнә, берәүнең җаны килгән. Хәер сорый ул. Әй, ходаем, абыемның җанкайлары җиде тау, җиде диңгез артыннан әйләнеп кайтып, безне барлап, көенеп, я сөенеп йөри микән?” – дип , муллага хәер төйнәргә тотына иде.

Әнкәйнең абыйсы сөйгән кызын сораткач, зур бирнә таләп иткәннәр. Хәлле кешенең эше башка, ничек тели шулай боера. Абыйсы бик үртәлә, бүреген идәнгә ыргытып: “Ике елдан бирнә дә бирерлек, өйлек тә акча алып кайтмасам, исемем Әбүнәгыйм булмасын!” – дип, авылдан чыгып китә. Шул китүдән соң, икенче ел ахырына бер урыс егете бик ераклардан картәтиләрне эзләп килеп, бүрек эченә тегелгән бик күп акча калдырып киткән. “Әбүнәгыймне шахтада җир басты", – дигән.

Бу хәлдән соң яраткан кызы бик нык сагышланган. Шул сагыштан җыр чыгарган, ди. Кешеләр аны “Разыя җыры”  дип йөртәләр. Ишетсәң, моңланмый тыңлап булмый. Бугазга төер тыгыла, күзләр яшькә манчыла.

 

Китә казлар, китә казлар,

Китә казлар Донбасска.

 

Мин ирексездән мөңри башлаганмын икән, үз тавышымнан үзем сискәнеп китеп, мәдрәсә бакчасындагы агачлар арасыннан  ишек алдына күз ташладым. Ишетеп калсалар, исәрләнгән икән бу, дип көләрләр.

Шушы күбәләк минем уемны әллә кая алып киткән икән. Әйе, кеше гомере көтмәгәндә өзелә дә, әрнүле хатирәгә генә әйләнә икән шул.

Нигез буенда кояшка сыртларын куеп яткан кәҗәләр дә, ниндидер уйга бирелгәндәй, сагызларын чәйнәр-чәйнәмәс ята.

Әтәчләрнең кәефе шәп: җае чыккан саен киртә башына менеп басып, бөтен көчләренә кычкырып калу ягын карый. Бозаулар кычкырганы, ат кешнәгәне ишетелеп кала. Бөтен тереклек яз көненең иркә назын сәламли. Җылы кемне генә куандырмый да, кемгә генә килешми икән.

Шулай итеп, табигать вакыт тәгәрмәчендә тагын бер елны әйләндереп төшерде. Мәдрәсәдә дә тагын бер уку елы тәмам. Шәкерт халкы өчен тәгьтил (каникул) көннәре башланды. Минем өчен соңгы җәйге ял. Хәер,  кемнәргәдер ялдыр да...

Бай малайларына атлар килде. Елкылдап торган тиреле, баскан урыннарында уйнаклап торган көр аргамаклар. Күбесе тарантас җибәргән.

Хәстәрле ата-аналар урындыгына мендәр дә ыргыткан. Ә арба белән килгәннәренә күпереп торган түшәк тә салганнар. Монда кыш буе йокы симертеп “җәфаланган” кадерлеләре юлда интегеп кайтмасын дип борчылу галәмәтеннән инде.

“Кадерлеләр” кырын ятып алып авылларына кайтып киттеләр. Мәдрәсә бушап калды.

”Разыя җыры”ның сүзләре дә, көе дә истә калмаган. “Шахта” көе аңа күпмедер тартым.  Шуңа мисалга шуны китердем. (Автор искәрмәсе).

II

Һәркемнең үзенә күрә сердәше, фикердәше булган шикелле, минем дә дусларым бар.  Менә монысы – яшькә миннән шактый олы булганы – Хәйруллин. Аның исеме  дә бар, ләкин шәкертләр аңа, нигәдер, шулай эндәшә. Озын буйлы, кара  чырайлы. Битен борчак зурлыгы шадра баскан. Әмма шулай булса да, шадралык кыяфәтен артык бозмый – карап торуга ярыйсы гына сөйкемле, күркәм егет. Борын астындагы мыегы аеруча килешле булып, аның төп горурлыгы санала. Чәче үтә сирәк, монысы – аның көенече. “Чәче сирәк кешенең – акылы зирәк”, дияр иде минем әткәй.

Зирәклек ягыннан танылган икенче иптәшем Мотыйкны уздыра алмаса да, мәдрәсәдә иң сәләтле шәкертләрдән санала болай. Үзен эрерәк тотарга яраткан егет теләсә кем белән бик сөйләшеп бармый. Уклау йоткан кешедәй, гәүдәсен төз тотып, борынын чөебрәк атлап йөри. Гарәп телен су кебек эчә, фарсыны яратмый, ул фән белән “борчагы пешми”. “Татарның тегермәне фарсы  тарысын тартмый”, - дигән үзен аклар әйтеме дә бар. Өс-башы болай бөтен генә, тамакка да бик интекми. Атна саен өй ашы да эләгә үзенә. Кайданмы?

Атна “койрыгы” җитсә, теге яшь кенә тол абыстайның өенә юнәлә. “Мичкә ягарга утыны беткәндер”, – ди. Аның белән базарда очрашканнар да сөйләшеп киткәннәр. Хатынкай моңа киселгән утынны ярдыра алмый интегүе турында зарланган. Тәкәббер генә холыклы булса да, кеше хәленә керә белә торган кечелекле Хәйруллин ярдәм итәргә теләген белдергән. “Акча хакына түгел, савап хакына барылды, егетләр”, – дип соңыннан безгә аңлатты.

Менә шулай, “савап хакына” йөри хәзер.

“Орчык кадәр генә бит ул, бахыр, кулкайлары да бәп-бәләкәй. Шул куллар белән ничек кара эш башкара алсын инде”, - ди безнең дус. Кызлар мәктәбендә дәресләр биргән абыстайның ялчысы барлыгын белсәк тә, без каршы фикер әйтмибез. Мәдрәсәдә абруе зур. Хәтта укытучыларыбыз кушкуллап килеп күрешә. Аларның өендә дә булгалый. Үзе Верхурал ягы – ногайбәкләрдән. Мине, якташ, дип йөртә. Бер өяз кешеләре бит.

Хәлле генә кешеләрнең баласы булып, сирәк-мирәк булса да өйдән ризыклата  ярдәм алгалый. Шәһәр сәүдәгәрләре Верхурал ягына барып чыкса яки өяздән бу якка юлланучы табылса, шулар артыннан каклаган каз ите, кыек астына элеп киптерелгән елкы ите “тасмалары”, талкан, кипкән эремчек кебек озак бозылмый торган тәгамнәрдән башка, чәк-чәк һәм чүлмәге белән майланган чия кебек тәмлекәйләр дә килеп куя иде. Акчалата ярдәм юк. Шуңа да җәйге тәгъдил (каникул) айларында Әптерәхмән Хәйруллин мәдрәсәгә түләр өчен акчаны үзе эшләп табарга мәҗбүр. Өенә дә көз өстендә, укулар башланырга бер ай вакыт калгач кына, кайтып әйләнә.

Анда атлыгып тормавының сәбәбен үзенең мөгаллим булырга җыенганлыгына атасының риза түгеллеге белән аңлата.

“Әткәй карт мине муллалыкка үгетләп, авыз-кулымның майда йөзүен теләгән иде дә соң, әмма мин күңелем кушканын сайладым. Шуңа һаман үпкәсе бар. Кайткан саен: “Укып мулла булмагач, чукып карга булмассың: кеше баласын укытып, артың малга бөтәймәс!” – дип тукый. Шулай да, ризыктан өзмәүләренә рәхмәт. Ә акчалары юк, өлкән яшьтә булгач, әллә кая барып, кош-корт сатып йөри алмыйлар. Шул килгән-киткән сәүдәгәрләргә яки Верхуралга баручылардан берәр нәрсәләрен саттырып акча эшләмәсәләр, башка керем юк. Өстәвенә иген җирләрен дә эшкәртергә кирәк. Яллаган кешеләргә тагын акча табарга. Шулай итеп, тапканнары үзләреннән артмый. Әткәйне аңлавы кыен түгел, үзе интеккәч, мин, ягъни улы, ичмасам, рәтле тормышта яшәсен диюе инде. Менә шуңа да, егетләр, җәйләрен анда күз көеге булып күренеп йөрмәүне хуп күрәм. Ә инде кайтсам, йорт-курада ярдәм итәм, печән китерешәм. Ничек кенә мине битәрләмәсеннәр, ничек телләшеп тәкатемне корытмасыннар, алар минекеләр, минем кулга кала торган кешеләрем бит,” – ди Хәйруллин ата-аналары турында.

(Дәвамы бар.)

***

***

Автор турында

Нигъмәт Зөлкарнәй 1892 елның апрель аенда, Башкортостанның Учалы районы Ахун авылында туган. Әти-әнисе аны, күкрәк сабыен, кулларына алып, җәяүләп, үзләре белән Троицк шәһәренә яшәргә, яңа җирдә бәхет сынарга алып китәләр. Нигьмәтулла башта Зәйнулла Рәсулев мәдрәсәсендә дин тәгълиматларын өйрәнә. Аннары мәгрифәтле Яушевлар тәрбиясендәге данлыклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә күчә, чөнки ул дәвердә шәһәрдә дөньяви фәннәр укытылган бердәнбер  дини уку йорты була ул. 1912 ел, җәй башы бугай, шәһәрнең абруйлы кешесе Габдрахман хәзрәт өендә Тукайны күрә.  

Шул ел кулына буталлы “Шәһадәтнамә” (диплом) алып, үзенең туган авылына, иң беренче шунда күзен ачкан, аның татлы һавасын сулаган иленә, хәлфә булып эшкә кайта. Аның, бер ел эшләгәч, Казанга университетка укырга керергә, дигән хыялы армияга алынуы белән җимерелә. Беренче Бөтендөнья сугышы: окоп, траншея, блиндажлар, яралану (шул чорда солдаттан унтер-офицер дәрәҗәсенә күтәрелә), Октябрь революциясы, гражданнар сугышы, укыту-агарту, ликбез эшләре, колхозлашу чоры, Бөек Ватан сугышының Курск дугасы мәхшәре... Ә гөмеренең төп өлешен – 40 елны – мәгарифкә, балалар укытуга бирә. Хезмәте Ленин ордены белән зурланган. 36 ел авыл хәбәрчесе (1932-1968.).

Ул иҗат эше белән дә шөгыльлләнгән. Хәтта әсәрләре үз вакытында Язучылар союзында иҗади секцияда тикшерелеп, нәшриятка да тәкдим ителгән булган. Ләкин 1935-1937 елларның каты җиле бәрелеп, (мирза оныгы, офицер) алар нәшрияттан алына, югала... 1992 елда “Агыйдел” журналы өй архивында сакланган повестларның берсе булган “Айназа”га  (әсәр 1958 елда язып тәмамланган)кереш сүзне болай дип язды: “...редакция моны чын художестволы әсәр дип билгели. Повесть 35 ел элек язылган, ә барыбер канәгатьләнеп укыла. Хәер, нәтиҗә ясауны укучының узенә калдырыйк”. Әсәр, әлбәттә, заманына хас булганча идеологик кысаларда язылган, шуңа карамастан, элекке чорлардагы көнкүреш, үзара мөнәсәбәтләр турында байтак кызыклы тарихи мәгълүматлар бирә.

 Шәүлия ЗӨЛКАРНӘЕВА.

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (1)
Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (1)
Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ. Өч шәкерт маҗарасы яки Барнаулга сәяхәт (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас